Tatararrow-right-bold-outlineUyghur Learn Tatar

“апа” on Tatar-Uyghur dictionary

apa
апа (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1) Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган. Апаларда, болай, күңелсез

түгел иде ул. Ә.Гаффар. «Зилә» дип исем белән эндәшү юк, «апам» да

«апам» гына. Р.Хафизова

2) Яше ягыннан сөйләүче кешедән олырак булуны белдереп, хатын-кыз исеменә кушып әйтелә торган сүз. – Хәлимә апа, ничек соң яшәүләр? – дип сүз башлады Мәрфуга. Р.Хисмәтуллин. Кәлбикамал апа тавышы, әкрен генә җылап: – И Туктабай?! И Туктабай?! Г.Мөхәммәтшин

3) Үзеңнән олырак хатын-кызның һөнәре атамасына кушып әйтелә торган сүз. Гаскәрләребезнең шәһәрләрне калдырып чигенүләре турындагы хәбәрләрне карт бабайлар, колхозчы апалар --- тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап тыңлыйлар. Р.Хафизова

4) Гомумән олы яшьтәге хатын-кызга мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. Малай, атылып, ишек янына бара. – Апа-у! – Нәрсә бар? – дип сорый кырыс тавыш. А.Гыйләҗев
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
сущ.
1)
а) старшая сестра (родная, сводная или двоюродная) || сестрин, сестрицын (платок, наказ)
олы апа — старшая сестра
кече апам — самая младшая из старших моих сестёр
апа хаты — сестрино письмо; письмо (от) сестры
апасы аны бакчага йөртә — сестра водит его в садик
б) апасы разг. (обращение родителей или других взрослых к девочке, девушке, молодой женщине - обычно в присутствии её сестрёнки или младшего брата) сестра; сестрица, сестричка
апасы, уенчыгын алып бир әле энекәшеңә — сестричка, подай-ка братишке игрушку
2)
а) тётка, тётя, тётушка, тётенька (по отношению к племяннику и племяннице, а тж. в обращении) || тёткин, тётин, тётушкин
б) тётя; апа (обращение к женщине старшего возраста, чаще в сочет. с собственным именем или профессией)
исәнме, Галия апа! — здравствуй, Галия апа (тётя Галия)!
кибетче апа — тётя продавщица
в) сл.-обращение учащихся и детей к учительнице и воспитательнице, употр. тж. в сочет. с названием этих профессий
укытучы апа — учительница
тәрбияче апа — воспитательница

- апа кызы
- апа малае
- апа улы
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. 1. old sister; и. 2. aunt
message-reply
Meaning of “апа” in Uyghur language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "апа"?
Ask a question if something is not clear about the word "апа".