Latin每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4
总字数为 4124
唯一单词总数为 2054
38.1 个单词位于 2000 个最常用单词中
54.2 个单词位于 5000 个最常用单词中
62.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
— Син, гомумән, кая барганыңны белмисең, Искәндәр. — Арлы-бирле йөри торгач, Сөмбелнең аяклары арыды булса кирәк, ул идәнгә аның каршына килеп чүгәләде. — Шуңа күрә дөньяны беркайчан да аңлый алмаячаксың. Мине дә аңламыйсың. Менә син поезд, дисең. Уйлаганың бармы соң, без шул поездда урыннары очраклы гына янәшә туры килгән пассажирлар кебек бит. Соңгы станциягә кадәр бергә барып җитеп булырмы?
— Соңгы станция... — Искәндәрнең күз алдына аермачык булып кара пианино килеп басты. — Син ераграк китәрсең, Сөмбел. Мин шушында гына калырмын инде. Гаҗәпләнеп, шаккатып, сокланып бетмәдем әле мин.
— Кемең бар соң синең монда?
Искәндәр аның бу соравын җавапсыз калдырды. Сүзне уенга борып җибәрмәкче булды:
— Син чынлап та вокзалдагы сыман сөйләшә башладың. Әйдә, шундый көнне дә ямьсезләнеп утырмыйк әле. Чыгар термосны, ал азык-төлекне. Вокзалда икән, вокзалдагыча булсын, юлда туктап тамак ялгап алу зыян итмәс.
Аннары ул кинәт кенә туктап калды да: "Кемең бар? — дип кабатлады. — Кемең бар монда?"
Искәндәр термосны ачып, капкачына чәй агызды, авызын пешерә-пешерә тиз генә йотып җибәрде. Кайнар чәй үңәчен көйдереп узды, утлы шар булып эченә кереп утырды. Утлы шар әкренләп бөтен тәнен яндырды, тамагына кайнар төер күтәрелде, гәүдәсе, куллары, башы кызышты, һәм бөтен бите буйлап әчеттереп ирексездән ике утлы тамчы тәгәрәп төште. Ул, йөзен яшерергә теләп, башын аска иде.
* * *
Шулчак, сискәндереп, нидер чылтыраган аваз ишетелде. Искәндәр беркавым аңына килә алмыйча торды. Кабалана-кабалана күлмәк итәкләрен кыстырды, битләрен учы белән сыпырды. Битенең юеш икәнен күргәч, аптырап калды. Йөгереп барып көзгедән карады. Ике як бите буйлап сузылган кызыл эзләр күргәч, ботын чеметте. Юк, ул йокламый, ул үз аңында. Тагын кыңгырау чыңы ишетелде. Ул, йөгереп барып, телефон трубкасын алды. "Кит-кит, кит-кит", — дип, телефон салкын тавышы белән кабатлап торганда, әлеге чыңлау тагын ишетелде. Ул, трубканы ташлап, ишек янына атылды.
— Кем анда? Хәзер, хәзер! Хәзер ачам!
Ачкычын таба алмыйча яңадан бүлмәгә йөгереп керде, аяк астындагы паласка абынып егыла язды. Ишек төбендә дөньяда иң кирәкле кеше көтеп торадыр, ул китсә, бөтен нәрсә челпәрәмә килер, аның болай да мәгънәсен югалткан тормышы бөтенләй сүнеп-сүрелеп калыр сыман иде. Ачкычны өстәлгә куйган икән, аны алганда күзе өсте-өстенә өелгән ризыкларга, тәлинкә, чәнечке, пычакларга төште. Аларны рәткә китергән арада, ишекне дөбердәтергә үк тотындылар... Менә, бөтен фатирны шау-шуга тутырып, бер-бер артлы кешеләр керә башлар. Иң алдан кергән Хәмит тунын салып идәнгә ташлар да шампанский шешәсен шартлатып ачып җибәрер. Аның артыннан кочагы белән чәчәкләр күтәргән Интизар күренер. Аннары, тальян гармунын каерып тартып, Альфред килеп керер, Рүдәл ишек төбендә басып калыр, Фидан кочагындагы төргәкләрне диванга китереп аударыр...
Искәндәр, башына агылып торган хыялый сурәтләрне сыпырып төшерергә теләгәндәй, маңгаен уч төбе белән ышкыды. Ишекне тагын дөбердәттеләр. Ачып җибәрсә, ишек төбендә күрше Хәбир абый басып тора. Искәндәрнең ачылган авызы ябылмыйча калды, ул үзенең каударлануыннан үзе оялып, песи баласы сыман, ишеккә елышты.
— Бик озак юандың. Әллә яшь килен алып кайттыңмы, күрше?
— Өстәл әзерләп йөрим.
Искәндәр, әле генә аңына килгәндәй, нәрсә әйтергә дә белмичә, тынып калды. Ул тагын да бөрешеп, бәләкәйләнеп китте.
— Бер егет сиңа язу калдыргание.
Хәбир абый пинжәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды.
— Ишек төбендә басып торгач, чакырып керттем үзен. Бигрәкләр җор телле егет булып чыкты, мәлгунь. Мәзәк сөйләп эчне катырып бетерде.
— Кем ул, кайда ул?
— Китте инде, көтеп тормады. Кадыйр исемлеме шунда. Ну, анекдотларны сибеп кенә тора! Мин дә сынатмадым, бер акбашны чыгарып утырттым. Во, Хәбир абыең!
Искәндәр шунда гына күршесенең шактый кызмача икәнен абайлады. Кәгазьне алды да, нидер вәгъдә итеп тә вәгъдәсен үтәмәгәнне күреп үпкәләгән кеше төсле, боек кыяфәт белән бүлмәсенә керде.
Кадыйр аның авылдашы иде. Ул мәктәптән соң тракторчы булып китте. Отпускыда көньякка санаторийга барган икән. Кайтышлый аның янына сугылырга иткән. Ике сәгатьтән артык көтеп утырган. Поездга соңга калам, ашыгам, дигән.
Искәндәрнең кул аркасындагы кан тамырлары күзгә күренеп бүртеп чыкты. Ул ишекле-түрле йөрде, тәрәзәдән урамга карап торды, почмактагы чыршыны күтәреп икенче башка илтеп куйды. Вокзалга шалтыратты, Кадыйрның поезды җиденче унике минутта китәргә тиеш икән. Җиңен кайтарып, кул сәгатен карады: җиде туларга биш минут. Күңел түреннән күтәрелеп килгән өмет хисе белән стена сәгатенә таба борылды. Иске сәгать алты туларга җиде минут күрсәтә иде. Ул беркавымга икеләнеп калды. "Кайсы дөрес йөри боларның?" Борынгы сәгать, аны үртәгәндәй, ябалак күзләре белән карап тора. Ул диванга менеп басты да стена сәгате телләрен кул сәгате белән дөресләп куйды.
Кадыйр аңа бала чактан, мәңге кире кайтып булмый торган үткән гомердән килгән илче кебек тоелган иде. Кадыйрны күрсә, үзенең бала чагы белән очрашыр, бүгенге аһ-зарлардан, матавыклардан котылып, яңадан сабый хәленә кайтыр, өр-яңадан яши башлар иде кебек.
Ул үзенең китап тулы портфель күтәреп беренче тапкыр мәктәпкә барганын күз алдына китерде. Тирә-юньдә чәчәк ташкыны агыла, көлү тавышы, урамга сыймыйча, капкаларга, йорт стеналарына барып бәрелә. Шулчак йортлар, капкалар сихри бер төскә кереп балкый башлый. Менә Искәндәрне күтәреп алып урындыкка утырталар да кулына гармун тоттыралар. Ул олы гармун артында бөтенләй югалып кала, нәрсә уйнарга да белмичә, бармакларын гармун телләренә куйган килеш, тик тора. "Уйна! Уйна!" — дип, хор белән кычкыралар аңа. "Нәрсә уйныйм соң?" — ди ул пышылдап кына. "Совет Армиясе"н уйна, "Каршылау маршы"н уйна!" Ул гармун күреге өстенә башын кыңгыр сала да уйнап җибәрә. Гармун авазына кушылып, бар халык гөр килә. Уйнап бетергәч, мәктәп директоры аны кочагына ала да башыннан сыйпый. "Каян өйрәндең болай оста уйнарга? Музыкант чыгачак синнән. Юлыңнан тайпылмыйча барсаң, менә дигән композитор чыгачак". Директорның сүзләре күңелне рәхәт кымырҗытып тора башлый. Шул сүз аның төшләренә керә, малайлар таяк атка атланып йөргәндә, ул шушы тылсымлы сүз канатында оча, бүтәннәр башын мендәргә төртеп мыш-мыш йоклаганда, шул сүз аны ай сукмагы төшкән урман аланнары буйлап атлата, йолдызларга кадәр алып менә.
Ул менә-менә Кадыйр килеп керүен көткәндәй, күзләрен ишектән алмый торды. Ләкин балачак ишеге ачылмады, ул мәңгегә ябылган иде.
Искәндәр пианино янына килеп утырды. Аның куллары кагылуга, пианинодан сагышлы музыка агылды. Искәндәр, бар дөньясын онытып, алга-артка чайкала-чайкала уйнады да уйнады. Музыка өермәсе аның күңел җилкәннәрен кабартты. Шулчак ул үзенең әле моңа кадәр ишетелмәгән, ләкин аһәңнәре инде ничә еллар буе җанында яңгырап торган гаҗәеп таныш та, ят та, сәер дә, шулай ук искиткеч якын да бер көй уйнаганын аңлады. Бу аның язмышы турындагы көй иде. Искәндәр үзенең бармакларын да, гәүдәсен дә тоймады, ул үзе каядыр эреп юкка чыкты, аның урынында бары шул көй генә торып калды.
Шулчак кемдер көмеш шөлдер чылтыратты. Аны чакыралар, аның музыкасын, аның җан авазын ишеткәннәр дә кешеләр Искәндәрне үз араларына, үз яннарына чакыралар. Ул аларга кирәк...
Искәндәр авырлык белән башын күтәрде, чигәләрдә чыңлаган авазлардан арына алмыйча, бер ноктага текәлеп торды. Көмеш шөлдер тагын аваз салды. Ул, ихтыярсыз атлап, телефон янына килде.
— Искәндәр! Искәндәр! Нигә эндәшмисең? Искәндәр дим! Өф! Әллә телефон эшләми инде?
— Мин бу, тыңлыйм.
— Нәрсә, йоклый идеңме әллә? Тавышың җәһәннәм читеннән килгән шикелле ишетелә.
Искәндәрнең телефонны төбе-тамыры белән йолкып тәрәзәдән урамга ыргытасы килде.
— Ни кирәк сиңа?
— Бик кырт сөйләшәсең. Мин сиңа яңа хәбәр җит-кермәкче булам, ә син...
— Ни булды?
— Телеграмма килде. Сөмбелдән...
Искәндәрнең трубка тоткан кулы хәлсезләнеп асылынып төште. Ул ваемсыз кыяфәт белән уттай янып торган кызыл телефонга текәлде. Аннары, аңына килеп, трубканы колагына китерде.
— Сөмбелдән? Ул кайда? Нәрсә дигән?
— Яңа ел белән котлаган...
— Телеграмманы каян суккан?
— Хәзер карыйм, менә монда язылган бугай. Якты юл, дигәнме шунда? Әйе, Якты юл.
— Кайда икән ул?
— Белмим... Колакка чалынган да сымак үзе. Юл булгач, берәр олы юл буендагы шәһәр кисәгедер. Хәзер көн тудымы — яңа шәһәр салалар бит. Якты да булгач, бүгенге яңа шәһәрдер... Үзең нишләп ятасың соң әле?
— Кунакларың килә башладымы? Безнекеләр белән монда өй тулды инде. Утырыр урын да юк. Чакырмыйча-нитмичә килделәр дә керделәр. Кичкә үзебез дә чакырулы бит. Ничек котылырбыз боларыннан. — Хәмит, шикәр кимергән кебек, кетердәтеп көлеп җибәрде. — Төнге уникедән соң җыелышып, үзәк чыршы янына чыгабыз. Әйдә, шунда күрешәбез. Берәрне кыстырып та чыгарбыз. Яңа елда иң беренче күргән кешең мин булыйм әле...
Хәмит сөйли дә сөйли, ул сөйләгән саен Искәндәрнең колаклары томалана бара, күңеле һаман саен ныграк үртәлә. Әгәр хәзер трубканы ташламаса, аның колаклары чукракланыр күк.
Ул телефон трубкасын шапылдатып куйды да, өстәл янына килеп, коньяк шешәсен ачты, рюмканы тутырып салды. Кулын күтәреп, каршысыннан чәкешергә кеше эзләде, беркем дә юк икәнен аңлагач, рюмкасын яңадан куйды. Шулчак аның тыны буыла башлагандай тоелды. Ул форточкаларны ачты, күлмәк якасындагы өске төймәне ычкындырды, әмма сулыш алу җиңеләймәде. Аптырагач, подъездга чыкмакчы булды. Коридордан үтешли, чөйгә эленгән пальто кесәсеннән тырпаеп торган гәзитләрне алды. Аннан берничә хат белән открытка да ияреп чыкты. Хатның берсе мәктәптә бергә укыган кыздан, икенчесе курсташы Сәбиләдән иде. Сөмбел киткәч, ялгызлыктан каңгырып, нишләргә белмичә утырган көннәрнең берсендә ул бөтен таныш-белешләренә Яңа ел белән котлап открыткалар салды. Шуңа җавап килгән... Хатлар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган. "Открыткаңны алдык, рәхмәт. Үзеңне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Эшендә, иҗатында яңадан-яңа уңышлар телибез".
"Боларның күңелендә бер генә җылы сүз дә калмадымы икәнни?" — дип уйлады Искәндәр. Салкын кәгазьле хатларны урындыкка ташлады, игътибарсыз гына соңгы открытканы әйләндереп карады. Беренче хәрефләрне күрүгә үк бармаклары буйлап чемердәп җылы йөгерде. Открытка аның кызыннан — Ләйсәннән иде.
"Әткәй!
Без хәзер монда яшибез. Кайда икәнен язсам, әнкәй ачулана. Ул хәзер эштә, мин мәктәптән кайттым. Бездә озакламый Яңа ел җитә. Шифоньерда минем Миләүшә исемле курчагым калган. Бер кулы юк аның. Бер кулы безнең әйберләр арасында киткән. Миләүшәгә читендер инде хәзер. Кулы булмагач, берни эшли алмыйча тик кайгырып утырадыр. Чыгарып ташлый күрмә аны. Мин бик-бик яратам аны.
Ләйсән".
Искәндәр, ниндидер серле мәгънәсен ачарга теләгәндәй, һәр сүзне кат-кат укыды. Хатны кулына тоткан килеш, шифоньердагы бер кулсыз курчакны өстәл уртасына китереп утыртты. "Миләүшә, Миләүшә", — дип кабатлый-кабатлый аның башыннан сыйпады.
Ләйсән хатын укыганнан соң, ул үзенең бу шәһәрдә беркемгә дә кирәге юклыгын тагын да ныграк тойгандай булды. Ул бүген, үзләре яңа йортка күчкәндә иске йорт капкасы төбендә ташлап калдырылган хуҗасыз эт сыман, көне буе шәһәр буйлап кая бәрелергә белмичә йөрде. Һәркемнең үз мәшәкате, үз кайгысы. Хатыны булып хатыны Сөмбел дә аны ташлап китеп барды. Ул чынлап та яши белми, ахрысы. Кеше җылысына өмет итеп яшәмәскә, иң элек үз учагыңны тергезергә кирәк. Кемнең учагы зуррак, халык шуның янына җыелачак. Учагың сүнә башласа, сине ташлап китәләр. Беркемне дә гаепләп булмый. Әгәр дә син кешеләр арасында яшисең икән, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәргә тиеш.
Искәндәр пинжәген киде, ишек катына килеп, бераз уйланып торды да, подъездга чыгып, күрше ишекне шакыды. Ишектән Хәбир абыйның тирләп-пешкән канәгать йөзе күренде.
— Әйдүк, күрше, әйдүк! Күрше хакы — алла хакы, диләр. Түрдән уз.
— Юк, Хәбир абый, мин синең үзеңне чакырмакчы идем.
— Әттәгенәсе, минем монда бер батальон кунаклар чакы-рулы бит. Чакырсак, чакырабыз инде кунакны! Во, Хәбир абыең!
— Озакка түгел, күз сирпеп кенә чыгарсың. Сүзем бар иде.
— Сүз булса, керәбез. Сүзне сүз итәргә кирәк. Аллага шөкер, кеше сүзен аяк астына салып таптаган булмады. Во, Хәбир абыең!
Искәндәргә нишләптер рәхәт булып китте. Хәбир абыйның мәзәк атлап йөрүләренә, һәр сүз әйткән саен, йоткылыкларына хәтле күрсәтеп авыз еруларына, күңеленә хуш килгән саен, "Во, Хәбир абыең!" дип куюларына хәтле якын, үз тоелды. Ул моңа кадәр аңа бөтенләй игътибар итмичә йөрүе, аның белән аралашмавы өчен үз-үзен битәрләп куйды.
— Басып сөйләшкән сүзнең иманы булмый. Утырыйк әле, Хәбир абый. Мин бер көй язган идем бит әле, Хәбир абый.
— Көй дисеңме? Әйтәм, төннәр буе дыңгыр да дыңгыр килеп, йокы бирмисең.
Хәбир абый пианино ягына кинаяле елмаю белән карап куйды.
— Уйнап күрсәтимме?
— Уйныйммы дип, уйнар өчен язгансыңдыр бит инде. Минем үземнең болай яшьләр уйный торган көйләргә колак күнекмәгән.
Хәбир абый күз карашын өстәлгә күчерде.
— Әйдә, салып куйыйк әле башта! — Аның күңелен уятасы, күңелен музыка тыңлар өчен әзерлисе килә иде Искәндәрнең.
Аягүрә басып рюмкаларны зыңлатып эчеп куйдылар. Хәбир абый озак кына тын алмый торды, нәрсә бу дигәндәй, коньяк шешәсен әйләндереп карады.
— Менә хәзер уйнасаң да була.
Искәндәр, пианино янына барырга кыймыйча, әле тәрәзә төбенә, әле ишек катына килде. Әйтерсең музыка белгече каршында имтихан тотарга җыена.
— Тизрәк бул, минем кунаклар җыела анда. Искәндәр, аның сүзләренә буйсынып, капылт кына туктады да пианино каршына килеп утырды.
Ургылып аккан суга чумарга җыенган малай сыман, кулларын алга сузып, күңелендә кайнаган музыка ташкынына башы әйләнгәнче өстән карап торды. Хәзер, хәзер ташкын аны бөтерә-бөтерә үз эченә алып керәчәк...
— Хәбир дим, Хәбир! Мондамы син? Елга тынып, туктап калды.
— Эчеп, күңел ачып утырасызмы? Инде бу дуадак каз янына ияләштеңме? Аңа карама, эчәр дә, печәр дә ул. Хатыны белән баласын куып чыгарып, берүзе квартирда типтереп ята бит әнә.
Искәндәр, бу сүзләрне ишетмәс өчен, клавишаларга бар көченә суга-суга марш уйнарга тотынды.
— Әйдә, әйдә, каккан казык сыман басып торма. Тоз суы сипмәгәннәрдер монда. Аракы үзебездә дә мүре.
— Соң, хатын, көй яздым, ди бит, җыру яздым, ди. Шуны гына тыңламакчы идек. Шуңа гына чакырды, әйдә, син дә тыңла.
— Шушы да булдымы көй? Көйсез кешеләр көе бу. Кухняда пәрәмәчләр көя, көтә-көтә кунакларның күзе күгәрде. Нинди көй ди ул тагын? Радиодан, телевизордан көне-төне шалтыраганнары да җиткән. Колаклар тонып бетә. Әйдә, әйдә!
— Көйсез кодагый булма әле, хатын.
— Әйдә, дим, мин сиңа!
Хатыны Хәбир абыйны җилтерәтеп алып чыгып китте. Искәндәр өскә күтәрелеп карарга да кыймады.
Искәндәр уттай кызган маңгаен пианинога терәде. Аның хәзер кемгәдер сыенасы, кемнеңдер кочагына кереп җылынасы, иң өстенә башып куеп иркәләнәсе килә иде. Ләкин кара пианино аны юата алмады, бары тик күңелгә сагыш кына өстәде.
Подъездда кычкырып сөйләшкән, көлешкән авазлар ишетелде. Искәндәр шунда гына бүлмәгә кичке караңгылык иңгәнен күрде. Ут кабызгач, яктылыкка күзләре чагылудан, тәрәзә каршына килеп басты.
Урам буйлап халык агыла. Шулчак ул нигәдер кич авылда урам тутырып сарык көтүе кайткан чакны искә төшерде... Кешеләр елмая, көлә, бер-берсенең колагына иелә-иелә нидер сөйли, каядыр ашыга. Шушы кадәр халык арасында аның хәлен белергә теләгән, үз мәшәкатьләреннән азга гына булса да арынып, аның янына сугылырга уйлаган бер кеше дә юк микәнни соң?
Урамның каршы ягында бер хатын кибет ишеге төбендә туктады да туп-туры аның тәрәзәсенә карап тора башлады. Бераздан кулындагы сәгатенә күз сирпеп алды, арлы-бирле йөреп килде. Тагын каршыга туктап, бер урында таптанып торды, аягы таеп, егыла язды. Менә бер ир кибеттән чыкты да, теләр-теләмәс кенә аның янына килде. Ата каз сыман муенын як-якка боргалап торгач, бүреген күтәребрәк куйды, тәмәке кабызды. Аннары хатынга нидер әйтте. Хатын сәгатенә карады. Искәндәр дә ихтыярсыз стенадагы сәгатькә күз салды. Сәгать туктап калган, сәгать йөрми иде. Ачкычын табып, тиз-тиз генә сәгать пружинасын борды. Бераз гына кул сәгатенә карап торды да борынгы сәгатьнең телләренә кагылды. Шулчак сәгать, аның яңагына суккандай, яңгыратып сугарга тотынды. Искәндәр авыз эченнән: "Ничек телисең, шулай йөр", — дип сөйләнә-сөйләнә яңадан тәрәзә каршына килде. Теге хатын белән ир һаман нидер сөйләшеп тора. Менә хатын ир кешенең җиңеннән тотты да аны каядыр алып китмәкче булып тарткалый ук башлады. Ир кеше кулын кисәк кенә тартып алды һәм урам буйлап ашыга-ашыга атлап китте. Хатын, йөгереп барып, тагын аңа ябырылды. Ир кеше, борылып, аны этеп җибәрде, хатын тротуар читендәге кар өеменә егылды. Искәндәр, үз-үзен белештермичә, күлмәкчән генә урамга йөгереп чыкты, машина көтүен ера-ера аргы яктагы тротуарга килеп җитте дә ир кешенең якасына ябышты. Каршында чәчләре тузгыган яланөс кешене күргәч, ир кеше бермәлгә каушап калды.
— Җибәр мине! — диде ул, өзек-өзек сулыш алып. Аның тавышы еламсырап чыкты. — Җибәр, диләр сиңа!
— Җибәрермен мин сиңа! Нигә хатын-кызга кагыласың?
— Нинди хатын-кыз булсын ул?
Ир кеше Искәндәрнең яка тоткан кулына китереп сукты.
— Җибәр, яхшы чакта!
Искәндәр аның кулын артка каерып китерде дә башын аска иеп, карга чумдырды. Шулай бераз тоткач, җибәреп, җирәнгән кыяфәт белән, кулларын бер-берсенә ышкыды.
— Хатының өстереп чыгардымы?
Ир кешенең бите әллә кардан, әллә күз яшьләреннән юеш иде.
— Ярый, бетердек. Хатын-кызга бүтән кул күтәрәсе булма.
— Эт шикелле арттан сагалап йөрмәсен.
— Нишләп йөри соң ул?
— Нишләп йөрсен? Бүтән эше булмаганга йөри. Эштән арып кайткач, өч борынга берне сындырырга гына хакым бардыр бит инде минем.
— Үз хатыныңмыни?
— Булганнан булмаганы яхшырак. — Ир кеше, елап җибәрергә җыенгандай, танавын мышкылдатты. Искәндәргә боек кыяфәтле, еламсырап сөйләшә торган бу кеше кызганыч булып китте. Ул аны көрткә чумдырып алуына үкенде.
— Әйбәтләп ресторанга кереп утырсаң, йә өйгә алып кайтып эчсәң, сүз әйтмәс иде.
— Ресторан, һе, ресторан. Кергән бар анда да. Башта, оҗмахка кергәндәй, сәгать буе ишек төбендә басып торасың. Кердем дигәч, күзең талганчы официантканы көтәсең. Салат-малатка гына риза түгел, өстәл тутырып алмасаң, синең белән сөйләшеп тә тормый алар. Ә миңа йөз грамм гына кирәк, күңел җебетер өчен, тел ачкычы өчен...
— Шешәсе белән өйгә алып кайт та, өстәл артына утырып, хатының белән чөкердәшә-чөкердәшә сөйләш.
Искәндәр, як-ягына борылып, аның хатынын эзләде. Ул, эреп аккан кебек, юкка чыккан иде.
— Бәхетле кешедер син... Исемеңне белмим инде...
— Искәндәр.
— Бәхетле кешедер син, Искәндәр туган. Син минем авызны җимерә яздың, мин сиңа туган, дип торам тагын.
— Мин белмәдем бит, гафу итегез...
— Бер белмәгән кешенең якасына барып ябышу икеләтә начар инде. Без хатын белән талашырбыз да, килешербез дә. Хатын белән ир арасына бер чакта да кермә син.
Искәндәр ир кешенең әле генә кибеттә эчеп чыккан йөз граммы сөйләшә башлаганны аңлады.
— Киттем мин, бар, син дә кайт, хатының көтәдер. Ир кеше чытырдатып аның җиңенә ябышты.
— Китмә, ашыкма. Күрешкәнбез икән, димәк, ходай шулай кушкан. Әйдә, кибеткә кереп чыгыйк әле. Акчаң бармы? Булмаса, эзләмә, минем — җитәрлек.
Ул Искәндәрне кибеткә таба өстерәде.
— Бик эчәсең килсә, әйдә, миңа керәбез.
— Прокурорың өйдәме?
— Нәрсә?
— Хатының, диюем...
— Ә-ә, юк.
Алар, малайлар сыман, җитәкләшеп урам аша йөгереп чыктылар.
Ир кеше пальтосын салып урындыкка куйды. Түргә узарга ашыкмады, квартира сатып алырга җыенган кешедәй, озаклап тирә-юньне күзәтте.
— Да-а, туган, хатының ташлап киткән икән. Әйтәм, чәбәләнәсең...
Искәндәр ботинкасын салган җирдән, аптырап, башын күтәреп карады.
— Каян беләм, дисеңме? Әнә, идәнең аннан-моннан юылган. Гомер буе хатын белән яшәп, ялгыз тормышка ияләшмәгән, күңеле утырмаган кеше генә идәнне шулай юа. Стенадагы келәмеңне дә сатып эчмәгәнсендер, андый кешегә охшамыйсың. Өйләнмәгән кеше өстәл уртасына кулсыз курчак утыртып куймый. Димәк ки, синең кызың бар. Малай кеше булса, машина-мазар торыр иде. һәм, иң кыены, син кызыңны сагынасың. Шушы минутта син кызыңны сагынасың. Шуңа күрә күңелең нечкәрә дә, урам читендә хатынын җәберләп торган ерткыч ирне күреп, йөгереп чыгасың...
— Шерлок Холмс!
— Тормыш өйрәтә ул. Баш авыртканда хатын яшергән аракыны эзли башласаң, Шерлок Холмс та булырсың. Өстәлең ярлы күренә. Төшемле эштә эшләмисендер.
— Музыкант...
— Музыкантның да төрлесе була... Атаклысы, танылганы, бае, ярлысы, бәхетлесе, бәхетсезе...
— Мин соңгысыдыр инде.
— Мескенләнмә. Мескен кешедә бер чакта да өмет юк. — Ир кешенең еламсырак тавышы торган саен көрәя барды, ул күзгә күренеп җанланды. — Музыкант булсаң, әйдә, һөнәреңне күрсәт.
Искәндәр, үз иреге белән аның музыкасын тыңларга теләгән кеше күрүенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сакланып кына клавишаларга кагылды. Ир кеше күзләрендә җитди моңсулык төсмере чагылгач, бармаклары җитезләнде, көй үзеннән-үзе агыла башлады. Ул башта Сәйдәш көйләрен уйнады, аннары, сиздермичә генә, үз көйләренә күчте. Уйнап туктагач, күтәрелеп карарга кыймыйча, озак вакыт аска текәлеп торды.
— Уйна, тагын уйна! — дип өзгәләнде ир кеше.
— Уйнармын. Танышу хөрмәтенә башта берәрне күтәреп куйыйк әле!
— Музыка хөрмәтенә, яхшы музыка хөрмәтенә эчәм.
Ир кеше рюмканы бер йотуда каплап куйды. Искәндәрнең бу кеше белән туйганчы сөйләшәсе, аңа бар эч серләрен ачасы килде. Ләкин күңелендәге хисләр, сүз кыяфәтенә керә алмыйча, музыка булып агылалар иде.
— Музыка, музыка... — дип кабатлады ул. — Шуның өчен яшим, шуның белән күңел юатам инде мин.
— Һәркемнең бер күңел юанычы була. — Ир кешенең коньяктанмы, хисләнүдәнме — борын очларына хәтле тирләп чыкты. — Мин менә кибет төбендә юаныч табам. Шунда килеп күңелемне бушатмасам, төн йокыларым кача, эшем эш булмый. Шунда гына телем ачыла минем. Юк, уйлама тагын, өч борынга керер өчен генә килмим мин анда. Үз ишләрем шунда җыелганга киләм. Алар белән генә иркенләп сөйләшә алам, бары алар гына аңлый мине. Ә син ресторан, дисең. Ресторанда миңа сандугач көтүенә ияргән чыпчыкка караган шикелле карыйлар. Ә кибет төбендә без — барыбыз да чыпчык. Әйдә, уйна әле тагын, Искәндәр туган.
Көй уйнаган саен, ир кеше җанлана барды, сүзсез генә авыз эченнән шыңшып та куйды, аһ-уһ килеп ыңгырашып та алды. Искәндәр, өстәл янына йөгереп килеп, аның рюмкасын тутырды да тагын пианинога сарылды. Ул бирелеп, бар дөньясын онытып музыка тыңлаган кешенең чыгып китүеннән, аның йөрәгеннән ургып ташыган музыканың, кояр диңгез тапмаган елга кебек җәелеп, бар дөньяны басып китүеннән курка иде.
Тора-бара ир кеше рюмкасына үзе салып эчә башлады. Искәндәрнең моңа да хәтере калмады, киресенчә, сөенде генә. Ул хәзер музыкадан башка бер нәрсәне дә ишетми, бер нәрсәне дә күрми иде.
Җилкәсе артында сәер тавышка борылып караса, өстәл артындагы урындыкка утырган ир кеше башын өстәлгә куйган да ваемсыз гырлый иде.
Искәндәр сикереп торды да, йөрәгендә кинәт купкан үпкә катыш ачу давылын тыя алмыйча, аның җилкәсеннән селки башлады.
— Уйна, уйна, — дип кул селкеде аңа ир кеше. — Уйна, мин йоклыйм. Сәйдәшне уйна! Син — сандугач, мин — чыпчык...
Искәндәр, пальтосын кидереп, башына бүреген батырды да ачу белән эткәли-төрткәли исерек ирне урамга чыгарып җибәрде.
Ул бүген үзе янына беркем дә килмәсен аңлады. Бүген дә, иртәгә дә... беркайчан да... беркем дә... килмәячәк. Аның йөрәге атылып чыгардай булып, ярсый-ярсый типте, җаны, ялгызлык исе сеңгән бүлмәдә калырга теләмичә, форточка-дан очып чыгарга итте. Искәндәр йөгереп барып форточкаларны япты, телефонны розеткасыннан тартып чыгарды. Шулай иткәч, шәһәр белән, бөтен дөнья белән алыш-биреше өзелгәндәй тоелды. Диван артындагы иске чемоданны сөйрәп чыгарды да аңа өстәлдәге бар нәрсәне сыпырып төшерде.
Өстәл уртасындагы сыңар куллы курчак кызы, йомылмас күзләрен тутырып, аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды.
Урамга чыккач, читлегеннән качкан арыслан сыман, кая барырга белмичә, як-ягына каранды. Яшел утлы такси күренүгә, аның каршына йөгерде. Чемоданын арткы утыргычка ыргытып, үзе таксист янәшәсенә утырды да, шашкан кеше төсле, бар көченә кычкырып җибәрде:
— Вокзалга!
ПОЕЗД
Поезд, кемдер арттан этеп җибәргән кебек, кисәк кенә талпынып куйды, аннары, бераз уйланып торгач, ыңгыраша-ыңгыраша авырлык белән кузгалды.
Ул кергәндә, купедагы өч пассажир нәрсә турындадыр бирелеп сөйләшәләр иде, аны күрүгә кинәт туктап калдылар. Искәндәр чемоданын илтифатсыз гына утыргыч астына тибеп кертте дә өстәл янындагы буш урынга килеп утырды. Беравык барысы да тын тордылар. Тынлыкны өстәлнең каршы ягында утыручы какча йөзле, маңгайга таба өчпочмакланып төшкән көл төсендәге чәчле агай бүлде:
— Отылдым, ярты — миннән, — диде ул һәм Искәндәргә ачулы караш ташлады.
Аның янәшәсендәге түгәрәк йөзле кеше бу сүзгә аңлатма бирергә ашыкты:
— Бәхәсләшкән идек без монда. Ир кеше керәме, хатын-кызмы, дип. Безнеке дөрес булып чыкты. Рәхмәт сиңа.
Өстәлгә терсәге белән таянып, тәрәзәдән карап баручы кеше авызы тулы алтын тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде, бирчәеп беткән кулы белән өстәлгә сукты.
— Рәхмәт, егет, безнең сүзне сүз иттең.
Искәндәр аның кулында бер бармагы юклыгын искәрде. Килеп керүгә, пенсионерлар арасына эләктем дип көрсенгән иде, берничә минут эчендә күңеле күтәрелеп киткәнен сизде.
Какча йөзле кеше, чемоданында шактый казынгач, теләмичә генә шәраб чыгарып утыртты. Түгәрәк йөзле агай, күзләрен кыса-кыса, аны дүрт стаканга тигезләп бүлде, өстәл артындагы сумкасыннан каклаган каз боты алып вак телемнәргә кисте. Дүрт бармаклысы ул кискәндә авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә карап торды.
— Алдык, егетләр!
Өчесе дәррәү стаканнарны күтәрделәр. Искәндәр чыгып китәргә җыенып, торып басты.
— Кая син болай? Ашыкма, егет. Син булмасаң, бу шәрабның гомер чыгасы юк иде. Әйдә әле, тотып җибәр салганын, белеп кайдан алганын...
Түгәрәк йөзле агай, кулга стакан алгач, бәхет кошының койрыгыннан эләктергән сыман, бөтенләй канатланып китте.
— Әйдә, әйдә, егет кеше булуың өчен бер күтәреп куйыйк әле.
Искәндәр тартынып кына стаканга үрелде. Стакан читенә иренен тидергән килеш, астан гына сөзеп, агайларның эчкәнен күзәтте. Какча йөзлесе стаканны бер селкүдә йотып куйды, түгәрәк битлесе ләззәт белән әкренләп, ими имгән яшь бозау сыман туктый-туктый эчте, дүрт бармаклы агай уртлап куйды да бераз тәрәзәдән карап торды, тагын уртлап куйды. Искәндәрнең стаканы тулы килеш тора бирде.
— Болай ярамый, егет, ярамый. Чит кешеләр дисендер инде. Алайса, танышыйк. — Түгәрәк йөзле агай аңа ике кулын сузды. — Миңнемотыйгулла. Авылда Мотыйк дип кенә йөриләр. Безнең якларга барып чыксаң, сора: "Балта остасы Мотыйк кайда тора?" — диген. Йөз чакрым тирә-юньдә белмәгән кеше юк мине.
— Мине алай ук белмиләр, шулай да танышыйк. — Какча йөзле агай озак итеп аның кулын селкеп торды. — Ибраһим атлы булам мин. Ибраһим дип тутырып әйткән кеше юк инде бездә. Бригадир Ибрай дип кенә җибәрәләр.
Тәрәзә буендагы агай танышканда торып ук басты. Сул кулын йөрәге янына куеп, уң кулын алга сузды.
— Монысы Сәгыйдулла абыең булыр инде. Үзеңнең атың ничек соң?
— Искәндәр...
— Һай, һай, пәйгамбәрләр исемен эләктергәнсең үзең. — Сәгыйдулла агай Искәндәргә, олы хөрмәт белән карагандай, башыннан аягына кадәр күз йөртеп чыкты. — Әтиең иманлы кеше булгандыр, күрәсең. Хәзерге заманда...
Бригадир Ибрай буш стаканны кул аркасы белән этеп куйды да сүзгә кушылды:
— Заманга тел тидермә, агайне. Бәхетле заманда яшибез. Өстеңә кияргә бармы? Бар. Торыр җирең бармы? Бар. Тамагың тукмы? Тук. Хөкүмәткә рәхмәт укып, мич башында тик ят.
— Заманнан зарланган кеше юк. Аллага шөкер, өс бөтен, ачтан үлгән кеше дә юк. Барысы да җитеш, шулар янына иман да булса...
— Нинди иман кирәк сиңа тагын? — Бригадир Ибрайның Сәгыйдулла агайга ачуы чыкты. — Иман да иман. Менә мин — кырык дүртенче елны сугыштан яраланып кайтканнан бирле бригадир, шул елдан бирле — коммунист. Әллә мине дә имансыз дияр идеңме тагын? Нәрсә өчен көрәшәбез без җирдә? Коммунизм өчен. Димәк, иманыбыз — коммунизм безнең.
— Лекция укыма әле син миңа, туган. Син белгәнне мин күптән киптереп элгән. Алтмыш бер яшьлек башың белән җитмеш сигезне тутырган чал сакаллы бабаңа акыл өйрәтеп утырасың.
Искәндәр бары шунда гына Сәгыйдулланың түгәрәк пөхтә сакалына, пөхтә мыегына игътибар итте. Аның да бу бәхәскә кушыласы килә башлады.
— Мулла-мазар түгелсендер лә, Сәгыйдулла бабай? — Ул стаканга күрсәтеп елмайды.
— Ерма авызыңны! Менә сезнең кебек акыллы егетләр бәхетле тормышта яшәсен дип, кырык биш яшькә чаклы илнең бер башыннан икенче башына дошман куып йөрдек без.
Бригадир Ибрай, үзен яклаучы табылганга куанып, Искәндәргә яратып карады.
— Менәтерә, яшьләр бозыла дисең, ә янәшәңдә барган бер дигән егетне күрмисең. Мондый егетләр булганда, дошманга махы бирү юк!
Сәгыйдулла бабай, каршы әйтергә сүз таба алмыйча, уң кулындагы дүрт бармагы белән өстәлне тыпырдатып алды.
Купе почмагында оеп утырган Мотыйгулла, монда мин дә бар дигәндәй, иренеп кенә сүзгә кушылды:
— Ташлагыз шул юк-барны. Иман да иман. Кесәңдә бер тиен акчаң булмаса, коры иманың белән әллә кая китә алмассың. Менә минем кесәдә ошбу минутта мең тәңкә акча бар, — ул түш кесәсен иркәләп капшады, — димәк теки, ике-өч айга минем иманым бар.Ул беткәч, шул иманны эзләп тагын чыгып китәм. Йорт килешеп, көнне-төнне белмичә ике-өч ай эшлим. Эшләгәндә авызга тамчы да алмыйм мин. Кесәмдә акчам булмаса, үземне кешегә санамыйм. Һәм шулай ук бүтәннәр дә кешегә санамый...
— Акча иманыңа әйләнгән, алайса. — Сәгыйдулла агай бу сүзләрне әйткәндә борылып та тормады. Әйтерсең ул аның белән түгел, ә тәрәзә артындагы төпсез төн диңгезе белән сөйләшә иде.
— Әйләнсен, аннан кемгә зыян? Үзем эшлим, үзем ашыйм, үзем эчәм.
— Ә кешеләр турында уйлаганың бармы соң?
— Минем турыда беркем дә уйламый бит әле...
— Хатының, балаларың турында димим, туганнарың, дус-ишләрең, авылдашларың турында?..
— Минем беркемем дә юк.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
下一个 - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5
- 零件
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4305唯一单词总数为 207938.3 个单词位于 2000 个最常用单词中54.1 个单词位于 5000 个最常用单词中62.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4261唯一单词总数为 217538.1 个单词位于 2000 个最常用单词中53.9 个单词位于 5000 个最常用单词中63.3 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4266唯一单词总数为 206838.7 个单词位于 2000 个最常用单词中53.5 个单词位于 5000 个最常用单词中61.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4124唯一单词总数为 205438.1 个单词位于 2000 个最常用单词中54.2 个单词位于 5000 个最常用单词中62.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4107唯一单词总数为 208038.3 个单词位于 2000 个最常用单词中54.2 个单词位于 5000 个最常用单词中63.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4136唯一单词总数为 206039.0 个单词位于 2000 个最常用单词中54.2 个单词位于 5000 个最常用单词中63.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 4288唯一单词总数为 207539.1 个单词位于 2000 个最常用单词中55.6 个单词位于 5000 个最常用单词中64.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。总字数为 742唯一单词总数为 49253.1 个单词位于 2000 个最常用单词中66.3 个单词位于 5000 个最常用单词中73.3 个单词位于 8000 个最常用单词中