🕙 1-分钟读取

Тәәссер

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 74
唯一单词总数为 65
38.4 个单词位于 2000 个最常用单词中
47.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
52.0 个单词位于 8000 个最常用单词中
  Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
  Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
  
  Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сурә Коръәннән,
  Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
  
  Оча дилдан бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
  Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.
  
  Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин;
  Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.
  
  Ходай! син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә эбтар, дим;
  Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе хак! Аллаһе әкбәр!» — дим.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。