Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бәйрәм” – Tatar explanatory dictionary

bäyräm
бәйрәм (Cyrillic)
исем
1. 1) Җәмәгать тормышында берәр вакыйгага багышланган тантана. Гади көн дә бәйрәм төсле балкып үтсен; Фәрештәләр өстемезгә бәхет сипсен!.. Ш.Бабич. Матур күлмәгеңне бәйрәмнәрдә генә киярсең, һәркөн киеп кадерсезләмә. Ф.Яруллин

2) Йола буенча үткәрелә торган махсус көн(нәр). Бәйрәм юкта да, йортка иман иңсен, дип, әледән-әле, бабай Коръән укый. Ш.Галиев. Нәүруз ул – игелек бәйрәме, ул кешеләрне берберсенә якынайта. Татар календаре

3) Берәр вакыйгага багышлап үткәрелгән махсус чара. Әлифба бәйрәмен үткәрү. Уңыш бәйрәме. Кышны озату бәйрәме

4) Зур шатлык, куаныч, тантана. Бу көнне безнең тормыш бәйрәмгә әйләнә. М.Гафури. Иркә бала бәйрәме – яңа күлмәк кигәндә, ятим бала бәйрәме – авызы ашка тигәндә. Әйтем

2. с. мәгъ. Берәр вакыйга уңаеннан үткәрелә торган. Бу гүзәл бәйрәм көндә [Нәүруз көннәрендә] кешеләр иске үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Татар календаре
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бәйрәм” in Tatar language – 1. 1) Җәмәгать тормышында берәр вакыйгаг...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бәйрәм"?
Ask a question if something is not clear about the word "бәйрәм".