- 阅读 6年级 的下一篇文献作品
- Исемдә калганнар
🕙 2-分钟读取
Йолдыз Кашка Турында Баллада
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 217
唯一单词总数为 143
53.7 个单词位于 2000 个最常用单词中
61.8 个单词位于 5000 个最常用单词中
67.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
Яу кырына килгән Уралдан,
Йолдыз кашка йөргән иң алдан,
Кыю үткән утлар-сулардан...
Иярендә батыр генерал, -
Йолдыз кашка йөргән иң алдан.
Көч туплаган дошман яңадан,
Тиңсез гаскәр белән янаган,
Төрле яктан килеп камаган.
Алдан барган батыр генерал
Ияренә ауган ярадан.
Тимер ташкын килгән юллардан,
Төрле яктан кашка уралган,
Боҗра уртасында ул калган.
Һәлак булган батыр генерал,-
Ялгыз атка нинди юл калган?
Тимер боҗра һаман тартыла...
Кашка, кешнәп, күккә атыла.
Күптән хыялланган атына
Менгән яңа хуҗа - илбасар -
Шул минутта җиргә атыла.
Фашист генералы ачулы:
Һич баш бирми кашка - ярсулы.
Ни теләсә, шул бар: бар солы...
Соңгы чиккә җитә илбасар:
Һич тә аңлый алмый ул шуны.
Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,
Агач, тимер сына - ул сынмый,
Һич төшенми - нинди тылсым бу?..
Тирән уйга кала илбасар:
Илләрендә ат та буйсынмый!
Тырышалар соңгы кат алар,
Аулый-аулый тиргә баталар,
Тояк асларында яталар...
Соңгы боерык бирә илбасар:
Таш диварга терәп аталар...
Кашка, кешнәп, күккә омтыла,
Башын чөеп, бераз тын тора,
Ава... ава... тагын ул тора...
Куркып, үзе ата илбасар:
Башын җиргә салып, ул тына.
Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан,
Яуда ятып калган уллардан:
«Иярендә - батыр генерал,
Иолдыз кашка бара иң алдан».
Каһарманлык ничек онытылсын,
Һәйкәлебез шушы җыр булсын!
Гади җыр бу: юктыр бер тылсым,
Чордан чорга барсын генерал,
Йолдыз кашка күккә омтылсын!
Йолдыз кашка йөргән иң алдан,
Кыю үткән утлар-сулардан...
Иярендә батыр генерал, -
Йолдыз кашка йөргән иң алдан.
Көч туплаган дошман яңадан,
Тиңсез гаскәр белән янаган,
Төрле яктан килеп камаган.
Алдан барган батыр генерал
Ияренә ауган ярадан.
Тимер ташкын килгән юллардан,
Төрле яктан кашка уралган,
Боҗра уртасында ул калган.
Һәлак булган батыр генерал,-
Ялгыз атка нинди юл калган?
Тимер боҗра һаман тартыла...
Кашка, кешнәп, күккә атыла.
Күптән хыялланган атына
Менгән яңа хуҗа - илбасар -
Шул минутта җиргә атыла.
Фашист генералы ачулы:
Һич баш бирми кашка - ярсулы.
Ни теләсә, шул бар: бар солы...
Соңгы чиккә җитә илбасар:
Һич тә аңлый алмый ул шуны.
Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,
Агач, тимер сына - ул сынмый,
Һич төшенми - нинди тылсым бу?..
Тирән уйга кала илбасар:
Илләрендә ат та буйсынмый!
Тырышалар соңгы кат алар,
Аулый-аулый тиргә баталар,
Тояк асларында яталар...
Соңгы боерык бирә илбасар:
Таш диварга терәп аталар...
Кашка, кешнәп, күккә омтыла,
Башын чөеп, бераз тын тора,
Ава... ава... тагын ул тора...
Куркып, үзе ата илбасар:
Башын җиргә салып, ул тына.
Җыр ишетелә Идел, Уралдан,
Йолдыз кашка узган юллардан,
Яуда ятып калган уллардан:
«Иярендә - батыр генерал,
Иолдыз кашка бара иң алдан».
Каһарманлык ничек онытылсын,
Һәйкәлебез шушы җыр булсын!
Гади җыр бу: юктыр бер тылсым,
Чордан чорга барсын генерал,
Йолдыз кашка күккә омтылсын!
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 6年级 的下一篇文献作品
- Исемдә калганнар