Tatararrow-right-bold-outlineBhilali Learn Tatar

“инде” on Tatar-Bhilali dictionary

inde
инде (Cyrillic)
— Min sezneñ tübägezdä genä yäşärmen inde, alaysa
message-reply
ä Büre inde, äbineñ öye yanına barıp
message-reply
Literature Examples
News Examples
favicon
Add meaning, image or audio
Tatararrow-right-bold-outlineRussian open-in-new
1. частица
1) усил. уже, же
ул зур инде — она уже большая
җитәр инде — хватит уже
бу нәрсә була инде? — что же это значит?
2) утвердит. именно, самый, точно так
нәкъ үзе инде — он самый и есть
3) выраж. просьбу, мольбу; -ка; же; пожалуйста
кил инде — приходи пожалуйста
2. нареч.
теперь; сейчас, уж и, пусть уже, ещё
инде җәй дә җитте — уже и лето настало
инде алар барсыннар — теперь пусть они идут
ул инде бер атна элек китте — он ещё неделю тому назад уехал
инде соңдыр — теперь, наверное, поздно
3. союз
раз, раз уж, если уж, и если
инде эшкә тотынса, эшли — если за работу возмётся, то работает (хорошо)
инде килми икән, үзенә үпкәләсен — если (уж) не придёт, пусть на себя пеняет
- инде дә
- инде килеп
- индедән соң
- индегә чаклы
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineEnglish open-in-new
кис. already, yet; Эшли инде - is working yet
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineGerman open-in-new
schon; ул килде инде er ist schon gekommen
message-reply
Tatararrow-right-bold-outlineTatar open-in-new
кисәкчә
1. 1) Төрле сүз төркем нәре янында килеп, эш яки хәлнең тә
мамлануына, бетүенә ишарә итә. Чын румнар кайда хәзер? Яулаган биләмә-
ләрдән «мәңгелек калага» агылган чуар халык арасында алар әллә кайчан эреп
беткән инде.
Р.Зәйдулла. --- Фәния Шәвәлиевна олы юлга чыгып килгәндә, ку-
лына чәчәк бәйләме тоткан Гөлгенә Чишмә үрен менгән иде инде.
С.Зыялы.
Рәхилә уянганда, көн яктырган иде инде. Ф.Сафин
2) Боерык фигыльләрдән соң килеп, үтенү, ялыну яки сабырсызлану, таләп итү
төсмере өсти. Әни аның күлмәген, башыннан алып, яңгырга сузды, тик энекәш:
– Яп, яп инде әйткәч, – дип, кире какты.
Ә.Гаффар. Моны күргәч,
язылучы, ялынган сыман тавыш белән: – Сез, абзыйлар, зинһар өчен дип
әйтәм, ала күрегез инде.
Ш.Ус манов. Алсу тагын ялынып чакыра:
«Кил, уйнамыйм, бетте... Кил инде!»

Һ.Такташ
3) Исем яки алмашлыклар янында килеп, көчәйтү төсмерен белдерә. Бу инде
үзенең аллы-кызыллы чуклары белән бөтен бүлмәне нурлы төсләр дулкынына
тутырды. Бу инде нинди генә киң хыяллы кеше өчен дә бик күп.
А.Шамов. Менә
шундый инде ул адәм баласы: нинди генә авыр хәлдә калмасын, үзен
юатырлык сылтау эзләп таба.
И.Гази. Сугыш булгач, сугыш инде ул, шар сугу
түгел.
Ф.Хөсни
4) Хикәя фигыльләр янында кил гәндә вакыт төсмерен белдерә. Үтте инде ул
заманнар, очтылар шул кош кеби.
Г.Тукай. Язгы сандугачлы яшьлек таңым
үтте инде...
Һ.Такташ
5) сөйләм телендә Әңгәмәдәш әйткән сүзне, эш гамәлне ошатмау, яратмау, дөрес дип
тапмауны аңлата. Әмма Сабира түтинең чаршавын күргән кеше юк иде әле.
Инде! Сабира түти шундый хәйләкәр елмаю белән сандык төбен-
нән бер чаршау чыгарып тоттырды Сөембикәгә…
М.Мәһдиев. Шофёрлар-

ның берсе: – Я ин-де-е!.. – диде, сузып, иптәшенең бу эшен килештереп
бетермичә.
М.Хәсәнов. – Чү, чү инде, зинһар, ул кадәр тавышланма, – диде ул,
ялынып.
А.Шамов
6) Эш хәрәкәтнең эзлеклелеген, күренешләрнең бер бер артлы алма шынуын
күз алдында булып торган кебек итеп сурәтләгәндә кулланыла; менә. Инде
упкын читенә килеп җитәм дигәндә, инде ап-ак томан арасына соңгы
тапкыр ташланам дигәндә, кинәт яр буенда мин аны күрәм.
Ф.Бәйрәмова
2. 1) рәв. мәгъ. Берәр эш башкарыр га вакыт җиткәнен, эшнең башланып китүен
белдерә; хәзер. Нәкъ шуның күк бер заманны дөньясын типкән халык, Инде
алҗып, тик йөридер, сызгырып, айхай салып!
Ш.Бабич. – Бик күңелсез йортта
очрашсак та, Илфат энем, көннәрне ярыйсы гына уздырдык. Инде тизрәк
савыгып чыгуыгызны телимен, – [диде Хәбиб].
Б.Камалов. Син Хак Тәгалә
боермаган җирдән тамгы итәсең, моның җәзасын ул гайрәтле Падишаһ сиңа
бирер, инде тәүбә кыл.
Борынгы татар прозасы
2) диалекталь сүз Күптән түгел, әле генә. Әле ул чакта «чәй» дигән нәрсә юк иде, --- инде
генә чыкты.
М.Галәү
3. и. мәгънәдә, диал. Бүгенге, хәзерге көн, шушы мизгел. Мирза индедән соң Фәридә
белән Кәримәне укудан туктатырга исәпли, шуңар күрә мадам Лиза, яз җитүгә,
үзенең Уфасына кайтып китә.
С.Җәлал
4. терк. мәгънәдә, сөйл. Нинди дә бул са эшнең шартын белдергәндә, шарт
җөмләләрне баш җөмләгә бәйләгәндә кулланыла; әгәр. Инде килми икән –
калмакчы икән – закон бар.
М.Мәһдиев. Саимәне күрүгә, ул [Самат] --- җайлы
гына култыклап алды: – Инде килмисең икән, дип курыккан идем, тагын биш
минуттан килеп җитмәсәң, өегезгә барып алырга иде исәп, – дип, дул-
кынлануын яшермәде егет.
Г.Галиева. Инде алай-болай кемдер чынлап та килеп
чыга икән, ул чакта да искитәрлек берни дә юк монда...
В.Распутин
Инде бер дә булмый икән Һич булмаса, бер дә булмаса, ахыр чиктә.

Инде дә Таң калуны, ис китүне, гаҗәп ләнүне, соклануны белдергәндә кулла ныла;
шулкадәр. Ә Айдар, кош тотканмыни, әтисе каршында бертуктаусыз
тәтелдәп этне мактый: – Менә әти, боксёр бу, боксёр. Матур бит, әти,
әйеме?! – Инде дә, улым, инде дә...
Г.Шәрәфи. – Яшьрәк чагым булса, мин сине
үзем үк ялгызың яшәтмәс идем дә бит кана... – [диде Мөбарәкша].
– Инде дә телең!..
Ә.Гаффар. Инде дә җитмәгән (җитмәсә) Мәшәкать яки бер
бәла өстенә икенчеләре өстәлгәндә әйтелә. Индедән ары Моннан ары, тагын.
Бусы булган, индедән ары була күрмәсен. Ватаным Татарстан. Индедән соң кара
индедән ары. Рөстәм: – Мин бит, атакай, әлегә кадәр сезгә үземне начар яктан
күрсәткәнем юк, индедән соң да күрсәтмәм дип уйлыйм, – дип җавап бирә.

С.Җәлал. Индедән соң бу эш булмас. Ирек мәйданы. Инде килеп Шулай итеп;
шулай булгач; тагын, өстәвенә, җитмәсә. Талиянең тавышы ике ирне дә ипкә
китерде... – Инде килеп, Хәмит дус, сез дә таныш булыгыз: бу әфәнде безнең
фирманың генераль директоры Касыйм Кадыйрович ---.
Г.Галиева. – Моңа бары
тик мин генә гаепле, иптәшләр, – дип, шактый ышанычсыз хәлдә башлап
җибәрде ул. – Инде килеп, шушы эш процессында... күңелсез картиналар чыккан
икән, моңа как директор мин генә гаепле ---.
М.Мәһдиев. Инде килеп, республика-
бызда ел саен өч йөз илле меңнән артык кешенең ГТО нормалары тапшы-


телендә дә, шумер телендә дә, Европа топонимнарында да бик яхшы сакланган.
Мирас. Әле унҗиденче гасырда ук Америка континентын үзләштерүче
испаннар тарафыннан нигез салынган Таос шәһәрчеге --- гүзәллеге белән дә, испан,
инглиз һәм җирле индеецларның бергә укмашкан мәдәнияте белән дә
рәссамнарның игътибарын үзенә җәлеп итә.
Сөембикә
message-reply
Meaning of “инде” in Bhilali language – definitions, images, pronunciation, examples, synonyms, antonyms, learn more...
Request to translate if there is no definitions or definitions is not clear enough "инде"?
Ask a question if something is not clear about the word "инде".