Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“исле” – Tatar explanatory dictionary

isle
исле (Cyrillic)
сыйфат
1) Теге яки бу җисем нәрнең, матдәләрнең борынга тәэсир итү
сыйфатына ия булган; үзенә генә хас ис аңкытып торган. Алмагач та, тула
һәм пешә башлагач, хуш исле алмаларын җиргә ыргытып, җир белән шаяра
башлый.
Г.Камал. Болыннары елның елында тирә-якны җәй көне яшел үлән
белән, кышкы суыкта солыдан кадерле санала торган хуш исле коры печәннәр
белән хәйран итәләр.
Г.Ибраһимов. Хуш исле чәчәкләр арасына кысылган әрем
исе дә кыйммәтле хушбуйлар исеннән тәмлерәк булып тоела.
М.Әмир
2) Исе (2 мәгъ.) бар, ис тидерә тор ган. --- мунчаны исле килеш томалаганнар
да, комиссия җитәкчесенә, главканың бүлек мөдире урынбасарына ис тигән.

Р.Вәлиев. Өстәвенә, исле мунчага барып, якты дөнья белән бәхилләшә язып
калуымны да күргәч, Мәдинә апа бөтенләй тынычлыгын югалткан ---.

М.Әмир. --- мал-мөлкәтне үзенә генә калдырырга теләгән комсыз яшь хатыны
мунча мичен тавык тизәге белән кушып яккан да шул исле мунчада [Сәлмән
сәүдәгәрне] исертеп үтергән, имеш.
Ф.Хөсни
message-reply
сыйфат, диалекталь сүз
1) Аңлы, зиһенле, акыллы. Исле кеше уйламый эш итмәс. Мәкаль.
Инәкәй мине ташлап киткән чакта, мин инде шактый исле идем. Н.Фәттах
2) Балалыктан чыккан, балигъ бул ган (яшүсмер турында)
message-reply
I. с.
1. Нин. б. ис аңкытып торган. Хуш исле 2. Ис тидерə торган. ИСЛЕ
БОРЧАК -Кузаклылар семь. нəзек сабаклы, хуш исле чəчəкле декоратив үсемлек;
рус. Душистый горошек. ИСЛЕ ГӨЛ 1. Ирен чəчəклелəр семь. вак яфраклы, бик
хуш исле үсемлек; рус. Тимьян 2. диал. Мəтрушкə. ИСЛЕ САБЫН -Бит-кул юу
өчен хуш исле сабын; бит сабыны. ИСЛЕ ЯРАН -Яран. ИСЛЕ ƏРЕМ -Куян талы.
ИСЛЕ ҮЛƏН 1. Тау битлəрендə өем-өем булып үсə торган, сыек канəфер
төсендəге вак чəчəкле, исле, тəбəнəк үлəн; Чабыр, Чамбыр; рус. Чабрец 2. Оешма
чəчəклелəр семь. ак чəчəкле дару үлəне; исле ромашка. II. ИСЛЕ -с. Акыллы,
аңлы 2. Балалыктан чыккан, балигъ булган (үсмер тур.)
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “исле” in Tatar language – 1) Теге яки бу җисем нәрнең, матдәләрнең...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "исле"?
Ask a question if something is not clear about the word "исле".