Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“әгәр” – Tatar explanatory dictionary

ägär
әгәр (Cyrillic)
ägär nindi dä bulsa halıktan yäisä kavemnän yäki kabilädän
message-reply
Ägär dä alarnı menä şulay urnaştırsak
message-reply
теркәгеч, фарсы теле
1. 1) Реаль мөмкин булган шартны белдергән иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйли. Әгәр дә кыз үзе риза булса, мин сезнең никахыгызга каршы түгел. Н.Исәнбәт. Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. М.Галәү. Әгәр дүшәмбе көн кайтып җитмәсә, тотарлар да башка берәүне кертерләр. Г.Ибраһимов

2) да/дә кисәкчәсе белән килеп, теләк, уйланылган яки чынбарлыкка каршы булган шартны белдергән иярченле кушма җөмләне баш җөмләгә бәйли. Әгәр дә тагын, елап, ачуны китерсәгез, мәңге кайтмам. Ф.Бурнаш. Әгәр дә Әхмәтне бик осталык белән алдыйсыгыз килсә, бүген төнлә өенә барыгыз. Д.Аппакова

3) Гадәттә икән модаль сүзе белән килеп, баш җөмләдән аңлашылган эшхәлнең сәбәбен яки нигезен тәшкил иткән шартны белдерә торган иярчен шарт җөмләне баш җөмләгә бәйли. Әгәр аларны кайгырталар икән, ул чагында бик хуп. Г.Бәширов. Әгәр сөйлисез икән, сөйләргә мөмкин. А.Шамов

4) Гади җөмләдә бик көчле теләкне белдерү, көчәйтү өчен кулланыла. Ах, әгәр булсачы Бер генә тамчы су! М.Җәлил. Әгәр Хәйдәр булса! Г.Бәширов

5) Гади җөмләдә үкенү хисен белдерү өчен кулланыла. Эх, әгәр шул чакта Акбүз белән мин булган булсам! Г.Гобәй

6) Кисәтүне, шелтәне белдергән иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. – Әгәр Рөстәмгә икенче тисәң, шушы таяк сынып беткәнче кыйнармын, – диде мыеклы абый. А.Шамов. Әгәр тагын шулай, эш эшләмичә, ялган хәбәр таратып йөргәнеңне күрсәм, мин сине ни эшләтергә белермен! Р.Ишморат

7) Риторик сораулы хикәя җөмлә башында килеп, эш-хәрәкәтнең интенсивлыгын көчәйтә. Әгәр «ул» ертылган булса? Штык аны да тишеп чыкса?! Г.Бәширов. Әгәр дә мин бу сорауларны аңа биреп карасам, ә? Н.Исәнбәт. Әгәр дә Хафиз бу көйне үзе ишетсә, бер дә урынында басып калмас иде. Г.Камал

2. кис. функ. Каргаганда яки ант иткәндә, ант сүзе янында килеп, аның һичшиксез үтәләчәгенә басым ясау өчен кулланыла. Билләһи менә әгәр мин ялганласам. Ш.Камал. Үз гомеремдә әгәр аны хур итмәсәм, исемем Шөҗаг булмасын. Г.Камал
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “әгәр” in Tatar language – 1. 1) Реаль мөмкин булган шартны белдерг...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "әгәр"?
Ask a question if something is not clear about the word "әгәр".