🕥 33-分钟读取

Шәмдәлләрдә Генә Утлар Яна (Кыскартып алынды) - 1

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 4288
唯一单词总数为 2431
34.2 个单词位于 2000 个最常用单词中
49.7 个单词位于 5000 个最常用单词中
58.0 个单词位于 8000 个最常用单词中
  (Кыскартып алынды)
  
  Сугыш дошман җирендә иде инде. Икенче Белорус фронты
  Штральзунд — Росток — Шверин юнәлешендә уңышлы һөҗүмнәр алып бара. Беренче Белорус фронты, 16 апрельдә башлаган атакасын көннән-көн көчәйтеп, стратегик заданиене үтәп килә иде. Фронт озакламый Берлинга килеп җитәргә тиеш. Каршылык күрсәтү бетмәгән әле. Кайвакыт фашист гаскәрләре өметсез чаялык белән каршы торып карыйлар. Андый урыннарда аяусыз каты кан коюлар булып ала.
  Дошманның чигенмәскә теләгән частьлары юкка чыгып қалалар.
  Кырык җиденче армия һәм Икенче танк армиясе, Берлинны төньяктан урап үтеп, Германиянең башкаласын боҗра эчендә калдырырга әзерләнә иде.
  Сәләхов хезмәт иткән авиаполкта да сугышның тәмамланып килүе ачык сизелә. Соңгы очуда, безнең гаскәрләр чиктән тыш тиз алга китү сәбәпле, эскадрилья, үзебезнең частьларга зыян китерүдән куркып, бомба ташлый алмыйча, кире әйләнеп кайтты. Шуннан соң атнадан артык беркемнең дә һавага күтәрелгәне булмады.
  Тиздән сугыш бетәсен һәркем аңлый, һәркем сизә иде. Бу яңалыкны хәтта табигать тә сизә шикелле. Агачлар сабыр гына яфрак ярып утыралар. Кар суы инде җиргә сеңеп беткән. Җир җылынган.
  Кар озак яткан җирләрдә кызгылт шыткылар баш төрткән.
  Экипаҗның өч очучысы, кояш нурларына коенып, дивизия штабына таба атладылар.
  Очкан чакта, экипаҗны уртак эш берләштерә. Һавага күтәрелү белән, бер теләккә беркетеп, уртак ихтыярга кысып төйнәлгәндәй хис итәсең. Кабиналар аерым, шуңа карамастан ялгызлык юкка чыга, мөстәкыйль булуыңны да тоймый башлыйсың. Очу эше кешегә бик куп яна сыйфатлар ости. Бердәмлек хисе көчәя. Үзара мөнәсәбәтләргә җаваплырак карый башлыйсың. Бергә очкан кешеләр арасында җылы туганлык тойгысы уяна.
  Башлап Сәләхов үзенең штурманы белән дуслашты. Айхал якуты
  Максим Майнагашев кәкре аяклы бер кеше иде. Ат менеп йөрергә уңайлы сыйраклар. Аның атлап йөрүе дә аюныкына охшашлырак.
  Укчәләре бер-берсеннән ерак торалар. Йөргәндә, алгынын, баш бармаклары бер-берсенә тия язып китәләр. Максимга битнең дә тактадай иссысы эләккән. Әллә табигать аның битен җентекләп эшкәртергә иренгән, әллә чыдам, нык булсын дип, шулай эшләгән. Максимның борыны бөтенләй юк диярлек. Бит уртасында күңелсез булып күренеп торган ике тишек. Битне ясап бетерер алдыннан, табигать үзенең гаделсезлек эшлавен аңлап алган, күрәсең. Ул Максимга гаҗәп матур, килешле иреннәр куйган. Иман нуры чәчеп торган коңгырт күзләр.
  Таң калырлык ягымлы елмаю. Шуларны күрү белән, егетнең бите җәлпәк, аяклары кәкре икәнлеген онытып ташлыйсың. Ул күзгә күренеп чибәрләнеп китә.
  Юк, табигать барыбер гадел ул. Табигать, беркемне дә рәнҗетмичә, матурлыкны тигез өләшә. Әгәр гавам шаукымыннан туган сукыр инанудан арына алсак, без, аяк атлаган саен, табигатьнең бөек. рәссам икәнлеген күреп куанып торыр идек.
  Күзгә бәрелеп торган тышкы тәтилек безне тиз туйдыра. Күңелендә рухи күркәмлек булмаган кешедән без бик тиз гарык булабыз.
  Бераздан андый бәндәне күрәсе дә килми башлый. Ә рухи матурлык беркайчан да туйдырмый. Киресенчә, якынайган саен, ул сине ныграк тарта, сокландыра, җәлеп итә. Ихтирамың көннән-көн арта тора. Син аның кимчелекләрен күрми башлыйсың.
  Майнагашевның табигыйлегенә, аның рухи матурлыгына эскадрилья очучылары сокланып туя алмыйлар иде. Ул күренү белән, эчтә бер җылылык уяна. Бераздан син аның өчен, «аһ» та итмичә, җаныңны бирергә әзер буласың. Сәләховның штурманы шундый кеше иде.
  Авиаполкка килгән атнаны ук Майнагашев бер дуамаллык эшләп ташлады. Пистолеттан атарга өйрәнү вакыты иде. Максим лейтенант
  Кононенко белән бәхәсләшеп китте. Ул болай диде: «Әгәр илле метрдан атып, фураҗкаңа таккан җиз крабның нәкъ уртасын тишеп чыгармасам, бөтен офицерлар алдында битемә төкерерсең». «Нәрсә ул төкерек?! — диде Кононенко. — Сөрттең — бетте, аның эзе калмый».
  «Кала, — диде эскадрилья штурманы капитан Гусев. — Биткә тигән төкерекне мәңге юып булмый. Ул кешенең намусын, «кеше» дигән бөек исемен пычрата».
  Бәхәсне тыңлап торучы лейтенант Бадальян Кононенкодан сорады:
  — Әгәр крабыңа тигерә алса, син Майнагашевның нинди таләбен үтисең?
  — Юк минем таләбем, — диде лейтенант Майнагашев. — Аның йөзенә пистолет төзәү үзе ни тора!
  Егетләр эскадрилья командиры күрмәслек аулаграк җиргә киттеләр. Һәм шул көнне Кононенкога яңа краб эзләргә туры килде.
  Аның фураҗкасындагы крабта бармак сыярлык тишек барлыкка килгән иде. Пуля егетнең түбә чәчен көйдереп киткән. Бу хәл зур гауга белән тәмамлана язып калды.
  Ике офицерның атышуы турында кемдер полк командирына әйткән булып чыкты. Командир шул ук көнне аларның икесен дә тади солдат итеп штрафной батальонга озатырга боерык бирде. Әскадрилья командиры майор Растопчин, полк командиры белән сөйләшеп, җәзаны унар тәүлек гауптвахтада утыруга алыштырмаган булса, бу дуамаллык бик зур афәт белән тәмамланачақ иде.
  Шушы вакыйгадан соң Майнагашевка кызыксынып карый башладылар. Юләр атышу, нишләптер, аның абруен бермә-бер күтәреп җибәрде.
  Сугышчан заданиегә ешрак оча башлагач, егетнең тагын бер сәләте ачылды: Максим дүрт мең метр биеклектән бомбаны кое эченә салып китә ала иде.
  Мондый осталыкның каян килүен берничек тә аңлатып булмый.
  Тәҗрибәгә таянып та, математик хисап белән дә андый төгәллеккә ирешү мөмкин түгел. Табигать Максимга сирәк очрый торган бер зирәклек биргән иде. Бу сыйфат талант дип атала.
  Сәләховның талант турындагы кагыйдәне очратканы юк иде әле.
  Бәлки, бу турыда кагыйдә дә чыгарып булмый торгандыр? Уртача сәләтле кешене теләсә нинди эшкә өйрәтеп була. Һәм ул һәр эшне дә уртачарак башкаруга ирешә. Аның мөмкинлеге шул чама була. Талант исә һөнәрен иң югары, иң бөек ноктага җиткәнче камилләштерә ала.
  Талант — эшендә илаһи нечкәлеккә ирешүче.
  Америка индеецлары, үлән тапталуына карап, сукмактан узган кешенең картмы-яшьме, ирме-хатынмы, кораллымы-коралсызмы икәнлеген төгәл әйтә алганнар дип сөйлиләр. Индеецлардагы сәләт
  Максимда да бар иде. Һава торышын ул берничә көн алдан әйтә ала.
  Көннең болытлымы, аязмы булачагын гына түгел, җилнең кай яктан исәчәген, басым алышынуын, һава дымын, тагын әллә нинди билгеләрне алдан сизә иде. Бомба ташлыйсы мизгел җиткәнен дә Майнагашев ниндидер эчке бер тоем белән чамалый, шунлыктан ул ташлаган бомба читкә тайпылмый иде.
  Штурманнар бомба ташлыйсы вакытны катлаулы формула аша хисаплап чыгаралар. Андый хисапка Максимны да өйрәткәннәр. Ләкин ул, математик хисап белән генә чикләнмичә, бомба ташлаганда, үзенең аучылыкта үзләштергән тәҗрибәсен дә куллана иде. Аучы кеше буларак, ул җил юнәлешен, тизлекне, җир тартуын, хәтта һавадагы магнит кырын да тәне белән тоя иде булса кирәк.
  Талантлы штурман белән очуы рәхәт. Штурман самолётны алдан сызган маршрут белән, адаштырмыйча алып барырга, бомба ташларга, истребительләр һөҗүм иткәндә, пулемёттан атып, очкычны һәм экипаҗны сакларга тиеш. Талантлы штурман бу вазифалар белән генә чикләнеп калмый. Ул очучы һәм укчы-радист белән бергә сугышчан заданиенең төгәл үтәлүен хәл итә. Экипаҗның иминлеге, исән калуы куп яктан аның кулында. Шуңа күрә Сәйрин үзенең штурманы белән горурлана иде.
  Сәйрин укчы-радисттан да уңды.
  Марсель Ялчинский гаҗәп чибәр кеше иде. Дулкынланып торган куе кара чәч, кызларныкы шикелле нечкә кара кашлар, ә күзләре авыр керфекләр астына яшеренгән. Табигать, Марсельнең һәр эгъзасын артык матур итеп җибәрүен бары тик эшкәртеп бетерер алдыннан гына сизепме, егеткә вак һәм сирәк тешләр куйган. Гомумән, тәмле ашап үскән кешенең тешләре начар була. Марсельнең алгы теше ямаулы иде.
  Ялчинскийның зыялы егет икәнлеген Сәләхов беренче күрүдә үк сизеп алды. Тәрбияле кеше белән аралашканда, ниндидер эчке рәхәтлек барлыкка килә. Андый кеше янында син үзеңне тыныч һәм ышанычлы тотасың. Зыялы кеше сиңа уңайсызлык тудырмый.
  Ялчинский Кара диңгез буендагы таулар янында туып үскән иде.
  Кырык дүртенче елның азагында, бер атна ял биреп, аны туган җиренә җибәрделәр. Ялыннан ул танымаслык булып үзгәреп килде, әйтерсең аны алыштырганнар иде. Шат күңелле, көләч егет өенә кайтып килгәннән соң әллә нишләде. Юк кына сүзгә дә кабынып китә, күңеле сына һәм муенын элмәккә тыгар хәлгә җитә иде.
  Сәләхов укчы-радист белән сөйләшеп тә карады. Сүз кузгату бе лән, аның кәефе кырылды. Егетнең бу турыда сөйләшәсе килми иде.
  «Сукыр чебен шикелле, нигә кешенең күзенә керергә? — дип уйлады
  Сәләхов. — Һәркемнең күңел түренә бикләп куйган изге сере була.
  Андый серне хәтта якын дусларга да ачмыйлар. Аңа кагылырга ярамый
  Укчы-радистның әнисе — музыкант, үз республикасының халык артисты, әтисе сәнгать белгече, профессор икән. Тәрбиянең иң тирән эзе ата-ана канаты астында яшәгәннән кала. Балачакта сәнгать мохитендә тәрбияләнеп үскән кешегә казарма шартларында яшәү шактый авыр. Марсель бик түзем һәм нык ихтыярлы егет булып чыкты.
  Ирләр колагына гына ярарлык анекдот сөйләү, кызлар турында шапырынулар аны ифрат рәнҗетә иде. Ул түзде. Эчендәге тойгылар давылын яшерә белде.
  Ялчинский сугышка кадәрге тормышы турында сөйләргә яратмый иде. Тәрбияле кеше, гомумән, семья тормышы турында тугарылырга ашыкмый. Аңларлык кеше табып, Марсельнең туйганчы эчен бушатасы килгән чаклары да була. Бигрәк тә соңгы вакытта. Ул торган төбәккә килгән афәтне ишеткәннән соң, үкереп елыйсы, аңларлык кешегә зарланып юанасы килә иде аның. Ул әллә ничә мәртәбә бу турыда үзенең командиры белән сөйләшергә чамалап карады. Ничектер, җае чыкмады. Ничектер, тартындыра иде. Аңларлык кеше булса да — командир бит.
  Лодзы шәһәрендә торганда, иптәшләренә ияреп, Сәләхов күрше частьта хезмәт итүче кызлар янына барды. Танышу башланды. Башка егетләр җиңел генә исемнәрен әйтәләр дә, күптәнге танышлар шикелле, мыскал да тартынып тормыйча черкелдәшә башлыйлар. Сәйрин исемен әйтә алмыйча газап чикте. Тотлыкты, кызарды һәм, ни эшләргә белмичә ярты сәгать чамасы аптырап утыргач, тизрәк чыгып тайды. Аның өчен исем шундый мөһим, ихтирамга һәм сергә чорналган бер тылсым кебек тоела иде. Танышканда, тагын бер авырлык туа иде. Исемен татарча әйтергә Сәләхов тартына, ә үзгәртергә вөҗданы кушмый. Борынгылардан калган исем гыйбадәте, антропоморфизм бу егетнең күңелендә һаман яшәп килә иде. Сәйриннең туган авылында борынгыдан калып яши килгән йолалар очрый иде... Сәйриннең әнисе иренең, балаларының исемнәрен дә ят кешеләр алдында әйтми иде.
  Иренә «син» дип, башка кешеләргә ире турында «үзе» дип сөйли, балаларына «бәбкәм», «карлыгачым» һәм шуның ише матур исемнәр белән эндәшә иде.
  Менә шуңа күрә Сәйрин Сәләхов балачактан ук кеше исеменә җитди карарга өйрәнде. Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле тоела иде. Балачакта аңа:
  «Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең», — дип аңлаттылар. Сәйрин ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде.
  Исем ул синең үзең генә дә түгел бит, ул — синең йөзең, ата-анаңның, ыругыңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул — синең тормыш юлыннан күтәреп барган үз байрагың.
  Шулай уйлый иде икенче эскадрильяның икенче звено командиры, очучы, өлкән лейтенант Сәйрин Сәләхов.
  Заданиенең уңышлы тәмамлануына тулысынча ышанса да, Сәләховның күңеле бөтенләй үк тыныч түгел иде. Нәрсәдер әкрен генә аның йөрәгенә шом сала, күңелендә астыртын шик пыскый иде. Биеклеккә күтәрелгәч, шик югалачак, ачык тәвәккәллек барлыкка киләчәк. Сәләховның шушы халәтне ничә тапкыр сынаганы булды. Ул һәр сугышчан заданиене гадел үтәргә өйрәнде, ләкин заданиене башкарып чыгу турында алдан ук борчылмаска үзен өйрәтә алмады.
  Сәйрин ашханә бинасын тагын бер кат урап чыкты. Тәрәзә яныннан узганда, туктап, бертын ашханә залына карап торды. Ашханә эчен чиста итеп җыештырганнар. Түшәмгә аскан хрусталь люстрадан яктылык коела. Шул яктылыкка күмелеп, ашханәдә ике кеше ашап утыра.
  Сәләховның йөрәгенә сөенечле рәхәт бер җылылык йөгерде. Шундый якын, шундый газиз иде аңа бу ике кеше. Аларның бер табында утыруларында борынгыдан калган чын якынлык һәм көчле бердәмлек бар иде. «Хәзер кузгалачаклар», — дип уйлады ул экипаҗ турында.
  Дусларының ашханәдән чыгуын Сәләхов түземсезлек белән көтә башлады.
  Тәрәзә каршында ялгыз юкә агачы үсә иде. Сәйрин шул агач янына туктады. Авылда, аларның баскычлары төбендә, накъ шуның буйлы тирәк үсә. Тирәк исенә төшкәч, Сәләховның күңелендә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды. «Чит ил. Герман җире. Кешеләре ят, телләре аңлашылмый. Ә агачлары гел безнеке шикелле, — дип уйлады Сәйрин. — Табигать нинди бөек! Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән. Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән. Ә шушы хакыйкатьне аңламау — адәм баласының комсызлыгы — җирне күбрәк эләктерер өчен, күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән. Сугышны комсызлык тудыра. Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар — бары да шуннан. Җитмәгәнмени фашистларга үз җирләре?»
  Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф, гөнаһсыз бит. Күкрәк тутырып, саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың. Көне буе иректә, табигать кочагында. Кояш баеганда, әти-әниең эштән кайта. Малларны карап абзарга япкач, Сәләховлар гаиләсе тирәк төбенә кичке чәйгә җыела иде. Табын янында очрашу шундый рәхәт. Тирәк ботаклары аша кичке йолдызлар җемелдәгәне күренә. Сәйриннең әнисе аклы яулыгын чөеп бәйләгән. Янып-пешеп чәй ясый. Башта агач кашык белән чынаякларга каймак сала, аннан соң чәйнектән чәй агыза. Чәй агызганда, борынга хуш ис килеп бәрелә.
  Әтисе табын янында һәйкәлдәй мәгърур утыра белә иде. Әйтерсең аны патша итеп куйганнар. Аңа карау белән, «әтиебез исән чакта, дөньяда бернинди афәт, гаделсезлек һәм кимсетү булмаячак» дип ышана идең. Чыннан да, ул исән чакта, гаиләгә җил-яңгыр тимәде.
  Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр. Ышанычлы, нык, чыдам нигезгә корылган бәхетле гаиләләр дә күп иде.
  Өстенлек итү — тынгысыз тойгы. Өстенлеккә омтылу ифрат мәшәкатьле. Әтисенең гаилә белән идарә итүе өстенлеккә көйләнмәгән иде. Аның һәр сүзенә, кылган эш-гамәленә Аллага ышанган шикелле ихлас күңелдән ышаналар иде. «Әтиегез болай эшләгәнне ярата...»
  «Әтиегез!» — иң катлаулы мәсьәләне әнә шул сүз хәл итә иде.
  Әнисенең төп бурычы — гаилә эчендәге дустанә мөнәсәбәтләрне, туганлык, татулык хисен саклау иде. Бу вазифасын Сәйриннең әнисе сокланырлык итеп үтәп килде. Шунлыктанмы Сәләховлар гаиләсендә яшәү тыныч һәм рәхәт иде. Шундый уңайлы иде гаилә куенында көн күрү.
  «Барлык илләрнең җитәкчеләрен бергә җыеп, безнең баскыч янындагы тирәк төбенә утыртасы һәм әни ясаган чәйне эчертеп карыйсы иде, — дип, Сәйрин юләрләрчә хыялланып куйды. — Шуннан соң да Җир йөзендә гаугалар калыр идеме икән?»
  Агач янында басып торганда, Сәйрингә тынычлык иңде, аның уйхисләре, кыйбла табып, бердәм ага башладылар.
  Юкә агачыннан бал исе аңкый иде. Сәйрин, якынрак килеп, кәүсәгә сөялде: «Без җаваплы заданиегә очабыз, — диде ул эченнән генә. — Син яз җиткәч яфрак ярасың, көзен, аларны җиргә коеп, кышка әзерләнәсең. Син — зирәк һәм мәрхәмәтле агач. Гомереңдә бер генә бөҗәккә дә зыян китергәнең юк. Без, адәм балалары, кайчан синеңчә дөрес һәм матур яши башларбыз икән? — Егет бертын тыңлап торды. — Ярый, мин китәм. Безгә исәнлек телә. Безнең кайтканны көтеп тор. Кайткач, тагын яныңа килермен. Хуш...»
  Сәләхов ашханәдән чыгып килгән иптәшләренә кушылды.
  Җилкәләренә парашют салып, караңгылыкны ерып баручы өч егет яланда адашып калган өч моңсу торнаны хәтерләтә иде. Хисләндерә, күкрәк эченә моң тула иде, төнге очуга барганда.
  Без, туганнан бирле, шушы җирне таптап йөрибез. Бер караганда, тап-гади җир, бары туфрак кына. Очарга җыена башлагач, ул кинәт шундый газиз, шундый кадерле тоелып китә. Җирга моңа кадар тиешле ихтирам күрсәтә алмавыңа хәтта сабыйларча үкенә башлыйсың.
  Самолет тирәсендә, гадәттә, очыш алдыннан була торган ыгы-зыгы башланган иде инде. Әледән-әле электромоторлар гөҗелдәп ала. Кесә фонарьларының уты кабынып-сүнеп киткәли. Авиатехникларның саран гына фикер алышулары ишетелеп куя иде.
  Менә самолетнын моторын да кабыздылар. Мотор берничә мәртәбә ютәлләп алды да дырылдап әйләнергә тотынды. Әйләнү һаман тизәя, тигезләнә бара иде. Озакламый мотор тавышы тоташ үкерүгә әйләнде.
  «Тизлеккә чыдый алмыйча, металл елый, — дип уйлады тавышны дикъкать белән тыңлап килүче укчы-радист. — Безнең экипаҗ очасы машинаның моторы. Әйлән, тизрәк җылын».
  Аәродромдагылар, самолётка юл биреп, читкә тайпылдылар. Сәләхов унъяк моторга кечле газ бирде. Самолёт зәһәр итеп үкерде да теләр-теләмәс кенә урыныннан кузгалды. Очкыч, борылып, старт ягына таба йөгерергә тотынды.
  «Башланды», — дип уйлады штурман Майнагашев.
  «Тәңрем, бу гамәлемне сиңа багышладым», — дип, ярым җитди, ярым шаярта төшеп дога кылды Ялчинский.
  Ә бу вакытта экипаҗ командиры: «Болытлар гына таралмаса ярар иде», — дип уйлый иде.
  Җирдән аерылган мизгелдә очкыч беренче адымын атлаучы сабый баланы хәтерләтә. Беренче тапкыр оясыннан чыккан кош баласы да шундый була. Әле канатлар ныгымаган, көч чамалы, тәҗрибә тупланмаган. Биеклектә шундый җитез, шундый кыю самолёт, җирдән күтәрелә башлаганда, кинәт югалып кала. Хәрәкәтләре шундый сүлпән, шундый кыюсыз тоела: аның күтәрелеп китә алуына шикләнеп куясың.
  Сәйриннең оча башлаганына өченче ел тулып килә иде. Тәҗрибә җитәрлек. Ул Пе-2нең бар нечкәлекләрен үзләштерде диярлек. Ә җирдән күтәрелеп киткәндә, аңа самолёт таралып төшәр шикелле тоелып китә иде. Курку йөрәкне чеметеп ала. Җир ерагая башлагач кына тынычланып китәсең.
  Сәләхов, ашыгып, шассиларны җыйды. Тизлек кинәт артып китте. Самолётның очуына ышаныч керде. Яшәү дә шулайрак бит: максатыңа барганда, өмет ышанычлырак була. Өмет канатлары, тормыш вак-төяге өстеннән күтәреп, сине югарыдан алып бара.
  Моторлар гөҗләве, очкыч тәненең тигез дерелдәве җанга тынычлык бирә иде. Хәзер Сәләхов мөстәкыйль һәм азат иде. Һавага күтәрелгән кешегә беркем ярдәм итә дә, комачаулый да алмый. Син мөстәкыйль. Очкыч белән язмыш аша тоташкан. Өстә чиксез зәңгәр күк.
  Ышанычың — сәләтең. Җир кануннары аста, еракта калдылар. Алар инде сине буйсындыра алмыйлар.
  Пе-2, ерактан урап, аэродром өстенә чыкты һәм астан карап торучылар алдында маршрутка ятты.
  Кинәт тирә-якны караңгылык чорнады. «Болыт эченә керәбез, — дип уйлады Сәләхов. — Калынлыгы күпме икән?» Тәрәзәләрнең тышкы ягыннан, нечкә җепкә әверелеп, су тамчылары йөгерә иде. Тылсымлы төнге күк күренде. Таңга каршы тоныклана башлаган йолдызлар яна. Курстан уңдарак Сәләховның төнге йокысын алган тулы ай эленеп тора. Очкыч иксез-чиксез бушлык сахрасында ялгызы йөзеп бара. Аның эчендә — сугышчан задание үтәргә баручы өч егет. Бөрешеп утырганнар. Сәләхов моторларның эшләвен, приборларның күрсәтүен тикшереп бара. Кулы штурвалга яткан, аяклары борылу руленең педалендә. Майнагашев, навигация линейкасының верньерын шуыштырып, маршрутның икенче этабына күчү вакытын хисаплый иде.
  Корыч винтлар һаваны бораулыйлар, корыч пропеллерлар миллион еллар тупланган төнге тынлыкны җимерергә тырышалар. Тынлык бирешми. Аны берьюлы җимереп ташларга очкычның көче җитми. Җирдә яшәү дәвам итә. Кешеләр изрәп йоклыйлар, ял итәләр.
  Сугыш вакытлыча каядыр поскан, яшеренгән. Ул кешеләрнең уянганын сагалый. Сугышчылар хәл җыялар. Фашистлар да ял итә. Аларга да ял кирәк. Машиналар кузгалганчы гына саклана торган табигый тынлык бу.
  Сәйрин сугышка кадәр тынлыкның нәрсә икәнен аңламый иде әле.
  Ул чакта машина тавышы тансык тоела иде. Ул икенчедә укыганда, тынлыкны чатнатып, авыл урамына көпчәкле трактор килеп керде.
  Тракторны кул чабып каршы алдылар. Картлар гына, нигәдер, шомлана төштеләр. «Җирне ат белән сөреп тә тамак туйдыра ала идек әле.
  Нигә китергәннәр бу шайтан арбасын? Коръәндәге яэҗүҗ-мәэҗүҗ шушыдыр инде? Безне дөмектерергә килә, күрерсез», — дип сукранды күрше карчыгы. Ә хәзер шундый кечкенә тракторлардан туган танклар Җир шарын сытып, канга батырып йөри. Чалгы чүкегәндә, урамнан кыңгыраулы ат үткәндә генә ватыла торган тынлыкны тураклап, күктә самолётлар оча. Сәйрин сизә: сугыш кораллары елдан-ел туктаусыз дәһшәтләнә барачак. Хәзер аның кулында гына да егерме мең ат көче. Сугышның көче, җимерү мөмкинлеге туктаусыз үсә. Ә кеше һаман шул килеш. Аны бит таяк белән сугып та үтереп була.
  Бомболюкларда алтышар йөз килограммлы дүрт бомба ята. Бомба эчендәге тротилларда балачакта Сәйрин ишеткән әкиятләрдәге барлык җен-пәриләр гайрәте бардыр. Коралларның көче, гаирәте һаман арта бара. Бу омтылышның ахыры булырмы икән?
  Бомболюктагы дүрт бомбаны штурман фашистлар өстенә ташларга тиеш. Әгәр анда фашистлар урынында гөнаһсыз кешеләр булса? Орлов разведка вакытында юньләп мәгълүмат җыя алмаган. Бомба ыргытырга барганда, алда сине нәрсә кәткәнен беркем әйтә алмый. Беркем.
  Алар өчәү. Өчесе дә яшь. Аларның әле берсе дә өйләнмәгән, берсенең дә башлаган эшен дәвам итәрлек балалары юк. Алда — фронт сызыгы. Сызыкның теге ягында — бомба ташлыйсы обһект. Шул сызык аша узганда, аларны ни каршылар? Сугыш ул — ялкын белән ут сүндерү. Исән калу турында өметләнеп, үлемгә бару. Сәйрин сугышның нәрсә икәнлеген аңларга тырышып карады. Хәер, сугышны берничек тә аңлатып булмый, аны үз күзең белән күрергә кирәк: «Юк, бүтән күрергә язмасын инде», — дип уйлады Сәләхов һәм тирә-якны күзәтергә кереште.
  Күк йөзе әле тыныч иде. Болытлар сизелер-сизелмәс кенә кызара башладылар. Көнчыгыш күзгә күренеп алсулана бара. Шундый саф, сабыйлар сулышыдай нәзберек таң беленеп килә иде. Алсулана башлаган күккә озак карап торсаң, фәрештәләр очканы күренер кебек.
  «Мондый күккә озак карарга ярамый — Алла барлыгына ышана башларсың», — дип, Сәйрин көлемсерәп куйды.
  — Фронт сызыгын үтәбез, — диде штурман Майнагашев.
  Очучылар дикъкать белән тирә-якны күзәтәләр. Тәнгә киеренкелек таралган. Нәрсәдер көтәсең, йөрәкне билгесезлек чорнаган.
  Болыт арасыннан яктылык бәреп чыкты һәм шундук сүнеп тә куйды.
  — Ракета аттылар шикелле, — диде укчы-радист.
  — Сизми калдым. Сул яктарак күренде шикелле, — диде штурман.
  — Нишләп болай иртә башладылар? — диде Сәләхов. — Объект шактый ерак бит әле.
  — Ун минут калды, — диде Майнагашев.
  Күк йөзе һаман тыныч иде. Болыт арасыннан ара-тирә ачыклыклар күренеп китә. Ачык урында җирнең артка таба салмак кына шуышканы күзгә ташлана.
  «Болытлар таралмаса гына ярар иде!» — дип, кабат тынгысызланып алды Сәләхов.
  — Ракета аттылар. Монысын ап-ачык күрдем, — диде укчы-радист.
  «Башланды, — дип уйлады Майнагашев, — урынны ачыклап өлгерергә кирәкә. Җир күзгә чалыну белән, штурман ориентир эзләргә кереште.
  Самолетның урынын төгәл ачыклавы кыен иде. Җир болыт арасындагы ачыклыктан күренеп ала да шундук күздән югала. Хисаплап тапкан нокта белән канәгатьләнергә туры килә.
  Беренче снаряд самолёттан уңдарак ярылды. Чаткы кабынып сүнде, һәм һавада ак мамыктан ясалган гигант бүреккә охшаш төтен эленеп калды. Шартлау дулкыны соңгарак калып килде. Ул килеп бәрелгәч, очкыч кинәт сискәнеп куйды.
  «Мессер»лар кинәт борылдылар. Икенче мизгелдә алар күздән югалды.
  — Командир, качалар фашистлар! — диде Майнагашев.
  — Бензиннары бетте, — диде Сәләхов. — Шуңа күрә борылдылар.
  Хәзер зениткалар ата башлаячак.
  Аның сүзен раслагандай, алда берьюлы өч снаряд ярылды. Өч гигант мамык бүрек һавага эленеп калды.
  Көн яктырган иде инде. Күк йөзе чалт аяз. Зениткаларга шундый уңай.
  — Аскарак төшәргә кирәк, командир, — диде Майнагашев.
  — Булмый, җиргә болай да бик якынбыз, — диде Сәләхов. — Сул як мотор эшләми. Өскә күтәрелергә иде. Снаряд тисә, парашют белән сикерер идек. Ярамый аска төшәргә. Әз генә биеклек калсын.
  Сәләхов очкычны өскә күтәрергә ниятләде. «Их, мотор көчлерәк булса иде! — дип офтанып куйды ул. — Авыр тарта... Көче җитми».
  Самолёт янында тагын снаряд ярылды. Очкыч янтаеп китте. Уң як мотордан ниндидер чит тавыш килә иде. Винт әйләнүдән туктады.
  — Марсель, ишетәсеңме? Җавап бир! Марселы.. — дип ялварып сорады Сәләхов.
  «Әллә арадагы кабель өзелдеме икән?» — дип уйлады ул.
  Каны азайган саен, Марсельнең тәненә хәлсезлек өстәлә иде. Һава җитми. Үпкәдә кан. Сулый башлау белән, үпкәдә голт-голт кан айкала. Сулыш аласы килә. Бер генә рәхәт сулыш. Сулыш — яшәү. Яшисе килә... Бер генә минутка булса да сузасы, яшәүне дәвам итәсе килә иде.
  «...Әллә музыка уйныйлар инде? Аның әнисе түгелме икән? Күзне дә ачып булмый бит, ичмасам! Хәл юк. Сулыш юк. Һәр җиргә кан тулган».
  “...Әтием, әнием, алма кебек ике сеңлем әз тоелды, күрәсең. Мине дә үтерделәр...» — Марсель Ялчинскийның соңгы фикере һәм соңгы сулышы шушы иде. Соңгы мәртәбә кан йотканда, ул зәңгәр күктә, илаһи биеклектә иде. Егетнең гомере күктә өзелде...
  Кабина ут кебек кызган иде. Ялкын битне ялый, күзне көйдерә.
  Сәләхов, кабинадан үрмәләп чыгып, бушлыкка чумды. Колакка бәрелеп, җил сызгыра. Җир тарта. Гәүдә, һавада бөтерелеп, аска оча.
  Тизлек тоелмый. Тирә-якта бушлык. Күзләр йомык. Куллар, тотынырга теләп, һаваны айкыйлар. Тотынасы, туктыйсы килә. Сәйриннең гәүдәсе ана карынындагы бала рәвешендә бөгәрләнгән, бөрешкән иде.
  «Парашютны ачарга кирәк!» Шушы фикер аның миен айкап узды.
  Куллар түштәге кызыл боҗрага үрелделәр. Сәйрин җан көче белән боҗраны тартып чыгарды. Парашютның ефәк тукымасы, ранецтан агып чыгып, өскә ыргылды. «Нигә ачылмый парашют?!»
  Туракланып беткән ак ефәк, бәгырьләрне ачыттырып, баш өстендә җилферди иде. «Снаряд ярчыгы ерткан...» Куллар запас парашютка үрелделәр. Юк... Запас парашютны сикерергә өйрәнгәндә генә бирәләр... Тирә-юньдә бушлык иде.
  Өч секунд калды. Сәләхов талпынды, галәмне кочып алырлык итеп, кулларын канат итеп җәеп җибәрде. Мәңгегә җитәрлек итеп, комсызлык белән һава йотты. Сулыш — яшәү. Зәңгәр күк, кояш.. утка пешкән битнең авыртуы, күкрәктәге кайнар тойгылар — барысы да яшәү. Аста — җир. Кешеләр. Тормыш. Җир котылгысыз тизлек белән якынлаша.
  Бер... Ике... Өч...
  Дүртенче мизгелдә Сәйрин Сәләхов җирдә иде. Урман буе. Яшел хәтфә чирәмлек. Тирә-якта зәңгәр чәчәкләр. Шундый матур, рәхимле яшел болын Сәйриннең гәүдәсен сытты. Җир биеккә күтәрелүне өнәми. Сөяк ярчыклары егетнең итек үкчәсен үтәли тишеп чыккан иде.
  Егерме яшь туларга дүрт көн калган иде аңа. Күп нәрсә калды...
  Күп нәрсә.
  Елганың икенче ярына сырышып үскән зирек төбендә Максим
  Майнагашев ята. Аның баш өстендә өзелеп сандугач сайрый. Барон утарында бикләнеп калган көчекнең керсез сабый йөрәге дә афәтне сизеп алгандыр. Әт баласы чыелдап еларга керешкәндер.
  Дулкынланып торган бодай кырына бер учлам кайнар көл сибелде. Язгы җил утлы көлне бодай тамырлары өстенә таратып ташлады.
  Марсель Ялчинскийның самолётта калып янган гәүдәсе иде бу. Янына бер йомарлам эрегән металл төшкәндә, тартай кош кычкырудан туктаган иде. Бераздан ул да зарын яңадан башлады. Кошлар тавышына ияреп, яшәү дә дәвам итте.
  Адәм җирдән яралган, диләр. Җир шары — адәм балаларының төп йорты, аларның мәңгелек торагы. Җирга кушылучылар бер гаилә булып, тату яшиләр. Бу җирдә борынгы кабиләләр — готтлар, һуннар, кыпчаклар, немецлар һәм тагын әллә нинди халыкларның сугыш һәм сәясәт алып киткән вәкилләре ята иде. Шулар янына тагын өч төрле халык вәкиле өстәлде...
  Бер мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы мае көнне
  Сәйрин Сәләховнын, әнисе Миңлезифа апа карчыклар мәҗлесе җыйган иде.
  Сугыш елларында карчыклар мәҗлес урынына кич утыру, капка төбенә җыелып гәпләшү белән канәгатьләнәләр иде. Бу — сугыш беткәннән соң, авылда үткәрелгән беренче мәҗлес. Миңлезифа моңа күптән әзерләнә башлады. Көннәр җылыну белән, өмә ясап, йорт бүрәнәләрен эчке яктан пычак белән кырып юдылар. Карчыклар килүенә Миңлезифа апа ишегалдын чиста итеп себерде, сукмакка җәйгән ташларны төзәтте, абзар-кураларны чистартты. Бар җирдә саф, изге чисталык хөкем сөрә иде.
  Шомырт чәчкә аткан чак. Авылны хуш ис чорнап алган. Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. Алар басынкы гына шатланып гөҗлиләр. Бал кортларының тату гөҗләве куанычлы бәйрәм ясап, аларның чәчәктән чәчәккә очып-кунып Иәруләре җанга рәхәт сала. Иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп киткән. Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап торалар.
  Табигатькә мул, тыныч рәхәтлек иңгән. Һәр үлән яфрагы, һәр таш, һәр матдә көр һәм ифрат куанычлы шатлык белән сугарылган.
  Ашка килүче карчыклар, капка төбенә җиткәч, шомырт куагы янына туктап, яулыкларын төзәтәләр, бал кортлары сузган тыныч иминлек җырын тыңлыйлар да: «Ходайның иң рәхимле көннәре», дип көрсенеп куялар. Яшьлек искә төшә. Һәркемнең шомырт чәчәк атуга бәйләнешле берәр онытылмаслык якты хатирәсе була. «И-и гомерләр...»
  Карчыклар баскыч төбендә кәвешләрен салалар, күлмәк изүләрен сыпырып, җиңнәрен тартып куялар. Өйгә кеше керәсен алдан белгертү өчен, ипләп кенә тамак кыралар.
  Мәҗлескә чакырылу аларны ярты гасыр сандык төбендә тасланып яткан күлмәкләрен кияргә мәҗбүр иткән. Күлмәкләр шундый шәп:
  Әби патша заманында тукылган сәрпинкәдән тегелгән; яшел бәрхет яка, изү тирәләре укалы; аяк атлавына ияреп, киң итәкләр җилфердәп киткәндә, шомырт чәчәге һәм бал исенә нафталин, такта чәй, кызыл билле перәнник исе кушыла.
  Аякларда яфрак бизәкләре төшкән кызыл сәхтиян читек. Җиңел, йомшак, аякларга иркен. Биисе килгән чакта алган аяк киеме бит.
  Әллә шуңа күрә читек киеп җибәрү белән, аякларның йөгерәселәре килә башлый. Почмаклап бәйләнгән яшел кәшемир яулыклар карчыкларның иңендә җиңү әләме шикелле җилфердәп бара. Йөрәкләрдә яшьлек моңы уята, чәчүргечкә таккан талир тәңкәләр чыңлый.
  «Иншалла, ашка җыелу бәхетен дә көтеп алдык», — дип куана иде карчыклар.
  Бусаганы атлап керү белән, ашка килүчеләр җил-җил түргә узалар да ябык янбашларын сәке читенә тезгән мендәрләргә терәп дога кылырга керешәләр. Ярыш башлана, һәр карчык догасын озаккарак сузарга, башкалардан соңрак бетерергә тырыша. Бер-берсенә карап алалар. Бирчәйгән бармаклары белән җыерчыклы битләрен сыпырып бетергәч, карчыклар хуҗа хатын ягына борылалар.
  — Исән-сау гына торасыңмы, Миннедифа? Йөрибед инде шунда сине бимадалап.
  — Ю-ук, бер мәшәкате дә юк. Аллага шөкер, ач тормайбыд. Ходай рәхмәтеннән ташламый. Кичә олы малаемның хаты килде. Сугыш бетә дип ядган. Түрдән уд, түрдән уд инде, Сәүрә абыстай.
  — Сәйринеңнән килдемени?
  — ӘИ-Ие, шунысыннан килде. Хат әченә кәртечкәсен дә кыстырып җибәргән. Сәләмүтенә сөялеп тора. Түше тулы урдыйн. Тач атасы инде.
  Сәләховның фоторәсеме, кулдан-кулга күчеп, карчыкларны әйләнеп чыкты. Ихлас күңелдән, янып-пешеп мактыйлар. Авылда иң ипле, миһербанлы егет. Аннан да зиһенле һәм уңган малай юклыгына тәмам ышана башлыйсың.
  — И-и-и, тәүфыйгы арткыры, гөбернатыр диярсең. Җилкәсенә нәрсә аскан ул? Әстәгьфирулла! Ике җилкәсендә дә йолдыд сурәте төшкән нәмәстәкәй. Аның дур урында утырганын белгерту өчен такканнармы икән? — дип гаҗәпләнә Бәдигылҗамал карчык.
  — Сәләмүт йөртер өчен бирелгән дукәмиттер инде. Яраплан тинелте ярапланны ядусыд беркемгә дә бирмәй торганнардыр аны? — ди остабикәлек вазифасын алып баручы Сәүрә карчык.
  Миңлезифа малае кош шикелле очып һавага менәргә өйрәнгән.
  Шушы хәл карчыкларны чиктән тыш кызықсындыра. Әллә нинди әкияти фаразлар, фикерләр тудыра. Хәйран калып, телләрен шартлата-шартлата, шушы турыда фәлсәфә куерталар. «Шул җен нәмәстәкәенә курыкмыйча ничек утыра икән? Егылып төшсә? Китап әйтә,
  Мохәммәд галәйһиссәлам, ди, мигьраҗда, ди, канатлы дөлдөлгә атланып, Иәсрибтән очып киткән. Иорсәлим мәчетендә намаз укып әйләнеп кайтуына түшәктәге урыны да суынып әлгермәгән, ди», — дип аңлата Сәүрә карчык. «Мөхәммәд пәйгамбәр заманында да шулай сәләмүтләр булган микәнни?» — дип сорый Мәрфуга карчык, Сәүрә карчыкның сүзләрен аңлап җиткермичә. Карчыклар менә нинди нәтиҗәгә киләләр: «Ахырдаман баласы нәрсәне дә булдырыр дигән бит китап. Ахырдаман дигәннәре шушыдыр инде...»
  — Улың кайтып та җитәр инде, — диде Нәфисә карчык. — Бүген иртән сугыш бетте, теге Гитлер дигәнен оясына куып кертеп дөмектердек дип, радиудан сүләделәр.
  — Әйдә, турга менегед, ахирәтләр, — дип, Сәйриннең әнисе кыстый башлый.
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。