🕙 1-分钟读取

Ярлы тормыш

总字数为 84
唯一单词总数为 76
38.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
51.1 个单词位于 5000 个最常用单词中
62.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  Менә бүген бишенче числа,
  Ярый инде, хуш;
  Кесәләрне караштырдым-
  Һәрберсе дә буш.
  
  Байга бардым алмага,
  Артыкларны салмага[1];
  Артыкларны алмады,
  Кесәмә дә салмады.
  
  Җыласыем, яшь чыкса,
  Нужа хакына тансыкка,
  Мин кайтуга самавыр куй, дип,
  Әйтмәгән булсам карчыкка.
  
  Мин кайтуга самавыр
  Бик шатырдап кайнаган,
  Чәйне кешедән аласыек,
  Шикәр һич тә калмаган...
  
  Кояш баеп, ай калыккач,
  Ашарга җибәреп алдырдык,
  Ашаганда яктыртсын дип,
  Телеп чыра яндырдык...
  
  Ятырга урын җәйгәчтен,
  Икебез дә көендек,
  Йоклаганда катмыек дип,
  Шәрә тунга төрендек...
  ____________
  [1] Берәр әйберне биреп торып, бурычка акча алу турында сүз бара.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。