Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“арыслан” – Tatar explanatory dictionary

arıslan
арыслан (Cyrillic)
исем
1. 1) Мәчесыманнар семьялыгыннан, кыска йонлы, саргылт төстәге эре ерткыч хайван (ата арысланнар күпереп торган йомшак яллы була). Төлке ишәкне туп-туры арыслан янына алып барган. Әкият

2) астрономия Зодиак поясына туры килә торган йолдызлык атамасы һәм шул йолдызлыкның тамгасы; әсәд

3) Кояш календаре буенча унике айдан торган йолдызлыкның бишенче ае исеме (23 июльдән 23 августка кадәр) һәм шул айда туган кеше. Минем улым арыслан аенда туды

4) күчерелмә мәгънәдә Батыр, кыю, гайрәтле кешегә карата әйтелә. Яшәсен гайрәтле милләт арысланнары! Г.Тукай

5) күчерелмә мәгънәдә Берәр нәрсәгә хуҗа булган, көчле, куәтле, йогынтылы кешегә карата әйтелә. Бу арыслан исән чакта, аның «колхоз» дип аталган бакчасына бер генә чит җанвар да үтеп керә алмаячак. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Батыр һәм кыю булган, гайрәтле. Арыслан егеткә кызның да чәчрәп торганы кирәк. Г.Әпсәләмов

Арыслан йокысы Сизү тойгылары яхшы булу, йокы халәтендә дә сизгер, уяу булу турында. Йокысы да үтә сизгер, арыслан йокысына тиң бу илне [Кытайны] ат ияреннән торып, баш түбәсен генә күреп аңлап булмаган шул. М.Галиев. Арыслан йөрәкле Курку белмәс, көчле, кыю. [Күчем батыр:] Мөхтәрәм яугирләр! Арыслан йөрәкле ошбу егетне таныйсыздыр, шаять. В.Имамов. Арыслан сөте Аракы
message-reply
1. Мəчесыманнар семь. кыска йонлы (ата арыслан -
күпереп торган йомшак яллы), бик зур гəүдəле ерткыч хайван
2. күч. Зур һəм көчле, батыр кешегə карата əйтелə
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “арыслан” in Tatar language – 1. 1) Мәчесыманнар семьялыгыннан, кыска...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "арыслан"?
Ask a question if something is not clear about the word "арыслан".