Tatararrow-right-bold-outline Tatar Learn Tatar
исем
1) Пар. Бу бөркеп, моңлы көй сузып торган самавыр килеп кунаклады. М.Хәсәнов. Ярты сәгать тә үтмәде, ул өстендә булары чыгып торган бер чиләк күтәреп килде. Р.Кәрами. Пешереп, өстәлгә утырткан ярмалы бәрәңгенең буы кебек. Р.Сибат. Уф, эсселәп беттем, калын мамык юрганымны көч-хәл белән өстән төшердем, дигәндәй, тир күрсәтте җир, ягъни сизелер-сизелмәс кенә буларын чыгара башлады. Г.Хәсәнов
2) Җылы һәм салкын һава аралашканда хасил була торган ак томан. Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада, Сафиулла сандыкка утырды... Ә.Гаффар

алмашлык
(моның, моңа, моны, моннан, монда; күплек санда болар; тартымлы форм. бусы, болары) 1) Күз алдындагы, үзенә якын торган кеше яки әйберне күрсәтеп сөйләгәндә кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы; киресе:
теге. Бу – минем туган авылым. И.Гази. Әле күптән түгел генә бу атаклы галим Бәләбәй хакында фәнни хезмәтен төгәлләде. М.Галиев. Юл буйларында, арыш басуы эчендә үсеп утырган озын сабаклы, сирәк чәчәкле бу үсемлекне мең тапкыр күргән Ярмөхәммәт... Р.Батулла. Бер яктан, бу кеше – үз урынында түгел, дисәм, дөрес тә, дөрес түгел дә кебек. Ә.Хәбибуллин
2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса ишарә итү яисә ымлау өчен кулланыла. Бу диверсияләрне бригаденфюрер СС Модель башкисәрләре башкара икән. К.Латыйп. Бу хәл Карлен өчен дә бик уңайлы – дусларының буш вакытлары җитеп арткан, төннәрен кәеф-сафа коруны яраталар, һәм иң мөһиме – акчалары бер букча иде. Р.Мирхәйдәров. Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төпсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала. Ә.Фәйзи

Meaning of “бу” in Tatar language – 1) Пар. Бу бөркеп, моңлы көй сузып торга...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бу"?
Ask a question if something is not clear about the word "бу".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!