Tatararrow-right-bold-outlineTatar Learn Tatar

“гына” – Tatar explanatory dictionary

gına
гына (Cyrillic)
aşıkmay gına bargan.
message-reply
ä tölke şunı gına kötkändäy «hap!» itep yotıp ta cibärgän.
message-reply
кисәкчә
1) Предметның, күренешнең, санның, сыйфатның бары тик
күрсәтелгәне генә булуын-булмавын, эш-хәрәкәтнең шунысы гына үтәлүен-
үтәлмәвен аңлата, шуларны аерып, чикләп күрсәтә: фәкать, бары, бары тик,
тик. Мәхәббәтне сатып алып булмый, дип, бушбугазлар гына гайрәт чәчә бит
ул.
В.Имамов. Хыялда гына булса да Галәмне гизсәң икән. Л.Лерон. Әле утызга
гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган
иде.
В.Нуруллин
2) Урын һәм вакыт рәвешләре белән килеп, шул вакытны яки урынны
аныклый, чикли төшә, аралык ерак булмавын, якында гына булуын белдерә.
Безнең бакча артында гына урман. В.Нуруллин. «Тизме-соңмы, бар да китәсе
бит Тарих дигән тирән китапка...» Янда гына яткан иркә песи Уйлый бугай
бүген шул хакта.
Р.Әхмәтҗан. Безнең аяк астыннан гына күгәрчен пырылдап
очып китте.
Дөньяда ниләр бар
3) Шарт фигыль, хәл фигыль, сәбәпне белдергән сүзләр янында килеп, әлеге шарт, сәбәп, рәвеш һ.б.ш. бердәнбер булуын аңлата: фәкать шу-
лай. Кем белә, бәлки, безнең иман, вөҗдан да әниләр шәфкатеннән җылылык
алып торганда гына саклана аладыр?
М.Юныс
4) Гел, бөтенләй; тулысынча. Күк төтеннәр ягыннан киләм, шырт камыллар
гына бар тирәм.
Р.Әхмәтҗан. Запаньнарда бүрәнә шулкадәр күп җыела: бөтен
елга агачтан гына тора икән диярсең.
Дөньяда ниләр бар
5) Сыйфат һәм рәвеш янында килеп, «байтак, шактый, чагыштырмача»
мәгънәсен белдерә. Талгын гына искән җилләр гөлләр исен китерде. –
Гөләпләрдән күбәләккә Сәлам! – дигән шикелле.
Х.Туфан. --- мине, шактый өлкән
яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына карт каршылады.

В.Нуруллин. Уйчан гына авышып бара август кавын исе килгән кырлардан!..
Р.Әхмәтҗан
6) Фигыль янында килеп, ул белдергән эш-хәрәкәтнең көчле, интенсив,
кабатлаулы булуын күрсәтә. Очтым гына кырмыска түмгәкләре өстеннән.
Ф.Яруллин. --- каршыга килүче машиналарга кул болгый башладым. Чабалар
гына!
А.Галиева
7) Фигыль янында килеп, аңа янау, кисәтү мәгънәсе өсти. Котылыйм гына әле
шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны!

Г.Гыйльманов
8) Инкярләү формасындагы раслау җөмләләрдә кем, нәрсә, кая, ничек, нинди
кебек алмашлыклардан соң килеп, аларда белдерелгән сан-сыйфат мәгънәсен
арттыра, җөмләгә өндәү төсмере бирә. Аның кебек ак айгырга атланып,
Тарагыш урамнарын дер селкетеп чабып узу турында кайсы гына малай
хыялланмады икән?
М.Маликова. Җир өстендә дә су бик күп. Ләкин кайда
гына булмасын, бер җирдә дә ул үз-үзенә аерым яшәми.
Дөньяда ниләр бар
9) Гомумән, җөмләдә бигрәк тә хәбәр белән белдерелгән фикерне ин-
тенсивлаштыра. Директор, никадәр генә каты итеп ачуланырга тырышса да,
булдыра алмады.
М.Мәһдиев

10) Ике эш-хәрәкәтнең үтәлү арасы аз булуын яки бөтенләй булмавын, бер үк
вакытта үтәлүен белдерә. Сәет алдагы тормышлары, киләчәк белән бәйле
хыяллары хакында дәртләнеп сүз башлый гына, Хәния шундук зифа бармаклары
белән аның иреннәрен ябып куя---.
Г.Гыйльманов. Тау кадәр трактор,
утлары белән авыл урамын тутырып, буран эченә кереп югалган гына иде,
өстендәге карны кага-кага, чаттан улларының укытучысы килеп чыкты.

Г.Гыйльманов
11) Мөнәсәбәтле сүзләрнең иярчен җөмләдәгесе янында килеп, «һәммәсе,
һәр» мәгънәсен тудыруда катнаша. Газета-журналда басылган шигырьләрнең
дә кайсын гына карасаң да, тынычлык һәм сугыш турында булыр.
Р.Миңнуллин
12) Сорау алмашлыгы белән килеп
«һәммә, һәр, теләсә кайсы» мәгънәсен белдерә. Исән булса, нинди нужаларга
гына түзми адәм баласы!
М.Әмир. Үзенә ошамаган яки, үзенә ошап та,
укучылар күңеленә барып җитә алмаган әсәрләр кайсы гына язучының
иҗат биографиясендә булмый соң?
Н.Фәттах
13) Кечерәйтү-иркәләү кисәкчәсе
-кай/-кәй функциясен башкара. Калмады туган ил генәм, калды нечкә бил генәм.
Җыр. Янма, йөрәк, сызма, күңел, Өзгәләнмә, җан гынам. Күк айкала, җир
чайкала, Сынма, рухым, бул чыдам.
Р.Вәлиева
14) Шигырьләрдә, җырларда иҗек санын саклау, ритмында тулылык булдыру
өчен кулланыла. Кызыл да гына төлке – урман күрке, Батыр егет, дусларым, ил
күрке.
Җыр
15) … гына түгел…, да каршы куючы теркәгеч составында килеп, «бары тик,
фәкать» мәгънәсен белдерә. Әйе, явызлык кылган кеше теге дөньяда гына
түгел, фанилыкта да үз җәзасын ала.
И.Сираҗи. Ул [ефәк корты] тут
агачының яфрагын гына түгел, җимешен һәм яшь ботакларын да ашый
башлый.
Дөньяда ниләр бар
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Meaning of “гына” in Tatar language – 1) Предметның, күренешнең, санның, сыйфа...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "гына"?
Ask a question if something is not clear about the word "гына".