🕙 0-分钟读取
Иртә Төшкән Кар
总字数为 61
唯一单词总数为 44
61.2 个单词位于 2000 个最常用单词中
79.2 个单词位于 5000 个最常用单词中
81.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
Чәчкә иде минем өй алды...
Иртә торсам, ап-ак кар— өсте,
Быел шулай иртә кар төште...
Ә кар кунган кызыл чәчәкләр
Карга тамып калган кан төсле.
Чәчкә һәм... кан. Төште хәтергә
Сугыш кыры. Чәчкә вакытлар.
Чәчкә гомер үткән окоплар,
Окопларга яуган тәүге кар.
Дошман уты... Көзнең бер таңы,
Тәүге карга аккан дус каны...
Безгә шулай иртә кар төште,
Чәчәкләргә төшкән кар төсле.
Иртә торсам, ап-ак кар— өсте,
Быел шулай иртә кар төште...
Ә кар кунган кызыл чәчәкләр
Карга тамып калган кан төсле.
Чәчкә һәм... кан. Төште хәтергә
Сугыш кыры. Чәчкә вакытлар.
Чәчкә гомер үткән окоплар,
Окопларга яуган тәүге кар.
Дошман уты... Көзнең бер таңы,
Тәүге карга аккан дус каны...
Безгә шулай иртә кар төште,
Чәчәкләргә төшкән кар төсле.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。