Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“бар” – Tatar explanatory dictionary

bar
бар (Cyrillic)
- Kem bar anda?
message-reply
— Terem-teremkäy! Teremdä kemnär bar?
message-reply
хәбәрлек сүз
1. 1) Әйбернең булганлыгын, барлыгын, булуын белдерә (гадәттә бу сүз ярдәмендә раслау җөмләсе формалаша); киресе:
юк. Үз-үзем белән гел мавыгып, Керешсәм чәчәргә очкыннар; Яңгырый шулвакыт бер аваз: Онытма, Пушкин бар, Пушкин бар. С.Хәким. Һәрбер көннең аерым төсе бар, Һәрбер көннең аерым эзе бар. Х.Туфан. Әле дә ярый бетмәс эшләрем бар! Әле дә ярый юрар төшләрем бар! Р.Фәйзуллин. Теле барның иле бар, иле барның җире бар. Шәһри Казан

2) исем фигыль белән килгәндә Мөмкин, ихтимал мәгънәсен белдерә. Аның шулай кирәгеннән артык кыстап кунакка чакыруы безгә ошап бетмәде. Берәр бәйләнчек кеше, ахры, бу, артык сылана, юк-бар сөйләп алҗытып бетерүе бар, дип уйладык. Т.Миңнуллин. Күрше-коланның әллә нәрсә уйлавы бар. Р.Ишморат

3) фигыльнең -ган формасы белән килгәндә Эш-хәрәкәтнең үткән заманда үтәлүен, күптән башкарылуын белдерә, -ган морфемасы үзенең билгесез (сөйләүче күзәтмәгән) үткән заман мәгънәсен югалта һәм билгеле (сөйләүче үзе күзәткән) үткән заман мәгънәсен ала. Минем колхоз председателен озак йөрткән шофёр белән кырларбасулар буйлап узганым бар. С.Хәким. Ничә тапкыр күргәне бар: һәйбәт тачанкалар, бер-берсеннән шәп кара атлар. Г.Бәширов

4) фигыльнең -асы формасы белән килгәндә Киләчәктә үтәлергә тиеш эшне, башкарылырга тиешлекне белдерә. Сентябрь аенда бәрәңге, чөгендер, кукуруз басуларын сукалыйсы бар – вәт акча кайда ята ул! К.Кәримов. Безнең яшьләрне уңыш алуның нечкә серләренә өйрәтәсебез бар. Г.Бәширов. Иртәгә демонстрациягә барасы бар бит! И.Салахов

2.
барда рәв. мәгъ. Булганда, булган очракта. Акча барда, бар да дус шул,

бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. Г.Тукай

Бар дип тә белмәү 1) Игътибар итеп тормау, ис китмәү. Мәрьям абыстай --- поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми. Ә.Еники. 2) Санга сукмау, исәпләшмәү. Бар икән 1) Гаеп итүне белдерә. Алла, бар икән кылану, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр. Г.Камал; 2) Гаҗәпләнү һәм соклануны белдерә. Ну, көч бар икән соң малның [атның] үзендә! Г.Ибраһимов; 3) Каткат йөдәткән кешегә ачу белән әйтелә. Бар икән туймас кеше. Бар итү Булдыру, барлыкка китерү. Бюрократны кем бар иткән юктан, Кемнәр аны басып үстергән? Н.Арсланов. Бары белән Барынча, булган хәтлесе белән, булган кадәренчә, булганы белән. Бары белән – базар, бары белән – бай. Мәкаль
message-reply
и
1. Байлык, барлык. Барга бәла күренмәс. Мәкаль. Бар өстенә бар яхшы, бал өстенә май яхшы. Мәкаль

2. с. мәгъ. 1) Бик кирәкле, ихтыяҗ булган, зарур. Станцияләрдә бар кирәк-ярак булган. Г.Дәүләтшин

2) Булган, очрый торган. Бар нәрсә балдан татлы. Мәкаль
message-reply
алмашлык
Предметларның җыелмасына бербөтен итеп күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; бөтен. Бар җир карланган, Сулар бозланган... Г.Тукай. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. М.Җәлил. Сафа, бер кулын бутап, бар куәте белән кычкырып җырлый башлады. Ш.Камал. Кешедәге бар яхшылык табигатьтән килә. Ә.Фәсхетдинов. Ашарга утырса, ни гаҗәп, бар тәмле моның алдында иде. М.Мәһдиев

Бар белгән Нибары, тик, бары (чикләнгәнлекне белдерә). Егетләрнең, яшь-җилбәзәкләрнең, беләсең инде, аларның бар белгәннәре – кыз гына. Г.Камал.
Бар булган Бөтен, җыен; барлык, барча. Бар булган киемнәрне киеп алдым. М.Гафури.
Бар кебек Бөтен булган, барлык. Ананың бар кебек шатлык вә өметләре җимерелгән, бигрәк тә Газизә өчен кайгыра, аны кызгана иде. Ш.Камал. Бар көчкә (хәлгә, тынга)

кара бар куәткә. «Соңга калам, ахры!» дип, бар көченә йөгереп, Нечкәбил тышкы якка чыкты. А.Алиш.
Бар куәткә Бөтен көчен куеп
message-reply
исем, инглиз теле
1) Зур булмаган ресторан. Ричард аны беренче тапкыр төнге барда күрде. Тәмуг чәчәге

2) Эчемлекләр куя торган шкаф, сервант, буфетның махсус, аерым бер бүлемтәсе
message-reply
исем, грек теле, физика
Атмосфера басымын үлчәү берәмлеге (750,1 мм терекөмеш баганасы авырлыгына тигез)
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “бар” in Tatar language – 1. 1) Әйбернең булганлыгын, барлыгын, бу...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бар"?
Ask a question if something is not clear about the word "бар".