Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бире” – Tatar explanatory dictionary

bire
бире (Cyrillic)
«Şadrah, Meşah häm Äbednägü, çıgıgız annan häm bire kilegez!» – dip däşte.
message-reply
рәвеш
1. 1) Алдарак, якындарак, нинди дә булса урыннан, әйбердән якынрак. Аннан бирерәк, сабан туендагыча киенгән егетләр, кызлар – кайсы

«Әпипә», кайсы «Барыня» көенә биибии, бая гына – үтерелгән көтүче, хәзер инде колхоз оештыручы булып уйнаган Батыршаны әйләндереп алдылар. К.Нәҗми. Ары басма, бире бас, кыек басма басмага; Күркә, күреп, көнләшмәсен күкрәктәге тасмаңа. М.Фәйзи

2) сөйл. к. бирегә. Ул, җен кызлары матурлыгын җыйган мәкерле кыз, мине сихерләгән алмасы белән бире китергән икән. М.Фәйзи. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты. Г.Ибраһимов. Нәфисә, Шәрифә, чыгыгыз әле бире. Ф.Бурнаш. Ишекле-түрле ары сугылды, бире сугылды. Н.Хәсәнов

3) сөйл. к. биредә. Аларны ул, әлбәттә, алып китә алмады, бар да бире калдылар. Т.Гыйззәт. Нинди аермалар икәнен бире сөйләп бетереп булмас. Г.Гобәй. Кыйблаи җан вә мөгаллим – әтиебез бире. Кабер ташына язылган сүзләр

2. а. функ. Бу. Ә сез бире квартирга кешеләр китерәсез икән. Г.Камал
message-reply
-рəв.
1. Нин. б. урыннан, əйбердəн якынрак 2. Бирегə -Монда таба, бу
урынга, бу якка, якынрак [кил əле бире] 3 Биредə -Монда, бу урында, бу якта.
Нин. б. урыннан, əйбердəн якындарак. бу очракта, бу мəсьəлəне (яки эшне)
хəл иткəндə 4. Бирге, бу ягында
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бире” in Tatar language – 1. 1) Алдарак, якындарак, нинди дә булса...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бире"?
Ask a question if something is not clear about the word "бире".