🕙 1-分钟读取

Рәхәт тә соң!

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 116
唯一单词总数为 104
48.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
56.6 个单词位于 5000 个最常用单词中
61.2 个单词位于 8000 个最常用单词中
  Болыннарга чыгасың,
  Елгаларга чумасың,
  Тирбәләсең талларда,
  Йөзәсең шәп салларда,
  Походларга барасың,
  
  Яңа чишмә табасың,
  Шаярасың, уйныйсың,
  Бетмәслек көч җыйныйсың -
  Рәхәт тә соң җәй көне!
  
  Ләкин китсә артыкка,
  Ял итү дә арыта.
  Сагындыра апалар,
  Сагындыра парталар,
  Сагындыра китаплар -
  Укып йереган чаклар.
  Килеп җитә сентябрь,
  Мәктәпләрдә шау да гөр.
  Һәрбер укучы өйдән
  Сораулар төяп килгән.
  
  — Болытлар ник биектә?
  — Җир әйләнә нилектән?
  — Кояш янып бетмәсме?
  — Диңгез-күлләр кипмәсме?
  — Җилнең оясы кайда?
  Аңардан бармы файда?
  — Мебен-черки, бакалар
  Ник бетмиләр, арталар?
  
  Һәммәсен аңлаталар
  Укытучы апалар.
  Шундый кызык, шундый шәп,
  Ярый әле, бар мәктәп!
  
  Укып арыгач, талгач,
  Бик күп белемнәр алгач,
  Яз килеп җитә җырлап,
  Бар дөньяны матурлап.
  
  Елгаларда су арта,
  Агач бөре яңарта,
  Кайталар киткән кошлар,
  Яшәү кызык та, дуслар!
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。