Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“аңлау” – Tatar explanatory dictionary

añlau
аңлау (Cyrillic)
фигыль
1. 1) Нәрсәнең дә булса мәгънәсенә, асылына төшенү, эчтәлеген ачыклау. Васиякәем, сез мине берүк аңлый күрегез дә гафу гына итегез. М.Хуҗин. Салих, авылга кайту белән, сөйгән кызының өй турына килгән икән – монысын инде һәркем үзенчә аңласын. К.Кәримов

2) Кемнең дә булса уй-фикерен, ниятен сизү, чамалау, төшенү. Алар хәзер бер-берсенең хәлен ярты сүздән үк, күз карашыннан ук аңларга өйрәнделәр. К.Нәҗми

3) Нәрсәне дә булса тану, белү, аның асылына төшенү. Шулай икән, димәк, биредә авторның үзенең бүгенге социаль чынбарлыкны аңлау тирәнлеге, аңлау перспективасы үтә мөһим роль уйный. Казан утлары

4) Чит телдә, икенче бер телдә сөйләгәнне төшенү

5) Бәяләү, тану (кешене, хезмәтне һ.б.ш.). Галәү мунча салуның, ашлык сугуның мәгънәсе нәрсә икәнене аңлаган кеби булды. Г.Исхакый. Миңа ияреп кереп, кают-компаниянең ишеген бикләргә керешкәч кенә, Анастасия Аристарховнаның комсоставка аш биреп торучы буфетчы икәнлеген аңладым. М.Юныс. Әгәр дә элекке Үзәк һәм бүгенге Россия парламенты безнең Декларацияне вакытында танысалар, республикабызның, Россия бөтенлеген бозмый-нитми, үз дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдерелгән конструктив, демократик алымнарын аңлаган булсалар, референдумның да кирәге калмас иде. Мирас

6) Уйлау, күз алдына китерү, күзаллау. Шунсыз [мораль сафлыктан

башка] мин аңлаган семьяның бәхетле булуы мөмкин дә түгел. Г.Кутуй

2.
аңлап рәв. мәгъ. Аңлы рәвештә, белгән хәлдә, юри. Биредә [«Таулар» пьесасында] сурәтләр гомумиләштерә төшеп бирелгәннәр, кешеләр авторның теге яки бу идеясен ачуда чара буларак аны кызыктыралар. Автор моны аңлап шулай ала. Г.Нигъмәти

3.
аңлавымча кер. сүз функ. Минем белүемчә, минем фикерләвемчә. Гражданин капитан, аңлавымча, ул офицерны Николаевский урамында, чәйханә тирәсендә бәреп екканнар. З.Фәтхетдинов

Аңлап алу Тиз арада аңлау, шунда ук төшенү. Кемдер, аны аңлап алып, тиз генә балкон ишеген ачты. Р.Хисмәтуллин. Аның нәрсә әйтергә теләвен мин шундук аңлап алдым. Р.Хафизова. Ара-тирә кырыс йөзе аша ягымлы елмаюын сирпүгә, балалар аны шунда ук аңлап алалар. К.Йосыпов

Аңлап бару Һәрберсен, һәр әйтелгәнне, укыганны аңлау. Бу китапны шәкерт тә, мөгаллимә үзе дә ярым-йорты гына аңлап барсалар да, аңланган кадәресеннән кирәкле нәтиҗәне чыгару Хәятка артык читен булмады. Ф.Әмирхан

Аңлап бетерү Тулысынча, барысын да аңлау. Профессор әйткән сүз әллә каз турында, әллә Рәмзинең үзе турында иде, ихлас күңелле егет аңлап бетермәде. Р.Фәизов. Бәләкәй чакта барын да ничек аңлап бетерәсең?! Р.Хафизова. Сөйләп кенә аңлап бетермәссең, Иң яхшысы – җыру җырлыйм бер. Л.Шагыйрьҗан

Аңлап җиткерү Нәрсәнең дә булса бөтен нечкәлеген аңлау, тулысынча, тиешле дәрәҗәдә төшенү. Әхмәтсафа әлеге сәяси агартуның үзе өчен үткәрелүен яхшы аңласа да, Рәҗәповның тел төбен аңлап җиткерми иде әле. Ф.Сафин. Тарих китапларын мин дә укып-укып карыйм да тик аңлап җиткермим. М.Хуҗин. [Миләүшә:] Иптәш авылдан яңа килгән, күп нәрсәләрне аңлап җиткермәве бар. Д.Салихов

Аңлап җитү Тулысынча аңлау, барысын да төшенү. Мин бу сүзләрнең мәгънәсен әле аңлап җитмәдем

ул чакта. Н.Дәүли. Сине аңлап җитү өчен дә бит Синең биеклеккә менү кирәк. М.Мәһдиев

Аңлап калу Аңларга өлгерү, аңлауга ирешү. Шайтанның ничек котыртканын аңлап калу. М.Миншин. Өлкәннәрдән Хәлим шуны аңлап калды: Фаяз өйләнгән икән, хатыны – Камышлыныкы. Хәйдәр. Аның военком сөйләгәннәрдән ничек тә күбрәкне белеп, аңлап каласы килә иде булса кирәк. Ф.Хөсни

Аңлап карау Аңларга тырышу, аңларга омтылу. --- күргәннәрен кат-кат хәтереннән кичереп, тегеләй дә, болай да аңлап карарга тырышты. Ә.Еники Аңлап килү Алдагыларыннан башлап, барын да аңлау

Аңлап тору Чынбарлыкта әйтелгәннән башкачарак булуны эчтән аңлау, бик яхшы төшенү, бөтен нечкәлекләре белән аңлау. Нишлисең бит, якасыннан борып алмый торып, аның инде үз хуҗасының исемен әйтмәячәген болай да аңлап торам. З.Зәйнуллин

Аңлый бару Торган саен нырак аңлау. Миңзаһит үзе корган ояда төскыяфәте белән ике тамчы су кебек аңа охшаган, әмма эчке омтылышлары, кыланмышлары белән ят җан иясе – «күке баласы» үстерүен һаман тирәнрәк аңлый барды. Ф.Садриев

Аңлый төшү Бераз аңлау, элеккегә караганда яхшырак аңлау. Инде менә мөдирлектән мәтәлдергәч, ул дөньяны яхшырак аңлый төште. М.Миншин. Бүген шундый җитәкчеләр кирәклеген тулырак аңлый төшәм. М.Вәлиев. Мин моны соңрак тагын да аңлый төштем. Н.Хәсәнов
message-reply
1. Нəр. б. төшенү, эчтəлеген, мəгънəсен ачыклау. Нəр. б. белү
2. Бəялəү, тану (кешене, хезмəтне һ. б. ш.) 3. Уйлап белү, күз алдына
китерү, күзаллау [мин аңлаган хаклык бераз башкачарак]
4. рəв. АҢЛАП -Белə торып, аңлы рəвештə, юри
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “аңлау” in Tatar language – 1. 1) Нәрсәнең дә булса мәгънәсенә, асыл...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "аңлау"?
Ask a question if something is not clear about the word "аңлау".