- 阅读 四年级 的下一篇文献作品
- Малай белән Елан
🕙 7-分钟读取
Кызыл Калфак
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 945
唯一单词总数为 537
51.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
65.5 个单词位于 5000 个最常用单词中
70.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
Әүвәл-әүвәл заманда ягымлы гына, сөйкемле генә бер кыз яшәгән, ди. Аны һәркем үз итә, ярата, бигрәк тә әбисе иркәли: җаны ни тели, шуны алып бирә икән, ди.
Шулай берзаман әбисе оныгына кызыл бәрхеттән калфак тегеп биргән. Кызыкай калфакны бик-бик ошаткан, аны бер дә башыннан салмый, гел киеп йөри икән. Шуңа күрә кызны тора-бара «Кызыл Калфак» дип йөртә башлаганнар, ди.
Көннәрдән бер көнне әнисе кызын чакырып алган да:
— Кызыл Калфагым, шушы бөккән белән чүлмәктәге ширбәтне әбиеңә илтеп кайт әле, — дигән.— Бер дә кәефе юк икән, шуларны авыз иткәч, бераз хәл кермәсме үзенә. Тик кара аны, сак бул, сукмактан читкә чыкма, егылып, әбиеңә дигән ширбәтне түгәрсең. Тегендә-монда сугылып, дөньяңны онытып йөрмә. Әбиеңнән исәнлек-саулык сораш, — дигән.
— Һәммәсе дә син әйткәнчә булыр, әнкәем, — дигән Кызыл Калфак һәм саубуллашып чыгып та киткән.
Кызның әбисе карурман уртасындагы аланда яши, аның өенә ярты сәгать эчендә барып җитәргә була икән, ди. Урманга керүе булган, кызның каршысына Соры Бүре килеп чыккан. Кызыл Калфак Бүренең ерткыч җанвар икәнлеген белмәгән, шуңа күрә бер дә курыкмаган, ди.
— Хәерле көн, Кызыл Калфак, — дигән соры җанвар.
— Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Бүрекәй.
— Иртә таңнан кая ашыгасың болай, Кызыл Калфак?
— Әбием янына.
— Альяпкычыңа нәрсә яшердең?
— Бөккән белән ширбәт. Әбием авырып киткән, бер дә хәле юк икән. Шуңа күчтәнәч илтә баруым әле, чиренә килешмәсме.
— Кай тирәдәрәк тора соң әбиең?
— Шушы урман юлы белән тагын бераз баргач, өч биек имән янына килеп чыгасың. Әбиемнең өв шул имәннәр уртасында. Мөгаен, үзең дә беләсеңдер әле ул җирне, — дип, кызыкай барысын да сөйләп биргән, ди.
«Бик тәмледер бу япь-яшь кызый, — дип уйлап алган, ди,
Буре.— Менә дигән ризык булачак бу мина, әбисеннән мең тапкыр тәмлерәктер әле. Икесен дә эләктерсәң, тагын да шәбрәк булыр иде дә... Ул чагында берәр хәйләсез эш барып чыкмас шул». Шулай уйлана-уйлана, кыз белән янәшә барганда:
— Кызыл Калфак, — дигән Бүре, — тирә-ягыңдагы аллыгелле чәчәкләрне курасенме син? Урман яменә карамыйсың да. Кунелләрне җилкендереп сайраган кошларга да колак салмыйсың, ахры? Бу хозур дөньяны бар дип тә белмисең. Мәктәпкә барасың
юк ич, шушы сихри урман кочагында ял итеп алуга ни җитә?!
Бүренең шушы сүзләреннән соң як-ягына күз салса, Кызыл Калфак чынлап та хәйран калган, ди. Биек-биек агачларның куе ботаклары арасыннан төшкән кояш нурлары җем-җем килеп күзне чагылдыра, аллы-гөлле чәчәкләр бөтен тирә-юньгә хуш ис тарата, ди. «Әбиемә шушы чәчәкләрне дә җыеп барсам, бигрәк тә сөенер иде. И-и, бик иртә ич әле, өлгерермен», — дип уйлаган да Кызыл Калфак чәчәк җыярга тотынган. Иң әйбәтен өзеп
алдым дигәч кенә, тагын да матуррагына күзе төшкән, аннары икенчесенә, өченчесенә... Ул сукмактан читкә чыкканын да, инде шактый вакыт узганын да сизмәгән. Ул арада Бүре туп-туры карурман уртасындагы йортка чапкан. Барып җиткән дә ишек шакый, ди, бу.
— Кем бар анда? — дип сорый икән әби.
— Оныгың Кызыл Калфак. Әби, мин сиңа тәмле бөккән, татлы ширбәт алып килдем, ишегеңне тизрәк ач, — дигән Бүре.
— Келәсенә бассаң, үзе ачылыр, — дигән әби.— Бер дә хәлем юк шул, кызым, кузгала да алмыйм...
Бүре, ашыгып, келәгә баскан икән, ишек ачылып та киткән. Шуннан соң ерткыч шыпырт кына түшәк янына килгән дә, күз ачып йомганчы әбине капкан да йоткан, ди. Үзе аның күлмәкләрен, башлыгын алып кигән. Аннары чаршауны корып, әбинең түшәгенә менеп яткан, ди.
Кызыл Калфак исә әле, һаман йөгерә-йөгерә, урманда чәчәк җыя икән. Инде җыйган чәчәкләре кочагына да сыймый башлаган, күтәреп кайтырлык та түгел, ди. Менә шунда гына ул авыру әбисен исенә төшергән һәм, сукмакны эзләп табып, юлын дәвам иткән. Әбисе өенә килеп җитсә, шаккаткан кызыкай: ишеге шар ачык, ди, өй эче дә ничектер сәер тоелган. «Я Хода, — дигән кызыкай эченнән генә, — нишләптер бик шомлы әле бүген монда, башка чакларда бик күңелле була торган иде».
Шулай да Кызыл Калфак:
— Хәерле иртә, — дип кычкырып исәнләшкән, ләкин җавап бирүче булмаган. Кызыкай түшәк янына килгән. Чаршауны ачып җибәрсә, әбисе түшәктә ята икән. Тик нигә соң әле ул башлыгын битенә кадәр үк төшереп кигән? Үзе дә әллә ничек сәер күренә!
— Әбекәй, — дигән Кызыл Калфак, — колакларың нигә шулай зурайган?
— Сине әйбәтрәк ишетер өчен, кызым.
— Әбекәй, күзләрең нигә шундый зур синең?
— Сине әйбәтрәк күрер өчен, кызым.
— Әбекәй, кулларың нигә шундый озын?
— Сине әйбәтләп эләктерер өчен, кызым.
— Әбекәй, ә нигә авызың шундый чамасыз зур?
— Сине тизрәк кабып йотар өчен, кызым.
Шулай дип әйтүгә, Бүре түшәктән сикереп төшкән дә мескен Кызыл Калфакны капкан да йоткан. Шулай карынын бераз туйдыргач, комсыз җанвар тагын түшәккә менеп яткан һәм тирән йокыга талган, ди.
Бүренең иләмсез гырылдавы урман эчендә әллә кайларда ишетелеп тора икән. Әби йорты яныннан узып барган бер аучы: «Бу карчык нигә бик каты гырлый соң әле? Ул-бу булмагандыр бит?» — дип уйлап өйгә керсә, үз күзләренә үзе ышанмый торган, ди: әби түшәгендә Бүре йоклап ята, имеш.
— Ә-һә-ә, эләктеңме, явыз җан, — дигән аучы, — бик күптәннән эзли идем инде мин сине!
Аучы, атмакчы булып, мылтыгын Бурегә тәзәгән икән дә шунда ук бу уеннан кире кайткан. «Бу ерткычның әбине кабып йоткан булуы да мөмкин ич. Әби әле үлмәгән булса? Коткарып булачак бит аны», — дип уйлаган һәм мылтыгын сөяп куйган да, кайчы
алып, йоклап яткан җанварның корсагын яра башлаган. Кисеп җибәрүе булган, Бүре карынында елкылдап торган Кызыл Калфак күренгән. Тагын бераз кискән икән, җанвар корсагыннан нәфис кенә бер кызыкай килеп чыккан. Килеп чыгуы булган, кычкырып та җибәргән:
— Ай-һай, караңгы икән Бүре корсагында, өннәрем алынды!
Шуннан соң аучы Бүренең корсагын буеннан-буена ярган да ерткыч карыныннан әбине тартып чыгарган. Чак-чак кына җан бирмәгән, ди, мескен карчык, көч-хәл белән генә сулый, ди.
Кызыл Калфак исә тиз генә урманнан ташлар җыеп кергән дә ерткыч җанвар корсагына тутырган. Уянгач, эшнең хәтәр якка борылганын сизеп, Бүре тиз генә чыгып ычкынырга уйлаган, тик эченә тутырылган ташлар бик авыр булганлыктан, түшәктән егылып төшкән дә шундук җан биргән, ди.
Әбекәй дә, Кызыл Калфак белән аучы да бик сөенгәннәр: аучы Соры Бүренең тиресен тунап алган да өенә кайтып киткән. Әбекәй, Кызыл Калфак алып килгән күчтәнәчләр белән сыйлангач, тәмам аягына баскан, ди. Ә Кызыл Калфак: «Моннан соң урманда әнием кушканча гына йөрермен», — дип, үз-үзенә сүз биргән, ди.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 四年级 的下一篇文献作品
- Малай белән Елан