Tatararrow-right-bold-outlineKorean Learn Tatar

“гына” on Tatar-Korean dictionary

gına
гына (Cyrillic)
aşıkmay gına bargan.
message-reply
ä tölke şunı gına kötkändäy «hap!» itep yotıp ta cibärgän.
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
I частица; = генә; кына II; кенә
1) огранич.
а) указывает на время только, только что, недавно
былтыр гына — (ведь) только в прошлом году
кичә гына — только вчера
әле гына, яңа гына — только, только что; только-только
б) указывает на место только; где-то здесь (рядом); недалеко
күрше гына — по соседству, рядом
якын гына — где-то здесь (рядом), вблизи
в) указывает на причину только из-за, лишь из-за, по причине
яратканга гына — только любя
көнчелектән гына — лишь из-за ревности
г) в составе обстоятельства только, лишь, только лишь
шуышып гына үтәргә мөмкин — можно пробраться только ползком
яшертен гына карап алу — взглянуть лишь украдкой, исподтишка; лишь бросить взгляд
д) после глагола изъявительного наклонения только, только что; вот-вот
кызы мәктәпне тәмамлады гына — его (её) дочь только что кончила школу
сез кайткансыз гына, ахры? — кажется, вы только что возвратились?
е) после глагола условного наклонения если, если только, лишь только, только тогда, если; только в том случае, если
йөгерсәң гына (куып) җитәрсең — если только побежишь - догонишь
эшең бетсә, гына уйнарга чык — если только завершишь работу - выходи (можешь выйти) играть
2) выделительно-огранич.
а) только, лишь, только лишь, лишь только
синең өчен гына — только (лишь) ради тебя
хезмәттә гына бәхетеңне табарсың — лишь только в труде найдёшь своё счастье
б) выделяет количество только, всего, всего только, всего лишь
бер гына кеше кирәк — требуется только один человек
киткәненә ярты гына ел — всего лишь полгода, как он уехал
в) только, один и только
үзе гына — только сам, только он; үзең гынаме? ты (сам) один?
шушы гынамы? — только это? только и всего?
г) разве только, лишь только
ярдәмче итеп алсам гына инде — разве только помощником приму
д) указывает на ослабление качества прил. и нареч. довольно; -енько, -енький
матур гына рәсем — довольно красивая (красивенькая) картина (рисунок)
әкрен гына барабыз — движемся довольно медленно (потихоньку)
тыныч гына утыралар — сидят спокойненько
3) усилительная
а) только, сплошь, одни; совсем
аяк асты су гына — под ногами сплошь вода
актан гына киенгән — одета только в белое
б) только бы
егылмасам гына ярар иде — только бы не упасть
безнекеләр җиңсен гына иде — только бы победили наши
в) только, только попробуй, только посмей; пусть только
кагылып гына кара — только тронь, (только) попробуй тронуть
уйлап гына кара — подумай только
г) между компонентами составного глагола ... гына тора ... за...
бәла килеп гына тора — беда за бедой
яңа бәхет явып гына тора — удача за удачей
д) при мест. только
кем гына юк анда — кого там только нет
ниләр гына алмаган — чего только не накупил
нинди гына телдә сөйләшмиләр анда — на каком только языке не говорят там
4) в знач. суфф.; ласк. -енький; -енько
ап-ак гына — беленький
йомшак гына — мягонький; мягонько
матур гына — красивенький, красивенько
5) в песнях или стихах употр. для дополнения слогов и для сохранения ритма ой, ай
төннәр уртасында гына үкереп елый, буйга гына җиткән кыз бала (песня) — средь ночей да ой плачет заневестившаяся девушка
II союз; = генә; кына II; кенә
1) опред. только, как, как только, лишь столько, едва только, чуть только
өйдән гына чыктык, коеп яңгыр ява башлады — только вышли из дому, как начался проливной дождь
яктыра гына башлый, авыл халкы инде аяк өстендә — чуть только рассветает, вся деревня уже на ногах
2) против.
а) с отриц. словом түгел не только... , но и
зурлар гына түгел, балалар да — не только взрослые, но и дети
син гына түгел, башкалар да — не только ты один, но и другие
б) в сочет. с союзами бары, тик, бары тик и только
бары кырый йорт тәрәзәсендә гына ут күренә — и только в самом крайнем доме светится окно
тик кичкә таба гына көн бераз сүрелә — только к вечеру жара немного спадает
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
kis.
only, merely;
- bez genä söylibez - only we talking;
- alar gına - only they
only, merely;
- без генә сөйлибез - only we talking;
- алар гына - only they
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
(verstärkungspartikel, s. auch: генә, кына, кенә) nur, allein; doch; eben; wie ...!; sehr, recht
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
кисәкчә
1) Предметның, күренешнең, санның, сыйфатның бары тик
күрсәтелгәне генә булуын-булмавын, эш-хәрәкәтнең шунысы гына үтәлүен-
үтәлмәвен аңлата, шуларны аерып, чикләп күрсәтә: фәкать, бары, бары тик,
тик. Мәхәббәтне сатып алып булмый, дип, бушбугазлар гына гайрәт чәчә бит
ул.
В.Имамов. Хыялда гына булса да Галәмне гизсәң икән. Л.Лерон. Әле утызга
гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган
иде.
В.Нуруллин
2) Урын һәм вакыт рәвешләре белән килеп, шул вакытны яки урынны
аныклый, чикли төшә, аралык ерак булмавын, якында гына булуын белдерә.
Безнең бакча артында гына урман. В.Нуруллин. «Тизме-соңмы, бар да китәсе
бит Тарих дигән тирән китапка...» Янда гына яткан иркә песи Уйлый бугай
бүген шул хакта.
Р.Әхмәтҗан. Безнең аяк астыннан гына күгәрчен пырылдап
очып китте.
Дөньяда ниләр бар
3) Шарт фигыль, хәл фигыль, сәбәпне белдергән сүзләр янында килеп, әлеге шарт, сәбәп, рәвеш һ.б.ш. бердәнбер булуын аңлата: фәкать шу-
лай. Кем белә, бәлки, безнең иман, вөҗдан да әниләр шәфкатеннән җылылык
алып торганда гына саклана аладыр?
М.Юныс
4) Гел, бөтенләй; тулысынча. Күк төтеннәр ягыннан киләм, шырт камыллар
гына бар тирәм.
Р.Әхмәтҗан. Запаньнарда бүрәнә шулкадәр күп җыела: бөтен
елга агачтан гына тора икән диярсең.
Дөньяда ниләр бар
5) Сыйфат һәм рәвеш янында килеп, «байтак, шактый, чагыштырмача»
мәгънәсен белдерә. Талгын гына искән җилләр гөлләр исен китерде. –
Гөләпләрдән күбәләккә Сәлам! – дигән шикелле.
Х.Туфан. --- мине, шактый өлкән
яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына карт каршылады.

В.Нуруллин. Уйчан гына авышып бара август кавын исе килгән кырлардан!..
Р.Әхмәтҗан
6) Фигыль янында килеп, ул белдергән эш-хәрәкәтнең көчле, интенсив,
кабатлаулы булуын күрсәтә. Очтым гына кырмыска түмгәкләре өстеннән.
Ф.Яруллин. --- каршыга килүче машиналарга кул болгый башладым. Чабалар
гына!
А.Галиева
7) Фигыль янында килеп, аңа янау, кисәтү мәгънәсе өсти. Котылыйм гына әле
шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны!

Г.Гыйльманов
8) Инкярләү формасындагы раслау җөмләләрдә кем, нәрсә, кая, ничек, нинди
кебек алмашлыклардан соң килеп, аларда белдерелгән сан-сыйфат мәгънәсен
арттыра, җөмләгә өндәү төсмере бирә. Аның кебек ак айгырга атланып,
Тарагыш урамнарын дер селкетеп чабып узу турында кайсы гына малай
хыялланмады икән?
М.Маликова. Җир өстендә дә су бик күп. Ләкин кайда
гына булмасын, бер җирдә дә ул үз-үзенә аерым яшәми.
Дөньяда ниләр бар
9) Гомумән, җөмләдә бигрәк тә хәбәр белән белдерелгән фикерне ин-
тенсивлаштыра. Директор, никадәр генә каты итеп ачуланырга тырышса да,
булдыра алмады.
М.Мәһдиев

10) Ике эш-хәрәкәтнең үтәлү арасы аз булуын яки бөтенләй булмавын, бер үк
вакытта үтәлүен белдерә. Сәет алдагы тормышлары, киләчәк белән бәйле
хыяллары хакында дәртләнеп сүз башлый гына, Хәния шундук зифа бармаклары
белән аның иреннәрен ябып куя---.
Г.Гыйльманов. Тау кадәр трактор,
утлары белән авыл урамын тутырып, буран эченә кереп югалган гына иде,
өстендәге карны кага-кага, чаттан улларының укытучысы килеп чыкты.

Г.Гыйльманов
11) Мөнәсәбәтле сүзләрнең иярчен җөмләдәгесе янында килеп, «һәммәсе,
һәр» мәгънәсен тудыруда катнаша. Газета-журналда басылган шигырьләрнең
дә кайсын гына карасаң да, тынычлык һәм сугыш турында булыр.
Р.Миңнуллин
12) Сорау алмашлыгы белән килеп
«һәммә, һәр, теләсә кайсы» мәгънәсен белдерә. Исән булса, нинди нужаларга
гына түзми адәм баласы!
М.Әмир. Үзенә ошамаган яки, үзенә ошап та,
укучылар күңеленә барып җитә алмаган әсәрләр кайсы гына язучының
иҗат биографиясендә булмый соң?
Н.Фәттах
13) Кечерәйтү-иркәләү кисәкчәсе
-кай/-кәй функциясен башкара. Калмады туган ил генәм, калды нечкә бил генәм.
Җыр. Янма, йөрәк, сызма, күңел, Өзгәләнмә, җан гынам. Күк айкала, җир
чайкала, Сынма, рухым, бул чыдам.
Р.Вәлиева
14) Шигырьләрдә, җырларда иҗек санын саклау, ритмында тулылык булдыру
өчен кулланыла. Кызыл да гына төлке – урман күрке, Батыр егет, дусларым, ил
күрке.
Җыр
15) … гына түгел…, да каршы куючы теркәгеч составында килеп, «бары тик,
фәкать» мәгънәсен белдерә. Әйе, явызлык кылган кеше теге дөньяда гына
түгел, фанилыкта да үз җәзасын ала.
И.Сираҗи. Ул [ефәк корты] тут
агачының яфрагын гына түгел, җимешен һәм яшь ботакларын да ашый
башлый.
Дөньяда ниләр бар
message-reply
Meaning of “гына” in Korean language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гына"?
Ask a question if something is not clear about the word "гына".