Tatararrow-right-bold-outline Tatar Learn Tatar
алмашлык
1. «Ул» зат алмашлыгының иялек килеше формасы: ул кешенең, ул нәрсәнең. Ул бер сүз дә залга әйтмәсә дә, Зал йөрәген аның аңлады. Һ.Такташ. Кешенең үзенең кәефе, үз-үзен тотышы, сүзләре – һәммәсе дә аның авыр кичерешләрен җиңеләйтүгә булыша ала. Ф.Углов. Аның белән бергә без дә көттек Сафуан абыйны. М.Галиев
2. кис. мәгъ. Җөмлә ахырында инде сүзеннән һәм -мыни/-мени кисәкчәләреннән соң мәгънәгә басым ясау, ассызыклау өчен кулланыла. Йөреп укуның рәте буламыни аның. Р.Миңнуллин
◊ Аның ише Ул кеше яки нәрсә кебек. Юк, андый коткыларга бирелергә һич тә ярамый, аның ише ерык авызлар күп булыр дөньяда. Н.Фәттах. Аның каравы Әмма, шулай да, шулай булса да. Аның каравы, яшел калай түбәле йортлары зур да, бик таза да иде. Ә.Еники. Аның өстәвенә Шуңа өстәп, өстәвенә, җитмәсә. Аның өстәвенә, бу елларда югалту бушлыгын тиз арада яңа көчләр тулыландыра башлый. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Аның саен Шулай булган саен, шуның аша (берәр нәрсәнең көчәю яки кабатланып килүе турында). Ул, хәтерен тәртипкә китерергә теләп, башын селкеп карады, учлары белән чигәләрен уды, ләкин авылны бөтенләй диярлек каплап киткән томан аның саен куера гына барды. Р.Вәлиев

Meaning of “аның” in Tatar language – 1. «Ул» зат алмашлыгының иялек килеше фо...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аның"?
Ask a question if something is not clear about the word "аның".
To improve and add new definitions to the Tatar dictionary, we need your support.
You can also help by adding definitions of words to the database.
Thank you!