Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“давыл” – Tatar explanatory dictionary

davıl
давыл (Cyrillic)
исем
1) Явым төшем алдын нан яки явым төшем вакытында була

торган бик көчле, җимергеч җил. [Акчарлак:] Әй ана, очыйк диңгезгә, Бу
җирләрдә һава тар сиңа. Авыруларың суга салырсың, Давыллардан гыйбрәт
алырсың.
Ф.Яруллин. Агач башларын җай гына тибрәтеп искән бу җил
кинәт көчәйгәннән-көчәя барды. Берничә минуттан соң инде ул көчле давылга
әверелде.
Г.Галиев. Давыл бәпкәкиштәләрне чытырдатты, өй түрендәге
топольнең ботакларын, сындырып, күккә күтәрде.
М.Мәһдиев
2) күчерелмә мәгънәдә Көчле бәрелеш, зур куәт, дәһшәтле ыгы зыгы белән үтә торган эш хәл,
процесс, күренеш. [Сугыш кырындагы] Бу котырынган ут һәм тимер
өермәсенә кемнең дә булса җитәкчелек итүе, бу коточкыч давылның кемнеңдер
ихтыярына буйсынуы акылга сыймаслык бер нәрсә кебек тоела.
Г.Әпсәләмов
3) күчерелмә мәгънәдә Иҗтимагый тормыштагы, җәмгыять тормышындагы дәһшәтле ва
кыйгалар, бәрелешләр. Әле бит геройларның язмышы төйнәлгән, чуалган килеш
калды. Әле алда – очсыз-кырыйсыз тормыш давыллары.
Ф.Садриев
4) күчерелмә мәгънәдә Зур ызгыш, талаш, гауга. Давылның беренче өермәсе озак көт-
термәде. Ык буеннан кайтышлый, аңа Мосаллия очрады.
Ф.Садриев
5) күчерелмә мәгънәдә Хисләрнең чамадан тыш көчле булуы, бөтен күңелне биләп алып,
тулышып торуы турында. Галимҗан, эчке кичерешләр давылында
бәргәләнсә дә, үзен нык тотты, коелып төшмәде.
С.Поварисов. Илһамның
гәүдәсе авырайган, күңелендә аңлаешсыз кичерешләр давылы бөтерелә иде.

Ф.Садриев
6) махсус термин Кояш плазмасының актив лыгы көчәю нәтиҗәсендә, Җирнең магнит
кырындагы зур үзгәрешләр. Дизентерия һәм корсак тифы, талпан энцефалиты
һәм туляремия, балаларда дифтерия һәм кызамык – барлык бу куркынычлы
авырулар Кояш «давылы» чакта көчәяләр.
Могҗизалар энцик лопедиясе
Давыл кузгату Көчле хисләр уяту, җанландыру
message-reply
1. Гадəттə явым алдыннан яки явым вакытында була торган җимергеч
көчле җил. күч. Зур куəт һəм дəһшəт белəн үтə торган эш-хəл, процесс, күренеш
2. күч. Иҗтимагый хəрəкəттəге, җəмгыять тормышындагы дəһшəтле вакыйгалар,
бəрелешлəр тур. . Гауга, зур ызгыш 3. күч. Көчле хислəрнең ташуы тур.
4. с. Давыллы (көн тур.) [салкын буран, давыл көннəрдə]. ДАВЫЛ КОШЫ -Ыргак
сыман томшыклы, тар һəм озын канатлы диңгез кошы; рус. Буревестник.
ДАВЫЛ ЧƏЧƏГЕ -Гадəттə сары чəчəк ата торган үлəн; рус. Лютик едкий
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “давыл” in Tatar language – 1) Явым төшем алдын нан яки явым төшем в...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "давыл"?
Ask a question if something is not clear about the word "давыл".