Tatararrow-right-bold-outline Tatar Learn Tatar
сыйфат
1. 1) Бозылган, черегән, исләнгән. Безгә ярамаган май Сыланды кыл-казанга. Бозык исләр бөркелә, Нинди балык салсаң да. Ш.Гаделша. Бозык йомырка
2) Нәрсәнең дә булса берәр механизмы, ватылып, эшкә яраксызга әйләнгән; ватык. Нәрсә бозык, дисеңме? Шул инде, молотилка бозык. Яңадан өч көн вакыт кирәк. Р.Ишморат. Пычрак, тайгак, күперләр бозык, көн саен диярлек камыт бавы, тәҗе өзелеп, арба ватылып теңкәне корыта. Г.Ибраһимов
3) Дөрес булмаган, нормага туры килми торган, ниндидер кимчелеге булган; көйсезләнгән (уен кораллары турында). Әй, музыкант, композиторның чыгарган моңнары; Әй талантсыз күп шагыйрьләрнең бозык саз кыллары. Н.Исәнбәт
4) Төксе, сытык, караңгы. Шулай да булса, бүген Галиәкбәр агайның чырае бозык күренә. Ш.Мөхәммәдев
5) Явым-төшемле (һава торышы турында), юеш, пычрак (юл һ.б. турында). Ерак җирләргә йөрүче юлчылар, язга таба яки кышын юл бозык вакытларда гына, Шырдан аша әйләнеп йөриләр. М.Гали
6) Җәмгыять тарафыннан кабул ителгән әхлак нормаларына туры килми торган, тәүфыйксыз, тотнаксыз, начар. Шулай ук син мине шундый бозык,
түбән кеше дип уйладыңмы, Хәмит?
Р.Ишморат
2. и. мәгъ. Әхлаксыз кеше. Җыен эшлексезне, җыен бозыкны, нәсел черетеп, син җыеп ятасың! Г.Бәширов. Сөйләрсең, егет ни сораса, шуны сөйләрсең, шайтан бозыгы. Н.Гыйматдинова. – Хәзрәт, эш зур! --- Бозыклар аяк астында яшиләр икән... Шуларны тотып, сездән шәригать сорарга килдек! – диде. М.Гафури
◊ Бозык юл Җәмгыять тарафыннан тәнкыйть ителә торган, әхлак нормаларына туры килмәгән яшәү рәвеше. Шайтан куәтле: Галиәкбәр агайны, аздырып, янә бозык юлга салды. Ш.Мөхәммәдев. Бозык юлда йөрү Азып-тузып, яман кешеләр арасында булу, яман эшләр эшләү

Meaning of “бозык” in Tatar language – 1. 1) Бозылган, черегән, исләнгән. Безгә...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бозык"?
Ask a question if something is not clear about the word "бозык".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!