1) Сугышта, көрәштә дошманны җиңгән, үзенә буйсындыр ган кеше; җиңеп чыккан як. Солдат лар, үзләрен җиңүче итеп тойсалар да, элекке дошман җирләрендә икән лекләрен онытмыйлар. Х.Мөдәррисова 2) Ярышта алдынгылыкны алган, беренчелеккә ия булган зат. Ул җыелыш та җиңүчеләргә вымпеллар, байраклар тапшырылачак. А.Расих. Ярышлар ның иң мөһиме һәм кызыклысы булып көрәш санала, бүләкнең дә иң зурысы ат чабышында җиңүчегә һәм сабан туе батырына саклана. Р.Уразманова 3) Башкалардан өстен чыгучы; үзе белән килешергә, аңа буйсынырга мәҗбүр итүче. Җиңүчеләргә хас та выш белән гәпләшергә тотындылар. К.Кәримов. Көз көне ата боланнар үз яннарына 2–5 ана боланны җыялар. Бу вакытта алар бик ярсу булалар... Ана боланнар, тезелешеп басып, җиңүчене көтәләр. Хайваннар дөньясы
message-reply
Tatararrow-right-bold-outline
Note
Cookie settings
We use cookies to provide you with the best possible experience. They also allow us to analyze user behavior in order to constantly improve the website for you.