Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“кискен” – Tatar explanatory dictionary

kisken
кискен (Cyrillic)
сыйфат
1. 1) Көчле тәэсир итә торган, ачы, үтә көчле (җилгә
карата). Яфраксыз агач башларындагы чыбыкларны кискен март
җиле чайкалдырып тора.
Ш.Камал
2) Искәрмәстән, көтмәгәндә, бик тиз эшләнгән. Әбүзәр абзый имән
бармагы белән кискен-кискен ишарәләр ясап ала.
Г.Әпсәләмов.
Кинәт әсирләр арасында кискен бер хәрәкәт булып алды. А.Расих
3) Капыл, кинәт булган. 1926 ел. Дипломат язмышында безгә төп
сәбәпләре әлегә мәгълүм булмаган яңа кискен борылыш.
Р.Әмирхан.
Ләкин Миргали йөзендәге кискен үзгәреш Сабирны каушатты.
М.Камал

4) Авыр, кыен, катлаулы; хәлиткеч. 1942 елның кышында
Сталинград янында бөек сугышның кискен борылышы булды.

Н.Фәттах. Әлбәттә, мондый кискен заманда көрәш өермәсенә
эләгеп киткән Мәлик кебекләр бер генә булмады.
Г.Минский. Тел
мәсьәләсе сәяси мөнәсәбәтләрдә иң кискен вакыйгаларга китерергә
сәләтле.
Р.Хәкимов
5) Катгый, кырыс, анык, нык. Һичбер сүзгә вакыт калдырмыйча,
Кискен җавап кирәк бу юлы.
Ф.Бурнаш. Мансуровның --- телефонга
әйткән өзекөзек кискен сүзләрендә, --- бөтенесендә сугышның
авырлыгын искәртеп, үзенә күрә бер кырыслык бәреп тора иде.

Г.Бәширов. [Кәшшаф:] – Булмас, кирәкми, кеше табарбыз, – диде
кискен тавыш белән. – Ләкин эшкә чыгарга кирәк.
Р.Төхфәтуллин
6) Кырыс, яшәү өчен авыр, уңайсыз.
Себернең кискен үзгәрешле табигате
7) Таләпчән, килешмәүчән. Галимҗан Ибраһимов әйткәнчә,
Мәрҗани ул заман мөселман кешесе телгә алырга да курыккан
мәсьәләләрне күтәрә. Китап үз заманында ук кискен каршылыкка
очрый.
Х.Хисмәтуллин. Кискен тәнкыйть утына эләгү
8) Әче, колакны яра торган. – Я, охшамаганны сөйләмә инде,
Гыйлаҗ, – диде Гөлзифа, шактый кискен тавыш белән.

Р.Төхфәтуллин
2. рәв. мәгъ. 1) Катгый итеп, катгый рәвештә, категорик рәвештә.
Чиновник моны, тупас булмаса да, шундый кискен итеп әйтә,
Искәндәр бәхәсләшеп торырга урын калмаганны төшенә.
Г.Гобәй.
Бүгенге көн минем холкымны кинәт һәм кискен, үтә дә кискен үз-
гәртте.
Г.Якупова
2) Кисәк, кинәт, тиз генә. Кояш булса, җир йөзенә чыкмас,
башкаларга көн күрсәтмәс дәрәҗәдә усалланып яшәүчеләр дә
җитәрлек. Ләкин вакытлар үтү белән, бу иптәшләрнең тормышы
кискен үзгәрә.
Э.Шәрифуллина. Яңгура, аңа карамыйча гына,
профессорга латинча диагнозын әйтте дә кискен итеп
урыныннан торды.
Г.Әпсәләмов. Менә инде ул [эт] икенче мәртәбә
кис-
кен генә өреп куйды.
А.Шамов

3) Бик көчле, ачыктан-ачык. [Гәрәйгә] моңарчы үлем бу кадәр якын
килгәне, бу чаклы кискен сизелгәне юк иде.
Г.Ибраһимов. Төннәр
бигрәк тә авыр иде миңа, менә шунда инде мин ялгызлыгымны
тагын да кискенрәк сизә торган идем.
А.Шамов
message-reply
(КИСКЕНЛЕК) (КИСКЕНЛƏШҮ) - Кырка -диал.) с.
1. Чагылышы бик
көчле булган, бик нык тəэсир итə торган. Артык ачык, үтə көчле (сизү
органнарына тəэсире буенча) 2. Хəлиткеч; бик каты 3. Бик катлаулы, киеренке.
Авыр, кыен. Ачык; калкурак итеп 4. Катгый, нык, анык. Бик көчле, ачыктан-ачык
5. Талəпчəн, кырыс 6. Усал, рəхимсез; килешмəүчəн 7. Кыю, тəвəккəл 8. Капыл
булган; бик ачык күренеп, сизелеп торган 9. Бик кызу, җитез, нык
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “кискен” in Tatar language – 1. 1) Көчле тәэсир итә торган, ачы, үтә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "кискен"?
Ask a question if something is not clear about the word "кискен".