Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кыргый” – Tatar explanatory dictionary

kırgıy
кыргый (Cyrillic)
kırgıy hayvannarnı
message-reply
сыйфат
1. 1) Кулга ияләште релмәгән (хайваннар һәм кошлар
тур.). Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-
тугайларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елгакүлләрендә
балык, кондыз; карт юкә, имән куышларында аюлар гына менгән
кыргый корт балы.
Х.Сарьян. Кыргый атның горур башын элмәкләгән
табунчыдай, кулга ала да берәү Вакытны, сөйри, сөйри үз юлына!

Р.Фәйзуллин. Кояштыр, дип ант иткән Латышев Ләйлә исемле
кызның гүзәллеге, чаялыгы, иң кыргый аттан да курыкмавы
турында сөйләп утырган.
Х.Камалов
2) Культуралаштырылмаган, игеп үстерелми торган, махсус
чәчелмәгән, коелган орлыктан үсеп чыккан (үсем лекләр һәм аларның
җимешләре тур.). Урманда кыргый алмагач Ялгызы үсте. Язын чәчәк
койды, көзен Алмасы пеште.
Р.Гаташ. Бакыр-тау калага бара
торган юл буендагы гөлҗимеш, кыргый алмагач һәм груша
куаклары арасыннан көтмәгәндә ниндидер --- ирләр килеп чыкты.

Н.Фәттах. Бу семьялыктан кыргый үсемлекләр дә җитәрлек.
Кызыклар дөньясында
3) Кеше эзе салынмаган, каралмаган, эшкәртелмәгән; кеше
яшәмә гән, табигый, беренчел. Ашы тулган кукуруз чәкәненең яңа
гына бөркелеп чыккан пумаласы төсле, кыргый болынлыкта
елкылдап яткан көзге сүсән уты сыман ул чәч Хәмидәнең йөзенә
нур бөркеп тора.
К.Кәримов. Чишмә бөтенләй кыргый түгел, кеше
кулы тигәне сизелеп тора.
М.Гали ев. Ә монда? Ходай белсен,
кыргый оҗмах.
М.Мәһдиев
4) Цивилизация үсешенең иң түбән баскычындагы; җәмгыять
үсешенең борынгылык дәверенә караган. Бервакыт, әни кайтып
кергәндә, лампочкалар ватыгы өстендә кыргый индеецлар биюе
биеп ята идек, бик каты эләкте үзебезгә.
Ф.Яруллин. Рәсми тарих
минем ерак бабаларымны күчмә тормышта яшәгән, артта калган
кыргый төркиләр дип раслый.
М.Юныс. Бу хәл

кыргый адәмнең тормышын тамырдан үзгәртә. Кызыклар
дөньясында
5) Бик борынгы, әллә кайчангы. Сафыйларның бакчасында әле
теге кыргый заманнардан ук калган, егерме метр биеклегендә бер
кара чыршы бар иде.
М.Мәһдиев
6) күчерелмә мәгънәдә Вәхши, җәмгыятьнең мораль этик кагыйдәләренә
буйсынмаган, кешелексез (кешеләр тур.). Кыргый фашистлар
7) күчерелмә мәгънәдә Тупас, надан, тәрбиясез. Димәк, син дә күктәге йолдыз
түгел? Шушы кыргый Шабановлар төсле үк?
А.Гыйләҗев
8) күчерелмә мәгънәдә Аралашмаучан, тартынучан, оялчан. Хуш исләре нинди –
ничәмәничә төрле чәчкәләрнең суты җыелган чаер мае белән
сыланган ---, таңгы офык сафлыгы күчкән бу кыргый балага.

Г.Якупова. – Мәҗүси син, Трак, кыргый кеше, – диде штурман
Маркин, баруыннан туктап.
М.Юныс
9) күчерелмә мәгънәдә Котырынкы, ярсулы, тыелгысыз; усал. Күзләреннән кыргый
очкыннар чәчрәтә башлаган Кадыйрның тиз генә басылырга нияте
юк иде бугай.
М.Хәсәнов. – Нишләп җанымны тотып торасың,
җибәр! --- – диде ир кыргый тавыш белән.
Н.Гыйматдинова.
Генераллыкка омтылган солдат – искиткеч кыргый, куркыныч көч
ул.
М.Юныс. Казлар оча, кыргый аваз салып Җаннар сыман дөнья
өстеннән – Кычкыралар алар Дөньяларның Газап ияләре исеменнән...

Зөлфәт
10) күчерелмә мәгънәдә Чиктән тыш, гадәттән тыш; сәер. Авыл мәктәбендә сүзсез
буйсыну, ихтирам-хөрмәт күреп ияләнгән директорга мондагы
салкынлык һәм битарафлык кыргый, сәер иде.
В.Имамов. Шул
авазлар гына җиңәр Җанга ияләнгән кыргый курку хисен.

Л.Шагыйрьҗан
11) күч. махс. Нинди дә булса оешмага кермәгән, берләшмәгән;
контрольдән читтә калган. Кыргый артельләр. Кыргый
предприятиеләр

12) күчерелмә мәгънәдә Алдан махсус юллама алмыйча, ял итүче кеше үз көенә
оештырган. Трамвай йөртүчеләрнең күбесе – Олы фонтанда дача
биләүчеләр һәм
«кыргый» ысулда ял итәргә килгән турист халкы.
М.Юныс

2. и. мәгъ. 1) Цивилизация үсешенең түбән баскычында торган кабилә
кешесе. Кулга-кул тотышып, кыргыйлар кебек сикергәли-сикергәли
әйләнәләр.
А.Гыйләҗев
2) сөйләм телендә Кешеләр белән аралашмый торган кеше. Әгәр Хәйдәр
ялгышмаган булса, бу кыргыйның озын керфекләре арасында үчекләү
очкыны да чәчрәп китмәде микән әле.
Г.Бәширов
3. рәв. мәгъ. 1) Кулга ияләштерел мичә. Гомер-гомергә [умарта]
кортлар[ы] кыргый яшәгән, кеше аларны кулга ияләштергән.

Ф.Яруллин
2) Кешеләр белән аралашмыйча. Мин – бер мишәр улы, кыргый
үскән, ә син – күрше чуваш халкыннан.
Һ.Такташ
3) Ямьсез, тупас итеп. Гөрләп бара вагон тулы кеше. Басып тора
карчык, бөрешеп. Кырыенда ике яшь пар утыра Җәелешеп, кыргый
көлешеп.
Г.Ибушев
message-reply
(КЫРГЫЙЛАШУ) (КЫРГЫЙЛАНУ) (КЫРГЫЙЛЫК) -с.
1. Кулга
иялəштерелмəгəн, иректə яшəүче (хайван яки кош) 2. Культуралаштырылмаган,
бакчада үстерелми торган (үсемлек) 3. Кеше кулы тимəгəн, эшкəртелмəгəн;
кешелəр яшəмəгəн 4. Культура үсешенең иң түбəн баскычында торган;
борынгылык дəверенə караган 5. күч. Кешелəр белəн аралашырга яратмый
торган; тартынучан, оялчан 6. күч. Ярсулы, котырынкы, тыелгысыз [к. ярсу]
8. күч. Нин. б. оешмага кермəгəн, оешмаган берлəшмəгəн
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кыргый” in Tatar language – 1. 1) Кулга ияләште релмәгән (хайваннар...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кыргый"?
Ask a question if something is not clear about the word "кыргый".