Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“албасты” – Tatar explanatory dictionary

albastı
албасты (Cyrillic)
исем
1) мифология Халык ышануларында: йоклаганда, кешенең күкрәгенә басып яисә буып газаплый торган явыз рухларның берсе. Албасты көчсезләрне баса. Мәкаль. [Урманында] Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр. Г.Тукай. Әллә нинди кабахәт төшләр күрде, албасты, Ширин бабайлар, юха еланнар, шайтаннар белән булашты, шабыр тиргә батып, куркып уяна торган булып китте. Т.Галиуллин. Кеше яшәми торган йортларда, ташландык җирләрдә, кырларда, чокыр буйларында яшәүче кара көчләргә, явыз рухларга Албасты дип исем биргәннәр. Татар мифлары

2) күчерелмә мәгънәдә Буй-гәүдәсенә килешми торган яки гадәттән тыш зур кием-салым киеп йөрүче, таркау, килбәтсез гәүдәле кеше. Фатыйманың эчендә нәфрәт утлары дөрли иде: «Ничек кенә итеп шул албастыны дөмектерим икән?» А.Расих

3) күчерелмә мәгънәдә Артык зур, килбәтсез нәрсә.

Соң ничек итеп ышанырга була инде, Солтан абый? – диде Шмит, әрнеп. – Мондый албастыны [эскертне] ничек тарттырмак кирәк! А.Расих

Албасты басу Йоклаганда, авыр төш күреп саташу, бастырылу. Албасты пәрие Төсе-буе, кыяфәте, кием-салымы кеше куркытырлык дәрәҗәдә ямьсез зат
message-reply
1. Халык ышануларында: йоклаганда кешене саташтыра,
баса торган җен, явыз рух 2. Явыз көч, явызлык эшлəүче, дию
3. Борынгы, кыргый токым кешесе
Алгай-салгай -рəв. Эленке-салынкы, ничек җитте шулай, тəртипсез
(гəүдə торышы, йөреш тур.)
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “албасты” in Tatar language – 1) мифология Халык ышануларында: йоклага...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "албасты"?
Ask a question if something is not clear about the word "албасты".