Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“җилкә” – Tatar explanatory dictionary

cilkä
җилкә (Cyrillic)
исем
1) Муенның дәвамы, арткы өлеше. Фәйзулла агайның кер ле, кара
җилкәсе миңа тагын да сөй кемлерәк күренә.
Ш.Камал
2) Гәүдәнең муеннан кулбашына кадәрге өске өлеше. Хәзер аның сөйләве дә,
фикер йөртүе дә ипле, төпле иде. Җилкәләре киңәя төшкән, адымы сал макланган,
күзләре очкынланып янып тора иде.
М.Галәү. Егетләр, җилкә ләрен җыерып,
икеләнеп кенә: – Конеч но, шулай инде ул, – диештеләр.
Ә.Ени ки. Гәүдәсе дә
түбән таба иңә төште. Җилкәләре калтыранды, ул елый иде.
Казан утлары
3) Гәүдәнең муеннан алып оча сөя генә кадәрге арткы ягы, арка. Бала, өйгә ят
кешеләр килеп кергәч, курка калды һәм җәһәт кенә идәннән сикереп торды да
хатынның җилкәсе артына яше ренде.
М.Галәү. – Тыңламаса нишли? –
Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкә сенә сикереп менә дә тукмый.
Ә.Фәйзи.
[Солтан] Элек ел буе чирдән айнымый торган йомшак кына кеше иде, хәзер,
әнә, арка җилкәгә дә киңәеп, күз караш лары да үткенләнгән кебек күренә.
Г.Бә
широв // Сырт, арканың өсте (хайван нарда). Батыр егет, атың җилкәсендә
Көннәр буе инде киләсең.
Һ.Такташ
4) Гәүдәдә ике кулбаш арасы. Мөр шидә, урындык аркасында эленеп тор ган
мамык шәлен алып, җилкәсенә сала.
Р.Ишморат

5) Өс киеменең шул урынга туры килгән өлеше. Киемнең җилкәсе тузган
6) күчерелмә мәгънәдә Кемнең дә булса тәрбиясендә булу. [Хәйретдин] Тормышның авыр лыгын
әнисе җилкәсеннән күбрәк үз җилкәсенә күчереп, үзе төпкә җиге лергә уйлый.

М.Гали
7) күчерелмә мәгънәдә Кемнеңдер хезмәте, көче. Җыеп кына әйткәндә, дәүләткә икмәк
тапшыру озын кыш буена да барды. Боларның һәммәсе дә хатыннар җил
кәсенә төште.
Мәдәни җомга
8) күчерелмә мәгънәдә Таяныч, терәк. [Майпәрвәз] Идиятне яратмаган да, яратырга ты рышып
та карамаган. Аңа бары Иди ятнең җилкәсе кирәк булган.
Ә.Еники
Җилкәгә алу Өскә бурыч, җа ваплылык йөкләү. Планны йөз илле
процентка арттырып үтәргә дип, үзең җилкәгә йөкләмә алдың бит. Хә зер
нигә чыгымлыйсың? Үтә!
Совет әдәбияты. Җилкәгә менеп атлану (атландыру) Кемнең дә булса көченнән файдалану; үзеңне кеше өстенә салу.
Бала чаганы җилкәгә атландырыр хәл юк әле. Тапканнар ата бабадан
килмәгәнне.
К.Әмири. Җилкәгә төшү Берәр эш, җаваплылык, бурыч кем нең дә
булса карамагына калу. Әмма, көтмәгәндә, әтисе үлеп китте. Яр дәм итәр
кешесе юк. Тормышның бө тен авырлыгы тол хатынга һәм ике өлкән кызы
җилкәсенә төште.
М.Га ләү. Җилкәдән (тау) төшү 1) Авыр, җаваплы эштән
котылу; 2) Бер бер йөкләмәне үтәү, башкарып, җиренә җиткерү; бурыч
үтәлү; 3) Мәшәкать тән котылу. Килеп җитеп, авыр, юеш капчыкларны салып
ташлагач, җил кәләреннән тау төшкән кебек, рәхәт ләнеп калдылар.
И.Гази.
Җилкә(сен) дә утыру Кемнең дә булса хисабына яшәү. Җилкә кашу 1)
Үкенү. [Бай бәтчәләр] Яше унҗидегә җиткәч, бильярд уйный башлыйлар, бер
ике йөз сум оттыргач, җилкәсене кашыйлар.
Ш.Мөхәммәдев. Малаен башта
үзе узындыра. Хәзер атасы җилкәсен бик кашый, бик үкенә дә бит...
Г.Гомәр;
2) Аптырау, нишләргә белмәү. Бу бүре нәкъ дүрт сарыкны алды, урыны на
ташып, бу көтү көткән малай да калды, җилкәсен кашып.
Н.Исәнбәт.

Беравык җилкәсен кашып тора да, артельчеләргә карап, учын учка бәреп
чапылдатып куя: – Әйдә, ярар. Сез дигәнчә булыр.
Ф.Хөсни; 3) Кыйнау,
бәргәләп алу. – Ул малай бик узынды, җилкәсен кашып алырга кирәк булыр
бераз. – Ул чыккан арада, Фәтхетдин шәкерт, шүрлектән тал чыбыгы алып,
шаярып утырган малайларның җилкә ләрен дә кашып алды.
М.Гали. Җилкә
кимереп яту
1) Кем исәбенә булса да яшәү. Димәк, эш кирәк. Әти әни җил кәсен
кимереп, күпме ятарга мөмкин?
А.Гыйләҗев; 2) Кемгә дә булса баш булып алу,
өстенлек итү. Җилкә кочтыру Җилкәгә атландырып күтәрү. Җилкәсе
калын
1) Артында малы, дәүләте җитәрлек, хәлле, бай. Зыян юк, аның
җилкәсен кимерсәң дә ярый. Җилкәсе калын әле.
Н.Исәнбәт; 2) Һич нәрсәгә исе
китми торган, ваемсыз. Җилкәсенә (берне) тамызу (кундыру, бирү) кара җилкә
тамырына тамызу
. Яшь мөдәррис, янындагы таякны алып, тегенең
җилкәсенә берне тамы зып алмасынмы!
Ә.Фәйзи. Җилкәсе чиләнү Эшли эшли,
тәмам җәфалану. Җилкәсе чокыр Эштән качарга бик оста, һәрвакыт, берәр
хәйлә табып, читтә кала торган. Җилкә симертеп яту Эшләмичә, кемнеңдер
исәбенә яшәү. Малаен карасын, җилкә симер теп ятмасын. А.Гыйләҗев. Җилкә
тамырына тамызу (бирү, кундыру)
Бик ныгытып сугу, кыйнау
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “җилкә” in Tatar language – 1) Муенның дәвамы, арткы өлеше. Фәйзулла...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "җилкә"?
Ask a question if something is not clear about the word "җилкә".