- 阅读 10年级 的下一篇文献作品
- Мин - Сагыйт Рамиев
🕙 6-分钟读取
Мәһиммәт Әз-Заман
总字数为 735
唯一单词总数为 483
46.5 个单词位于 2000 个最常用单词中
61.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
67.0 个单词位于 8000 个最常用单词中
КӘСЕП ТУРЫНДА
Яшау өчен хәләлне син кәсеп ит,
Ризыкны тап кочен җиткән кадәр тик.
Ходаның биргәнен азсынма, зинһар,
Аның хөкмендә бит барлык ризыклар.
Тудырды ул анадан яп-ялангач,
Киендерде, карында итмәде ач.
Ана карнында безне тотты ул тук,
Тагын да туйдырыр, мохтаҗлыгы юк...
ЕГЕТ БУЛУ ТУРЫНДА
Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,
Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...
Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,
Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.
Тидермә һичберәүгә син ачы тел,
Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.
Димә: күркәм минем йөз һәммәсеннән...
Китәр күркең бер-ике көндә синнән.
Шулай дисәң әгәр дә - буш адәм син,
Череп гүрдә, булырсың корт өчен җим.
Димә: мин зур, көчем күп, мин булыйм баш...
Хода әмрен үтәүдән тартма һич баш...
...Телең, күзең, кулыңны саклый кур син,
Гөнаһ эшләп, соңыннан булма хур син...
ТАТУЛЫК ТУРЫНДА
Тату булып яши күрше белән кем,
Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.
Берәү рәнҗетсә күршесен әгәр дә,
Булыр мәхшәрдә тоткын андый бәндә.
Кыйнама, орма, керсә күрше малы,
Кума, керсә шулай ук балалары.
Табакта булса әгәр татлы нигъмәт,
Чакыр син күршеңне, күрсәт сый-хөрмәт.
Син алсаң күчтәнәч берәр туганнан,
Чыгарып бир өлеш күршеңә аннан.
Сөйләмә күрше хатынын яманлап,
Ире сөйсә аны, син сөйлә мактап.
Юлын бүлмә, әгәр дә очраса ул,
Телен ачма, әдәпле ир кеше бул.
Кеше байдыр, ояты булса аның,
Ләкин байлык түгел күплеге малның.
Малы калыр, кеше керсә кабергә,
Оят ләкин яшәр бергә гомергә.
Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә ким-хур,
Сүзем кадерле дип, һич булма мәгърур.
Үзем яхшы булыйм дип итмә әләк,
Ул әләк күпмеләрне итте һәлак.
Берәү килеп сөйләсә бер элак суз,
Син андый бәндәдән дуслык җебен өз.
Шулай ук гайбәтен сатма кешенең,
Сиңа һич файдасы юк бу эшеңнең.
Әгәр кылсаң берәүгә изге эш син,
Алырсың шундый ук изге өлеш син.
Әгәр кылсаң яманлык бер балага,
Дучар булмам димә үзең бәлагә.
Сиңа атса берәр адәм әгәр таш,
Ачу тотма, үзең ат син аңа аш.
Ару булыйм дисән, су күк ару бул,
Арулый, былчырак тисә, юып ул.
САТУ ИТҮ ТУРЫНДА
Сату итсәң, хыянәт итмә колга,
Гадел аршын, гадел гер асра кулда;
Кыска кисеп, җиңел үлчәп, син сатма,
Җәһәннәм утына үзеңне атма.
Җәберләп тапма малны, синең алда
Хисап көне тора, нишләрсең анда?
Бу аз гомрең әрәм итмә, гадел бул,
Гадел кеше - Ходай сөйгән кеше ул.
Үзеңә Хак җибәргән өлешең бар,
Шуңа тук бул, күңелне сузма, зинһар!..
САБЫР ИТҮ ТУРЫНДА
Җәфа кылса берәү сиңа әгәр дә,
Сабыр ит син, үтәр беркөнне бар да.
Чын ир өчен сабыр итү күп артык,
Ачуың йот, аңа син атмачы ук.
Юмарт бул син, була күрмә саран бик,
Йөри күрмә, миңа килмәс әҗәл дип.
Бу миннән ким адәм дип бирмә җилкә,
Гомер - өч көнлек ул, очырма җилгә.
Гомер охшый исәр җилгә - ачык бел,
Кышын, җәен күреп анын, фикер кыл.
Язын карсыз, шара калыр җир, агач,
Туган кебек без анадан ялангач.
Үсәр җирдә үлән, агачта - яфрак,
Ана безне киендергән кебек нәкъ.
Бераз үткәч үсәр чәчкә, үләннәр,
Егет булган кебек нәни оланнар.
Бераздан чәчкәләр җиргә төшәрләр —
Охшар картлык килүгә мондый хәлләр.
Үлән, яфрак кыраудан булса сары,
Егетләр, картаюның бу мисалы.
Үләннәрне салам итәр, басып кар,
Шулай беркөнне туфрак безне каплар.
Әгәр булса гомер шул җилгә охшаш,
Ничек җирдә йөрерсең, күтәреп баш?
Берәү гел изге эш эшләсә безгә,
Аның бер ел гомерен тиңлә йөзгә.
Утырсаң син галимнәр белән бергә,
Хисап ит син моны йөз ел гомергә.
Әгәр йөрсә кылып яман эш адәм,
Ни файда җирдә мең ел яшәвеннән?
Хәләл мал тап, хәләл булсын икмәгең,
Хәләл булсын өстеңә һәм кигәнең.
ГОМЕР ИТҮ ТУРЫНДА
Бу гомрең күпме калган, уйла инде,
Синең гомреңдә күпме ирләр үлде!
Ничә шаһлар, ничә агалар үлде,
Ничә хәким китеп, яңасы килде.
Берәүнең үлде ата һәм анасы,
Берәүнең үлде күз нуры - баласы.
Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,
Берәү бай иде - бөлде: калды буш кул.
Ничаклы хуҗаларның йорты тузды,
Ничә бәкнең өметен дөнья бозды.
Шул гыйбрәтләр җитәрдер, шаять, безгә,
Килер дип уйласак бу үзебезгә.
Диденме син: бу кән мина юлыкмас -
Ничек тудың, булып шундый курыкмас?
Хәтәр көннәр турында уйла син уй,
Бозык һәм буш теләккә сонма һич буй.
Сөйләр ахмак: бу дөньяны беләм, дип,
Ул уйламас, кеше миннән көләр дип.
Акыллы белсә дә йөрмәс, беләм дип,
Аны, белми, диеп сөйләр юләр тик.
Акыллы сөйләр уйлап башын-ахрын,
Сөйли күр син дә белгәнеңне акрын.
Сөйлә сүзеңне син кычкырмый, көлми.
Көлеп сөйләр, кем ахмак, берни белми.
ҮГЕТ ТУРЫНДА
Үгет кермәс кешегә бирма үгет,
Өйрәтмә син мине, дип сүгәр ул эт.
Иманлы булса тыңлар үгетең ул,
Колак салмаса әгәр, тукта, сак бул.
Агармыйдыр юган белән кара таш,
Үгет алмас кешеләр шуңа охшаш...
Яшау өчен хәләлне син кәсеп ит,
Ризыкны тап кочен җиткән кадәр тик.
Ходаның биргәнен азсынма, зинһар,
Аның хөкмендә бит барлык ризыклар.
Тудырды ул анадан яп-ялангач,
Киендерде, карында итмәде ач.
Ана карнында безне тотты ул тук,
Тагын да туйдырыр, мохтаҗлыгы юк...
ЕГЕТ БУЛУ ТУРЫНДА
Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә,
Тугры дуслык путасын бәйлә билгә...
Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә,
Тузан чаклы җәфа кылма берәүгә.
Тидермә һичберәүгә син ачы тел,
Әгәр дә ул тидерсә, син бары көл.
Димә: күркәм минем йөз һәммәсеннән...
Китәр күркең бер-ике көндә синнән.
Шулай дисәң әгәр дә - буш адәм син,
Череп гүрдә, булырсың корт өчен җим.
Димә: мин зур, көчем күп, мин булыйм баш...
Хода әмрен үтәүдән тартма һич баш...
...Телең, күзең, кулыңны саклый кур син,
Гөнаһ эшләп, соңыннан булма хур син...
ТАТУЛЫК ТУРЫНДА
Тату булып яши күрше белән кем,
Яшәр андый кеше муллыкта һәр көн.
Берәү рәнҗетсә күршесен әгәр дә,
Булыр мәхшәрдә тоткын андый бәндә.
Кыйнама, орма, керсә күрше малы,
Кума, керсә шулай ук балалары.
Табакта булса әгәр татлы нигъмәт,
Чакыр син күршеңне, күрсәт сый-хөрмәт.
Син алсаң күчтәнәч берәр туганнан,
Чыгарып бир өлеш күршеңә аннан.
Сөйләмә күрше хатынын яманлап,
Ире сөйсә аны, син сөйлә мактап.
Юлын бүлмә, әгәр дә очраса ул,
Телен ачма, әдәпле ир кеше бул.
Кеше байдыр, ояты булса аның,
Ләкин байлык түгел күплеге малның.
Малы калыр, кеше керсә кабергә,
Оят ләкин яшәр бергә гомергә.
Малым бар дип, фәкыйрьне күрмә ким-хур,
Сүзем кадерле дип, һич булма мәгърур.
Үзем яхшы булыйм дип итмә әләк,
Ул әләк күпмеләрне итте һәлак.
Берәү килеп сөйләсә бер элак суз,
Син андый бәндәдән дуслык җебен өз.
Шулай ук гайбәтен сатма кешенең,
Сиңа һич файдасы юк бу эшеңнең.
Әгәр кылсаң берәүгә изге эш син,
Алырсың шундый ук изге өлеш син.
Әгәр кылсаң яманлык бер балага,
Дучар булмам димә үзең бәлагә.
Сиңа атса берәр адәм әгәр таш,
Ачу тотма, үзең ат син аңа аш.
Ару булыйм дисән, су күк ару бул,
Арулый, былчырак тисә, юып ул.
САТУ ИТҮ ТУРЫНДА
Сату итсәң, хыянәт итмә колга,
Гадел аршын, гадел гер асра кулда;
Кыска кисеп, җиңел үлчәп, син сатма,
Җәһәннәм утына үзеңне атма.
Җәберләп тапма малны, синең алда
Хисап көне тора, нишләрсең анда?
Бу аз гомрең әрәм итмә, гадел бул,
Гадел кеше - Ходай сөйгән кеше ул.
Үзеңә Хак җибәргән өлешең бар,
Шуңа тук бул, күңелне сузма, зинһар!..
САБЫР ИТҮ ТУРЫНДА
Җәфа кылса берәү сиңа әгәр дә,
Сабыр ит син, үтәр беркөнне бар да.
Чын ир өчен сабыр итү күп артык,
Ачуың йот, аңа син атмачы ук.
Юмарт бул син, була күрмә саран бик,
Йөри күрмә, миңа килмәс әҗәл дип.
Бу миннән ким адәм дип бирмә җилкә,
Гомер - өч көнлек ул, очырма җилгә.
Гомер охшый исәр җилгә - ачык бел,
Кышын, җәен күреп анын, фикер кыл.
Язын карсыз, шара калыр җир, агач,
Туган кебек без анадан ялангач.
Үсәр җирдә үлән, агачта - яфрак,
Ана безне киендергән кебек нәкъ.
Бераз үткәч үсәр чәчкә, үләннәр,
Егет булган кебек нәни оланнар.
Бераздан чәчкәләр җиргә төшәрләр —
Охшар картлык килүгә мондый хәлләр.
Үлән, яфрак кыраудан булса сары,
Егетләр, картаюның бу мисалы.
Үләннәрне салам итәр, басып кар,
Шулай беркөнне туфрак безне каплар.
Әгәр булса гомер шул җилгә охшаш,
Ничек җирдә йөрерсең, күтәреп баш?
Берәү гел изге эш эшләсә безгә,
Аның бер ел гомерен тиңлә йөзгә.
Утырсаң син галимнәр белән бергә,
Хисап ит син моны йөз ел гомергә.
Әгәр йөрсә кылып яман эш адәм,
Ни файда җирдә мең ел яшәвеннән?
Хәләл мал тап, хәләл булсын икмәгең,
Хәләл булсын өстеңә һәм кигәнең.
ГОМЕР ИТҮ ТУРЫНДА
Бу гомрең күпме калган, уйла инде,
Синең гомреңдә күпме ирләр үлде!
Ничә шаһлар, ничә агалар үлде,
Ничә хәким китеп, яңасы килде.
Берәүнең үлде ата һәм анасы,
Берәүнең үлде күз нуры - баласы.
Берәүнең ире үлеп, калды ул тол,
Берәү бай иде - бөлде: калды буш кул.
Ничаклы хуҗаларның йорты тузды,
Ничә бәкнең өметен дөнья бозды.
Шул гыйбрәтләр җитәрдер, шаять, безгә,
Килер дип уйласак бу үзебезгә.
Диденме син: бу кән мина юлыкмас -
Ничек тудың, булып шундый курыкмас?
Хәтәр көннәр турында уйла син уй,
Бозык һәм буш теләккә сонма һич буй.
Сөйләр ахмак: бу дөньяны беләм, дип,
Ул уйламас, кеше миннән көләр дип.
Акыллы белсә дә йөрмәс, беләм дип,
Аны, белми, диеп сөйләр юләр тик.
Акыллы сөйләр уйлап башын-ахрын,
Сөйли күр син дә белгәнеңне акрын.
Сөйлә сүзеңне син кычкырмый, көлми.
Көлеп сөйләр, кем ахмак, берни белми.
ҮГЕТ ТУРЫНДА
Үгет кермәс кешегә бирма үгет,
Өйрәтмә син мине, дип сүгәр ул эт.
Иманлы булса тыңлар үгетең ул,
Колак салмаса әгәр, тукта, сак бул.
Агармыйдыр юган белән кара таш,
Үгет алмас кешеләр шуңа охшаш...
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 10年级 的下一篇文献作品
- Мин - Сагыйт Рамиев