🕥 33-分钟读取
Телсез Күке - 6
总字数为 4298
唯一单词总数为 2043
33.8 个单词位于 2000 个最常用单词中
48.9 个单词位于 5000 个最常用单词中
55.9 个单词位于 8000 个最常用单词中
Зыятдин. Бәрәкәт урманы күкеләренең кычкырганы Субайга ишетелеп торамы?
Зариф (көлә). Әйе, ишетелә. Күке, күке...
Зыятдин (көлә). Синең кушаматың Күкеме?
Зариф. Әти бәләкәй чакта адашкан. Ник болай урман эченә кердең, дип сорагач, күке тавышы артыннан бардым, күкене эзләдем, дигән. Шуңа Күке дигәннәр безне. Зимин сине кеше түгел ул,
«күке» ди. Мин әйтәм, атмагач «телсез күке» була бит инде ул.
Зыятдин. Ничек кенә мыскыл итмиләр мине монда! «Күке» генә түгел, хәзер инде «телсез күке» икән мин. (Көләләр.)
Зариф (йөзенә кинәт сагыш йөгерә). Атарга идең, Зыятдин, атарга идең! Хәзер мин дә җәфаланмас идем, син дә үзегезнең урманнарыгызда саф һава сулап йөрер идең.
Зыятдин (Зарифка карап елмая). Җырламаска идең.
Зариф. Җырламыйча да булмый шул. (Кинәт җанлана.) Ай-яй, малай, минем Кәшифәм җырлый ул! Минем Кәшифәм кебек моңлы җырлаучы кызлар татарда бүтән юктыр. (Куен кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән фоторәсемне ала. Сокланып карыйлар.)
Зыятдин. Бигрәк чибәр. (Кәшифәнең җырлаганы ишетелә.)
Һаваларда очкан кошкайларның
Кунганнарын күрдем киртәгә;
Мәхәббәтем көчле, янган утлар төсле,
Сүнмәс, бәгърем, иртә дә, кичтә дә.
Һаваларда очкан кошкайларның
Күңелле икән шаулап үтүе;
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Тагы да авыр сагынып көтүе.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Әйтегезче сагынып көтүем,
Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый,
Йокысыз төннәрем үтүен.
(«Кошларга».Татар халык җыры)
Зариф. Кайда гына юк икән татар. Бер караганда куанычлы күренеш, ә икенче караганда...
Зыятдин. Бер-беребезгә каршы сугышып йөрибез, димәкче буласыңмы?
Зариф. Алай гына түгел... Сугыш бит ул кайчан да булса бетә барыбер.
Зыятдин. Һәрнәрсәнең азагы, чиге бар.
Зариф. Газапның дамы?
Зыятдин. Газапның да чиге булырга тиештер. (Пауза.) Мин бит аңладым синең күңелеңдә ниләр кайнаганны. Татарга газапсыз яшәү ярамыйдыр инде ул.
Зариф. Яратмыйлар татарны, яратмыйлар, Зыятдин туган!
Зыятдин. Кайда, сездәме?
Зариф. Ә кайда татарны яраталар?
Зыятдин. Беренчедән, татарны яратмыйлар, дип әйтмәс идем. Икенчедән, кайдадыр яратмыйлар икән, ә нишләп әле татарны яратырга тиешләр? Яратырлык итсен татар үзен. Бүгенге татар халкы турында дөньяда белмиләр дә, беләселәре дә килми.
Зариф. Таралып, сибелеп беткән халык үзен яраттыра аламы соң?
Зыятдин. СССРда татарны яратмаслар инде ул. Кайчандыр кот алып торган халыкны ничек яратсыннар. Тирәнрәк уйлап баксаң, кайсы халык кайсысын ярата соң? Әле тегендә сугыш кабына, әле монда... Әле теге халык корал белән тегесенә күтәрелә, әле монысы кылыч кайрый.
Зариф. Шулай инде...
Зыятдин. Ә сездә кайсы халыкны ныграк яраталар соң? Бөтен төрмәләрегез, лагерьларыгыз тулды
— милләтенә карап тутырмыйлар бит.
Зариф. Барыбер, төрле тарафларга сибелеп бетмәсәк, көчлерәк булыр идек шикелле.
Зыятдин. Бүген Сталин көчле, Гитлер көчле. Төрле сәбәпләр аркасында таралды безнең халык дөнья буйлап. Исән калыр өчен китүчесе дә булгандыр, яхшырак тормыш эзләүчесе дә булгандыр, үзен кеше дип хис итәр өчен китүчесе дә булгандыр. Халык язмышы халык язмышы инде ул. Аны без синең белән җырда гына җырлый алабыз. Ә сезнең илдә татар михнәтне күп күрде инде ул. Әле алда күрәселәр күпмедер!
Зариф. Барыбыз да авыр тормыштан котылу нияте белән чит илләргә китеп, җиңелрәк тормыш эзләп дөнья буйлап йөрсәк, без бөтенләй беткән булыр идек, бәлки?
Зыятдин. Әйтүе кыен. Бәлки, халык газабында мәгънә бардыр. Бәлки, яктылык эзләп, гүзәллектән мөкиббән китеп йөрсә бөтен халык — үзенең асылына кире кайта алмыйдыр. Синең әтиең күке артыннан йөреп адашкан... Син бу турыда сөйләгәч, Скандинавия халыкларының бер риваяте искә төште. Имеш, бер үсмер егет һавада очкан бер шундый гүзәл кошны күреп таң кала. Кош моны сизгәндәй якындагы агач ботагына килеп куна. Егет бу кошның гүзәллегеннән, аның сайравыннан һушсыз кала. Егетне котырткандай, кош урман эченәрәк очып керә. Егет, башын өскә күтәреп, коштан күзләрен алмыйча бара да бара. Кош беркавым туктап сайрый да, тагын куе урманның эченәрәк очып китә. Егет исә бар дөньясын онытып шул кош артынан бара да бара. Ул вакытны да, узган араны да инкарь итә. Инде бик озак баргач, кош югарырак очып китә һәм күздән югала. Ә үсмер егет адаша һәм кире кайтыр юлны тапмый. Гүзәл кош артыннан барып, ул кире кайта алмый. Шуның белән тәмам.
Моның мәгънәсе бит болай: чит гүзәллеккә омтылып үзеңне югалтуың ихтимал, адашып үзеңнең асылыңа кайта алмавың ихтимал.
Зариф (өстә ишетелгән гөрселдәүләрне тыңлап). Сезнең Субайда туганнарыгыз калдымы соң әле?
Зыятдин. Анда Әүхәди Һадиулласы дигән агайны беләсеңме? Бик карттыр инде ул хәзер...
Зариф (җанланып). Беләм, беләм! Аның улы Саматны да, Самат абыйның кызы Гөлчирәне дә бик яхшы беләм.
Зыятдин. Менә шул Һадиулла бабайлар безнең ерак туганнарыбыз була инде. Башка тугантумачабызны кулаклар дип барысын да сөргәннәр. (Йөзе кинәт караңгылана.) Шулай дип ишеттек.
Зариф. Менә ничек икән...
Зыятдин. Нижгар якларында булганың юктыр?
Зариф. Юк.
Зыятдин. Анда әбием ягыннан туганнарыбыз шактый.
Зариф. Алай икән. (Землянкада авыр тынлык урнаша.)
Зыятдин (Зарифның кәефен күтәрергә ниятләп). Кәрәкә чишмәсенең суы тәмлеме?
Зариф (елмаеп). Искиткеч.
Зыятдин. Җиләк хәзер дә күпме?
Зариф. Каен җиләге күп була бездә. Шомырт, чикләвек мул була. Хәер, елына карап.
Зыятдин. Сазлы күл төнбоеклар чәчәк аткач сап-сары буламы?
Зариф. Әйе.
Зыятдин. Ә урман эчендәге Көмеш күлнең суы һаман да шифалымы?
Зариф. Безнең якта су гомумән шифалы. (Шаккатып.) Карале, боларның барысын да бабаң сөйләдеме?
Зыятдин. Әйе.
Зариф (кинәт канатлана). Зыятдин туган! Синең Ватаның Зәй буйлары, Чулман буйлары! Синең туган ягың Субай җирләре! Әйдә, безнең якка чыгарга сора!
Зыятдин (аптырап карап тора). Аңламадым?
Зариф (ялварып). Зиминга әйт: сезнең якка чыгам, чөнки минем тамырларым Татариядә дип әйт.
Зыятдин. Акылдан яза башладың мәллә?!
Зариф (Зыятдинны җилтерәтә). Синең тамырлар шунда — Татарстан җирендә бит! (Кинәт хәлсезләнә.) Без шулай гына котыла алырбыз, мөгаен.
Зыятдин. Мин синнән мондый тәкъдимне көтмәгән идем.
Зариф (ыңгырашып). Харап булабыз бит. Син дә харап булачаксың бит.
Зыятдин. Юк, Зариф, минем ике ватаным бар. Берсе Казан иле, берсе Финляндия. Миңа СССР
Ватан булалмый. Мин андый үтенеч белән пычранасым килми.
Зариф (ачуы килә). Туктале, ничек килеп чыга соң бу! Син татарча җырлап-моңаеп утырган буласың, ә үзең корал күтәреп шул җыр-моң туган илгә каршы сугышасың!
Зыятдин (тавышын күтәреп). Мин ул җыр-моң туган илгә каршы сугышмыйм! Мин үземнең
Финляндиямне яклыйм!
Зариф (ярсып). «Үзеңнең Финляндияңне»?! Кешедә ике Ватан була аламы соң?
Зыятдин (кычкырып). Финляндиягә сугыш игълан иткән ил ул синең дә, минем дә Ватаным булалмый! Бүтән кычкырма миңа! (Күзләрен йома.)
Зариф (хәлсез тавыш белән). Сездәге татарлар барысы да Кызыл Армиягә каршы сугышамы?
Зыятдин (шулай ук көчсезләнгән тавыш белән). Мин белгәннәре барысы да. Һәм моның белән чиксез горурланалар. (Тынлык урнаша.)
Зариф. Без, татарлар, бер-беребезгә каршы сугышабыз булып чыгамыни?! Синең бабаң җылыйҗылый сөйләгән җир синең өчен изге түгелме?
Зыятдин. Син бер нәрсәне аңлап бетермисең, Зариф туган... Минем бабам туган изге җиргә каршы сугышмыйбыз без. Шул бабаларыбызның җирен таптаган, мыскыл иткән аждаһага каршы сугышабыз.
Кайдадыр өстә гөрселдәүләр көчәя. Шул тавышларга колак салып беркавым сөйләшмичә утыралар.
Зариф (кулын Зыятдинның иңенә куя). Мин кызып киттем, ахрысы. Зинһар, ачуланма. Мин сиңа мең рәхмәтле — исән калуым өчен.
Зыятдин (үчекләп). Исән калуым өчен... Ә алда сине хурлау һәм төрле мыскыллаулар көтсә, мине каргамассыңмы?
Зариф. Юк, Зыятдин, юк!
Зыятдин. Ә син миңа ачуланма, яме.
Зариф. Ярар.
Зыятдин. Син кем булып эшләдең?
Зариф. Урман үстерүчеләр без нәселебез белән. Ә син?
Зыятдин. Без нәселебез белән сәүдәгәрләр.
Зариф. Хельсинки матур шәһәрме?
Зыятдин. Шундый гүзәл кала! Тик менә бомбага тоталар аны соңгы вакытта.
Зариф. Гаиләң бармы?
Зыятдин. Бар. Хатыным, алты яшьлек улым.
Зариф. Хатының татармы?
Зыятдин. Әлбәттә.
Зариф. Исеме ничек?
Зыятдин. Гөлтаң.
Зариф. Матур исем. Ә улыңның аты?
Зыятдин. Раиф.
Зариф. Хатының татарча сөйләшәме соң?
Зыятдин. Миннән дә әйбәтрәк сөйләшә.
Зариф. Улың?
Зыятдин. Улым да татарча сиптерә генә.
Зариф. Гаҗәп! (Хыялланып.) Мин шуны уйлап куйдым әле... Алай-болай, могҗиза булып, исән калсак... Суд булыр бит инде. Хөкем иткәндә гаепләребез коточкыч дип тапмасалар, исән калырбыз, иншалла. Менә, исән калсак... Барыбер Финляндияне Кызыл Армия алачак, СССР составында булачак бит инде бу тирә... Бер-беребезне эзләп табарбыз... Субайга кайтырсыз. Кунакка йөрешербез.
Зыятдин. Күңелеңнең күтәрелүе бик әйбәт. Тик шуны әйтәсем килә. Шулай да син тилереп барасың бугай. Беркайчан да Финляндияне буйсындыра алмаячаклар. СССРныкы булмаячак безнең ил! Без барыбер җиңәбез! «Маннергейм сызыгы»н үтә алмый сезнең танклар. Безгә барыбер башка илләр дә ярдәм итәчәк. Ул ит чабучы Сталинга Финляндияне Европа бирмәячәк.
Зариф (тагын кабынмакчы булып). Син, туган, авызыңны чамалап ач әле! Ату син бигрәк... теге... чаманы бел әле син... Синең каршыңда башкачарак уйлаучы кеше утыра... (Шулай да үзен кулга алып тынычлана.)
Зыятдин. Сез барыгыз да корбаннар. Сезне кызганырга гына кирәк. Кеше сөякләре өстендә, кан сеңгән җирдә гөлбакча үстерү мөмкин түгел. Ул сезнең СССР үзенең нәфрәте белән тончыгачак, үзенең канында үзе батачак.
Зариф (көчкә тыелып). Юк, Зыятдин, син мине үтермәгәч тә, миңа әллә нәрсәләр әйтергә хакың бар дип уйлыйсың, ахрысы.
Зыятдин (елмаеп Зарифны иңеннән коча). Ачуың киләме миңа?
Зариф (башын читкә борып). Нишләп килмәсен!
Зыятдин (илһамланып). Зариф, җырла әле, туган!
Зариф (киреләнеп). Юк, дошманга җыр җырлап утырырга мин...
Зыятдин. Алайса, үзем җырлыйм. (Җырлый. Зариф та түзми, кушылып җырлый башлый.)
Утырдым көймә түренә,
Карадым су төбенә;
Су төбендә асылташ,
Әсир булды газиз баш.
Безнең илләр кайда, диеп,
Кыр казыннан сорадым;
Кыр казлары кыйгылдагач,
Утырдым да еладым.
Өй башында күгәрчен
Укый «Әлхәм» сүрәсен;
Без дә болай булмас идек,
Ходай язган, күрәсең.
(«Әсирләр моңы».
Татар халык җыры)
Беркавым тып-тын утыралар.
Зариф. Син миңа үпкәләмә инде, Зыятдин!
Зыятдин. Син дә үпкәләмә!
Зариф. Карале, шулай да дөресен әйт әле — монда махсус максат белән килмәгән идеңме соң син?
Зыятдин. Кайда ул «монда»?
Зариф. Безнең база янына?
Зыятдин. Монда дошман базасы барлыкны сизеп кенә килдем мин. Миңа монда килеп сезнең базаны күзәтеп йөрергә беркем дә кушмады.
Зариф. Ә монда нәрсәләр барлыгын белмисеңмени?
Зыятдин. Нәрсә булсын инде. Хәрбиләрнең нәрсәсе булырга тиеш — шулдыр инде.
Зариф. Димәк, бу база турында мәгълүматлар синдә юк?
Зыятдин. Юк. Ә нәрсәләр бар соң монда?
Зариф. Нәрсә булсын инде! Бетле солдатлардан һәм сасы землянкалардан башка ни булсын! Тагын бер сорау бирсәм, ачуланырсың инде...
Зыятдин. Сора.
Зариф. Ничә кешебезне атып үтердең?
Зыятдин (сорауны ошатмый, шулай да коры гына җавап бирә). Әле берне дә үтерергә өлгермәдем.
Җай чыкмады.
Зариф. Без бишәү йөргәндә, син безне күзәтеп тордыңмы?
Зыятдин. Әйе. Тик агач башыннан түгел, куаклар арасыннан. Сез базагызга кайтып китәргә җыенганда гына, мин агач башына мендем. Сез ашап утырганда, мин инде берегезгә төбәгән идем винтовкамны. Инде атып җибәрәм дигәндә, ул никтер кырыйга янтайды — миңа җайсыз булды.
Атмадым, чөнки тигезә алмас идем. Аннары, сез бер-бер артлы кузгалгач, иң арттагыгызга төбәгән идем. Якында гына бер кош пырхылдап очып китте дә игътибарымны җәлеп итте. Шул арада барыгызны да агачлар каплады.
Зариф (уйга калып). Иң артта Шаталов бара иде. Ходай саклаган Шаталовны. Ә без ашап утырганда... башта син кайсыбызга төбәгән идең икән? Кырыйга янтаючысы кем иде икән? Тасвирлап бир әле.
Зыятдин. Сиңа нигә инде ул?!
Зариф. Белмим, никтер бу сорау кинәт тынгылык бирми башлады.
Зыятдин. Ниндирәк солдатка төбәгәнемне тасвирлап биримме?
Зариф. Әйе.
Зыятдин. Дөресен әйтимме?
Зариф. Дөресен әйт.
Зыятдин (Зарифка туп-туры карап). Сиңа төбәгән идем.
Зариф (мондый җавапны көтмәгән булган). Нишләп менә нәкъ миңа? (Калтыранып ала.)
Зыятдин (тыныч кына). Арада иң зур гәүдәлесе син булгангадыр, мөгаен. Аннары, син снайпер өчен бик җайлы утыра идең — буеңны төп-төз тотып.
Зариф (чыраен сытып). Димәк, син мине үтерә алгансың?!
Зыятдин. Мин сине пәкеңне эзләп килгәч тә үтерә ала идем.
Зариф. Димәк, без барыбер дошманнар синең белән?
Зыятдин. Үзең өчен үзең хәл ит анысын. Дошман итсәң дошман итәсең инде.
Зариф (милләттәшенә бик озак карап тора). Зыятдин! Ничекләр дошман итим соң мин сине! Бу турыда сөйләшеп утырыр вакытмыни! Бу мизгелдә исән, икенчесендә — юк. Казынып утыруда ни мәгънә!
Зыятдин. Бездә менә бу җырны бик яраталар. (Җырлый. Аңа Зариф та кушыла.)
Кара кашым, йолдызым,
Энҗе тешем, гөл йөзем;
Ак чыраең, кыйгач кашың,
Галиябану, сылуым иркәм,
Күреп туймыйдыр күзем.
Йөгерә-йөгерә җыя алмадым,
Җир җиләге пешкәндә;
Һушсыз булып егылып ятам,
Галиябану, сылуым иркәм,
Син исемә төшкәндә.
Энҗе яка, чын ука
Җиргә төшсә, уала;
Сине күрсәм, күз алдымда,
Галиябану, сылуым иркәм,
Күңелләрем юана.
(«Галиябану».
Татар халык җыры)
Җырның уртасында базаны фин самолетлары бомбага тота башлый. Землянка җимерелә һәм аның өстендә ачыклык хасил була.
Башта Зариф белән Зыятдин почмакка посып башларын куллары белән каплап утыралар. Төтен белән тузан бераз таралгач, алар землянканың түшәме җимерелеп ачылган икәнне абайлыйлар. Өсләренә коелган балчыкны каккалап, өскә чыгалар. Тирәякта беркем дә юк. Дөньяны караңгылык баскан. Гөрселдәгән тавышлар ишетелеп тора. Тирә-юньдә бөтен нәрсә җимерелгән, агачлар ауган. Төтен сулышны буа. Гөрселдәүләр ерактарак ишетелә башлый.
Зариф (як-ягына каранып). Финнар һөҗүм итә. Әллә безнекеләр качканнар инде?
Зыятдин (кабаланып сөйли). Зариф! Ходай безгә шанс бирә. Йөгерик безнең якка. Бу якта харап булабыз икебез дә. Без синең белән монда беркемгә бернәрсә исбатлый алмаячакбыз. Син моны үзең дә беләсең.
Зариф (ары-бире сугыла). Тукта, корал эзлик башта.
Зыятдин (йөгереп барып Зарифны түшеннән эләктереп җилтерәтә). Вакыт әрәм итмик, киттек тизрәк!
Зариф. Киттек! (Финнар позициясе ягына кача-поса йөгерәләр.)
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Сәхнә әйләнә. Урман. Музыка. Бара торгач Зыятдин белән Зариф урман авызына килеп чыгалар. Туктап хәл алалар. Якында гына финнарның оборона сызыгы сузылган. Инде финнарның йөргәннәре дә күренә. Фин телендә сөйләшкәннәре ишетелә.
Төрле командалар яңгырый.
Зыятдин (шатланып). Әнә безнекеләр!
Зариф (бер дә куанмыйча). Әйе, сезнекеләр.
Зыятдин (фин телендә кычкыра). Егетләр! Безгә атмагыз! Без үзебезнекеләр!
Финнар ягыннан (фин телендә). Әйдәгез, күренегез! Без аңларбыз кем икәнегезне. Әкрен генә килегез монда таба!
Зариф (катгый карарга килеп). Ярый, туган, шушында хушлашыйк.
Зыятдин. Аңламадым!
Зариф. Син бар.
Зыятдин (котсыз калып). Ә син?
Зариф. Мин кире кайтам.
Зыятдин. Кая?
Зариф. Үзебезнекеләр янына.
Зыятдин (ачуланып җикерә). Үзебезнекеләр! Алар сине бетерәчәкләр анда!
Зариф (җан сызлавын көчкә җиңеп ыңгыраша). Мин кире кайтам. Дошман ягына чыкмыйм мин.
Зыятдин (ялынып, ялварып). Котылдык бит инде!
Зариф. Нәрсәдән?
Зыятдин (Зарифны җиңеннән йомарлап тота). Мин сине беркая җибәрмим. Киттек безнекеләр ягына!
Зариф (үзенең көчле кулын кискен хәрәкәт белән ычкындыра). Мин дошман янына чыгарга сатлыкҗан түгел!
Зыятдин чайкалып чак кына егылмый кала.
Зыятдин. Дошман?! Хәзер сиңа кем дошман соң? Минме? Әллә теге канечкеч НКВД капитанымы?
Син, ниһаять, үзеңне кеше дип хис итәчәксең. Син бит белмисең Финляндиядәге кешеләрне. Әйдә киттек дим мин сиңа!
Зариф (ныклы тавыш белән). Минем туган илемдә атам-анам, Кәшифәм бар. НКВД капитаны канымны эчә дип, мин алар өчен сатлыкҗан буласым килми.
Зыятдин (елардай булып). Тфү! Син бит туп-туры үзеңнең үлемеңә таба кайтачаксың. Атып үтермәсәләр дә, башың төрмәдә чериячәк бит синең!
Зариф (тыныч кына). Мин төрмәдә утырырга әзер. Үләргә дә әзер. Мин сатлыкҗан түгел.
Зыятдин (нәфрәтләнеп китеп бара, аннары кире килә). Соңгы тапкыр әйтәм: әйдә фин ягына!
Зариф. Юк!
Зыятдин. Һай, тиле кеше булып чыктың син, Зариф!
Зариф. Рәхмәт сиңа! Мин мәңге бурычлы сиңа, Зыятдин!
Зыятдин. Нәрсә өчен рәхмәт?!
Зариф. Мине урманда атып үтермәгәнең өчен.
Зыятдин. Нинди рәхмәт?! Хәзер кире кайтсаң, минем өчен синең башыңны бетерәчәкләр. Кире кайтсаң, теге капитаннар атып үтерәчәк!
Зариф. Барыбер рәхмәт, туган!
Зыятдин (нишләргә белми). Һай, тиле кеше булып чыктың син, туган!
Зариф (ихлас күңелдән). Рәхмәт сиңа!
Зыятдин (үгетләүнең мәгънәсе юклыгын аңлап баскан урынында катып тора). Үзеңә рәхмәт!
Зариф. Мин сиңа бернинди яхшылык эшләмәдем.
Зыятдин. Җырың өчен рәхмәт! Чын кеше булуың өчен рәхмәт! Дөньяда күп түгел мондый кешеләр.
(Кочаклашалар.) Хуш, туган!
Зариф. Хуш!
Зыятдин. Бәлки инде, бүтән күрешмәбез.
Зариф (елмаерга тырышып). Очрашсак та, бер-беребезгә мылтык төбәп очрашмасак иде. Туктале...
Минем сиңа бер үтенечем бар. (Куеныннан кулъяулыкка төрелгән Кәшифәнең рәсемен ала, аны ачып карап тора.) Минем язмыш инде хәл ителгән. Мә, ал әле Кәшифәмнең рәсемен һәм кулъяулыгын.
Кулъяулыкны да ул биргән иде. Мине барыбер атарлар инде. Сакла, рәсемне дә, кулъяулыкны да.
Зыятдин (тагын өзгәләнеп ялынырга тотына). Әйдә киттек фин ягына! Үзе атачаклар ди, үзе кире кайтмакчы була, тинтәк!
Зариф (кырт кисеп). Булды! Күп сөйләшмик! Хуш!
Зыятдин. Тиле! Инде котылдык дигәч... (Рәсемне алып кулъяулыкка төрә һәм үзенең куен кесәсенә тыга.)
Зариф. Бар.
Тагын бер тапкыр ирләрчә каты итеп кочаклашалар да икесе ике якка юнәләләр. Музыка.
БИШЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Базада эш кайный. Снарядларны ашыга-ашыга каядыр күчерәләр. Ящиклар ташучы солдатлар ыгы-зыгы килә. Тезелешеп солдатлар узып китә. Төрле командалар һәм ашыктыру боерыклары яңгырап тора. Яралылар күренә. Ыгы-зыгы. Күтәреп бүрәнәләр ташыйлар. Кыскасы, ярдәмгә тулаем бер полк килеп җиткән һәм базаны ныгыту эшләре кайный.Уртада, бернигә ригаясез булып, Зариф каткан кар өемендә утыра.
Бөтен кыяфәтендә битарафлык. Аның барлыгын әллә сизеп, әллә сизмичә, яныннан солдатлар үтеп китә. Аңа караучы да юк.
Зарифны исә бу һич кенә дә гаҗәпләндерми. Берникадәр вакыт узгач, ул хезмәт иткән рота кешеләре кайта. Яралылыр бик күп.
Йончыганнар, арыганнар, көч-хәл белән атлыйлар. Зариф рота командиры Лебедевны күреп ала. Лебедев та аны абайлый, ләкин күрмәмешкә салыша. Зариф торып командиры янына бара.
Зариф (карлыккан тавыш белән). Товарищ командир! Товарищ старший лейтенант! Я не предатель.
Я вам всю правду рассказал.
Лебедев (Зарифка карап куя да башын читкә бора). Я-то тебе верю.
Зариф. И какой из меня шпион, сами подумайте.
Лебедев (Зарифка карап тора). Я верю тебе. Это все, что я могу.
Зариф. Спасибо.
Лебедев. А где «кукушка»? Улетела?
Зариф. Сбежал, наверно. Я без сознания был.
Лебедев (авыр сулап куя). Эх, Зариф, Зариф!
Зариф. Меня скоро, наверно, расстреляют. Я ползком залез в разваленный блиндаж капитана
Зимина. Там паспорт этого финского снайпера лежал. (Куенынннан Зыятдинның паспортын алып
Лебедевка суза.) Возьмите.
Лебедев (паспортка карап тора). Зачем он мне. (Бераз уйлангач.) Хотя, дай-ка, пригодится.
(Зыятдинның паспортын алып шинель кесәсенә тыга.)
Зариф. Простите меня.
Лебедев бер сүз дәшми китеп бара. Бу вакытта Рассухановны носилкада күтәреп баралар. Зариф аның янына йөгереп килә.
Санитарлар туктап ял итәләр.
Зариф (әкрен генә эндәшә). Аслан!
Рассуханов (башын Зариф ягына бора). Да. (Карап ята). Зариф?..
Зариф. Я. (Аслан янына тезләнә.) Куда тебя ранило, Аслан?
Рассуханов (газаплы чырай белән). В ногу. Страшная боль.
Зариф (елмаерга тырышып). Ничего, потерпи. Санчасть рядом. Туда тоже подмога прибыла.
Рассуханов. Не знаешь, какая ужасная боль! (Ыңгыраша.)
Зариф. Пройдет, пройдет. На, там в госпитале похвастаешься перед медсестрами... (Кесәсеннән пәке һәм зажигалка чыгара, аларны Асланга бирә.) На, возьми.
Рассуханов (пәке белән зажигалканы ала). Ножик же тебе невестка подарила.
Зариф. Да, она подарила.
Рассуханов. Так оставь у себя ее подарок.
Зариф. Меня же судить будут скоро.
Рассуханов (зажигалканы әйләндергәләп карый). Зажигалка финская?
Зариф. Да. Этого... финского снайпера?
Рассуханов. А кто тебе эти вещи вернул?
Зариф. Я залез в разбомбленный блиндаж Зимина... Там все это валялось.
Рассуханов. А этот финн и вправду татарин?
Зариф. Да. Его дед из соседнего села.
Рассуханов. Спасибо за ножик и зажигалку. (Зариф пәке белән зажигалканы аның шинель кесәсенә тыгарга ярдәм итә.)
Зариф. Дай Аллах, чтобы быстрее твоя рана зажила.
Рассуханов. Спасибо. Думаю, после госпиталя увидимся. Нашу роту же не расформируют?
Зариф (кинәт караңгыланып). Мы с тобой уже не увидимся, Аслан.
Рассуханов. Почему?
Зариф. Меня, наверно, расстреляют. Аслан! Я свой! Я и не шпион, и не предатель! Никакой я не враг! Я свой!
Рассуханов күзләрен йома. Ыңгыраша.
Рассуханов. Я знаю, Зариф. (Ыңгыраша.) Больно мне.
Санитарлар аны күтәреп алып китәләр. Алар сөйләшкән арада, Шаталов белән Севрюгин кайталар. Агач кәүсәсенә утырып тәмәке көйрәтәләр. Зариф әкрен генә алар яныннан уза. Тегеләр Зарифка карамаска тырышалар.
Зариф (алар яныннан узганда туктый). Ребята, я не предатель! Я свой!
Тегеләр читкә карап тәмәке тарталар.
А где Яхно?
Шаталов. Погиб Яхно. Из пулемета насквозь прошили.
Зариф читкәрәк китә дә карга утыра. Базада эш кайный. Ыгы-зыгы дәвам итә. Зариф уйга чумып утыра. Бераздан Зимин ике солдат ияртеп килә. Солдатлар кораллы. Зиминның кыяфәте яман усал.
Зимин (кобурасыннан пистолетын чыгара). Встать! Руки за спину!
Зариф торып баса, кулларын артка куя. Конвойлар аны алып китәләр. Алар артыннан Зимин үзе дә бара. Музыка.
АЛТЫНЧЫ КҮРЕНЕШ
Авыр музыка. Сәхнәдә тоткыннар күренә. Болар — Сталин лагере тоткыннары. Эфирда Зарифның тавышы яңгырый.
Зариф: 1940 елның март аенда совет-фин сугышы тәмамланды. 12 мартта СССР белән Финляндия арасында килешү төзелде. Бу хурлыклы сугышта кем җиңгәнне әйтүе кыен. Әлбәттә, бездә Финляндия җиңелде диделәр. Алар территорияләрен югалттылар. Сталинга акча түләделәр. Ләкин минем бөтен уйкайгыларым кешеләр турында. Кешеләр, кешеләр... Күпме яшь гомерләр өзелде Карел урманнарында.
Күпмесе өшеп үлде, күпмесе ачтан җан бирде. Фин пулеметлары күпме кешенең җанын кыйды.
Финляндия үзе дә корбанны күп бирде. Ләкин СССРның югалтулары коточкыч иде.
Карелия урманнарының агачлары кышкы салкында шыкраеп каталар да сәер һәм шомлы авазлар чыгаралар. Игътибар белән тыңласаң, бу күптөрле тавышлар сихри, тантаналы һәм шул ук вакытта күңелгә авыр булып баса торган бер көйгә әверелә. Бу шомлы, моңлы һәм бәгырьне кыса торган көй шунда мәңгегә ятып калганнарга багышланган соңгы җыр булып яңгырый шикелле.
Мине көнбатыш шпионы дип тә, көнчыгыш шпионы дип тә исбатлый алмадылар. Фин снайперы белән җырлап утырганым өчен ун ел бирделәр. Шул Карелиядән ерак түгел лагерьларның берсендә мин ун ел гомеремне калдырырга тиеш идем.
Бу вакытта сәхнәдә тоткыннар эшли. Аларның кыяфәтләре дә, йөрүләре дә өрәкләрнеке сыман.
Мин үземә бирелгән җәзага түзәргә әзер идем. Күз алдымда һәрвакыт атам-анам, Кәшифәм булдылар. Алар алдында мин җавапны ничек тотармын?! Алар турында уйлаганда җанның сызлавына чыдарлык түгел иде. Ләкин түзәргә, түзәргә, исән калырга, яшәргә, гаепсез икәнемне ничек тә булса исбатларга дип үземә гел тукып тордым.
Тик шулай да шушы зольмәт эчендә бер шатлыгым бар иде: Зыятдин — мине исән калдырган миһербанлы җан — үз ягына чыгып котылды бит. Минем аркада ул да харап була дип башта бик кайгырган идем. Ул инде Хельсинкида гаиләсе белән чөкердәшеп яшидер, үзенең паласларын сатып рәхәтләнеп ятадыр дигән уй мине куандырып торды.
Срогымның бер елдан артыгын утырдым инде... Тагын тугыз ел чамасы калды... Беркемгә хат язмадым, язсам да барып җитәр иде микән?! Атам-анам ут йотып яталардыр... Ә Кәшифә... Кәшифә мине ун ел буе көтмәс дип уйладым мин. Җан газабымны сөйләргә сүзләр җитмәс, җиткән сурәттә дә аны тәфсилләп бәян итәргә йөрәк чыдамас.
Музыка. Кинәт күк күкри, яшен яшьни. 1941 елның 22 июне. Сугыш игъланы. «Вставай, страна огромная» дигән җыр яңгырап куя. Тагын ерактан гөрселдәүләр ишетелә башлый. Эфирда татар халык җыры яңгырый.
Әнкәй мине тапкан-баккан,
Ак биләүгә биләгән лә;
Гомере булсын дип теләгән,
Бәхете булсын димәгән.
Биек тауның башларыннан
Герман таяк ташлаган ла;
Без бәхетсез бала үскәч,
Герман сугыш башлаган.
Утырабыз да китәбез
Кап-кара повозкага ла;
Безнең газиз башлар үскән
Германга закускага.
Без утырган машинаның
Артта кала төтене лә;
Без дә болай йөрмәс идек,
Йөртә патша хөкеме.
Мендем туры ат биленә,
Чыктым Герман җиренә лә;
Герман җире яшел үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
(«Герман көе».
Татар халык җыры)
Зариф: Лагерьда утыручыларга штрафбатлар составында сугышта катнашырга рөхсәт бирелде. Мин шундук ризалаштым. Һәм фронтка фашистларга каршы сугышка алып китүләрен зарыгып көттем.
Менә ул көн килеп тә җитте.
Зариф җилкәсенә капчыгын аскан. Таш ташучы тоткыннар яныннан акрын гына уза.
Ләкин барлык тоткыннарга да рөхсәт булмады сугышка китәргә. Фронтка барырга теләмичә лагерьда калучы тоткыннар да күп булды. Ә кайберәүләрне теләсәләр дә сугышка алмадылар — кылган җинаятенә, Совет иленә ни дәрәҗәдә куркыныч булуына карап...
Зариф тоткыннар яныннан узып барганда кинәт тораташ булып ката.
Зариф. Зыятдин! (Зыятдин башта күрмәмешкә салыша.) Зыятдин! Синме?
Зыятдин. Мин (күз кырые белән генә як-якка карап). Ә бу — синме? (Зыятдин коры сөяккә генә калган. Көчкә басып тора. Кулындагы таш кисәген төшереп җибәрә.)
Зариф (нишләргә белми — көләргәме, еларгамы). Мин! Күрмисеңмени! Ник җавап бирмисең, эндәшкәч?!
Зыятдин (чак кына ишетелерлек итеп). Ник кычкырасың? Минем аркада тагын михнәт күрәсең киләмени?
Зариф (күзләре яшьләнә). Син нишләп монда?
Зыятдин (төссезләнгән күзләре белән Зарифка карап тора). Әсир төштем.
Зариф (өзгәләнеп сорый). Кайчан тагын пленга эләктең соң син?
Зыятдин (иреннәрен көчкә кыймылдатып сөйли). Теге вакытта үзебезнең окопларга гына барып җиттем,— сезнекеләр һөҗүмгә күчте. Чолганышта калдык. Әсир иттеләр.
Зариф (газаплы тавыш белән). Хәрби әсирләрне дә шушылай интектерәләрмени?! Син бит шыр сөяк кенә.
Зыятдин (авызын кыйшайтып). Мин бит гади әсир түгел...
Зариф. Ничек?
Зыятдин. Инде сезнекеләргә бер эләгеп качкан «күке» һәм «диверсант» бит мин.
Зариф. Теге вакытта эләккәнеңне белделәрмени?
Зыятдин. Белделәр. Синең хакта озак төпченделәр. Кыйный-кыйный. Минем гади снайпер икәнемә ышанмыйлар һаман. Эрерәк балык дип уйлыйлар.
Зариф (чарасызлыктан нишләргә белми). Их Зыятдин, Зыятдин. Мин бит берничек тә ярдәм италмыйм сиңа?
Зыятдин (Зарифка карап авырлык белән генә елмая). Үзең дә бик беткәнсең. Кайларда булдың? Син дә утыргансың, ахрысы?
Зариф. Миңа ун ел биргәннәр иде.
Зыятдин. Шул, минем белән җырлап утырганың өченме?
Зариф. Әйе. Бер елдан артыгын утырдым. Сугышка барырга теләүчеләрне фронтка җибәрәләр.
Лагерьда череп ятканчы мин фашистларга каршы сугышырга телим. Әйдә, нимескә каршы сугышка.
Анда хәйләсен табарсың. Сугышка барырга телим, Гитлерга каршы сугышасым килә, диген. Теләгән кешене фронтка җибәрәләр. Хәер, барысын да түгел. Зыятдин, ишетәсеңме мине? Сорап кара, сине җибәрүләре ихтимал сугышка. (Йөзендә кинәт өмет нуры балкый.)
Зыятдин. Мине, беренчедән, фронтка җибәрмәячәкләр. Юк нәрсәләр ягып, сорау алып башыма җитәрләр инде, ахрысы. Икенчедән, синең илең миңа дошман, мин сезнең якта сугыша алмыйм.
Зариф (ачынып). Син һаман үз киреңне сукалыйсың.
Зыятдин (көлемсерәп). Синең кебек кире инде. Татарда кирелек бар бит инде ул.
Зариф (ялварып). Котылу чарасын уйларга кирәк, Зыятдин! Фронтка җибәрүләрен сора... Аннары хет кайсы якка чык. (Тешләрен кысып үтенә.) Хәйләләп кара инде, Зыятдин!
Зыятдин (башын чайкап тыныч кына җавап бирә). Юк, Зариф! Юри генә булса да йолдызлы пилотканы беркайчан кимим мин!
Зариф. Бәхәсебезнең кирәк түгеллеге, мәгънәсезлеге, урынсызлыгы аңлашыла. Ярый...
Зыятдин. Сугышта саграк бул инде. Исән-сау әйләнеп кайт. Ләкин лагерьга әйләнеп кайтма. Атаңанаң, Кәшифәң янына әйләнеп кайт.
Зариф (күз яшьләрен тыя алмый). Тагын бер кат рәхмәт сиңа! Мин инде сине котылып өеңдә ятасыңдыр дип уйлаган идем. Мин ышанам, җибәрерләр сине. Әсирләрне үз илләренә бирергә тиешләр. Түз инде, чыда. Бирешмә.
Зыятдин. Син дә сугыштан исән-сау кайтып җит.
Зариф. Минем аркада интегәсең шикелле.
Зыятдин. Ә миңа син минем аркада җәфа чигәсең кебек. Штрафбатта булачаксыңмы?
Зариф. Әйе. Рәхмәт, Зыятдин, исән калуым өчен.
Зыятдин. Сине татар җыры коткарды. Татар җырын ишетмәгән булсам, аткан булыр идем. Татар җырына, татар теленә рәхмәт укы!
Конвой (акыра). Эй, ну-ка отойди от заключенного.
Зыятдин. Бар, Зариф. Минем белән сөйләшкәнең өчен тагын берәр матавык килеп чыкмагае.
Зариф (читкәрәк китеп). Сиңа күпме бирделәр соң?
Зыятдин. Белмим. Хуш!
Зариф. Хуш!
Зариф китә. Зыятдин таш кисәген күтәреп калкулыкка таба атлый. Авыр һәм көчле музыка.
ҖИДЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Кәшифә өйдә нәрсәдер бәйләп утыра. Җырлый.
Һаваларда очкан кошкайларның
Кунганнарын күрдем киртәгә;
Мәхәббәтем көчле, янган утлар төсле,
Сүнмәс, бәгърем, иртә дә, кичтә дә.
Һаваларда очкан кошкайларның
Күңелле икән шаулап үтүе;
Авыр икән, дуслар, сөйгән ярны озату,
Тагы да авыр сагынып көтүе.
Һаваларда очкан кошкайларым,
Әйтегезче сагынып көтүем,
Аны уйлый-уйлый, күзем йокы алмый,
Йокысыз төннәрем үтүен.
(«Кошларга». Татар халык җыры)
Җыр фонында Зариф сөйли.
Зариф: Штрафной батальоннар турында күп ишеткәнегез бардыр. Ләкин сөйләгәнне тыңлап кына ул мәхшәрне тулысынча күз алдына китерү мөмкин түгел. Сугышның иң канлы, иң коточкыч төбәкләренә ташладылар безне. Кайвакыт бер фашист дзотын алганда бер ротадан өч-дүрт кеше генә исән кала иде. Бөтенләй кеше йөрмәслек сазлыклардан штрафбатны үткәрәләр һәм батальонның дүрттән бер өлеше генә исән калып атакага күтәрелә иде. Мин алты немец танкын шартлаттым. Дүрт немецны кулга алып частька алып кайттым. Аның берсе полковник иде. Офицер иттеләр. Капитанга кадәр күтәрелдем. Батальон белән командалык иттем. Минем батальон тулы бер эсэс полкын юк итте.
Белоруссиядә булды бу. Шунда мин каты яраландым. Полный кавалер орденов Славы идем инде батальонны кабул иткәндә. Берлинга кадәр үк барып җитеп булмады. Шулай итеп, капитан званиесендә, мин, полный кавалер орденов Славы, туган ягыма кайтып киттем.
Кәшифә белән өйләнештек. Бәрәкәт урманында бәрәкәтле тормыш корырбыз дип хыялланып яши башладык.
Фронтта да, өйгә кайткач та миңа көн саен диярлек Зыятдинның язмышы тынгылык бирмәде.
Кабат-кабат уйлыйм да, гел минем аркада харап булгандыр шикелле тоела.
СИГЕЗЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Зариф белән Кәшифә үз өйләрендә. Кәшифә йөкле. Өстәл тирәсендә кайнаша. Зариф тастымал белән битен, муенын сөрткәләп өстәл янына килә. Йөргәндә бераз аксый.
Кәшифә. Ашыйсың киләме?
Зариф. Кичкә бәрәңге пешерерсең.
Кәшифә (иренең күңелен ничек булса да күтәрергә тели). Ашаганнан соң аякларыңа теге суны сыларбыз.
Зариф (кашларын җыерып). Сиңа кем әйтте соң ярдәме тия дип?
Кәшифә. Бөтен әбиләр шулай ди. Мин нәкъ алар әйткәнчә җыйдым үләннәрне дә, пешерүен дә нәкъ аларча эшләдем.
Зариф. Снаряд кыйпылчыклары кергән җирләр, бәлки, төзәлер дә...

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。