🕙 3-分钟读取

Таң Җиле (Романнан өзекләр) - 2

总字数为 399
唯一单词总数为 298
45.2 个单词位于 2000 个最常用单词中
59.8 个单词位于 5000 个最常用单词中
69.3 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  Нуриасма йөрәгенең еш-еш тибә башлавын сизде:
  — Барыгыз, бар... — Ул яулык читен, чәчләрен төзәткәләп куйды. — Әйбәтләп каршылагыз
  Нуриасманың тыны кысылды. Аның соңгы теләге кабул булды.
  — Исәнме, әни! — Зөбәрҗәтнең тавышы дулкынланудан сабый баланыкы шикелле нечкә булып яңгырады.
  Нуриасманың туй вакытында бирергә дип әзерләгән бүләге бар иде. Йөрәгенең моңа кадәргегә караганда бик хәтәр сулкылдавы ашыгырга мәҗбүр итте: ул аны хәзер үк тапшырырга булды.
  — Балакайларым! — диде Нуриасма Мизхәт белән Зөбәрҗәткә. —
  Минем сезгә әманәтем бар. Ул безнең ата-бабаларыбыздан килә...
  Аның күкрәк өстендә мең еллык имән кайрысыдай соры һәм кытыршы тышлы Коръән ята иде. Мизхәт аны шундук таныды. Кулдан күчереп язылган бу китапның саргайган битләрен аның озаклап актарганы, үзләренең шәҗәрә агачы ясалган соңгы битен хәйран калып карап утырганы бар иде.
  Мизхәт китапны ике куллап алмакчы булды.
  — Улым, шәл өстенә куй син аны...
  Мизхәт китапны әнисе өстенә җәеп салынган шәлнең нәкъ уртасына куйды... Нуриасма Зөбәрҗәткә дәште:
  — Яхшылап шәлгә төр, кызым...
  Зөбәрҗәт, дүрт яклап бөкли торгач, Коръәнне төреп бетерде һәм алып күкрәгенә кысты.
  — Барыгызга да рәхмәт, — диде Нуриасма. Аңа кунакларны үз янында озак тоткарлау гаять кыен иде. — Күңел ачыгыз...
  — Нуриасма түземсезлек белән таңны көтте. Ул гомер Öye таң белән торды, таң белән ятты. Җир йөзендә таңнан да матур нәрсә юк. Тан атканда, бөтен нәрсә — сулар, һавалар да, үләннәр, чәчәкләр дә, җиләк-җимешләр дә шифалы. Барлык тереклек ияләренең җан җылысы, җир өстенә җәелгәндә, таң җиле булып исә. Нуриасма
  Маратны җиде мәртәбә Ык буена алып төшеп, таң суы белән юындырды, таң суы әчерде. Таң суы, таң чыгы, таң җиле күңел чирләрен дә дәвалый...
  Кадерле укучым!
  Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел — бу әниеңнең рухы булыр.
  Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда, аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башкалар җырыннан әсәренеп калсаң, бел — аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.
  Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, кояш-кояш булып җылы яңгыр яуса, йолдыз-йолдыз булып язгы тамчылар тамса, бел — аларда әниләр җанының яктысы булыр.
  Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм — һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.
  Кадерле укучым!
  Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел — болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.
  Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел — болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән,
  «балам, бәгырь итем» дип күргән ачы газап-михнәтләреннән.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。