Tatararrow-right-bold-outlineKazakh Learn Tatar

“бар” on Tatar-Kazakh dictionary

bar
бар (Cyrillic)
- Kem bar anda?
message-reply
— Terem-teremkäy! Teremdä kemnär bar?
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
хәбәрлек сүз
1. 1) Әйбернең булганлыгын, барлыгын, булуын белдерә (гадәттә бу сүз ярдәмендә раслау җөмләсе формалаша); киресе:
юк. Үз-үзем белән гел мавыгып, Керешсәм чәчәргә очкыннар; Яңгырый шулвакыт бер аваз: Онытма, Пушкин бар, Пушкин бар. С.Хәким. Һәрбер көннең аерым төсе бар, Һәрбер көннең аерым эзе бар. Х.Туфан. Әле дә ярый бетмәс эшләрем бар! Әле дә ярый юрар төшләрем бар! Р.Фәйзуллин. Теле барның иле бар, иле барның җире бар. Шәһри Казан

2) исем фигыль белән килгәндә Мөмкин, ихтимал мәгънәсен белдерә. Аның шулай кирәгеннән артык кыстап кунакка чакыруы безгә ошап бетмәде. Берәр бәйләнчек кеше, ахры, бу, артык сылана, юк-бар сөйләп алҗытып бетерүе бар, дип уйладык. Т.Миңнуллин. Күрше-коланның әллә нәрсә уйлавы бар. Р.Ишморат

3) фигыльнең -ган формасы белән килгәндә Эш-хәрәкәтнең үткән заманда үтәлүен, күптән башкарылуын белдерә, -ган морфемасы үзенең билгесез (сөйләүче күзәтмәгән) үткән заман мәгънәсен югалта һәм билгеле (сөйләүче үзе күзәткән) үткән заман мәгънәсен ала. Минем колхоз председателен озак йөрткән шофёр белән кырларбасулар буйлап узганым бар. С.Хәким. Ничә тапкыр күргәне бар: һәйбәт тачанкалар, бер-берсеннән шәп кара атлар. Г.Бәширов

4) фигыльнең -асы формасы белән килгәндә Киләчәктә үтәлергә тиеш эшне, башкарылырга тиешлекне белдерә. Сентябрь аенда бәрәңге, чөгендер, кукуруз басуларын сукалыйсы бар – вәт акча кайда ята ул! К.Кәримов. Безнең яшьләрне уңыш алуның нечкә серләренә өйрәтәсебез бар. Г.Бәширов. Иртәгә демонстрациягә барасы бар бит! И.Салахов

2.
барда рәв. мәгъ. Булганда, булган очракта. Акча барда, бар да дус шул,

бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр. Г.Тукай

Бар дип тә белмәү 1) Игътибар итеп тормау, ис китмәү. Мәрьям абыстай --- поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми. Ә.Еники. 2) Санга сукмау, исәпләшмәү. Бар икән 1) Гаеп итүне белдерә. Алла, бар икән кылану, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр. Г.Камал; 2) Гаҗәпләнү һәм соклануны белдерә. Ну, көч бар икән соң малның [атның] үзендә! Г.Ибраһимов; 3) Каткат йөдәткән кешегә ачу белән әйтелә. Бар икән туймас кеше. Бар итү Булдыру, барлыкка китерү. Бюрократны кем бар иткән юктан, Кемнәр аны басып үстергән? Н.Арсланов. Бары белән Барынча, булган хәтлесе белән, булган кадәренчә, булганы белән. Бары белән – базар, бары белән – бай. Мәкаль
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
I предик.; сл.
1) есть, суть; имеется в наличии; налицо
бармы бездә мөмкинлекләр? бар! — имеются ли у нас возможности? имеются!
бүген минем эшем бар — сегодня у меня есть дело (я занят)
2) в постпозиции к
а) сущ. в притяж. ф. кто имеет/имеющий (кого, что); обладатель (чего)
••
аты барның канаты бар, сыеры барның сые бар — посл. у кого есть лошадь (имеющий лошадь), крылат, у кого есть корова (имеющий корову), богат (букв. имеет яства)
колагы бар ишетсен, күзе бар күрсен! — погов. имеющий уши да слышит, имеющий глаза да видит
б) сущ. на-лык/-лек в притяж. ф. ведь (обычно) каков ведь бывает, что; известно, что каков (каково) водится, имеется
җирнең суыклыгы бар — земля-то ведь холодна; земля бывает холодной
усаллыгың бар инде (синең) — да уж, крут твой нрав; насчёт крутости нрава, то это, конечно, тебе не занимать: она за тобой водится (у тебя имеется)
в) прич. на -(ы) рлык/ -(е)рлек в притяж. ф. в состоянии; могу (можешь, может и т. д.)
биесәм биерлегем бар — если захочу плясать - я в состоянии плясать
мактанырлыгы да бар — он может (вправе) и похвастаться (т. е. имеет чем похвастаться)
г) имя действия на-у/-ү в притяж. ф. возможно, что; очень может быть (статься), что; можно и
дошманның һөҗүм итүе бар — возможно, что враг нападёт
бүген кунак килүе бар — очень может статься, что сегодня будут гости
урманда адашуың бар — в лесу можно (букв. можешь) заблудиться
д) прич. на -асы/-әсе, -ыйсы/-исе в притяж. ф. (обязательно) надо; предстоит; необходимо что
калага барасым бар — мне надо съездить в город
экзамен бирәсе бар — предстоит сдавать экзамены
е) прич. на -ган/-гән, -кан/-кән в притяж. ф. что делал/сделал когда-то
аның Мәскәүдә булганы бар — он когда-то бывал в Москве
яулыгымны җилфердәтеп йөргәнем бар — (песня) ходила я когда-то с развевающимся платком (на голове)
3) в знач. сущ. в притяж. ф.
а) см. барлык; присутствие, существование, наличность
мин синең барыңны белмәдем — я не знал, что ты присутствуешь
гомерем булса онытмамын, җир шарында син барын — (песня) пока я жив, не забуду, что ты существуешь на земле
б) в притяж. ф. 3 л.; ед. бары всё, что есть (в наличии); всё наличное
хәзинәдә бары — всё, что есть в закромах
бары белән байга сан — посл. чем богаты, тем и рады (букв. всем тем, что имеем, мы равны богатеям)
4) в знач. нареч. в косв. п.; ед. ч.
а) в ф. барга в силу наличия (чего) потому, что имеется (что-л.)
••
һәрбер карга каркылдый көче барга — посл. каждая ворона каркает потому, что имеется у неё сила
б) в ф. барда при наличии (чего) в присутствии (кого)
••
оста барда кулың тый, остаз барда телең тый — посл. при мастере не старайся показать своё умение, при наставнике не распускай свой язык
в) в ф. барында пока есть (существует, в наличии) (кто, что)
җан барында ир көрәштән качармы? — пока душа в теле, настоящий мужчина разве увильнёт от борьбы?
5) в знач. прил. имеющийся, наличный, действительно существующий
••
бар нәрсә балдан татлы — посл. имеющаяся вещь (то, что имеешь) дороже всего (букв. слаще мёда)
чын мәхәббәт бар эш ул — (песня) настоящая любовь действи-тельно существует

- бар булу
- бар иде
- бар итү
••
- бар дип тә белмәү
- бар икән
II сущ.
1) достаток, богатство
••
бар өстенә бар, май өстенә бал — посл. достаток к достатку не обуза (букв. что мёд поверх масла)
2) богатый, имущий
••
барга бәла күренмәс — посл. имущий не видит беды (т. к. это его мало касается)
III мест. опред.
1) весь, всё, вся
бар ышанычым — вся моя надежда
бу дөньяда бар кеше дә нигә тигез булмаган? — (песня) зачем в этом мире все люди не равны?
2) в препозиции к причастию на -ган/-гән в притяж. ф. барганы (барганым, барганың и т. п.) всё, то и дело; только и ... , что особенно; всё время
бар белгәне — только и знает, что... , только тем и занимается, что...
бар булганы — только и состоит из...
бар курыкканы — то, чего он особенно (всё время) боится, это...
бар уйлаганым син генә — о тебе только и думаю; всё время о тебе и думаю

- бар да
- бар кадәр
- бар кебек
IV сущ.
бар (небольшой ресторан)
кафе-бар хадиме — бармен, служащий в баре
V сущ.; физ.
бар (единица измерения давления атмосферы)
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
ф. is, are, to have, available; Биш китап бар - to have a five books
message-reply
Meaning of “бар” in Kazakh language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "бар"?
Ask a question if something is not clear about the word "бар".