Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“галәмәт” – Tatar explanatory dictionary

ğalämät
галәмәт (Cyrillic)
исем, гарәп теле
1. 1) Берәр нәрсәне хәтерләтә, белдерә, ишарә итә

торган үзенчәлек, билге, эз. Аның чыраенда әз генә дә кызыксыну галәмәте
сизелмәде.
Ф.Яруллин. --- кыскасы, картаю галәмәте һәркемгә төрлечә,
һәркемгә үзенчә генә килә.
А.Гыйләҗев. Минем кылыч күтәрүем мәкер галә-
мәте булса, кичерерме моны Перун, Һәм Стрибог та кичерерме?..
Р.Харис.
Йөзгә тамчы да гаҗәпләнү галәмәте чыгарырга ярамый. Н.Гыйматдинова
2) Үзенчәлекле хәл, күренеш, вакыйга. «Үлем» атлы ачы галәмәт адәм
балаларын тигезли.
Т.Галиуллин.
--- кабердән: «Чыгарыгыз!» – дигән тавыш ишетелә икән. --- Мулла, бу
галәмәтне сихер эше дип аңлатып, каберне таптый-таптый күмәргә, баш
казыгына миләш агачы куярга куша.
Т.Миңнуллин
3) искергән сүз Тамга, билге. Сезгә сөенеч булсын, мине сезгә Каһарман пәһлуан
җибәрде, галәмәт өчен, менә йөзеген китердем ---.
Дастан. Сүз башында
җитәргә калган алты-җиде юл нәрсәне ул аяк өстендә килеш кенә күздән
үткәрде, килеп туктаган урынына карандаш белән бер галәмәт ясады да
хозяйка кызының гимназиядән кайтканын көтте.
Ф.Әмирхан. Меңнәрчә халык,
кызыл байрак күтәреп, җиңнәренә кайгы галәмәте бәйләп, аны каберенә кадәр
озатачаклар.
Ш.Усманов
4) Гайре табигый хәл, сирәк күренеш. Бәй, менә син агай, бусы нинди
галәмәт була инде моның тагы: бер кар өере төрле яктан китерде дә кысты.

С.Поварисов
5) Могҗиза. Юрауларга, им-томнарга, сихри галәмәтләргә ышанмыйм.
А.Гыйләҗев
2. с. мәгъ. Гаҗәп, сәер; искиткеч. Тик, кайткан чагында, галәмәт бер
күренешкә хәйран булып тордык ---.
Э.Касыймов. Менә сиңа бер галәмәт сүз,
яр астыннан яу чыккан, дигәндәй.
Г.Якупова
3. рәв. мәгъ. Бик, артык, искитәрлек. Ишектән керүгә, нәкъ каршыда
тәбәнәк, киң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән
лар-әрҗәләр, мич кырында сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар ---.

Ә.Еники. --- берсе галәмәт

киң якалы пинжәктән, аска таба киңәеп киткән «клёш» балаклы чал-
бардан.
Р.Мирхәйдәров. Төнге Ленинград юлларын шлагбаум кебек урталай
бүлеп, тиздән атаклы Нева күперләренең галәмәт озын канатлары да
иртәнгә тикле ике якка аерып куелыр.
Р.Вәлиев
4. хәб. сүз мәгъ. Искиткеч, аптырап калырлык. Кыяфәтләр бер дә галәмәт: ул
аркылы-торкылы каешлар, ул чырайдагы бөркетләр кыюлыгы!
Г.Ахунов. Дәү
әтиемнең мине сөннәткә утыртуын белеп алгач, әти җикеренде инде. Бер дә
галәмәт.
Ә.Хәсәнов
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “галәмәт” in Tatar language – 1. 1) Берәр нәрсәне хәтерләтә, белдерә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "галәмәт"?
Ask a question if something is not clear about the word "галәмәт".