Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бетү” – Tatar explanatory dictionary

betü
бетү (Cyrillic)
фигыль
1) Тәмам булу, тукталу, тулысынча төгәлләнү, ахырына җитү, азакка кадәр килеп җитү. Ул [эш] бетмәскә тиеш, эш бетте исә, тормыш бетә, дигән сүз. Ш.Камал. Ә беркөнне сугыш бетте. Сугыш бетеп, бер ел торгач, абый армиядән кайтты. М.Мәһдиев. Чуваш-мари бу эшкә кушылмый, чөнки, кушылсалар, гел аларны кыйнау белән бетә. Ф.Бәйрәмова

2) Тотылу, сарыф ителү, тәмам булу. Бер ел мин кара белән яздым – карам бетте. Г.Исхакый. Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш. Г.Тукай. Өйдә су беткән, чиләкләрне ал да чәйгә чишмә суы алып мен. Т.Гыйззәт

3) Юкка чыгу, юк булу. Тауларның бетте эреп салкын кары. Дәрдемәнд. Йөрәкләрнең эчтән генә сызланулары бетмәде. М.Гафури. Алгы яктагы яшел урманнарда да, хәтфә болыннарда да тормыш бетә. М.Гафури

4) Нәрсәнең дә булса пространство яки вакыт ягыннан чиге булу, шул чиккә килеп җитү. Бәрәңге бакчалары бетеп, бераз баруга, текә яр башлана. Г.Гобәй. Бураннар бетеп, аяз көннәр, ачык һавалар, кышкы челләдәге кебек чатнама суыклар башланды. Г.Ибраһимов. Агач яфрак ярып беткәч, бетә яз, инде җәй башлый. М.Гафури. Көн бетеп, кояш иңәр вакытлар. Һ.Такташ

5) Бик зур бәла-казага дучар булу. Берәү дә сине юксынып килеп йөрми икән – беттең. А.Гыйләҗев. Ләкин андый эштә ашыктың – беттең. И.Гази. Аһ, беттем! Г.Камал

6) диалекталь сүз Үлү, һәлак булу. Менгәне берсе бетә... корбан була. Ш.Бабич. Үзегез изге юлда бетсәгез дә, Изге теләгегез бетмәде. М.Гафури. Җир сөрдем – алга китмәдем, таш казыдым – тамагым туймады... хәзер сизәм: бетәм мин. И.Гази. Ул бар булса, Гәрәй дә бетми, иске тормышны җимереп ыргытачак революция дулкыннары эчендә аның да бер тамчы каны булачак. Г.Ибраһимов

7) Картаеп, ябыгып хәлсезләнү, арыклану, авыр кайгыдан бетеренү. Берничә елдан әти картая һәм көче бетә. Ә.Фәйзи. Әле бит мин аңа «ясин» чыгарга барган идем, бик беткән, бик беткән, бичаракаем. Г.Ибраһимов. Тик беткәнсең, сулгансың шул син, бичара. М.Җәлил

8) Искерү, тузу, таушалып, яраксызга чыгу. [Кашшаф:] Бигрәк беткән икән синең абзар. Р.Төхфәтуллин

2.
бетте ы. мәгъ. 1) Бүтән кабатламаска сүз бирү. Бетте, бетте, инде мин еламыйм. А.Әхмәт. Бетте, Габтелмән абзый, алай дисәң, бетте, бер сүзем дә юк. Р.Ишморат. «Бетте, бетте» булмас моннан ары. Н.Исәнбәт. Кил, уйнамыйм, бетте... Кил инде! Һ.Такташ

2) Вәссәлам, берни эшләр хәл юк, мәгънәсендә. Күңелеңә шундый бозык уй, бозык исәп кенә керсен, аннары инде бетте, кешелегеңне җуйганыңны бел дә тор. М.Хәсәнов

3. ярд. фигыль, функ. Төп фигыль белдергән эш яки хәрәкәтнең кабатланып яки көчәя барып, билгеле бер дәрәҗәгә яки ахырына җитү төсмерен белдерә. Шулай аның алты хатыны төрлесе төрлечә таралып беттеләр. Г.Ибраһимов. Адым саен светофор, ялыгып бетәсең. М.Мәһдиев. Өченче көнне дә әнисе ауга киткән. Песи баласы аны көтә-көтә арып беткән. А.Алиш. Үтә күренмәле юка чынаяк китегенең нәфис бизәкләре өстенә оста куллар, бик килештереп, алтын белән нәрсәдер язган булган, ләкин, за-

ман үтү белән, сүзләре ашалып беткән иде. Г.Гобәй

Бетәсе булмады Очы-кырые булмады, ялыктырды, туйдырды, мәгънәсендә. Синең иртәң бетәсе булмады. М.Фәйзи. Беткән баш беткән Тәвәккәлләп, берәр хәтәр эшкә тотынганда әйтелә. Әйдә, Мингулов, безгә хәзер барыбер, беткән баш беткән, Себергәме, каторгагамы, киткән баш киткән! Т.Гыйззәт. Беткән кеше Малы, хәле, барыр юлы, кылыр чарасы калмаган, бөлгән кешегә карата әйтелә. Беттегә санау Эшне беткәнгә исәпләү, тәмам булганга санау. Шуның белән үзенең эзләү эшләрен беттегә санап, туптуры өенә кайтып китте. Ф.Хөсни

Бетә бару Акрынлап, аз-азлап бетү, торган саен кими барып бетү. Юк шул, алдавыч өметләр бетә бара шикелле. Х.Камалов. Инде бабайлар гына түгел, әтиләребез дә, кайтмаска китеп, җәйге сулар кебек саега, бетә баралар. Х.Сарьян

Бетә башлау Бетү билгеләре күренү. Ләкин соңга таба, рус дәүләте зурайгач һәм көчәйгәч, татар морзаларының хәрби көч буларак кирәге бетә башлый. Ә.Еники

Бетә төшү Беркадәр, бераз бетү. Күңелләрдәге курку да бетә төште. М.Гафури

Бетә язу Бетүгә якынлашу. Үзе кырылып бетә язып та көрәшкән, горур рухын саклаган халык. Ш.Галиев

Бетеп бару Аз-азлап бетү, акрынлап бетү. Пар күтәрү эше бетеп бара иде инде. Ш.Камал. Рамазан ае бетеп бара. Ш.Камал

Бетеп җитү Төгәлләнеп бетү, ахыргача бетү. Таралып китүләре аркасында, кешеләрнең күңелләрендә торган ачы тәэсир әле бетеп җитмәгән. Ш.Камал. Альбин Васильевич өстәл артына барып утырды, йөзендә карарсызлык бетеп җитмәгән иде. Х.Камалов

Бетеп килү Бетүгә якынлашу, аз гына калу. Соңгы көннәрдә аларның акчалары бетеп килә иде. А.Шамов. Тәмәкеләре дә бетеп килә, хәер, ач корсакка тартып та булмый, хәзер үк укшыта башлый. Ә.Еники. Лобогрейка

актык үзәнне кыркып чыкканда, чүмә-

лә салучыларның эшләре дә бетеп килә иде инде. Ш.Камал

Бетеп китү Кинәт бетү. Авылда алучы күп, бу арада чәй генә бетеп китте. Г.Камал. Әй, менә такта чәй генә бетеп китте. Р.Әхмәт. Мәрьямбикәләрнең, Сираҗиларның шаукымы кагылудан гына башланган ул чир шулай ук тиз бетеп китте. Г.Ибраһимов

Бетеп кую Көтмәгәндә, кинәт бетү.

--- кул төзәлгәнче, сугышның бетеп кую ихтималы да бар иде, киләчәкне кайгыртырга кирәк иде. М.Мәһдиев

Бетеп тору 1) Һәрвакыт, даими рәвештә бетү. Кергән бер акча бетеп тора. М.Гафури

2) Берникадәр, бераз бетү. Салкын тигәнмедер, нидәндер, бераз тыннарым гына бетеп тора. Г.Камал. Авылда эш бервакытта да бетеп тормый – иртә яздан кара көзгәчә. Ә.Еники
message-reply
фигыль, диалекталь сүз
Үсү. Тәбәнәк агач ботакка беткән була. Мәкаль
message-reply
I.
1. Ахырга килеп җитү, төгəллəнү, тəмам булу, тукталу. Тотылу, сарыф
ителү (акча, азык-төлек, материал һ. б. ш. тур.) 2. Юкка чыгу, юк булу 3. Нəр. б.
тирəлек яки вакыт ягыннан чиге булу, шул чиккə килеп җитү 4. Зур бəлə-
казага тару 5. күч. Үлү, һəлак булу 6. Картаеп, ябыгып хəлсезлəнү, арыклану,
авыр кайгыдан бетеренү. Искереп, таушалып эшкə ярамас хəлгə килү
(предмет тур.) 7. ы. БЕТТЕ -Башка кабатланмаска яки дəвам иттермəскə сүз
бирү [бетте, кызым, бетте] 8. ярд. [куанып бетə алмыйбыз]. II. БЕТҮ -диал. Үсү
[бəрəңге сабакка бетү] [телгə бетү] [тəбəнəк агач ботакка беткəн була]
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бетү” in Tatar language – 1) Тәмам булу, тукталу, тулысынча төгәлл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бетү"?
Ask a question if something is not clear about the word "бетү".