Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“алар” – Tatar explanatory dictionary

alar
алар (Cyrillic)
alar sezgä rizık bulsın! – dide.
message-reply
Alar, yort eçendäge tavışnı işetep, öyge yögerep kerdälär dä
message-reply
алмашлык
1) Сөйләмдә катнашмый торган берничә затны белдергән күплек сандагы зат алмашлыгы. Китә башлады бездән инде кошлар; Алар бездән ерак җирләрдә кышлар. Г.Тукай. Рәсемнәрдә күбрәк Идел манзаралары, таулар, агачлар иде. Аларны күрү минем күңелемдә әллә ниләр уятты. Гали Рәхим. Өч тәүлек буенча ул хикәясендәге каһарманнар белән сөйләшеп, аларның тормышлары белән яшәп, алар төсле үк шатланды, газапланды. Аларның йөрәк кайгыларын үз йөрәгендә кайнатып, кәгазь өстенә төшерде. К.Тинчурин

2) Күз алдындагы зат һәм предметларга яки сөйләмдә алдан билгеле төшенчәләргә төбәп күрсәтү функциясендә кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы. Әнә алар – түбән оч малайлары. Үз халкының ямьнәренә, гадәтйолаларына хөрмәт һәм мәхәббәт нык аларда [авыл халкында]. М.Фәйзи
message-reply
-а. 3-зат күплек сандагы зат алмашлыгы (1-зат: Ул)
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “алар” in Tatar language – 1) Сөйләмдә катнашмый торган берничә зат...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "алар"?
Ask a question if something is not clear about the word "алар".