🕙 1-分钟读取

Ин беренче суз

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 81
唯一单词总数为 71
60.4 个单词位于 2000 个最常用单词中
66.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
71.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
  Бер суз дә булмаган чакта,
  Кем суз уйлап чыгарган,
  Ничек бик тә дәрес итеп
  Исемнәр кушып барган?
  Ничек «бүре» димәгән ул,
  «Куян» дигән куянга?
  (Чыгарлар иде куяннар
  Бүреләрне куарга!)
  Алманы «алма» дигән бит,
  «Суган» диеп куймаган.
  (Башта ашап карагандыр,
  Ә аннары уйлаган.)
  Тып-тын чакта әкрен генә
  «Ты-ынлык...» диеп торгандыр.
  Шарлавык тавышын басып:
  «Шаулый!» — дип кычкыргандыр.
  Мөгаен, зу-ур елга күргәч,
  Искитеп: «И-идел!» — дигән.
  Чиксез урманнар, кырларны
  Яратып: «И-илем», — дигән.
  Ә иң-иң-иң-иң беренче
  Әйтте микән ни диеп?
  Ашыйсы килеп уянгач
  Дәшкәндер: «Әни!» — диеп...
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。