Артта булган, артка урнашкан, арт яктагы, киресе:алгы.Арбаның арткы бер тәгәрмәче --- кыек-мыек бара. Р.Сибат. [Рухия] Мотоциклның арткы утыргычына барып тотынды. В.Нуруллин. [«Нива» машинасының] Арткы ишеге булмагач, ошатмаган. Т.Нәҗмиев
◊ Арткы акыл Эш үткәч кенә башка килә торган, ачы тәҗрибә белән килгән акыл, сабак. --- мәкаль, күбесенчә, һәммәбез өчен гыйбрәтле бер өлге сүз, уртак әһәмияте булган бер арткы акыл, бер тәҗрибә яки иҗади хыял кыставы астында килеп чыккан бер мисал булып туа. Н.Исәнбәт. Арткы планга калу Онытылу, сүрелү, игътибар үзәгеннән төшү. Печән өстендә чуртан балыгыннан пешкән шулпа авыз иткәнгәме, Вятка буенда уха пешерү арткы планга кала башлаган иде. Р.Сибат. Арткы уй Яшерен явыз ният. Арткы число белән Соңыннан, күпмедер вакыт үткәннән соң. [Шәмгун] Димәк, мин аларга арткы число белән кул куярга тиеш?! Ә.Фәйзи
Meaning of “арткы” in Tatar language – Артта булган, артка урнашкан, арт яктагы...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "арткы"?
Ask a question if something is not clear about the word "арткы".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!
arrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.