Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“ким” – Tatar explanatory dictionary

kim
ким (Cyrillic)
рәвеш
1. 1) Җитәрлек түгел, тиешле дәрәҗәдән аз. --- 3 айда
Чаллы казнасының керемнәре тиешлесеннән беразга кимрәк булды.

Шәһри Чаллы
2) Начаррак булган, түбән. Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен
ким күрми.
Мәкаль. Алай булса да, Аллага шөкер, агаларым яхшы иде,
атамнан ким тәрбия кылмадылар.
Г.Исхакый. [Мөнәвәрә:] Я, телеңә
салынма, түгәрәк җирләреңнең барысы да киленнәрнекеннән ким
түгел, сине дә читкә куеп тормаслар.
З.Зәйнуллин
3) «Нәрсәләрнедер чагыштырганда азрак яки ниндидер күләмгә,
микъдарга тулмаган» мәгънәсендә кулланыла. Бәйрәмгә дә ерак
калмады – ике атнадан да ким.
И.Салахов
2. с. мәгъ. 1) Җитәрлек булмаган, тиешенчә түгел, тиешле
дәрәҗәсеннән аз булган. Ким үлчәүле
2) Күп нәрсәләрдән мәхрүм ителгән, кемгә дә булса тиң түгел дип
саналган. Килен кеше – ким кеше. Мәкаль. Тормышның бөтен
шатлыгыннан мәхрүм


ителгән, ким кеше итеп тойдым мин үземне. Ә.Дусайлы
◊ Ким дигәндә кара кимендә. Тумыртканың һәр өеннән ким дигәндә
өч-дүрт бала кашык тотып умартачы йортына йөгерә.
М.Кәрим.
Олы таш юлларга чыгып җитәрлек түгел, зур елгалар – Нократ һәм
Чулманның һәр икесенә ким дигәндә егермешәр чакрым ара.

Р.Мөхәммәдиев. Ким куймау Билгеле бер эшне тулы канәгатьләнү
алырлык итеп, тиешеннән дә арттырып эшләү, башкару. ---
тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп
вакыт иң симез локмаларны елт иттереп үзләре йоталар иде.

Г.Ибраһимов. Башка тарафка озатылган җәза отрядлары да кимен
куймадылар.
В.Имамов. Тапладылар, таладылар. Эт кебек куймый
кимен…
Э.Шәрифуллина. Ким күрү Түбәнсетеп карау, кимсетү;
санга сукмау. Һәрхәлдә, Иркәгөлгә матди яктан иптәшләреннән ким
күренмәскә җитте [акча].
И.Ихсанова. Кимсетәләр, ким күрәләр,
әллә бәхетем юкка.
Җыр
message-reply
Җитəрлек түгел, тиешле дəрəҗəсеннəн аз 2. Начар, начаррак, түбəн 3. Күп
нəрсəдəн мəхрүм ителгəн, кемгə дə булса тиң булмаган
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “ким” in Tatar language – 1. 1) Җитәрлек түгел, тиешле дәрәҗәдән а...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "ким"?
Ask a question if something is not clear about the word "ким".