Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“коңгырт” – Tatar explanatory dictionary

koñgırt
коңгырт (Cyrillic)
сыйфат
1) Көрән, карасу көрән төстәге (гадәттә, күзләр,
сакалмыек, чәч, төкләр тур.). Коңгырт атка атланган ниндидер
казак капка төбе-
нә килеп туктады.
А.Таһиров. Чагыл-

дыра күзне таң яктысы, Җилләр тарый коңгырт чәчләрне. Белмим,
әллә хисләр ташкангамы, Ирексездән күзләр яшьләнде.
М.Җәлил.
Картның озынча битенә, коңгырт күзләренә, ирен кырыйларына күз
салып, егет аның кәефен чамаларга тырышты.
Г.Бәширов
2) Кара тутлы, кояшта кызган (кеше тәне тур.). Кабилә башы, шулай
итеп, бердәнбер улыннан язды, хәзер аның Гулана атлы җиткән кызы
гына калды. Әйе, кояшта янган коңгырт тәнле, озын кара чәчле,
кара күзле Гулана...
Р.Фәхретдинов. Карасалар – үткен күзле,
коңгырт битле бу кыз Ташлытауның иң чибәр кызларыннан берсе
икән.
М.Мәһдиев
3) Башка бер төскә коңгырт төсмер кушылуын белдерә. Күзләрендәге
коңгырт яшел матур төсләр, нечкә кашлары, куе сары чәченең
иңбашына төшеп җитәр-җитмәс бөдрәләнеп кире кайтарылуы
Дәрҗияне көяз ханым итеп күрсәтәләр иде.
Г.Бәширов. Әфхәтнең
коңгырт соры күзләреннән тәүге каен суыдай үтә күренмәле,
кристалл төсле саф шарлар тәгәрәсә дә, мондый очракта акырыш,
бакырыш, тавыш белән елау кабул ителмәгән.
Т.Галиуллин.
Йоннары елык-елык килеп торган коңгырт кара төстәге җитез
чәшкеләр, йомры озынча гәүдәләрен туптай атылдырып, әле
челтәргә үрмәләп менәләр, әле эчке якка уелган түгәрәк тишеккә
кереп югалалар иде.
А.Вергазов
4) күчерелмә мәгънәдә Басынкы, берникадәр карлыккан (кеше тавышы тур.).
Кычкырып җырларга ярамый. Альшуллер әкрен, коңгырт тавыш
белән «Дунай аръягы» көен суза.
А.Таһиров. Шул чак Гәүһәршад бикә,
кинәт аягүрә басып, кулларын киң колачлап, күзен түшәмгә текәп,
шомлы, коңгырт тавыш белән кычкырды ---.
Р.Батулла
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “коңгырт” in Tatar language – 1) Көрән, карасу көрән төстәге (гадәттә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "коңгырт"?
Ask a question if something is not clear about the word "коңгырт".