Tatararrow-right-bold-outlineTharu Learn Tatar

“бит” on Tatar-Tharu dictionary

bit
бит (Cyrillic)
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
I сущ. 
1) лицо (человека) || лицевой 
- bitkä çibärкрасивый на лицо 
- bitne kullar belän kaplauзакрыть лицо руками 
- başnıñ bit öleşeлицевая часть головы 
2) щека || щёчный 
- uñ bitправая щека
- bit muskulı — щёчный мускул
- alsu bitалые щёки; розовые щёки
3) разг. 
  а) лицо, циферблат (о часах) 
  - säğatneñ biten miña karatıp kuyçıпоставь, пожалуйста, часы лицом ко мне 
  б) о передней (лицевой) стороне (чего-л.) 
  - tau biteсклон горы 
  - urman biteопушка леса 
• - bit alması 
  - bit oçı 
  - bit kızıllanu 
  - bit kızıllıgı 
  - bit sabını 
  - bit sölgese 
•• - bit yırtuстыдиться
   - bit peşüкраснеть от стыда 
   - biten yumaganбесстыжий, бессовестный, беззастенчивый (букв. не вымывший лица) 
   - bitennän kan tamaпышет здоровьем (букв. с лица его капает кровь) 
   - bitkä bärüбранить прямо в глаза, хвалить прямо в глаза, бранить открыто, хвалить открыто
   - bitkä bärep äytüбранить прямо в глаза, хвалить прямо в глаза, бранить открыто, хвалить открыто
   - bitkä kara yaguопорочить (кого), навлекать бесчестье (кому-л..), опозорить 
   - bitkä kızıllık kiterüопорочить (кого), навлекать бесчестье (кому-л.), опозорить 
   - bitkä oltan kaplangan buluбыть бесстыжим, бессовестным, беззастенчивым 
   - bitkä ıştır kaplangan buluбыть бесстыжим, бессовестным, беззастенчивым
   - bitennän kan kaçkanнет лица (на ком-л.) (о резком изменении внешнего облика: (бледность, худоба), вызванном сильным потрясением, болезнью, волнением) 
   - bit sıpıru 
II сущ. 
1) страница (книги, тетради и т.п.) 
- curnal bitläreстраницы журнала 
- öç yöz bitle kitapкнига в триста страниц 
2) лист 
- ber bit käğaz(один) лист бумаги 
- ike bit hatписьмо на двух листах 
3) (перен.) страница, этап, период (чего-л.) 
- tarih bitläreстраницы истории 
• - bitkä salu 
III (частица) ведь, же, однако ж, впрочем 
- min bit berni dä äytmädemя ведь ничего не сказал 
- ul turıda sin miña yazmadıñ bitты же мне об этом не писал 
- adäm balasınıñ yazmışı katlaulı bitсложна же судьба человеческая
I сущ. 
1) лицо (человека) || лицевой 
- биткә чибәркрасивый на лицо 
- битне куллар белән каплаузакрыть лицо руками 
- башның бит өлешелицевая часть головы 
2) щека || щёчный 
- уң битправая щека
- бит мускулы — щёчный мускул
- алсу биталые щёки; розовые щёки
3) разг. 
  а) лицо, циферблат (о часах) 
  - сәгатьнең битен миңа каратып куйчыпоставь, пожалуйста, часы лицом ко мне 
  б) о передней (лицевой) стороне (чего-л.) 
  - тау битесклон горы 
  - урман битеопушка леса 
• - бит алмасы 
  - бит очы 
  - бит кызыллану 
  - бит кызыллыгы 
  - бит сабыны 
  - бит сөлгесе 
•• - бит ертустыдиться
   - бит пешүкраснеть от стыда 
   - битен юмаганбесстыжий, бессовестный, беззастенчивый (букв. не вымывший лица) 
   - битеннән кан тамапышет здоровьем (букв. с лица его капает кровь) 
   - биткә бәрүбранить прямо в глаза, хвалить прямо в глаза, бранить открыто, хвалить открыто
   - биткә бәреп әйтүбранить прямо в глаза, хвалить прямо в глаза, бранить открыто, хвалить открыто
   - биткә кара ягуопорочить (кого), навлекать бесчестье (кому-л.), опозорить 
   - биткә кызыллык китерүопорочить (кого), навлекать бесчестье (кому-л.), опозорить 
   - биткә олтан капланган булубыть бесстыжим, бессовестным, беззастенчивым 
   - биткә ыштыр капланган булубыть бесстыжим, бессовестным, беззастенчивым
   - битеннән кан качканнет лица (на ком-л.) (о резком изменении внешнего облика: (бледность, худоба), вызванном сильным потрясением, болезнью, волнением) 
   - бит сыпыру 
II сущ. 
1) страница (книги, тетради и т.п.) 
- журнал битләрестраницы журнала 
- өч йөз битле китапкнига в триста страниц 
2) лист 
- бер бит кәгазь(один) лист бумаги 
- ике бит хатписьмо на двух листах 
3) (перен.) страница, этап, период (чего-л.) 
- тарих битләрестраницы истории 
• - биткә салу 
III (частица) ведь, же, однако ж, впрочем 
- мин бит берни дә әйтмәдемя ведь ничего не сказал 
- ул турыда син миңа язмадың битты же мне об этом не писал 
- адәм баласының язмышы катлаулы битсложна же судьба человеческая
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
и. 1. face; и. 2. page; кис. 3. well; Килештек бит - well, came to terms
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
исем
1) Кеше башының алгы өлеше; йөз. Адәмнең ояты – битендә.

Мәкаль. Шәрран яра кычкырудан аның йөзе кызарып чыккан, битендәге сипкелләре нәни тәңкәләр кебек җемелдиләр. Р.Хафизова. Ярулла, хикмәт, битенә кояш төшкәнче йоклый торган иде, җитмәсә, уянгач та иренчәкләнеп, иркәләнеп ятар иде. М.Хәбибуллин

2) Йөзнең яңак өлеше. Күзеннән түбән сул битендә төзәлгән бер җәрәхәт эзе дә бер карашта ук күзгә ташлана иде. Ш.Камал. Битеңнең чокырларына карап һуштан язарлар дисеңме әллә? М.Фәйзи

3) Өске өлеш, өскә карап торган, тышкы як. Чалбар аяк битенә чаклы тип-тигез булып салына. Г.Ибраһимов. Хатыны белән җиткән кызы, бармак бите кадәр генә вак-вак тиреләрне ялгап, бүрек эчлеге әзерлиләр, ике кечкенә бала аларга капчыктан тиреләр сайлап алып биреп торалар. М.Гали. Бер офыктан икенче офыккача күкнең бите карачкыл күгелҗем пәрдәгә төренә. Ә.Айдар. Вак таш җәйгән урам битенә. К.Нәҗми

4) Тау, калкулыкның һ.б.ш.ның авыш, сөзәк яны, өслеге. Кафил ямьяшел тау битен, тау итәге буйлап аккан киң елганы, аның аръягында урнашкан гүзәл каланы, каладагы бихисап алтын мәчет манараларын күрде. З.Мәхмүди. Тау битенә таралган көтү әкренләп җыела төште. М.Галиев. Әрәмәлек битендәге чишмәне беләсеңме? Казан утлары

Бит алмасы Яңакның күпереп, калкып торган өлеше. Фаягөлнең бу сөйләшүдән ризасызлыгы чыраена бәреп чыкты: бите – әлерәк кенә алсуга кабынган бит алмалары сулды, агарып китте. Г.Ахунов. Бит алмаңа коелыр яшьләрең. Ә.Ерикәй. Битеннән кан таму Сәламәтлеге ташып тору, таза, тулы канлы булу. Битен юмаган Әрсез, оятсыз, намуссыз. Бит ерту Тупас кимсетү, дәрәҗәсен төшерү, хурлау; әрсезләнү. Биткә бәрү, биткә бәреп әйтү Хәтер сакламыйча, ачыктан-ачык әйтү. Әле генә бөтен халык алдында хур итеп чыгардылар ич! Битемә бәреп әйттеләр. Г.Бәширов.
Биткә кара (корым) ягу кара биткә кызыллык китерү.Ни генә әйтим инде мин сиңа,

Ибраһим, – ди бабасы. – Бөтен нәселнең битенә корым яктың бит син моның белән. Г.Гобәй. Биткә олтан (ыштыр) каплау Оятсыз, намуссыз булу. Зифа айныган. Шунлыктан, һәммәбез дә, битебезгә олтан каплаган хәлдә, сезне өйгә кабул итми торырга туры килә. М.Фәйзи.
Биткә оят (оятлык) китерү кара биткә кызыллык китерү. Күз генә тия күрмәсен, болай булса әле, [Маһриҗамал] дус-дошман арасында биткә оят китермәс, дим. М.Гали. Биткә төкерү Кеше алдында оятка калдыру, хурлыкка төшерү. Инде син чәчкәнеңне урасың: бары да сиңа каршы баш күтәрде, синең үз балаң үзеңнең битеңә төкереп качты. Г.Ибраһимов.
Бит кызару, биткә кызыллык китерү Хурлыкка, оятка калдыру, уңайсыз хәлдә калдыру. Район, беренче мәртәбә, дәүләткә ашлыктан бурычлы булып калды. Моның өчен, иң беренче, Мансуровның бите кызара, колхозлар эшендәге бөтен кыенлыкны, иң башлап, ул күтәрә иде. Г.Бәширов. Дөрес, биткә кызыллык китерерлек итмәс Исмәгыйль. М.Фәйзи.
Бит очы кара бит алмасы. Сафаның бит очлары өшегәнен сизми калганбыз. Х.Кәрим. Киң кара чалбар, Итек шпорлы, Бит очы – алма, күзләре нурлы! З.Мансур.
Бит пешү Оятлы булу, уңайсыз хәлдә калу. Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә. Мәкаль.
Бит сыптыру кара бит сыпыру. Безнең тачкачылар, балыкны бик күп тотып та, кырыгар сум акча эшләү хыялларына инде бит сыптырган иделәр. Ш.Камал.
Бит сыпыру (сыйпау) 1) Дога кылу. Мулла, тавыкны ашап, бер сумга ихлассыз гына бит сыйпап, мәһәр түләнгән, дип язып китте. Г.Ибраһимов; 2) Исәптә ялгышу; алдан билгеләнгән уй-хыяллар тормышка ашмау. Без алтыннарның урынын күрсәтәбез икән, аны рәхәтләнеп кенә сыпырып алачаклар. Синең белән безгә нәрсә кала: --- бит сыпырудан башка бер әйбер дә калмый. Ш.Камал
message-reply
Meaning of “бит” in Tharu language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бит"?
Ask a question if something is not clear about the word "бит".