🕥 31-分钟读取

Таһир - Зөһрә (Кыскартып алынды) - 1

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 3984
唯一单词总数为 1996
32.4 个单词位于 2000 个最常用单词中
45.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
53.7 个单词位于 8000 个最常用单词中
  (Кыскартып алынды)
  
  Трагедия 8 күренештә, 5 пәрдәдә
  
  КАТНАШАЛАР:
  
  Хан.
  Ханча.
  Зөһрә — аларның кызы.
  Вәзир.
  Таһир — Вәзирнен улы.
  Гарәп — сарай хадимә.
  Гаскәр башлыгы.
  Акбикә. - Гөл патшасы кызы
  Алка. - Гөл патшасы кызы
  Айсылу. - Гөл патшасы кызы
  Беренче сакчы. - сарай сакчы
  Икенче сакчы. - сарай сакчы
  Карт.
  Шаһзадә — кияу.
  Беренче кыз.
  Икенче кыз.
  Беренче карт.
  Икенче карт.
  Җәллад.
  Сугышчы.
  
  Җырчылар, уенчылар, биючеләр, җарияләр, гаскәрләр, сарай хадимнәре һәм башкалар.
  
  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  Сарай бакчасы, бакча уртасында фонтан, уң якта сарайның бер чите, баганалары күренә. Сарайдан бакчага киң баскыч төшә. Баскычны менгәч, сәхнә алдына табан киң коридор китә. Артта кечкенә инеш. Инешнең аръягы — сахра. Хөрмә агачлары. Баскычны төшкәч тә — утыргыч. Баскычка да, утыргычка да паласлар җәелгән, чәчәкләр. Вакыт төн, ай яктысы якты.
  Пәрдә ачылганда, коридор буенча Беренче сакчы йөри. Ул казакидан, билен буган, кылыч таккан, киң эшләпә кигән.
  Беренче сакчы
  Кайчан гына инде алмашырбыз...
  Моңсу... Иокы килә; иснәтә.
  (Киерелеп.)
  А-ах! Бәхетсезгә җил каршы, ди,
  Байрам көнгә каршы, җитмәсә...
  Сулдан, агач арасыннан, Гарәп күренә дә кире чигенә. Ул чуар чалмадан, башмактан, өстенә кара җинсез чапан — плаш япкан.
  Беренче сакчы
  Кем ул монда йөри төнлә белән?
  (Төшә.)
  Чабам, тик тор, шуннан кузгалма!
  Гарәп
  (чыга төшеп, яшерен тавыш белән)
  Акрын! Бу — мин, нигә тавышлыйсың?
  Кеше ишетер — тавышың чыгарма!
  Беренче сакчы
  Ә, синмени? Дошман дип торам.
  (Кылычын кул.)
  Гарәп
  (кинәт)
  Кара, ялганлама, ишетәмсең?
  Беренче сакчы
  (куркып)
  Нәрсә? Нәрсә?
  (Чигенә.)
  Гарәп
  Хакыйкатьне генә
  Сөйләвеңә имин итәмсен?
  Ник дәшмисең?
  Иптәк, нигә тындын?
  Кал бардың хәзер?
  Беренче сакчы
  (аз гына уалап)
  Бармадым.
  Ходай, хәзер менә тәүлек була —
  Сакта торам.
  Гарәп
  Ах, син алдадың!
  Саклан! Әгәр башың ике булса
  Ялганларсың... Миңа сырлама!
  Юкса (кылыч ала) башың-күзең җәһәннәмгә...
  Беренче сакчы
  Тукта, зинһар, җаным, шаярма!
  Нәрсә кирәк, әйт соң?
  Гарәп
  Хәзер генә
  Кемдә булдын?
  Беренче сакчы
  Минме?
  Гарәп
  Әйе, син.
  Беренче сакчы
  (куркып)
  Минме?
  Гарәп
  Әйе.
  Беренче сакчы
  (чигенеп)
  Минме?
  Гарәп
  Әйе, дим ич!
  Нәрсә, тишек борын! Әле син...
  (Хәнҗәрен борынына китерә.)
  Әйт яхшылык белән, хәзер генә
  Кемдә булдың?
  Беренче сакчы
  Минме?
  (Куркып, тиз генә.)
  Вәзирдә.
  Гарәп
  Ялганлама, кара, кем җибәрде?
  Беренче сакчы
  Зөһрә язу бирде Таһирга.
  Гарәп
  Сак бул! Мине монда кургәненне
  Сөйләр булсаң әгәр, беләмсең.
  Беренче сакчы
  (ант итә)
  Бетте. Икмәк белән... Кояш белән...
  Гарәп
  (булдереп)
  Бугаз каның белән түләрсең.
  (Китә.)
  Беренче сакчы
  (кукрәген тотып)
  Абау, Ходаем1
  Тәмам котым очты,
  Аякларым җиргә тимәде.
  Буыннарым төште. Тегесе тагын
  Кайда йөри, адәм имгәге?..
  (Арып, баскычка барып утыра.)
  Елан үзе. Мондый куркынычны
  Нигә ханым асрый сарайда?
  Бөтен сарай тагын бер сүз әйтми
  Шушы явыз кара балага.
  (Башын салып утыра.)
  Пауза.
  Икенче сакчы керә.
  Икенче сакчы
  Нигә, егет, алай суга төшкән
  Бәрән төсле бөрешеп торасың?
  Беренче сакчы
  Әллә нәрсә бүген әчем поша.
  Тирә-як буш... Акрын, һава тын...
  Ай, йолдызы никтер авызын ерган...
  Шат суыннан акрын җил исә...
  Күңелсез дөнья!
  (Борын тәмәкесе тарта.)
  Икенче сакчы
  Тукта әле, син
  Юлерланден малла югыйсә?
  "Узен җиләс, матур һава дисен,
  Йолдыз көлә дисең, төн дисең...
  Матурлыкның барын санап чыккач,
  Күңелсезлек дисең, моң дисең.
  Беренче сакчы
  Я, соң шушы төндә ни матурлык,
  Нәрсә бар соң?.. Чынлап ямансу...
  Икенче сакчы
  Менә юләр! Җиләс... Төн... Саф һава.
  Ай яктысы... Матур агым су...
  Ә син, карга кебек авызың җәеп,
  Күңелсез төн дигән буласың...
  Беренче сакчы, тәмәкесен тарта-тарта, кылычын янга куеп, баскычка утыра.
  Мондый төннәр алар сирәк очрый...
  Күрмәгәнсең әле: була төн —
  Күзгә төрткәндә дә күренмәслек
  Караңгы төн... Ачы көзге төн...
  Кыямәт көн төсле караңгылап,
  Болыт каплый бөтен җир өстен.
  Ачы җилләр дәһшәт сызгыралар...
  Карт агачлар сына, шыгырдап...
  Эчпошыргыч юеш вак яңгырлар
  Өстән бәреп ява, шыбырдап.
  ә син, мескен гаскәр, пгул вакытта
  Җәяү сахра буйлап барасың.
  Бер кулыңда сөңге, берсендә ук...
  Өскә авыр йөкләр тагасың...
  Менә анда, туган, күңелсез дә
  Күңелсез... Ул менә моңсу төн...
  Беренче сакчы йокыга китә.
  Шунда инде менә таңнар атмый —
  Мең ел кебек була бер кичең.
  Бу төн җәннәт, туган! Моның өчен
  Җанын бирер ата баласы.
  Ә син, иләк кебек авызың җәеп,
  Моңсу дисең тагын, карачкы!
  (Кылыч белән корсагына төртә.)
  Беренче сакчы куркып сикереп тора, кылычын чыгара.
  Беренче сакчы
  Дошман, дошман!
  Икенче сакчы
  Тукта!
  Беренче сакчы
  Бисмилләһи!
  (Кулын күтәрә.)
  Кяфер дошман!
  Икенче сакчы
  Тукта, саташма!
  Юләрләндең мәллә?! Син нишлисең?
  Беренче сакчы
  Җуинә алмассың, кяфер, маташма!
  Икенче сакчы
  Ха-ха-ха-ха! Юләр, син нишләдең?
  Беренче сакчы
  (айный)
  Тукта... Кем ул — мине буа ич.
  (Якаларын чишә.)
  Икенче сакчы
  Буа? Юләрләнмә төшең белән!
  Беренче сакчы
  Нишләп төш булсын — мин уяу ич.
  (Төкеренә.)
  Тфү! Шайтан йөргән юллар бугай,
  Монда җен-пәриләр баскандыр.
  Икенче сакчы
  Юк, җариялар монда кич уйныйлар —
  Фәрештәләр канат каккандыр.
  (Пауза.)
  Кара әле син, туган, сизәсеңме:
  Әллә нишләп безнең хан кызы
  Бу көннәрдә һаман уйчан Иори,
  Бакчаларда күренә ялгызы;
  Аңа нәрсә булган? Шундый төндә
  Ничә тапкыр ялгыз очрады.
  Күкрәгендә, мескен, күптер, ахры,
  Әллә нинди зарлы моңнары.
  Беренче сакчы
  Ул, егеткәй, әле болай бугай:
  Аның күңелен Таһир аулаган;
  Ә ул алай азгын бала түгел;
  Күңел куймый.
  Икенче сакчы
  (кулын селтәп)
  Ул да булмаган...
  Тал чыбыкларыдай зифа буйлы
  Фәрештәдән матур кыз бит ул!
  Аның тирә-якта тиңдәше юқ;
  Юләр егет! — Кадрен белми шул.
  (Йөри. Пауза.)
  Буш булсам мин бүген, беләсеңме,
  Кайда булыр идем бу кичне?
  Ах, Гөлчәчәк! Нинди матур җария!
  Әйдә, туган, әллә китикме?
  Беренче сакчы
  Китми тагын... Әллә саташтыңмы?
  Сарай белсә, көлең күккә очар...
  Бераз торыйк... (Торып.) Инде күп калмады.
  Тиздән менә сызылып таң атар.
  (Киерелә.)
  Иокы баса... Әйдә, азрак йөрик!
  Икенче сакчы
  Әйдә! (Киерелә.) У-ух! Бәгьрем Гөлчәчәк!
  Беренче сакчы
  Бозма йөрәгемне!.. (Төчкерә.) Фани дөнья
  Гәлчәчәкләрсез дә үтәчәк.
  Сулга, агач арасына китеп югалалар. Баскычтан Зөһрә төшә. Ак киемнән.
  Башында такыя. Өстеннән пәрдә салган. Аягына башмак кигән. Чәче, тузып, иңбашларына төшкән. Киемнәре кыйммәтле ташлар белән бизәлгән.
  Зөһрә
  (алгыз)
  Ничек гүзәлләнеп таң әйләнә!
  Матурлыктан күзләр бәйләнә.
  Әчем пошуына, йөрәк ярсуына
  Бичара мин, башым әйләнә.
  (Туктый төшә.)
  Тукта! Мин соң монда нишләп йөрим?
  Тукта, өнемме бу, төшемме?
  Әллә, хәсрәтемә чыдый алмый,
  Гүрләремә иңәр төнемме?
  Әле ул юк. Тукта... Килерме соң?..
  Килер, килер минем чибәрем.
  Килмәс булса, тагын, елый-елый,
  Чакырып, хатлар язып җибәрем.
  Аппак кынам, иркәм, кил, диярмен,
  Бир, диярмен, миңа кулыңны;
  Синсез миңа дөнья хәсрәт йорты,
  Синсез болыт каплый юлымны.
  Килсә, нинди шатлык: үбәрем мин,
  Җем-җем чәчләреннән сөярмен,
  Кузгә кузем куеп, тән утырып,
  Барлык серләремне сөйләрмен.
  Сөйләрмен мин аны сөйгәнемне,
  Кайнар яшьләремне түккәнне;
  Гыйшык хәсрәтеннән көйгәнемне,
  Баскан туфракларын үпкәнне.
  Сөйләрмен мин аңа белгертмичә
  Ялгыз гына көеп янганны;
  Йоклаганда, аның ак йөзенә
  Бик күп кайнар яшем тамганны.
  Мәхәббәт! Син нинди көчле!.. Кайчан
  Безне янган утка саласың,
  Кайвакытта шатлык дәрьясында
  Йөздертәсең ата баласын.
  Нинди язмыш мине көтеп алыр
  Хәзер чиккән михнәт соңыннан...
  Әллә һаман җир, күк сыкрар микән
  Минем хәсрәтемнән, моңымнан
  Сулдан Таһир чыга да туктый. Ул чуар итектән. Чиккән кызыл күлмәк өстеннән укалы камзул кигән, чәчләре озын. Киң чалбары, кайтарылып, итеккә төшкән, башында энҗеле такыя. Билендә кылыч, хәнҗәр.
  Зөһрә
  Әнә килә, тибрәнәдер йөрәгем.
  Таһир
  Хәерле кич иркәләсен гүзәлләрнең гүзәлен!
  Зөһрә
  Кичер минем борчуымны, чибәрем.
  Таһир
  Бурычлымын гүзәл кызга — беләмен.
  Зөһрә
  Айга карап бик күп ялгызсыну
  Ялыктыргач, сине чакырттым.
  Утыр бире, Таһир, ятсынма син,
  Чит күрмә син мине, акыллым!
  Таһир
  Нигә кирәк алар? Мин бик шатмын!
  Зөһрә
  Әйе, шат син, Таһир, гомергә...
  Таһир
  Ничек алай? Бәлки, яшь күңелдә
  Ачы хәсрәт бардыр минем дә.
  Пауза.
  Зөһрә
  Утыр шунда! Утыр... Рәхәтләнеп
  Бергә матурлыклар сайларбыз.
  Таһир утыра.
  (Таһирның башыннан сыйпап.)
  Таң нурында уйнап, чылтырап аккан
  Чишмәләрнең җырын тыңларбыз.
  Ялгызлыкта янган бәгърем төсле
  Кара чәчләреңнән сөярмен.
  Ак кардан ак керсез күкрәгемдә
  Саклап килгән серем сөйләрмен.
  Таһир
  Ул серләрең ниләр яшергәнен
  Таһир белми димә, гүзәлем!
  Зөһрә
  Яралама, егет, мине тагын,
  Күрсәт миңа көләч йөзеңне;
  Хәнҗәреңнән кискен сүзләр белән
  Итмәсәңче кәбап! күңелне.
  Әйт, канатым, Таһир, ниләр кылыйм,
  Күкрәгеңә ничек юл салыйм?
  Таш күңелеңә ничек мәхәббәттән
  Тик бер кисәк кискен ут салыйм?
  Ай йөзеңә күпме башым куеп,
  Кайнар яшем түктем — белмәдең;
  Баш очыңда күпме, елый-елый,
  Таң аттырдым утырып — күрмәдең.
  Баскан эзләреңнән туфрак алып
  Үпкәндә дә, син бит сизмәдең...
  Кичер, аппак кынам, сүзләремне,
  Янды йөрәк, артык түзмәдем.
  Таң сахралар кичте бер-бер артлы,
  Керфекләре тала белмәделәр,
  Әзләделәр рәсемең күзләрем...
  Аерылышыр сәгать якын инде,
  Бер күзең сал миңа, чибәрем!
  Таһир
  А, гүзәл кыз, аерылышу, очрашулар
  Инде безгә зар гына.
  Зөһрә
  А, матурым! Бичараңа
  Мәрхәмәт ит аз гына!
  Таһир
  Кыйгач кашым, асылташым, елама!
  Күңел зарын ачы яшьләр юамы?
  Телгәләнгән йөрәк — яндырма!
  Ай йөзеңә яшем тамдырма!
  Зөһрә
  Чулпаным син, тулпарым син —
  Бул канатым, бул ярым син,
  Бу хәсрәткә мине талдырма!
  Зар күңелнең утларында,
  Утлы күмер туфрагында
  Мине калдырма!
  Таһир
  Кичер мине, гүзәллекнең таҗы,
  Янмый димә йөрәк ялкында,
  Белми димә егет күңел зарын —
  Бик күп яндым гыйшык утында.
  Сөям, Зөһрәм, өзелеп сөям, бары
  Сине генә шашып сөям мин.
  Сәҗдә кылам ятып алларыңа...
  Мәҗнүн колың инде күптән мин.
  Янсын инде йөрәк ялкынында...
  Асыл ярым, кичер егетне!
  Таңгы төшләр кебек оныт мине,
  Яндырдым мин күптән өметне...
  Зөһрә
  Ал сүзеңне, кызган кыз баланы!
  Болай да ул әрни, яралы...
  Сүндермә аның өмет кояшын да
  Тере мәет итмә син аны!
  Таһир
  Җәүһәр илнең балкыр таң йолдызы,
  Зәңгәр күкнең алсу иртәсе,
  Данлы ханның ялгыз күз карасы,
  Халкыбызның тиңсез иркәсе,
  Зөһрә кызның таңы нурлар атсын,
  Юлларына геллар сибелсен,
  Яшь гомере чылтырап, җырлап аксын,
  Шатлык, бәхет белән күмелсен...
  Зөһрә
  Шулай дисең, Таһир, шулай булсын!
  Таһир
  Мең теләкләр — шулай ул булсын!
  Тик Таһирны Зөһрә онытсын!
  Йолдызына Зөһрә юлыксын!
  Зөһрә
  Таһир!
  Таһир
  Мин ялгызым түзем сугышчы,
  Атам минем түбән чыгышлы.
  Ханым бирмәс миңа кулыңны,
  Мин табармын ялгыз юлымны...
  Зөһрә
  Кире кайтар, бәгърем, сүзләреңне!
  Яндырма син мине утыңда;
  Һичкем били алмас йөрәгемне —
  Ихтыярым синең кулыңда...
  Кирәк түгел... атам сарайларын,
  Хакимлеген ятка калдырсын,
  Теләмимен һичнәрсәсен аның,
  Тәхетләрен зарым яндырсын!
  Әгәр безгә монда көн тумаса,
  Туган илнең чиген үтәрбез,
  Һәммә җирдә кызарып кояш бата —
  Туйган илне туган итәрбез.
  Таһир
  А, гөлкәем, рәхмәт, бу көчләрне
  Көтми идем синнән әлегәчә;
  Бәгърем, тик син миңа яр булырсың,
  Аерылмабыз, дустым, гүргәчә!
  (Үбә.)
  Зөһрә
  Нинди рәхәт! Һәйбәт! Нинди яхшы!
  Безнең өчен инде таң атар;
  Безнең өчен сайрар асыл кошлар,
  Сахра җиле җырлап уятыр.
  Гарәп керә.
  Гарәп
  Сәлам булсын гүзәл хан кызына!
  Сәлам булсын батыр Таһирга!
  Зөһрә
  Сәлам булсын!
  Сезгә йомышым юк минем хәзергә.
  Гарәп
  Кичерегез, матурлыклар таҗы!
  Ал таңнарның татлы сәгатьләрен
  Борчымыйча мөмкин булмады...
  Һәр сәгатыгә хәзер саклык өчен
  Уну тора илнен уллары.
  Укчыларнын, сагын барлау өчен,
  Хөкемдарым мине юллады...
  Таһир
  Хәерле таң сиңа, кардәшем...
  Уңыш бирсен авыр хезмәтең!
  Китәләр.
  Гарәп
  (уртага чыга, ачу белән)
  Дөнья җәннәтендә ник аңарга
  Чәчәкләрдән тәхет корылган;
  Нинди авыр миңа!.. Шулай ук соң
  Очар микән бәхетем кулымнан?..
  Шуның кулларында Зөһрә матур
  Кысылганда, ничек чыдадым?
  Кара күзләреннән үпкән чакта,
  Ничек, чыгып, башын чапмадым.
  Шулай... Үтәр синең бәхтең таңы.
  Баер, егет, синең кояшың.
  Шул вакытта син дә кол гарәпнең
  Тылсымланган көчен тоярсың...
  Килер сиңа әрну, рәнҗу чагы...
  Аркылыга юлың кисәрмен,
  Кулыңдагы алтын җамыяктагы
  Ширбәтенне зәһәр итәрмен.
  Әле күкрәгеңдә бәхет кошы...
  Ә киләчәк... анысы сөаль ул.
  Я мин, я син! Минем алмаз хәнҗәр
  Бик күп Таһир башын өзгән ул.
  (Тиз генә югала.)
  
  Пәрдә.
  
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  
  Сарай эче. Арткы планда арык. Уртада ике калын багана. Аралыкта керси",
  Ике як диварга ябыштырып, ике багана утыртылган. Көрсинең һәр ике ягын-
  да артка чыгар өчен юл, ике генә киртләчле баскыч. Унда һәм сулда як-якка чыга торган биек ишекләр. Сулда бер тәрәзә. Уң якта, сәхнәнең алдындарак тәхет. Диварлар төрле язулар, кораллар белән бизәлгән. Идән һәм баскычларда паласлар. Көрси, тәхет алларында җанвар тиреләре. Пәрдә ачылганда, Зөһрә көрсигә ята төшеп сөялгән дә саз уйный. Таһир аның аяк очында яртылай яткан, яртылай таянган, алдында китап. Һәр икесе музыкага бирелгән. Зөһрә уйный. Таһир уйлый. Бик озак тынлык.
  Арык буенча Сакчы йөри.
  Таһир
  Куй әле син, Зөһрә, шул көеңне,
  Әллә нишләп борчый күңелне;
  Аның тетрәп чыккан зар, моңнары
  Искә төшерә үткән гомерне.
  Зөһрә
  (паузадан соң, туктап)
  Ул көйне мин, Таһир, һаман уйныйм,
  Бар көйләрдән артык яратам;
  Аның өзелеп чыккан моң тавышыннан
  Бөтен хәсрәтләрем таратам.
  Яшьтән бирле бик күп азапланган
  Җанга дәрман табам аңарда;
  Шуңа күрә һаман уйныйм өйдә,
  Бакчаларда, кырда, яланда.
  Кайчан йомшак кичке җилләр исә,
  Кайчан саз тарталар, көйлиләр...
  Ә мин ишетәм барсын, барсы да әйтә:
  «Сөю— бәхет, Зөһрә, сөй», — диләр.
  Китап бите саен, юлы саен,
  Сүзе саен арта шатлыгым,
  Чирткән кылларымның моңы саен
  Бары шул сүзләрне ятлыймын.
  Таһир белән Зөһрә остазлардан
  Сабак ала диеп сөйлиләр;
  Ә мин сөям, сөям багалмамны,
  Шашып сөям — алар белмиләр.
  Гарәп, качып, артта тыңлый.
  Гарәп
  (үз-үзенә)
  Аның җәннәт кебек кочагында
  Рәхәт чигә Таһир бүген дә.
  Нинди авыр... Бөтен җан ачысын
  Сер итәргә авыр күңелдә.
  Тукта... Озакламас, вакыты килер;
  Табар гарәп юлын ничек тә;
  Һаваларда йөзгән кошларны да
  Бер ябалар тотып читлеккә.
  Таһир
  Дәресләрен сине талдыргандыр,
  Сагынгандыр сине гөлләрең,
  Бакчаларга, әйдә, алып чыгыйм,
  Ял итәрсең анда, чибәрем.
  Зөһрә
  Сахраларда җилләр өзелмәс,
  Бакчаларда гөлләр өзелмәс,
  Күңелләрдә өмет янмаса,
  Һичкайсы аның күзгә күренмәс.
  Һәр көн сине көттем, йөдәдем,
  Һәр көн үзең өчен,
  Гаскәрләрең өчен
  Ак теләкләр сезгә теләдем.
  Тагын уйнап, көлеп
  Кайтуыңны күреп,
  Шатлык белән тулды йөрәгем.
  Син булганда гына, бакчаларда
  Чәчәк ата гөлләр, гүзәлем.
  Таһир
  Синең рухың гына наз гәлләргә
  Җан бирәдер, дустым, беләмен.
  Гарәп
  Хәерле көн иркәләсен
  Гүзәлләрнең солтанын!
  Зөһрә
  Хәтерләмим кара колга
  Нинди йомышым булганын...
  Таһир
  Хан кызының әмере булса,
  Җиткерермен үзем, туганым...
  Гарәп
  Борчуымны гафу боерыгыз,
  Юлладылар мине солтаным —
  Тиздән алар зур-зур эшләр белән
  Бу сарайга килмәк булдылар,
  Серләр күп булганга, берәүне дә
  Калдырмаска миңа куштылар;
  Төрле яктан килгән илчеләр бар,
  Вәзирләр бар, олуг кешеләр бар;
  Хан хәзрәтләрендә алар белән
  Сөйләшергә бик күп серләр бар.
  Таһир
  Әйдә, Зөһрә, барыйк бакчаларга,
  Дәресләрең бардыр синең дә.
  Зөһрә
  Әйдә, миңа сабак өйрәтерсең...
  Китәләр.
  Гарәп
  (иелеп озатып кала. Паузадан соң)
  Телдә сабак, ләкин күңелдә
  Шатлык, хәлт, өмет, серләр тулы...
  Яшермәкче була кыз бала!
  Ләкин чүл укчысы бу гарәпнең
  Дөм караңгы чиксез дәрьяда -
  Сахраларда, төннең карасында
  Дошман күзәтә алган күзләре
  “Ул күңелгә хуҗа булганнарны
  Ачык күрә... Аның сузләре
  Шундый начар... Шундый буталчыклар;
  Аңа төшенү сезгә уңайсыз;
  Ялкын йөрәк, уттай кара күзләр
  Кирәк аңа... Сез бит баласыз...
  Сөте кибалмаган Таһирларга
  Җир йөзләре җәннәт бүгенгә;
  Ләкин ул балага киләчәктә
  Башка теләк минем күңелдә.
  Ханча керә.
  Гарәп
  Сәлам булсын хөкемдарым хуҗама!
  Һәрвакытта хезмәтенә баш игәнмен мин аңа!
  Ханча
  Ничек күрер минем ышанычлым
  Бу хәсрәткә дәрман чарасын?
  Нәрсә табар миңа, юар өчен
  Күкрәгемнең ачы ярасын?
  Я Хода, я! Ничек йолып алыйм
  Бу сагыштан күзем карасын?
  Гарәп
  Сезнең өчен җаным фида булсын,
  Туфрак булсын тәнем, санатым!
  Ханча
  Бу хәсрәттә миңа юлдаш булсаң,
  Шатлык сәгатемә юлыксаң,
  Сарай намусы өчен хезмәтеңне
  Һичвакытта, дустым, онытмам.
  Теләр булсаң, азатлык алырсың,
  Туган илләреңә китәрсең.
  "Уз илеңнең сарай турләрендә
  Дан, шөһрәттә гомер итәрсең.
  Теләр булсаң, минем сараемда
  Кадер, хөрмәт чолгар колымны.
  Казанырсың иң зур дәрәҗәне,
  Байлык, шөһрәт каплар юлыңны.
  Гарәп
  Байлык, шөһрәт түгел теләгем,
  Сарай өчен әрни йөрәгем.
  Тик кадерле Ханчам кырында
  Корбан булсам икән юлында.
  Ханча
  Мең рәхмәтләр булсын дустыма!
  Гарәп
  Ышанса иде хуҗам колына!
  Табалса идем аның шатлыгын,
  Сибелсә иде гөлләр юлына!
  Ничек тузмак кирак бу хурлыкка —
  Кимсетелгән илем кыйбласы.
  Кичермәк юк мондый хыянәтне —
  “Үлем генә моның җәзасы!
  Шул ананың газиз баласы...
  Ханча
  Йөрәк парәм!.. Күзем карасы...
  Гарәп
  Кичерегез, хуҗам, борчылмагыз...
  Кмйблама мин саҗда кылырмын,
  Я башымны гүргә мин салырмын,
  Я хуҗамны бүген йолырмын...
  Ханча
  Мең рәхмәтләр миннән үзеңә!
  Гарәп
  Мин каршылыйм... Алар күренә.
  Борчылмагыз, хуҗам... Мин исә
  Хыянәттә булмам эшемә...
  (Югала.)
  Ханча
  (үз-үзенә)
  Хода ярдәм бирсен! Бер ышана,
  Бер ышанмый күңелем монарга;
  Кайчан гына, Ходаем, кайчан гына
  Котылырмын шушы олттан?
  Куз карасы кебек саклап тоткан,
  Шуның белән күңелең юаткан...
  Бөтен сарай аның хезмәтендә
  Улу торган төннәр буенча;
  Шаһзадәләр өчен чәчәк итеп
  Саклап килгән җәүһәр уеңча...
  Имеш, шушы балаң Таһир кебек
  Таҗ, тәхетсез егет сайласын.
  Нинди хурлык...
  Гарәп артыннан чыга. Пауза.
  Бераздан Хан, Вәзир, Гаскәр башлыгы, Таһир,
  гаскәр, вәзирләр, сакчылар керә.
  Хан
  (Гаскәр башлмгмна)
  Сөйлә, тагын нинди бәхетсезлек,
  Нәрсә булган безнең кәрванга?
  Кемнәр тагын, безгә кылыч кайрап,
  Сынашырга чакыра мәйданга?
  Гаскәр башлыгы
  Кәрванчылар бик күп михнәттән соң
  Иран туфрагына чыкканнар.
  Ләкин шундук безнең балаларны
  Явыз юлбасарлар тотканнар.
  Хан
  Ничек алай? Тизрәк, тизрәк, вәзир,
  Чапкын җибәр! Дәүләт башында
  Утыручылар моңа хисап бирсен,
  Алар мәсьүл минем каршымда.
  Гаскәр башлыгы
  Әгәр бер мал гына тәләф булса,
  Берни булмас иде аңардан;
  Түзәр идең аңа, күп булса да,
  Имин түгел адәм хатадан.
  Ләкин, ханым, алар оялмаган,
  Җиналтыгә чиктән ашканнар.
  Рәхимсез куллардан кәрванчылар
  Рәнҗетелгән.
  Хан
  Ничек?
  Гаскәр башлыгы
  Асканнар.
  Хан
  (борчыла)
  Нинди хәбәр миңа китердегез?
  Асылганнар... Нинди кунелсез...
  Тизрәк, тизрәк... Берар тәдбир кирәк.
  Чапкын җибәр Иран иленә,
  Кичектермә, вәзир... Юк-юк, тукта...
  Изге сәфәр әчен гол чыгарга
  Батырларга әмер бирелсен!
  Гаскәр башлыгы
  Һичбер фикер төшми күңелемә.
  Чапкын кирәк түгел... Кирәк түгел
  Эш итәргә хәзер дусларча.
  Хан
  Мондый җинаятьләр берәү түгел,
  Бик күп була килде моңарча.
  Басар алар, һаман юаш булсаң,
  Кимсетерләр алар илемне.
  Изге хакым минем хурлатмаска
  Үз тәхетемне, туган илемне.
  Кем бар арагызда уттан, судан
  Качмый торган батыр егетегез?
  Китсен гаскәр белән үч алырга,
  Шәһәрләрен тар-мар итегез.
  Вәзир
  Ханым, азрак кына хөкемең йомшарт,
  Саклан кызып чиктән ашудан;
  Урынсыздан тату күршеләргә
  Чапкын исалмасын ачудан.
  Бәлки, әле безнең кәрваннарны
  Дәүләт ияләре белмидер...
  Ул юлларда сарай хөкеме түгел,
  Юлбасарлар, бәлки, йөридер.
  Хан
  Ул юлларда балаларның каны
  Бу беренче түгел саркуы,
  Һичбер сүзгә вакыт калдырмыйча,
  Кискен җавап кирәк бу юлы.
  Шул сәгатьтән гаскәр хәзер булсын,
  Иярләргә куллар үрелсен,
  Изге сәфәр өчен юл чыгарга
  Батырларга әмер бирелсен!
  Гаскәр башлыгы
  Еллар йөреп каты сугышларда,
  Курку ни икәнен белмәгән,
  Яңгыр булып яуган ут астында
  Чигенүнең юлын күрмәгән,
  Ияреннән билен төшермәгән,
  Бусагасын атлап кермәгән
  Батыр егетләрем шул сәгатьтә
  Хәзер тора байрак астында,
  Ак таң белән алар сәфәр чыгар,
  Дошман тетрәр үлем каршында.
  Гаскәр керә.
  Хан
  Кемнәр батыр — барсын! Куркак калсын!
  Халык
  Батырларга бүген дан булсын!
  Хан
  Кем бар гаскәреңдә — нинди егет
  Батырларга бүген баш була?
  Кайсы егет, гомерен аямыйча,
  Җанын куя дошман каршына?
  Гаскәр башлыгы
  Әмер бирсен ханым — кылычым
  Буш калдырсын бүген кынысын,
  Алсын аны данлы сугышчым,
  Күп сынашта якын булышчым,
  Илебезнең батыр укчысы,
  Халкыбызның асыл җырчысы —
  Таһир алсын бүген кулына,
  Гаскәр белән чыксын юлына,
  Ышанычын бирсен хан ана,
  Көчен бирсен халкым улына.
  Хан
  Таһир! Кил яныма!
  Илең өчен
  Сынашларда билең түзәрме?
  Намусыңны даулап, дошманнарны
  Туздырырга көчең җитәрме?
  Таһир
  Җуиталырмы көчем туган илем өчен —
  Ышшанычыгызны мин алыйм,
  Сугыш сафларына мин барыйм.
  Без китәрбез бергә, кылыч тагып билгә,
  Әиләнербез җиңеп якында,
  Кайталмасак илгә, исем калыр телдә.
  Гәүдә ятар сугыш кырында.
  Хан
  Изге теләк сиңа һәммәбездән:
  Куркулардан, егет, ерак тор!
  Вәзир
  (Таһирны кочаклап сөя, башыннан үбә)
  Хуш, бәбкәм, Тәңре ярдәм итсен!
  Таһир
  Хуш, әткәем, безгә дога кыл!
  (Әтисен кочаклап үбә. Аннан соң, кылычын чыгарып, шундагы гаскәрләргә.)
  Әйдә, дуслар, бергә ерак илгә,
  Шатлык һәммәбезгә бүгенгә;
  Ат калдырыйк бергә туган илгә,
  Сагынып яд итәргә гомергә.
  Хан
  Ярый! Алла сезгә ярдәм бирсен!
  Курку салсын явыз дошманга!
  Вәзир
  Түзем биргәй иде Тәңре җанга!
  Таһир ишарә кыла, шулвакыт гаскәр марш уйный башлый.
  Гаскәр
  Хода саулык бирсен сарайга!
  Алдан, кылыч тотып, Таһир, анын артыннан гаскәр чыга башлый.
  Пәрдә.
  
  ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  
  Икенче пәрдәнең икенче күренешендә тасвирланган вакыйгалар.
  Гаскәрне озатканнан соң, Хан дүрт-биш көннән сугышчылар җиңү белән кай-
  тырлар дип ышана, кыю Таһир ник минем балам булмады икән дип, аның көченә соклана. Шулвакыт Ханча белән Гарәп керәләр һәм Таһир Зөһрәне рәнҗеткән, аларның хәлләре халыкка фаш ителгән дип җиткерәләр. Хан
  Таһирны меңәрләгән гаскәргә баш итүенә үкенә. Гарәп Таһирга үлем җәзасы бирелергә тиешлеген әйтә. Ханча данлыклы нәсел кызы Зөһрәнең «кара кул-
  лы укчы» белән булуына гарьләнә. Таһир, Зөһрә, Гаскәр башлыгы, түрәләр керә. Таһир белән Зөһрә бер-берсен саф хисләр белән яратуларын аңлатырга тырышалар. Ләкин Хан Таһирның башын кисәргә боера. Гаскәр
  башлыгы илгә күп тапкырлар җиңү китергән Таһирны кичерүне сорый.
  Гарәп
  Мәрхәмәт итегез!
  Ханча
  Өметләрне инде кисегез!
  Хан
  Китегез. Калдырыгыз киңәшегезне!
  Кире алмамын һич тә сүземне!
  Алыгыз баланы! Бикләгез сез
  Аны сарайга!
  Артык күрмәс күзем бу баланы!
  Илтегез җәллад янга! Мәйданга!
  Зөһрә
  Нишләдегез, атам, я Алла!
  Таһир
  Ялынма син, кәгьбәм, аңарга.
  Гарәп
  Үбәм табаныгыз тузаннарын —
  Бир мәрхәмәт, хуҗам, шуларга!
  Хан
  Мәйданга! Мәйданга!
  Таһир
  Соңгы сәлам миннән дусларга!
  Сау бул, Зөһрәм, җаным иркәсе!
  Мәхәббәтең белән яна-яна,
  Шат елмаеп менәм мин дарга!
  Таһирны алып китәләр.
  Зөһрә
  Таһир! Бәгърем! Ничек?.. Син дарга?
  Мин ялгызым монда... Зинданда?
  Үлем сәгатендә, я Алла,
  Беребез монда, беребез ник анда?
  Нигә аердыгыз, йөрәкне
  Ике кисәк итеп ярганда?
  Нәрсә була сезгә учакта
  Алар икәү чәчрәп янганда!
  (Егыла. )
  Вәзир керә, тәхет каршына егыла.
  Вәзир
  Калдыр, ханым, җаннан кадерлемне!
  Менә сезгә минем үз башым!
  Гаскәр башлыгы
  Шаһым, зинданнарда җәзалагыз,
  Сөргеннәрдән егет кайтмасын;
  Ләкин Таһир кебек егетләрнең
  Туган илгә каны таммасын.
  Хан уңайсызлана.
  Адәм балалары камил түгел,
  Хата йорты дөнья электән,
  Ата бит бу, кызганыгыз аны,
  Кай җирләре артык үлектән?!
  Вәзир
  Күп тыңладың, ханым, сүземне,
  Корбан иттем сиңа гомерне,
  Күп булыштым зарлы көнеңне —
  Инде хәсрәт алды үземне.
  Кичер минем күзем карасын —
  Аяу кирәк ата баласын,
  Сусау алса мәгьрур ханымны,
  Агызсын ул минем канымны!
  
  Пәрдә.
  
  ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  
  Зиндан әче. Таһир тәрәзәгә карап тора.
  Таһир
  Нинди күңелсезлек! Тәрәзәдән
  Уйлый таң яктысы керергә;
  Ләкин аңарга да мөмкин түгел
  Кереп минем хәлне белергә;
  Әй таң нуры! Бар син сахраларга!
  Бар кырларга, яшел урманга!
  Бар да җәннәт кебек матур яса;
  Сиңа урын булмас зинданда,
  Җиде ел буенча тар зинданда,
  Җиде ел буенча коллыкта;
  Җыен залим кулында хурлыкта,
  Салкын кабер, дәһшәт тынлыкта;
  Нинди кансыз, нинди явыз куллар!
  Саф каннарым сыгыла йөрәктән;
  Шулар аркасында хәлсезләнде,
  Көч суырылды тимер беләктән.
  (Пауза. )
  Мескен Зөһрәм! Инде нишләгәндер?
  Кем соң белә, бәлки, үлгәндер?
  Кем сон белә, бәлки, тәкъдир аны
  Күптән кара җиргә күмгәндер.
  (Тәрәзәдән карый.)
  Нинди матур!
  Әнә аксылланып
  Таң яралып килә еракта;
  Әнә минем туган илләремнән
  Кәрван тезелеп килә бу якка.
  Мескен кәрванчылар! Арыганнардыр -
  Әнә су буена тешалар;
  Нинди бәхетлеләр; бар да, бар да
  "Уз иркендә гомер итәләр.
  Ярты үлек... Тоткын... Тере мәет...
  Сөрмәләнгән күзем алмасы...
  Сусаганда су юк, җанга җим юк...
  Кул сузалмый шунда Алласы.
  Карт Сугышчы керә.
  Сугышчы
  А, мең шөкерләр булсын язмышка!
  Йөз меңләгән мактау бу таңга!
  Рәхмәтләнгән шатлык — дусларга!
  Нәләтләнгән қаргыш — дошманга!
  Еллар буе безне әйдәгән,
  (Қиңүләрнең серен биләгән,
  Изге туфрагына иленең
  Намус белән бурычын түләгән,
  Батырларның чиксез батыры,
  Егетләрнең тиңсез асылы,
  Таһир исән, безнең башчыбыз!
  Мең гомерләр сиңа, халкыбыз!
  Таһир
  Кем тавышын ишетәм мин анда?
  Кем ни тели миннән зинданда?
  Сугышчы
  Таһир! Олуг башчым минем!
  Таһир
  Тукта! Кем син? Нәрсә сүзең?
  Сугышчы
  Оныттыңмы, башчым, укчыңны? уна
  Таһир
  Тукта, мин хәтерлим тавышыңны!
  А, Таштимер батыр, туганкаем!
  Сугышчы
  Коткаручым, бәбкәм, атакаем!
  Таһир
  Тукта, кайдан килдең син монда,
  Ничек кердең минем яныма?
  Ничек таптың аның юлларын,
  "Утар өчен үлем базына?
  Кайдан юлың, туган илдәнме?
  Гөрләп гөлләр үскән җирдәнме?
  Сөйлә: укчыларым, дусларым,
  Тамырларым минем исәнме?
  Сөйлә: сугышларда йөрдеңме?
  Кем күтәрде минем сөңгемне?
  Кыираттыгыз ничек дошманны?
  Коткардыгыз ничек илемне?
  Сөйлә тизрәк, батыр Таштимер:
  Күрдеңме син Зөһрәм, иркәмне,
  Ул бичарам әле исәнме,
  Әллә язмыш һәлак иткәнме?
  Сугышчы
  Тынычлансын күңлең, сөйкемлем,
  Шатлык хәбәр белән мин кердем,
  Дусларыңнан, туган илеңнән,
  Зөһрә җаннан сәлам китердем!
  Сугышчы Таһирны гаскәргә башлык итеп алып китә.
  
  ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
  
  Зөһрә Таһирны сагынып газаплана, Гарәп: «Таһир үлгән инде: туфрагында карт агачлар үскәндер, күкрәген козгыннар азык иткәндер», — ди. Зөһрә аны ачуланып куа. Ханга, дошманны җиңеп, сугышчылар кайтуын, гаскәр башында Таһир торуын әйтәләр. Зинданнан качкан өчен, Хан Таһирны үлем җәзасына хөкем итә. Гаскәр башлыгы Таһирның батырлыгы, халкына биргән антына тугры булуы турында сөйли. Вәзир дә баласын аяу кирәклеген сорый.
  Таһир, Зөһрә исемен атамыйча гына, шигырь сөйли алса, Хан аны кичерергә вәгъдә бирә.
  Хан
  Шулай булса сарай мәрхәмәтле.
  Сиңа, Таһир, минем шартым бар;
  "Утар булсан кичәм; үтәмәсәң —
  Кичермәскә сине антым бар.
  Пауза. Бар да уйга кала.
  Кил мондарак! Хәзер үз каршымда
  Шигыры сөйлә халык алдында;
  Ләкин аң бул, шигырең юлларында
  Минем Зөһрәм исемен сагынма;
  Әгәр шул шартымны үтәр булсаң,
  Мәңге сине азат итәрмен;
  Әгәр аннан күңелең алалмасаң,
  Кызганмыйча һәлак итәрмен!
  Таһир
  Шигырь сөйлә... Әйе... шигырь... мөмкин.
  Гаскәр башлыгы
  Авыр түгел, Таһир, телгә алма!
  Таһир
  Әйе, авыр түгел, мөмкин... мөмкин...
  Вәзир
  Аңа үзең ярдәм бир, Алла!
  (Дога кыла.)
  Таһир
  Җырлыйм, сагынмыйча, бәгърем исемен...
  Гарәп
  Бәйләнсәче Зөһрә телләренә!
  Таһир
  Җырлыйм, китер сазың, кара кол!
  Гарәп китә.
  Җырлыйм, сагынмыйча, бәгърем исемен...
  Вәзир
  Җырлаганча, бәгърем, дога кыл!
  Гарәп саз китерә. Паузадан соң Таһир бер моңлы көй уйный.
  Таһир
  (җырлый)
  Мин тудым, көннең ләкин якты кояшын күрмәдем;
  Яшьлегем үтте ятим, әнкәм кочагын белмәдем;
  Үтте көннәр, көлде язмышым матур кыздай булып;
  Янды җаным, эреде яшь күңелем балавыздай булып;
  Мин канымның эссесен бирдем туган халкым өчен;
  Мин җанымны урталай бүлдем ярым-яртым өчен;
  Еллар үтте, ук-җәям минем кулымнан төшмәде;
  Җилләр исте, шатлыгым — иркәм күңелдән китмәде.
  Юк! Мине тоткын итәрләр, бәлки, ханнар, патшалар,
  Зөһрә чыга.
  Тик күңелне кол итә алмаслар аңардан башкалар.
  Кул сузалмаслар, йөрәктә мәңгегә саклар күңел,
  Ташламам мин Зөһрә исемен, мәңгегә ятлар күңел.
  (Сазы кулыннан төшә.)
  Вәзир
  Балам! Балам...
  Гаскәр башлыгы
  Таһир, син нишләдең?
  Вәзир
  Ах, ялгышты!
  Хан
  Ха-ха-ха! Егет! Отылдың
  (Үз-үзенә.)
  Ярый, бер сүзгә дә юл куймыйча,
  Бәласеннән җиңел котылдым.
  Зөһрә
  Таһир! Күгәрченем минем!
  Таһир
  Зөһрәм! Якты көнем минем!
  Зөһрә
  Коткаручым! Рәхмәт, канатым!
  Таһир
  Тагын күрәм сине, асылташым!
  Бер-берсенә ташланалар.
  Хан
  А, ниләр күрми бу башым?!
  Гарәп
  (Таһир белән Зөһрәнең арасына төшә)
  А, юк! Ачуланыр санатым.
  Зөһрә
  Янды йөрәккәем, күмер булды,
  Хәсрәтеңнән тереләй күмелдем;
  Унды күз карасы, йөзем сулды,
  Яшь камыштай җилдә иелдем.
  Ризамын мин, йөрәк өзелсә дә,
  Өметләрнең соңы янса да;
  Илем өчен куйган данлы көчең
  Җан бирүчем булыр мина да...
  Таһир
  Кайгырмагыз, күзем каралары,
  Кайгырмагыз, йөрәк парәләре,
  Түкмә яшең, Зөһрәм, җанкачым,
  Имә җиргә, атам, чал башың!
  Ышанычым минем тик бер генә,
  Ризамын мин халкым хөкеменә,
  Төз басамын бүген шуңа күрә,
  Мең газапның карап йөзенә!
  Хан
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。