Latin

Бармы Ришвәткә Дәва?... - 3

Total number of words is 2320
Total number of unique words is 1190
41.5 of words are in the 2000 most common words
54.2 of words are in the 5000 most common words
60.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Руфия. Бушлай түгел бит. Шушы бүләкләр бәрабәренә даруыңның серен ачарга тиеш буласын, ясалганнарын Әхмәдиевкә тапшырырсың.
Сәйфи. Ә бәлки миндә ул дару юктыр, бәлки, мин алдаганмындыр, бәлки, мин андый препаратны ясама-ганмындыр!
Руфия. Алай булса, бигрәк тә яхшы. Шулай дип халык алдында әйтерсең дә, вәссәләм. Бу коттеджны кире алмаячаклар бит инде.
Сәйфи. Ә-ә-ә юу-у-ук. Син китап күп укысаң да, акылга сай кеше идең, хәзер инде бөтенләй түбәнгә тәгәрәп барасың.
Руфия (кызып). Минем түземлегемнең дә чиге бар! Кайчаннан бирле киеренкелектә тотасың, ә хәзер инде мине мыскыл итә башладың! Мин бит
чын-чынлап үпкәли дә алам!
Сәйфи. Нинди үпкәләү—әнә дүрт катлы коттеджда яшәп ятасың хәзер. Миңа үпкәләп нишләмәкче буласың тагын?
Руфия. Минме? Мин бүген «ноч-ной клуб»ка барам!
Руфия тыр-тыр атлап коттеджга кереп китә. Әбүзәр килә, исерек.
Әбүзәр (елый). Сәйфи! Бетерделәр мине. Бөтенләй эшсез калдым. Хатын китте, улым минем белән сөйләшми, кызым каргый.
Сәйфи. Мин сиңа берничек тә ярдәм италмыйм.
Әбүзәр. Минем бердәнбер чарам калды—синең яныңа менү.
Сәйфи. Кирәкми, кирәкми, монда сиңа урын юк!
Әбүзәр агачка менеп карый, булдыра алмый, егылып төшә. Шундук агач төбендә ятып йокыга тала.
Караңгы төшә. Руфия киенеп-яса-нып, биек үкчәле туфли киеп, төнге клубка чыгып китә.
Бераздан, кыска итәкле юбкадан, күкрәкләренең яртысы күренерлек итеп тегелгән блузкадан Гөлчирә пәйда була. Эротик музыка яңгырый. Гөлчирә акрын музыка астында ярымшәрә калып, фонарь баганасына бот араларын ышкый-ышкый стриптиз бии. Әбүзәр уяна да күзләрен акайтып аңа карап утыра.

9
Шул ук күренеш. Бакча читендә район җитәкчеләре, нәрсә булып бетәр икән дип, куркып торалар. Барысы да галстуклы, арада хәрби киемлеләр бар, милиция формасы кигәннәре күренә. Уртада район мәчетенең Имамы тора—гарәп иленнән кайтарткан затлы киемнән, чалмасын зур итеп урап куйган.
Ханнанов. Кем киләсен төгәл әйтмәделәрмени?
Әхмәдиев. Юк. Мәскәүдән шалтыраттылар. Президент аппаратыннан берәү сөйләште. Безнең кеше сезгә килеп җитәчәк, диде.
Мусин. Ник куркабыз соң без?!
Әхмәдиев. Курыкканыбызны белгерттек шул инде.
Мутиева. Аны кайдадыр башка җирдә каршы алырга тиештер бит без,
һичьюгы сезнең бина яныңда.
Әхмәдиев. Юк. «Будьте там, под деревом,—диделәр.—Прямо туда прибу-дут»,—диделәр.
Бакеев. «Будьте под деревом...»— бигрәк куркыныч яңгырый.
Машина килеп туктый. Мәскәү кешесе килә. Барысы да тезелеп басалар. Әхмәдиев Мәскәү кешесенә таба атлый.
Әхмәдиев. Район җитәкчесе Әх-мәдиев Фоат Абзалович.
Мәскәү кешесе (кул биреп күрешә). Дуев Риф Әбульмәмәтович. МЧС башлыгы Шойгуның агач башына менүчеләрне төшерү эшләре буенча урынбасары. (Куен кесәсеннән алып таныклыгын күрсәтә.)
Дуев барысы белән дә күрешеп чыга. Һәрберсе күрешкәндә үзләренең фамилиясен һәм должностен әйтә:
—Начальник милиции Тукмаков.
—Прокурор Ханнанов.
—Янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Шарабанов.
—Военком Мусин.
—Налог инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Свистодувка.
Мәскәү кешесе. Ә җитәкче үзе кайда?
Әхмәдиев. Ул узган атнада асылынып үлде.
Мәскәү кешесе. Ник?
Әхмәдиев. Шушы химик аркасында дип уйлыйбыз. Кайчаннан бирле районда нервозлы халәт бит.
—«Земельный комитет» җитәкчесе Штеккелъ.
—РОНО җитәкчесе Мутиева.
—Баш врач Бакеев.
—Горгаз начальнигы Козявкин.
—Электросеть башлыгы Амперов.
—ГИБДД начальнигы Козлов.
—Санэпедимстанция начальнигы Маргулис.
—Роспотребнадзор җитәкчесе Баһа-утдинов.
—Үзәк базар директоры Ширяева.
—Район суды рәисе Фуфлов.
—Районның криминаль авторитеты «Шнырь».
Мәскәү кешесе. Мине Россия Президенты үзе җибәрде. Ни өчен Шойгу урынбасарын җибәргәннәрен аңлыйсыздыр—монда чрезвычайная ситуация, татарча әйткәндә, гадәттән тыш хәл, кеше агач башында, тегесе-монсы... Аннары, мин бит үзем Мәскәү татары. Татарлар янына татарны җибәрми кемне җибәрсеннәр инде.
Әхмәдиев (ялагайланып). Без бик шат.
Мәскәү кешесе үрә катып басып торучы чиновниклар каршында кинәт усал
кыяфәткә керә.
Мәскәү кешесе. Ну, нәрсә, җәмәгать! Доигрались?! Хәзер районыгыз турында бөтен ил белә. Коррупциягә кереп баттыгызмы?
Әхмәдиев (үзен көчкә кулга алып). Гафу итегез, коррупция безнең районда башкалардагыннан артыграк түгел.
Мәскәү кешесе. Коррупциягә каршы көрәш игълан иткән кешене агачка куып менгергәнсез. Андый кешеләрне йә нахакка төрмәгә утырталар, йә берәр җирдә үтереп ташлыйлар, йә куркыталар, йә үзен сатып алалар—кызганычка каршы, ил буенча төрле хәлләр бар. Ә менә агач ботагына атланып көрәшеп утыручы сездә генә!
Әхмәдиев. Без куып менгермәдек аны агач башына.
Имам. Хөрмәтле Мәскәү кешесе, районыбызның җитәкчеләре, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, район үзәгебезне, юлларыбызны төзекләндерде. Яңа мәчет салдык, әлһәмделилла...
Мәскәү кешесе. Сез теге моннан биш ел элек «Фольксваген» машинагыз белән пошины бәрдереп үтергән Имаммы?
Имам. Юк, юк, әстәгъфирулла, мин түгел ул. Ул Казандагы хәзрәт иде. Мин үзем үсмер вакытта мотоцикл белән бер әбинең кәҗәсен бәрдергән идем, андый гөнаһым бар—гомерем буена шуңа үкенеп, тәүбә итеп яшим. Дингә дә шул кәжә аркасында кереп киттем мин.
Мәскәү кешесе. Поселогыгызны төзекләндерергә шул химик агач башына менгәч тотынгансыз бит сез. Коррупциягә кереп батмасагыз, сез химиктан куркыр идегезмени? Менә бу коттедж кемнеке?
Ханнанов. Шул химикныкы. Хатынына шәхси милек итеп билгеләнгән.
Мәскәү кешесе. Теге машина кемнеке?
Ханнанов. Машина да аныкы.
Пауза. Мәскәү кешесе аптырабрак кала.
Бакеев. Акылга зәгыйфьрәк кеше бугай инде ул дигәнрәк шигебез бар.
Руфия чыга.
Мәскәү кешесе. Ә теге хатын?
Әхмәдиен. Ул хатын да аныкы. Руфия исемле.
Мәскәү кешесе (Руфиягә).Исәнмесез.
Руфия (йөгереп килә). Исәнмесез.
Мәскәү кешесе (авызын кыйшайтып). Шикарно живете!
Руфия (куанычлы тавыш белән). Рәхмәт яусын район җитәкчеләренә!
Мәскәү кешесе. Ә ирегез ришвәтчелеккә каршы көрәш игълан иткән...
Руфия. Ул акылга килер дип ышанам.
Мәскәү кешесе. Ул акыллы түгелмени?
Руфия. Сон инде, шушындый байлыклардан баш тарткач.
Мәскәү кешесе. Баш тартамы?
Руфия. Әйе.
Мәскәү кешесе. Чыннан да җүләрдер ул—шундый бүләкләрдән баш тарткач.
Барысы да. Жүләр ул, жүләр, жүләр!
Мәскәү .кешесе.Ә хәзер химикның үзе белән танышыр вакыт. Кайда ул? Кайсы агач башында? (Башын калкытып агачларны күзәтә.)
Руфия. Әнә ул. (Агач башында утыручы иренә ишарәли.)
Барысы да Сәйфи утырган агачка таба баралар. Агач төбендә бер исерек йоклый, янында берничә буш шәшә ята. Мәскәү кешесе әле өскә, әле аска карый.
Мәскәү к е ш е с е. Кайсысы химик соң моның?
Барысы да. Өстәгесе, өстәгесе.
Мәскәү кешесе. Ә монсы кем?
Әхмәдиев. Монсы Әбүзәр, район гәҗитенең элеккеге редакторы.
Мәскәү кешесе. Хәзер монда күчтемени?
Руфия. Ирем ясаган препарат турында мәкалә язган кеше ул.
Мәскәү кешесе. Минем аның белән сөйләшәсем килә.
Руфия (Әбүзәрне җилтерәтеп). Әбүзәр, синең белән сөйләшергә телиләр.
Әбүзәр (күзен ачмыйча гына). Кем?
Мәскәү кешесе. Мин антикор-рупция комиссиясенең әгъзасы.
Әбүзәр (җайлабрак ята). Миңа димәгәе. Коррупциягә каршы көрәшеп шушы көнгә калдым инде мин. Эшсез калдым, мыскыл иттеләр.
Мәскәү кешесе.МинМәскәүдән килдем.
Әбүзәр (борын төбенә мыгырдый). Ә мин үзем Әгерҗедән. Кировка китәсем калган... Җүләр булдым мин... (Тагын йокыга тала.)
Руфия. Моның белән хәзер сөйләшүдән мәгънә юк.
Мәскәү кешесе (өскә карап). Сәйфи Мингалимович, исәнмесез!
Сәйфи. Исәнмесез!
Мәскәү кешесе. Бәлки, төшәрсең?
Сәйфи. Төшмим!
Мәскәү кешесе. Ничек инде төшмисең? Мине махсус Мәскәүдән җибәрделәр. Медведев та, Путин да синең хакта хәбәрдарлар. Мин сине Россиянен башкаласына алып барырга тиеш.
Сәйфи. Мин куркам, мине Мәскәүдә кулга алачаклар. Миңа бөтенесе шулай ди.
Мәскәү к е ш е с е. Курыкма. Нишләп сине кулга алсыннар! Үзем алып барам сине Мәскәүгә, үзем китереп куярмын.
Сәйфи. Мин ышанмыйм сезгә! Мин беркемгә дә ышанмыйм!
Мәскәү кешесе. Синең яныңа Медведев белән Путин үзләре килә алмыйлар бит инде. Илдә корылык, быел карабодай алтын бәясе торачак. Хәтта Шойгу да үзе килә алмый. Ил буйлап күпме урман яна. Бер Шойгуга күпме пожар!
Сәйфи. Миңа аларның гарантиясе кирәк—йә язма рәвештә, йә миңа беркем дә тимәячәген телеэфирдан әйтсеннәр.
Мәскәү кешесе. Синең белән сөйләшүе авыр икән. (Кинәт усаллана.) Менә нәрсә, син коррупциягә каршы көрәшәм дигән булып, взятка алгансың—бик зур размерда—коттедж, машина, акча, кызлар... Хатының бадца-майда йөзә...
Сәйфи. Мин сорамадым бит...
Мәскәү кешесе. Сорамасаң да, комачауламагансың бит. Ришвәт алуның бер формасы шул—бирүләренә каршы килмәү. Коттедж сала башлагач ник төшмәдең агачтан—төзүчеләргә ник каршы тормадың?
Сәйфи. Миңа салырга сорамадым ул коттеджны.
Мәскәү кешесе. Хатыныңа хосусый милек итеп оформить иткәннәр бит.
Сәйфи. Мин аерам хатынны—кот-теджы-ние белән! Мин баш тарттым барысыннан да! Хәзер хатынымнан да баш тартам! Аңладыгызмы?
Руфия (ачынып). Ни сөйлисең син, Сәйфи?! Оят!
Сәйфи. Сиңа оят булырга тиеш!
Мәскәү кешесе (Әхмәдиевка). Взяточничествога каршы препарат таптым дип әйткән кешене ничек агач башына менгердегез сез?
Әхмәдиев. Ул үзе менеп китте.
Мәскәү кешесе. Ярый әле сезнең тирәдә урман юк. Мәңге тотып булмас иде. Нинди ысуллар белән аны төшерергә маташтыгыз?
Ханнанов. Кулланмаган ысул калмады.
Мәскәү кешесе. Минем тәкъдимем шул: йоклата торган дарулы пуля белән күтенә атарга кирәк. Хайваннарны атып йоклата торган транквилизатор белән. Аста зур брезент жәеп тотып торырга кирәк.
Бакеев (шомраеп). Ялгыш үтерсәк?
Мәскәү кешесе. Андый пуля белән генә коррупциягә каршы препарат тапкан химикны үтерү мөмкин түгел. Хатынын алып китегез.
Бакеев (Руфия янына килә). Тынычланыгыз, Руфия ханым. Әйдәгез, өегезгә керик, мин сезгә тынычландыра торган дару бирәм.
Бакеев Руфияне коттеджга альт кереп
китә. Мәскәү кешесе кемнәргәдер кул болгый. Бакчаның бер ягыннан кулына винтовкага охшаган корал тотып берәү пайда була. Әхмәдиев үзенең яраннарына читкә китәргә куша. Винтовкалы кеше Сәйфи күрми торган яктан килеп аның күтенә ата. Сәйфинең «Ай!» дип кычкырып куйганы ишетелә. Шундук бакчаның икенче ягыннан ак халат кигән алты санитар киң берзент җәеп агач төбенә килеп басалар. Сәйфи әкренләп мәлҗерәя башлый, күзләре йомыла, башы бер якка салына, авыр һәм тирән итеп сулый башлый. Бераздан ул җәелгән брезентка егылып төшә. Аны тиз генә күтәреп алып китәләр. Коттедждан Бакеев чыга.
%
Бакеев. Тәртипме?
Барысы да китәләр. Әбүзәр уяна.
Әбүзәр. Сәйфи туган! Ышанма берсенә дә! Төшмә агачтан! Мин үзем дә хәзер синең яныңа менәм, рөхсәт итсәң кәнишне. Сәйфи! Син кайда? Сәйфи!
Руфия чыга.
Әбүзәр. Руфия! Сәйфи юк!
Руфия (агач тирәли әйләнеп чыккач, кычкыра). Аһ! Харап иттеләр иремне!
Әбүзәр. Мин аның урынын алырга тиеш! Мин аның изге эшен дәвам итәм!
Әбүзәр агачка үрмәләп менмәкче була, ләкин булдыра алмый, егылып төшә. Руфия кычкыра-кычкыра бакча буйлап йөгереп йөри дә юкка чыга.
Әбүзәр (кычкырып). Дело Сәйфи не пропадет! Я протестую! Мин хәзер аның урынына агачка менәм! Ну бирәм кирәгегезне!!!

10
Руфия элеккеге гади киеменнән иске йортлары каршындагы эскәмиядә утыра. Кайгыга баткан. Мутиева килә, кулына чәчәк бәйләме тоткан. Чәчәкне агач төбенә куя, беркавым башын аска иеп басып тора. Аннары Руфия янына бара.
Мутиева. Исәнмесез. Руфия (чак кына иреннәрен кыймылдатып). Исән.
Мутиева. Хәбәр-хәтере юкмы?
Руфия. Юк.
Мутиева. Мин сезнең белән киңәшләшергә килдем. Сәйфи Минга-лимовичнын бронза бюстын ясатырга ниятебез бар. Глава белән сөйләшенде иңде. Кәйкәлгә әле иртәрәктер...
Руфия. Ник, Сәйфи исән түгелдер дип уйлыйсызмыни?
М у т и е в а. Дөнья хәлен белеп булмый...
Руфия (еламсырап). Сез харап иттегез аны.
Мутиева. Алай түгел. Ул һәрвакыт көче җитмәс нәрсәләргә каршы көрәшергә маташты. Зур шәхес иде, әлбәттә...
Руфия. Ничек инде «иде»? Сез бербер хәбәр ишеттегезме әллә?
Мутиева. Кайчаннан бирле бер мәгълүмат та юк бит. (Паузадан соң.) Сезне мәктәпләргә укучылар белән очрашырга чакыргаларбыз.
Руфия. Ник?
Мутиева. Сәйфи Мингалимович турында сөйләргә. Нинди кеше иде ул, нәрсә ярата иде, гаилә тормышында нинди үзенчәлекләре бар иде—балаларга, үсеп килүче буыннарга кызык бит.
Руфия (усал тавыш белән). Барыгыз әле, чыгып китегез! Эшегез беткәнмени?
Мутиева (капка янына җиткәч борыла). Харап иттегез дигән була... Иренен сәерлеге аркасында состояние ясады да үзенә.
Руфия (җан ачысы белән). Чыгып китегез! Күземә күренмәгез бүтән!
Мутиева чыгып китә. Руфия битен куллары белән каплап елый. Чиновниклар берәм-берәм керәләр, һәрберсенең кулында чәчәк бәйләме. Берничә венок та бар. Чәчәкләрне, венокларны бер-бер артлы агач төбенә китереп куялар һәм чыгып китәләр. Агач төбендә чәчәкләр өеме барлыкка килә.
Музыка.
Руфия агач төбенә килеп чәчәкләргә карап тора, аннары бакча буйлап атлый.
Шул вакытны Сәйфи кайтып керә. Тыныч. Йөзендә моңсу елмаю. Тып-тын гына хатынын күзәтеп карап тора. Руфия аның күз карашын җилкәсе белән тоеп кинәт борыла.
Руфия. Сәйфи! Сәйфи. Руфия!
Бер-берсенә таба ыргылалар. Кочаклашалар. с_ г
/'"
Руфия. Исән!
Сәйфи. Үзем дә шаккатам!
Руфия. Инде әллә ниләр уйлап ут йотып яттым.
Сәйфи (хатынын җентекләп күзәтә). Ябыккансың.
Руфия. Син киткәннән бирле юньләп йоклаганым юк, тамагыма ризык керми.
Сәйфи. Соңгы вакытта супермар-кетка йөри башлаган идең бит.
Руфия. Сине котыртып агачтан төшерер өчен генә кыланып йөрдем бит мин. Миңа андый ризык кирәкми, миңа бу коттеджның кирәге юк, миңа берни кирәкми, миңа син кирәк, Сәйфи!
Сәйфи. Син бу коттеджда яшәмисеңмени?
Руфия. Юк, синең белән өйләнешкәннән бирле яшәгән шушы иске йортыбыз минем өчен иң кадерлесе.
Сәйфи. Их, Руфия! Мин бит инде сине югалтканмындыр дип уйлаган идем. Соңгы вакытта төнге клубларга, рестораннарга йөри башлагач...
Руфия. Мине чынлап та «ночной клубларга», рестораннарга йөрде дип уйладыңмыни? Мин бит сине агачтан төшерер өчен генә нервында уйнап шулай дип әйтә идем.
Сәйфи (хатынын кочаклап үбә). Их, Руфия, җаным, бәгърем!
Руфия. Улыбыздан кичә генә хат килде.
Сәйфи. Хәзер укырбыз. Белсәң иде сине ничек сагынганымны!
Руфия. Минем сине ничек сагынганымны белсәң иде син!
Алар тагын кочаклашалар. Бу вакытта Әхмәдиев атылып килеп керә. Аның да кулында чәчәк бәйләме.
Әхмәдиев. Сәйфи Мингалимович! Синең кайтканыңны күреп хәбәр иттеләр дә, сине күрергә ашыктым. (Агач төбендәге чәчәкләр өеменә күз ташлый, үзенең кулындагы чәчәк бәйләмен Руфиягә тоттыра.) Бу сезгә.
Руфия (чәчәкләрне ала). Рәхмәт!
Әхмәдиев (Сәйфигә). Хәлен, ничек? Исән-саумы?
Сәйфи. Күргәнегезчә. (Кул биреп күрешәләр.)
Әхмәдиев. Ничекләр, нәрсәләр булып бетте анда? Нишләттеләр? Кай-ларда булдың?
Сәйфи (моңсу елмаеп). Мәскәүдә.
Әхмәдиев. Препаратыңның язмышы ничек хәл ителде?
Сәйфи (гел елмаебрак, тыныч кына сөйләшә). Мин ясаган даруны кабул итмәделәр. Аны Мәскәүдәге чиновникларның ризыкларына яшертен генә салып карадылар. Минем даруны капкан чиновниклар, киресенчә, взятка-ны күбрәк ала башлаганнар. Бу очраклы хәлдер, әлбәттә. Әмма шулай да даруымның составын зур галимнәр комиссиясе тикшерде. Взятка тәкъдим ителгәч, дару тәэсирендә чиновникның косасы килү дөрес түгел, диделәр. Взяткага каршы препаратның көче юк, фәкать косасыны гына китерә торган дару бу, диделәр. Омтылышың хупларлык, әмма даруыңның кирәге юк, диделәр..
Әхмәдиев. Нишләп соң син тыныч һәм елмаясын? (Бер-ике адым артка чигеп.) Ышанмыйм! Куркыныч кеше син! Ришвәтчелеккә кизәнгән килеш, Мәскәүдән исән-сау кайттың...
Сәйфи (көлә). Сез үзегездән үзегез куркып яшисез. Чөнки алдауга, урлауга, ришвәтчелеккә кереп баткансыз!
Руфия (Әхмәдиевкә). Бу коттеджны, машинаны нишләтергә уйлысыз??
Әхмәдиев. Сезгә бит инде ул. Коттедж сиңа хосусый милек итеп билгеләнгән, машина да синең исемгә язылган.
Руфия. Кирәк түгел алар безгә.
Әхмәдиев. Тыныч кына яшәп ятыгыз инде шушында. Һаман киреләнеп утырмагыз. Сәйфи Мингалимович, зинһар, бүтән мондый кәнитил куптарма! Мәктәп директоры булып урнашасынмы?
Сәйфи. Юк, үземнең элекке урыныма—химия укытучысы булып керәм.
Руфия. Мин дә культура сараеның директоры булып түгел, гади китапханәче булып эшләячәкмен.
Әхмәдиев (кул селти). Үзегезгә карагыз.
Сәйфи. Минем башыма бер идея килде.
Әхмәдиев (сискәнеп). Тагын яңа препарат ясарга түгелдер бит?
Сәйфи (көлә). Юу-у-ук. Бу коттеджны китапханә итик. Руфия шушында яна китапханә оештырсын.
Руфия (шатланып). Чыннан да!
Әхмәдиев. Шулай булсын.
Сәйфи. Әбүзәрнең хәле ничек?
Әхмәдиев. Белмим.
Сәйфи. Аны район гәҗитенә баш мөхәррир итеп кире куегыз инде, яме.
Әхмәдиев. Эчүдән туктаса, восста-новить итәрбез.
Сәйфи. Ә ришвәтчелеккә каршы көрәшәчәкбезме соң?
Әхмәдиев (үтә җитди кыяфәт белән). Әлбәттә! Әмма дә ләкин аның көрәш ысулын табарга кирәк. Син ял ит башта, һаман көрәш турында уйлап утырма, ин элек хәл ал. Ярый, киттем мин. Сау булып торыгыз!
Әхмәдиев чыгып китә.
Руфия (очып китәрдәй булып). Ничек башыңа килде бу уй—коттеджны китапханә итәргә! Йортыбыз кырында гына шундый шәп китапханә булачак!
Сәйфи. Алдан ук шуны әйтәсем килә: коттеджның дүртенче катында лаборатория төзим.
Руфия (сагаеп). Нинди лаборатория?
Сәйфи. Мин барыбер ришвәтчелеккә каршы дару уйлап табарга тиеш. Взятка алган кешене шундук паралич суктыра торган дару ясаячакмын!
Тәмам.
2010 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.
  • Parts
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 1
    Total number of words is 4187
    Total number of unique words is 1799
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    49.2 of words are in the 5000 most common words
    56.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 2
    Total number of words is 4207
    Total number of unique words is 1882
    34.2 of words are in the 2000 most common words
    48.3 of words are in the 5000 most common words
    55.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Бармы Ришвәткә Дәва?... - 3
    Total number of words is 2320
    Total number of unique words is 1190
    41.5 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.