Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“дөрес” – Tatar explanatory dictionary

döres
дөрес (Cyrillic)
Döres
message-reply
сыйфат, фарсы теле
1. 1) Чынбарлыкны төгәл чагылдыра торган, фактларга
нигезләнгән, хакыйкатькә туры килгән. Әгәр сез миңа сүз бирсәгез, берничә со-
равыбызга дөрес җавап кайтарсагыз, мин сезне бүген үк азат итәчәкмен.

Г.Ибраһимов
2) Чын, хак, туры (сүз, фикер һ.б.ш. турында). Бабай, уен уйнаганда да, бер-
береңне алдамаска, һәрвакытта туры күңелле, дөрес сүзле булырга куша
иде.
М.Гали. Хөкем белән, зиндан
белән, сөрген белән генә түгел, дөрес


сүз белән аңлатырга телибез. Г.Ибра һимов. [Харис:] Хәзерге яшьләр, анасы,
дөрес юлга басканнар инде.
А.Әхмәт
3) Оригиналга туры килгән, ориги налны төгәл чагылдырып бирә торган (тәрҗемә
турында). Чөнки матбугат, радио-телевидение материалларының телендәге
күпсанлы ялгышлар – дөрес тәрҗемә итә белмәү нәтиҗәсе.
Р.Юсупов
4) Урынлы (кисәтү, сүз һ.б.ш. ту рында). Дөрес сүзгә җавап юк. Әйтем
5) Законлы, законга нигезләнгән, за конга туры килгән. Эшем дөрес, Вәли иптәш,
ул товарны мин саф акча түләп алдым.
К.Әмири
6) Әхлак кагыйдәләренә, кабул ител гән нормаларга туры килгән, йолалар га
каршы килми торган. [Шкафчы:] Аларның һичберсенең никахлары дөрес түгел.
Алар, динне мыскыл итеп, кыска киемнәр киеп, аякларына – шиблит, башларына
картус киеп, чәчләрен-мыекларын җиткереп, кулларына әллә нинди шәйтан
мөгезе шикелле таяклар тотып, ак якалар куеп, корсакларын киереп йөриләр.

Г.Камал. [Юан:] Ул бит безнең шәригатьтә дөрес түгел дигән идек, дөрес
булмаса, бармассыз, ди.
Г.Камал
7) Куелган таләпләргә җавап бирер дәй; максатка ярашлы, тиешле. Эштә дөрес
юнәлеш алу

8) Кагыйдәләргә, нормаларга туры килә, җавап бирә торган. [Раил Садриев:]
Дөрес эш һәрчак Ходай тарафыннан алдан расланып куя дип ышанам.
Сәхнә
9) Төгәл, анык. Дусың дус булсын, исәбең дөрес булсын. Мәкаль
10) Сәламәт, нормаль, чын; гадәт тәгечә (акыл, хәтер, кыяфәт һ.б.ш. ту рында).
Татарстанда шундый дөрес фикерле җитәкчеләр – Шәймиев һәм
Мөхәммәтшин әфәнделәр булгач, шәт иншалла, киләчәктә халык теләге өс-
тенлек алачак ---.
Гасырлар авазы
11) Намуслы, гадел. – Дөрес күңелле, тыңлаучан әдәм, – дип, Гыймадины
Габдулла ишан үзенә кул асты йомышына алды.
Р.Шакиров
2. рәв. мәгъ. 1) Чынбарлыкны төгәл чагылдырырлык рәвештә, фактларга

туры килерлек итеп. Аның өчен куркыныч як беренче сүзне ачык, дөрес әйтә алу
иде, инде берне әйтте, каушап, ялгышу куркынычы калмады, башка сорауларын
тәҗрибәле кеше кебек, бер дә калтырамыйча, каушамыйча әйтәчәгенә
ышанып тынычланды.
Г.Иб раһимов
2) Кагыйдәләргә, нормаларга, та ләпләргә җавап бирерлек, туры ки лерлек
итеп. [Әбелхарис:] Үкенмә, син дөрес яшәдең ---. Монда иң гаепле кеше – мин.
Н.Исәнбәт. Патронсыз гына атабыз әле: дөрес төзәргә, спусковой крючокка
дөрес басарга өйрәтәләр.
И.Гази
3) Төгәл, ялгышмыйча. – Гыймади абзый, – Якуб стенадагы сәгатькә
күрсәтте, – синең бу таракан оясы дөрес йөриме?
И.Гази
3. и. мәгънәдә, гадәттә, кыек килештә. Дөреслек, хакыйкать. Карт төлкенең
сүзләрендә ялган белән дөрес бергә буталган икән.
Г.Ибраһимов. Әйбәт малай
син. Шулай да дөресен сөйләмисең.
Р.Мөхәммәдиев
4. кер. сүз мәгъ. 1) Әйтелгән фикергә басым ясау кирәклекне белдерә. Менә
тоймый да калырсың, өч ел үтәр дә китәр… Йөрер, дөнья күрер; дөрес,
гомере әрәм була, гыйлеме артмас, ләкин китап караса, моталәгадә булса,
кимемәс тә…
Г.Ибраһимов. Дөрес, бу салкынга безнең башка ашлыклар ба-
рысы да түзәләр.
А.Алиш. Дөрес, аны башкалар белән таныштырырга, ка-
выштырырга омтылып караучылар да булмады түгел.
Р.Мөхәммәдиев
5. хәбәр функциясендә 1) Диалогта, сөй ләүченең сүзләрен раслау өчен кулла нылып,
«әйе», «шулай шул», «чыннан да шулай», «хак» дип хуплап әйтүне белдерә
2) дөресе , дөресрәге , дөресендә Аныграк, төгәлрәк әйткәндә. Шунда мин
гомеремдә беренче тапкыр Зөфәр абыйга текәлеп карадым. Дөресрәге,
карамый булдыра алмадым.
Р.Мө хәммәдиев
Дөресен әйтергә кирәк кер. сүз мәгъ. Әйтелгән фикернең дөреслегенә, хак
булуына басым ясауны белдерә. Менә хәзер дә ул, әле беркем дә телгә

алмаган өр-яңа нәрсәтерлекләрнең нәселләрен яхшырту мәсьәләсен куз-
гатты һәм, дөресен әйтергә кирәк, шактый катлаулы мәсьәләне гаҗәп бер
гадилек белән, һәркем аңларлык итеп әйтеп бирә алды.
Ә.Еники. Дөресен
әйтергә кирәк, мин аның рәсемен таулар арасындагы кытай авылында күрүемә
гаҗәпләнмәдем.
А.Шамов. Дөресен әйтик кара дөресен әйтергә кирәк. Дөресен
әйтим, мин әле хәзергә кадәр аңлап бетерә алмыйм: ник шакылдаттым мин
аларга?
А.Шамов. Дөресен әйткәндә кер. сүз мәгъ. Тө гәлрәк, аныграк итеп
әйткәндә. Дөресен әйткәндә, әле бик үк булмаса да, зур шатлыклар булырга
тора.
А.Әх мәт. Дөресен генә әйткәндә кара дөресен әйткәндә. Дөресен генә
әйткәндә, аның үзен-үзе болай тотуы бик табигый рәвештә иптәшләренә
дә йогып өлгерде.
Ә.Еники. Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәр-
сәседер ошады бугай.
М.Әмир. Дөресен генә әйткәндә, алар моны елның башка
фасылларында да ярыйсы гына булдыралар, әмма яз көне --- ул бичараларның
бүгенге дөньяга вәсвәсә аша караулары аеруча көчәя.
Ф.Хөсни. Дөрес(кә) килү
(чыгу)
Дөрес булып чыгу, расла ну (алдан әйтелгән сүз, фараз һ.б.ш. турында).
Дөрестән дә Чыннан да. Дөрестән дә, авыл буенда елганың суы салкын, ләкин
ул, Миләүшәдән борылып-борылып киткән, километрларга сузылган саен,
үзенең суын җылыта бара.
А.Алиш
message-reply
-с.
1. Чынбарлыкны төгəл чагылдыра, фактларга туры килə торган. Хак,
туры (сүз, юл һ. б. ш. тур.) . Урынлы. Оригиналны төгəл чагылдыра торган
(тəрҗемə тур.) . рəв. Чынбарлыкны төгəл чагылдырып, фактларга туры килерлек
итеп 2. Законга туры килə торган. Əхлакка, йолаларга каршы килми торган
3. Куелган талəпкə җавап бирердəй, максатка ярашлы, тиешле. Кагыйдəгə туры
килə торган 4. Төгəл, анык [исəбе дөрес].
5. Сəлəмəт, нормаль, чын; гадəттəгечə
[аңы дөрес] 6. Намуслы, гадел [дөрес кеше түгел] 7. и. Дөреслек, хакыйкать
[дөресен сөйлəү] 8. хəб. "Əйе, шулай шул" урынына кулланыла 9. кер. Əйтелгəн
фикергə басым ясауны белдерə [матурлык ул, дөрес, əйбəт нəрсə, тик... ]
10. ДӨРЕСЕ, ДӨРЕСРƏГЕ, ДӨРЕСЕНДƏ -Аныграк, төгəлрəк итеп əйткəндə
[барганы юк иде, дөресе, туры килмəде]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “дөрес” in Tatar language – 1. 1) Чынбарлыкны төгәл чагылдыра торган...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "дөрес"?
Ask a question if something is not clear about the word "дөрес".