Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әйе” – Tatar explanatory dictionary

äye
әйе (Cyrillic)
Äye, tıñlıym! – dip cavap birde İbrahim.
message-reply
Äye, uglım! – dide İbrahim.
message-reply
хәбәрлек сүз
1. 1) Ризалыкны, раслауны белдереп җавап биргәндә кулланыла; киресе: юк.Китәсеңмени?

Әйе. Р.Кәрами. – Шул җитмәгәнмени? – Әйе, шул җиткән. Г.Бәширов.

Сиңа бүген урманга барасыңны әйткәннәр идеме? – Әйе... Ф.Садриев.

Әлфия, кызым, синме бу? – Әйе, бабай. А.Хәлим

2) Алдан әйтелгән фикергә игътибарны арттырып, аны катгый рәвештә кабатлап раслауны белдерә. Озакламый, атака башланыр, әйе, атака. Г.Бәширов. Чөнки безнең барыбызның да, әйе, барыбызның да бу тормышта урыныбыз бар. Н.Дәүли

3) Мөстәкыйль җөмлә башында килеп, тема үзгәргәндә, нәрсә турында булса да уйлануларның, искә алуларның нәтиҗәсен белдереп хикәяләгәндә кулланыла. Әйе, аларның сүзендә хаклык бар сыман. Ф.Яруллин. Әйе, кызыккан идем!.. М.Хәсәнов. Әйе, син матур идең. Г.Кутуй. Әйе, Захарыч, синең белән бергә эшләү рәхәт иде... Т.Гыйззәт

4) Берәр онытылган фикерне искә төшергәндә, нәрсә дә булса кинәт хәтергә килгәндә кулланыла. – Ә, әйе,

диде Кадыйр абый, хәтерләп... Г.Минский. – Ә-ә, әйе бит әле!.. К.Тимбикова. Әйе, әйе, оныта да язганмын. Мин бит беренче шигыремне каурый каләмне корымнан ясалган тонык карага мана-мана язган идем. Ә.Рәшит

5) Ышанмау, киреләнү, каршы килү һ.б.ш. хисләрне белдерә. – Дуэльдә атышкандыр, – дип шаяртты берсе, чирәмгә кырын ятып ашаган килеш. – Әйе, дуэльдә. – Әнвәр үчекләүгә үчекләү белән җавап кайтарырга булды. Х.Камалов

6) Сорау җөмлә ахырында килеп, сөйләшүчене үз фикере белән килештерү, үз фикерен раслату, хуплату теләге белән кулланыла. – Икенче ул алай эшләмәс. Әйе бит, улым? – ди. Н.Дәүли. Сүз канәгатьләндерми сине, әйеме? М.Әмир. – Дөрес түгел бит? Әйе? Ш.Камал

7) Берәрсе эндәшкәндә җавап буларак кулланыла (гадәттә телефон аша сөйләшкәндә). Әйе, Центральный, ни кирәк? Ш.Мөхәммәдев. Исәнләшеп, утырырга да өлгермәделәр, телефон шалтырады: – Әйе, профессор Таһи-

ров, әйе. Г.Әпсәләмов

2. кис. мәгъ. Әйтелгән сүзне җиңелчә раслауны яки сорауны белдерә. Әнә син тегендә бас, әйеме? Т.Миңнуллин. Булган һәммә нәрсә – рабучийлар, коммунистлар кулында, шулар авызында. Аларга – шалканы, безгә – яфрагы, әйе?! С.Рафиков
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әйе” in Tatar language – 1. 1) Ризалыкны, раслауны белдереп җавап...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әйе"?
Ask a question if something is not clear about the word "әйе".