🕙 1-分钟读取

И Күңел, Бил Баглама...

总字数为 142
唯一单词总数为 97
29.8 个单词位于 2000 个最常用单词中
41.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
46.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  И күңел, бил баглама, күпне кичургән дөньядыр,
  Бу – улум ширбәтин халыкга ичургән дөньядыр.
  Сән сагынма дөньяда мән бакый калгайтән тийү, -
  Күп йанар вакытта чирагларны очурган дөньядыр.
  Утылны атадин айуруб, кызны анадин тәкый,
  Йытлатыб бер-бер ишекдә, зари кыйлган дөньядыр.
  Әүвәлени кемсә билмәс, ахырыни һәм тәкый,
  Әүвәле һич, ахыры һич, бер көһнәи дөньядыр.
  Кол Шәриф, атаң-анаң сәндин борынгылар кани, -
  Барчани куйныга (алып), ашна кыйлган дөньядыр.
  
  [И күңел, билеңне бума (дөнья дип), күпне кичергән дөнья бу,
  Бу - үлем ширбәтен халыкка эчергән дөнья бу.
  Син уйлама, дөньяда мин мәңгегә калырмын дип, -
  Күп янар вакытта утлар очырган дөнья бу.
  Угылны атадан аерып, кызны да анадан шулай ук,
  Елатып бер-бер ишектә, зар иттергән дөнья бу.
  Әүвәлен беркем белмәс, ахырын да шулай ук,
  Әүвәле юк, ахыры юк, бер сәләмә дөнья бу.
  Кол Шәриф, атаң-анаң синнән никадәр борынгылар иде, —
  Барчаны куенына (алып), әшнә иткән дөнья бу.]
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。