🕥 36-分钟读取

Күрәзә - 2

总字数为 4632
唯一单词总数为 1947
41.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
57.9 个单词位于 5000 个最常用单词中
66.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  — Борчылмагыз, исән ул! Туктале… Исән микән соң? Хәзер-хәзер… Аңлашылды! Сезнең улыгыз исән дә, исән түгел дә…
  — Ай Аллам! Ничек була инде?
  — Бөтен җире дә исән-сау аның. Әмма рухы зәӘгыйфьӘләнгән, күңел ярлары какшаган… Күңел җәрәӘхәтләре улыгызның җанын гына түгел, гомерен кимереп ята… Шул…
  — Әллә ниләр сөйлисең син, сеңлем…
  — Үзегез сорадыгыз. Сугыш рухы кеше рухыннан көчлерәк. Шуңа күрә гаҗәпләнерлек берни дә юк монда.
  Ир белән хатын, башларын селкеп, аптыраган кыяфәт белән, ишек төбендә таптанып тордылар-тордылар да үзләре Чечняга бармакчы булып чыгып киттеләр.
  Рухия тагын да бер мәртәбә шомланып уйланды: “Дөресен әйтү кирәк идеме соң, әллә юкмы?”
  …Бөркөнне ачы таң белән бер карт белән карчык килеп керде. Алар артыннан Мәрзия карчык күренде. Сүзне дә ул башлады:
  — Рухия кызым, менә сиңа яңа кунаклар алып киләм әле. Бер дә ялварып сораганым булмады, бу юлы сорыйм. Бу картларның кызлары кайда икәнен әйтә алмассыңмы, балам? Ун ел элек чыгып киткәннән бирле күренгәне юк икән…
  Бу юлы Рухия сөенеп җавап бирде, чөнки сөенерлек кенә хәлләр бар иде:
  — Бәй, сезнең кызыгыз Казанда бит. Аның беркая да киткәне юк. Кияүдә. Ике бала үстереп яшәп ята.
  — Кайда?
  — Анысы минем эш түгел инде, әбекәй. Үзегез табыгыз. Үзегез югалткансыз, табуын да үзегез табыгыз, үз сөйгәненә кияүгә бирмәгәнсез… Сезнең хакта яхшы белә, килеп йөри, ярдәм итә. Сез аны тоясыз, әмма үзен күрмисез. Шул…
  — Бик рәнҗегәнме, балам?
  — Эш рәнҗүдә генә түгел. Ул сезне санга сукмый. Хөрмәт итми. Яратмый… Юк, алай дип әйтә алмыйм. Яратадыр, әмма иманга кайтмаган әле ул, һаман адашып йөргән вакыты…
  Рухиянең даны бөтен тирә-юньгә таралды. “Күрәзәче”, “багучы”, “юраучы” кушаматлары янына “сихерче” атамасы да җайлы гына сыешкан кебек булды. Рухия кайчакта тора-тора шаклар ката: бу адәми затлар баштанӘаяк багучылар сүзенә ышанып яши башлаганнар ласа! Ничек тә эшләмәскә генә, уйламаска, тир, көч түкмәскә генә, дөрес итеп, Хак Тәгалә кушканча, саф, игелекле күңел белән яшәмәскә генә, бары тик багучы гына баксын да, юраучы гына юрасын, кинәт кенә барысы да җайлансын, өметләр яңарсын, бәхет елмайсын, сөю килсен, һәм… әллә каян гына байлык ишелеп төшсен…
  Беркөнне Рухия үзе дә шул хәлгә кала язды. КөтӘмәӘгәндә-нитмәгәндә, Нәби исенә килеп төште. Хастаханәдән кайтканда очраткан иде, шул заманнан бирле күрешкәннәре юк икән аларның… Үзе дә сизмәстән, очрашулары хакында бага-бага, ялварып сорый башлады. Кемнән сорарга да белми, ичмасам. Нишләп үзеннән сорасын... Ул үзе багучы урынында бит инде...
  Рухия гайре табигый галәмәтләр кылып утырмады. Нәбинең йөз-кыяфәтен исенә төшерде дә теләк теләде. Теләге тиешле җиргә бик тиз барып иреште, ахры. Шул көнне үк Нәби үзе килеп керде. Кулында — чәчәк бәйләме. Ромашкалар! Рухиянең яраткан чәчәкләре…
  — Исәнме-саумы, Рухия! Терелеп буламы?
  — Исән-сау гына, Нәби. Терелеп беттем бугай. Эшкә чыгасы килә… Врачлар, иртәрәк, диләр. Эшләмәскә күнексәм, нишләрмен инде?..
  — Анысы өчен борчылма. Эштән качып булмый, әллә кая качсаң да, үзе килеп таба ул… Менә синең яраткан чәчәкләрең.
  — Әйе шул, каян белдең аны?
  — Мин дә күрәзәче бит, Рухия…
  — Шаярма, Нәби… Бүтән бу хакта авыз да ачма. Болай да яшәвемнең яме бетте. “Теләп алмаган бәхет” булгач, бер дә кызыгы юк аның…
  — Рухия, мин бит сиңа йомыш белән…
  — Син?.. Йомыш белән? Нинди?
  — Ләкин сүз бир: хак дөресен генә әйтәм, диген.
  — Нигә инде болай, Нәби?
  — Шулай кирәк. Минем өчен бик җитди сөйләшү бу. Решающий! То есть… хәлиткеч! Сүз бирәсеңме?
  — Ай Аллам, бирәм соң… Ләкин… Нәби… мине Ходай белән чәкәштермә, яме.
  — Юк-юк, Ходай өлеше юк монда. Минем өлеш кенә, минем бәхет кенә хәл ителә. Яки бәхетсезлек…
  — Йә, сора, Нәби.
  — Рухия, мин берәүгә гашыйк булдым. Күптән инде. Баштарак ул бу хакта белми иде. Хәзер белә. Әйт әле, зинһар, аның күңелендә дә миңа карата җылы, якты хисләр бармы? Ул да минем хакта уйлыймы?
  Рухия инде барысын да аңлап алган иде. Шулай да, көлмәде, елмаймады, сер бирмичә, йотлыгып тыңлап утырды. Ләкин, бәласеннән башаяк дип, карашын Нәбинең күзләреннән читкәрәк алып куйды. Аннары үрелеп аның кулларыннан тотты, элеккечә, күзләренә туры карамыйча гына җавап бирде:
  — Син дә аның күңелендә, Нәби. Ләкин җаныңны бик үсендермә әле. Өметтә кал, хисләрең ихлас булса, ул да сине ярата башлар…
  4
  Тормыш дәвам итте. Күңел тоемы, җан-рухы пәйгамбәрнеке булса да, Рухия шул ук кешеләр тормышы белән яши иде. Бердәнбер аерма шундадыр: ул күп, бик күп уйлана торган булып китте. Кайчакта тик торганнан үзе өчен генә түгел, бөтен кешелек, бөтен дөнья өчен уйлый башлый, хәтта үз уйларыннан үзе куркып куя… Хыялланмагаем, акылга җиңеләймәгәем, дип уйлый ул. Болай яшәсә, моның шулай бетүе көн кебек ачык. Рухия шуны белә, әмма берни дә эшли алмый… Гүя аның яшәеше, язмышы үз кулында түгел, башка бер көч карамагында.
  Бәй, беркөнне, тәрәзәгә карап, моңаеп утырганда, башына бер сәер, әмма үтә дә аңлаешлы уй “сукмасынмы”. Начар уй, явыз ният үзе бәла чакыра икән бит! Бу җир өстен күр инде, ә? Кайда сугыш, кан коеш, үтереш — шунда явызлык… Юк, алай түгел… Дөресе: кайда явызлык — шунда кан коела, сугыш уты дөрли… Каян сугыш кына булсын? Җир тетри, су баса, янгыннар чыга, кешеләр, халыклар, илләр бәлагә тара… Соңгысы дөресрәктер. Ниндидер галәми көч һәр явызлыкка үзенең ихтыярын иңдереп тора. Кеше рухы зәгыйфьләнгән, бозылган җирдә галәм рухы, дөнья иясе үзенең көчен куллана башлый. Иң аянычлысы шунда: явыз җаннар белән бергә әйбәт кешеләр дә, изге җаннар да һәлакәткә очрыйлар, хөрмәткә, ихтирамга лаек ил агалары да, бер гөнаһсыз сабый балалар да үлемгә дучар ителәләр…
  Ничек тә аңлашырга иде бу Галәм Рухы белән! Әйтергә иде аңа: “Бар әле, бар бу җир йөзендә өметле, якты җаннар!”— диясе иде.
  Бердәнбер көнне бу Галәм Рухы Рухияне үзе эзләп тапты.
  Иртәнге сәгатьләрдә рәхәт уянып яткан чагы иде. Ачык тәрәзәдән җәйге җиләс һава ургылып кереп торган бер мәлдә, нәкъ шул тәрәзә ягыннан тонык кына, әмма үтә дә моңлы һәм серле тавыш ишетелгәндәй булды:
  — Рухия…
  Рухия уянып бетә язган иде инде. Шуңа күрә, күз кабакларын күтәреп, тавыш килгән якка борылып карау аңа берни тормады. Каушамады. Ул үзен һәртөрле серле, могҗизаи хәлләргә күнектереп бетергән иде инде. Тоемы белән дөнья капусын ачып чыгып-кереп йөргән кеше нәрсәгә аптырасын ди?! Шулай да… тавыш бит бу… Тоем гына, хәтта уй гына да түгел…
  — Рухия…
  — Кем бу? Кем син?
  — Мин — Май…
  — Кем?
  — Май… Галәм Рухы…
  — Галәм Рухы?
  — Әйе. Дөнья Иясе, Җиһан Җанвары да диләр мине…
  — Син… син… нишләп йөрисең?
  — Үзең чакырдың бит…
  — Чакырмадым, уйладым гына…
  — Уйлау чакыру түгелмени?
  — Син… кайда? Ник күренмисең?
  — Мин күренергә тиеш түгел… Күренсәм, синең зиһенең ялгышачак. Мин… мин бик ямьсез, иләмсез… Мине күргән кешеләр акылдан язалар…
  — Алайса күренмә, Май… Май бит әле? Ә ни өчен Май?.. Июнь түгел, яисә август? Яки… сөт, катык, каймак түгел?..
  Май көлеп җибәрде. Рухия уйлап куйды: рухлар да көлә икән… Рух микән соң ул?..
  — Һа-һа-һа!.. Мин бит Май — Дөнья Иясе… Ничек сөт-каймак булыйм ди? Һа-һа-һа!..
  — Май… Ә, Май! Әйт әле, син Алламы? Тәңреме? Ходай Тәгаләме? Кем син?
  — Мин боларның барысы да. Шул ук вакытта берсе дә түгел. Мин аларның ихтыяры гына… Сез аны “энергия” яисә “шаукым” дип йөртәсез…
  — Ә-ә… хәзер аңладым… Шулай да нәрсә дигәнне белдерә ул — Май?
  — Нәкъ шуны — “Алла ихтыяры” дигәнне белдерә дә. Җир кешеләре мине Тәңре иркәсе, Бәхет кошы, җан өләшүче тереклек иясе дип беләләр… Сез бит бик бәхетле, имин, бай чагыгызда: “Күктән Май тамып тора”, — дисез. Аннары, Май-анага рәхмәтләр әйтеп, Май чабу йолалары уздырасыз… “Майга хезмәт иткән кеше генә малай таба” дигән сүз дә миңа бик ошый. Чөнки ул дөрес сүз… Иген мул елны: “Май-ана күкрәгеннән сөт ага”, — диләр. Тагын бик күп, бик күп очракларда телгә алалар мине кешеләр… Ә Бәхет кошы хакындагы мифларыгыз белән бөтен җырларыгыз, әкият-дастаннарыгыз тулган…
  — Миңа боларны аңлау кыен, Май. Мин бит укымаган бер авыл кызы. Гап-гади эшче, гап-гади язмышлы адәм баласы…
  — Алай димә, Рухия. Син минем белән сөйләшеп торасың икән инде, димәк, гади кеше түгел… Син бит Рухия. Рух иясе. Яисә… рухка ия зат. Ничек кенә булса да, олы мәгънәгә, илаһи мәгънәгә ия булырга тиеш синең тормышың, синең яшәешең, язмышың… Ә бит һәр кеше шундый илаһи мәгънәгә ия, һәр кеше рухка ия, димәк, һәр адәми зат минем белән сөйләшә ала… Тик… шунысы гына: кешеләр хәзер мине ишетмиләр, ишетсәләр дә — тыңламыйлар… Тың-ла-мый-лар! Күп бәлаләр дә шуннан…
  — Аннары… мин бит күрәзәлек итәм, Май. Бу да синең эшме?
  — Юк, монысы Ходай Тәгалә эше. Күрәзәлекне ул сиңа сынау итеп җибәргән. Үз өлешен биреп, синең күңелеңне, иманыңны, кешелегеңне ныгытмакчы булган. Бу хакыйкатькә ирешү юлында сиңа ярдәмгә мине җибәрӘгән… Аңлыйсыңмы шуны, Рухия?
  — Аңлыйм да, аңламыйм да…
  — Нигә алай дисең?
  — Әйттем бит инде. Мин — кеше. Кеше генә! Ничек кенә үзегезгә, күккә якынайтырга тырышсагыз да, мин кеше булып калам. Шулай мәңге калачакмын… Һәм мин иң гади кеше бәхете хакында хыялланып яшим… Сөю бәхете, гаилә бәхете хакында…
  — Ә син инде бәхетле, Рухия.
  — Мин моны бәхет димәс идем. Хәтта киресенчә, күрәзәлек мине күп вакыт бәхетсез итә… Кеше кайгысын, кеше бәхетсезлеген үз күңелеңнән үткәреп яшәү рәхәт дисеңме әллә?
  — Юк-юк, мин нәкъ син сораган, син теләгән бәхетне җибәрдем.
  — Алайса… кайда соң ул?
  — Син аны инде күрдең, беләсең… Таныгач, үзең дә аптырарсың әле… Шуны гына өстәп әйтәм: син аны исеменнән таный аласың… Ул — безнең илче…
  — Нинди ул минем бәхетем?
  — Бүтән сорама, болай да күп сөйләдем. Бәхетне аңлатып-аңлап булмый. Аны тоеп, тоемлап кына була. Аңлау соңыннан килә… Бергә булгач…
  — Мин сиңа барыбер рәхмәтле, Май… Син әйбәт… Рух.
  — Син дә әйбәт, Рухия. Без сине сайлап ялгышмаганбыз. Ә хәзер мин китәм. Хуш, сау бул. Бәхетле бул. Мин сиңа аны җибәрдем инде, каршы ала бел… Хуш, Рухия…
  — Хуш, Рух… Галәм Рухы… Дөнья Иясе… Бәхет Иясе…
  Килгәндә тавыш-тынсыз гына килсә дә, киткәндә Рухның һәр адымы аермачык ишетелеп торды:
  — Тук-тук, тук-тук-тук…
  Ат тояклары тавышы бит… Май җайдак булып килә микәнни? Әкиятләрдәге канатлы акбүз ат Майның аты була инде алайса?
  — Тук-тук, тук-тук-тук…
  Нишләп һаман ераклашмый соң бу тавыш? Кайчаннан бирле колак төбендә яңгырап тора да тора:
  — Тук-тук, тук-тук-тук…
  Йокылы-уяулы яткан Рухия сискәнеп сикереп торды. Нәрсә булды бу? Төшме? Әллә… зиһене ялгыша башладымы? Ниндидер тавыш ишетте ул. Майның аяк тавышын ишетте, ахры… Әллә үзенең йөрәк тибеше булдымы бу? Әнә бит ничек ярсый… Монда миңа кыен, хәзер бәреп чыгам, бәреп чыгам дип тибә…
  Шул вакыт баягы тавыш тагын кабатланды. Бу юлы ул ишек катыннан килә иде:
  — Тук-тук, тук-тук-тук…
  Рухия бер шомланды, бер сөенде. Әллә?.. Галәм Рухы җибәргән бәхете килеп тә җиттеме? Бик тиз булды бу! Шуңа күрә бәхеттер инде ул! Кеше җаны сөенсен өчен, шатлансын өчен җибәрелә торган әйбердер?.. Әйберме? Әллә кешеме?
  Исеме ничек икән аның? Май әйтте бит. Исемендә сер бар, диде…
  Тавыш тагын кабатланды. Рухия, торып, шәрә тәненә түшәк япмасын урап ябынды да ишеккә китте. Сорап тормыйча гына ачты. Ишек төбендә торган бәхетне, ышанмаган кебек: “Кем бар?” — дип сорап кертмиләр бит инде…
  Ә ишек төбендә Зәйтүн белән Миләүшә басып торалар иде. Рухия көтелмәгән очрашудан, буынсыз калып, егылып китә язды.
  — Сез?.. Сез каян? Нишләп йөрисез монда?
  — Без шул. Менә хәлеңне белергә килдек. — Миләүшә, берни булмагандай, Рухияне кочаклап үбеп алды, Зәйтүн исә, кыенсыныбрак кына, кулындагы төргәкне сузды.
  — Ярый, килгәч керегез инде… Ләкин минем вакытым юк. Врачка барасым бар.
  Беркая да барасы юк иде аның. Элекке дуслары белән бергә буласы килмәгәннән генә шулай диде ул. Сүз сүзгә ябышмады. Тегесен-монысын сорашып утырдылар. Рухия теләмичә генә җавап бирде. Ул болай да үзен бик уңайсыз хис итә иде. Өстендә юка җәймә аша бөтен тәне күренеп торадыр шикелле. Кыз япмасын әле бер якка, әле икенче якка тарткалады. Ләкин барыбер тәнен каплап, яшереп бетерә алмады. Зәйтүн аның шәрә беләкләренә, аяк-ботларына йотардай булып текәлеп карап тора иде инде.
  Күбрәк Миләүшә сөйләде. Фабрикадагы эшләр хакында, кибеттәге яңа товарлар, театрларда бара торган концерт-кичәләр хакында сөйләгән булды. Ләкин барыбер Рухиянең күңеленә юл таба алмады. Ул моны үзе дә аңлап алды, хәзер син тырышып кара инде дигән кебек, йөзенә мескен кыяфәт чыгарып, Зәйтүнгә күтәрелеп каӘрады.
  Моңа кадәр бер-ике сүз белән генә әңгәмәгә кысылып утырган Зәйтүн үз сәгате сукканны бик тиз төшенеп алды, элеккечә, кичә генә аерылышып очрашкан кебек, җәелеп китеп сөйләнергә кереште.
  — Рухия, мин дә сине бик сагындым. Без күптән бергә булырга тиеш. Кәһәр суккан кирпеч төшеп кенә харап итте. Әйдә кабат дуслашабыз, бергә булабыз… Мин бит сине һаман яратам… Менә Миләүшәдән сора, мин сине һаман яратам, сагынам, көтәм…
  Рухия Зәйтүнне юньләп тыңламады да. Аның үз уйлары. “Май әйткән бәхет шушымы инде? Синең янга җибәрдем, көтеп ала бел” дигәне шушымы? Әгәр бәхет шушы икән, бәхетсез булуың мең мәртәбә артыграк…”
  Зәйтүннең дә үз сүзе сүз. Дәшмичә генә утырган Рухия аның белән килешкән кебек тоелдымы, ул инде, тәмле тел, матур сүз белән генә чикләнмичә, кулын озайта башлады, үрелеп, кызның чәчен сыйпады, яңакларына кагылып үтте һәм дәрткә ымсындырып торган ачык кулбашын иркәли-назлый башлады… Бу хәл Рухиягә ошап бетмәде, әлбәттә. Ул, әйтми-нитми генә, Зәйтүннең кулын читкә алып куйды.
  Зәйтүн һаман ялынуында булды:
  — Рухия… Мин сине үземнеке итәргә телим. Риза бул, зинһар…
  — Юк, Зәйтүн. Мин сине кичерә алмыйм. Мин сине… яратмыйм!
  — Яратырсың әле, кичерерсең дә… Тормыш бит бу, алай гына була инде…
  — Зәйтүн, соңгы мәртәбә әйтәм, синең белән бергә була алмыйм. Ачуланма. Ә хәзер мине калдырыгыз, киенәсем бар…
  Шунда Зәйтүнгә әллә нәрсә булды. Ул ярсып сикереп торды да нык, усал адымнар белән бүлмә буйлап йөреп китте. Аннары, Рухия каршына килеп, холыксызланып кычкыра башлады:
  — Әле шулаймы? Мине яратмыйсыңмы? Җирәнәсеңме? Элек ярый идем бит… Бүтән кызлар белән йоклаган ошамадымы?.. Йокласа ни!.. Була торган хәл. Син киләсе көнне дә мин хатыннар белән төн уздырдым. Ну и что? Менә иң якын дустың белән — Миләүшә белән дә йокладым мин… Үзеннән сора! Шулаймы, Миләүшә? Әйт, ник әйтмисең? Мине, бүлмәңә алып кереп, түшәгеңә салганда, телгә бик оста идең бит, хәзер нигә дәшми утырасың? Ә беләсеңме, бу фәрештә кисәге безнең икебезгә дә лачкылдатып төкерде… Әйе-әйе, җирәнә ул бездән… Чиста, имеш… намуслы… Ә без… бозык, пычрак, хәсис… Шулаймы?
  Зәйтүн кызганнан-кыза барды. Рухия аны мондый кыяфәттә беренче мәртәбә күрә иде. Ул инде үзенең әйткән сүзләренә дә үкенә башлады. Ләкин… үкенеп ни файда?
  — Зәйтүн, тынычлан… Әйдә, ипле генә сөйләшик, аңлашыйк…
  — Ипле генә? Ипле генә сөйләшеп карадым инде мин. Хәзер башкача сөйләшәм. Сөйләшмим дә, эшемне эшлим дә чыгып китәм… Бүтән син мине күрмәячәксең!
  — Зәйтүн…
  — Зәйтүн!.. — Рухиягә Миләүшә кушылды.
  Зәйтүн инде беркемне дә ишетми иде. Ул, бөтен гәүдәсе белән ябырылып, Рухия өстендәге япманы тартып алды. Аннары шәп-шәрә калган күкрәкләрен капларга азапланган кулларыннан тотып, аны артка таба этеп җибәрде. Рухия, бот-чатларын як-якка аерып, таралып яткан түшәк өстенә барып төште. Зәйтүн үзе дә аның артыннан караватка сикерде.
  — Хәзер яраттырам… Мин сине болай гына калдырмыйм, бәгырь… Үземә тиешлесен үзем белән алып китәм! Так что… Тик ят! Юкса…
  Рухия өстендә яткан Зәйтүн, бер кулы белән кызның кулларын каерып, икенчесе белән чалбар каешын ычкындырырга кереште. Бу күренештән буынсыз, аңсыз һәм телсез булып калган Миләүшә баскан урынында катып тора бирде. Рухиянең үзәк өзгеч тавышы гына аны бу каһәрле дөнья белән бәйләп торган шикелле иде…
  — Кит моннан, кит! Зинһар, кит! Акылыңа кил, Зәйтүн!.. Миләүшә, коткар мине! Коткар!..
  Рухиянең елап-ялварып, ачыргаланып кычкырган тавышына, ниһаять, Миләүшә сискәнеп китте, ис-акылына кайтты һәм, бөтен җан һәм тән ачуын йодрыкларына туплап, Зәйтүнгә барып ябышты.
  Тегесенә бу ошамады, әлбәттә. Ул кискен борылды да, чалбар каешыннан бушаган кулы белән кизәнеп, бөтен көченә Миләүшәгә сугып җибәрде. Кызның аңын югалта барган хәлсез, җансыз гәүдәсе, мәтәлчек ата-ата, иң элек түшәк читенә, аннары идәнгә туңкаеп барып төште һәм, аһылдап, ыңгырашып куйганнан соң, бөтенләй хәрәкәтсез калды…
  Зәйтүн үзенең кара эшен дәвам итте. Рухия иртә белән күктән иңгән Галәм Рухын исенә төшергәндә, әзмәвердәй гәүдә чишенеп бетә язган иде инде.
  — Май!.. Май!.. Кая минем бәхетем? Кая ул? Май… Ник килми ул? Ник һаман җибәрмисең аны? Май... Харап иттермә, Май!..
  Зәйтүнне бу сүз сискәндерде, ахры. Ул, Рухиянең бугазын буа торган кулын бушатып, бу кыз әллә акылын җуйды инде дигән кебек, бераз калкынып, аптыраган кыяфәттә карап торды, аннары, тагын да ярсыбрак, ап-ак зифа тән өстенә капланды…
  — Май!.. Май… Нәби!.. Нәби…
  Бу — Рухиянең аңлы-һушлы тормышында соңгы сүзләре иде. Зәйтүн инде үзенең нәрсә эшләгәнен белештерми. Аңа ничек тә корбанының авызын томаларга кирәк иде. Учлары белән каплап та, буып та томалый алмагач, ул, чәчләреннән бөтереп тотып, Рухиянең башын карават читенә бәрде…
  5
  Рухия күзләрен ачканда, палатада беркем дә юк иде. Әллә күрмәде генәме? Тән сызлауга түзәр әмәл юк бит… Тәне генә түгел, җаны сулкылдап-сулкылдап сызлый аның. Авыртуга түзә алмыйча, ул кабат күзләрен йомды, иреннәрен тешләде. Уйларга, хәтерен кыймылдатырга тырышып карады. Кыенсынып, авырсынып кына тәгәри башлаган уй йомгагы Рухиянең бәгыренә яңа сызлаулар алып килде. Аңа иң мөһим бер әйберне ачыкларга кирәк иде: баягы хәтәр хәлләр чынлап та булдымы, әллә берәр саташу галәмәте генәме?
  Әминә исемле табибәне төгәл хәтерли ул. Мәрзия карчык кереп утырды… Зәйтүн… Миләүшә… Нәби… Тагын Зәйтүн белән Миләүшә… Зәйтүн бигрәк тә ямьсез кыланды. Төштер бу… Начар төш. Тормышта мондый хәлләр була алмый, чынлыкта бу кадәр явызлык булмый.
  Ул серле төштә тагын Май бар иде. Галәм Рухы… Күрмәсә дә, Рухия аның тавышын аерым-аерым ишетте. Анысы инде изгелек яклы, Аллаһы Тәгалә ихтыяры… Ул Рухиягә бәхет вәгъдә итеп китте. “Көт, тиздән ул синең янга үзе киләчәк, — диде, — исеменнән танып белерсең, ул — илче, күк вәкиле, Ходай Тәгалә пәйгамбәре, — диде. — Син инде аны беләсең дә, таныйсың да, хәзер күңелеңә генә якын аласың калды”, — диде.
  Шулкадәр төш күреп ятты микәнни? Әнә бит шул иләс-миләс дөньяда әллә күпме гомер яшәп алган… Хәтта күрәзәлек итеп йөргәнен дә хәтерли әле. Бала елавы… Миләүшәнең: “Дөмексәң дә кайгырасым юк”, — дигәне, Зәйтүннең бозык тормышы, Мәрзия карчыкның догалары, нурлы, якты күңелле, мәхәббәтле, бәхетле, әмма үтә дә моңлы, сагышлы Нәби… Мәрзия карчык аны Нәбиулла ди…
  Нәби… Төш дөньясыннан ияреп чыккан иң матур хис, иң матур мизгел шушы исем белән бәйләнгән икән. Хәтерендә: төштәге соңгы сүзе дә шушы сүз иде. “Нәби! НәӘби!” — дип китте ул төшеннән, “Нәби! Нәби!” — дип шушы якты дөньяга кайтты…
  — Нәби… Нәби…
  — Әү, Рухия… Рухия…
  Тагын шомлы төш дөньясына китеп барудан куркып, Рухия ашыгып-кабаланып күзләрен ачты, бөтен сызлануларын басып, башын күтәрмәкче, торып утырмакчы булды.
  Торып утыру түгел, башын да калкытып карый алмады. Әмма түшәге каршында басып торган Нәбине бик тиз күрде, таныды. Нәкъ шундый — төштәге кебек — мәхәббәтле, бәхетле, әмма нигәдер моңлы, сагышлы иде ул бу минутта.
  — Нәби? Синме бу?
  — Мин… Хәлләрең ничек, Рухия?
  — Белмим, Нәби… Мин шундый озак йокладым, ахры…
  — Күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ бер төн, бер көн…
  — Минем башка кирпеч төште бит, Нәби.
  — Беләм, Рухия…
  — Аннары мин төш күрдем…
  — Төш күрдең шул. Саташтың… Хәзер барысы да үтте инде. Тереләсең генә калды.
  — Ә син нишләп монда, Нәби? Мәрзия апа кайда? Зәйтүн, Миләүшә кайда? Алар минем башка кирпеч төшкәнне беләме соң? Эштә беләләрме?
  — Рухия, сиңа күп сөйләшергә ярамый. Әйдә сөйләшмибез. Сиңа ял итәргә кирәк. Әнә ничек арыгансың, талчыккансың… Телисеңме, мин сиңа җыр көйлим?..
  — Җырла, Нәби, мин җыр яратам…
  — Тыңла, үзем язган җыр.
  — Син… җыр да язасыңмыни?
  — Менә тыңла әле…
  
   Син минем бәхетле гомерем,
   Син минем якты хәтерем.
   Сабыр гына өйрәтәсең
   Белергә дөнья кадерен…
  — Матур җыр… Син әйбәт кеше, Нәби… Зәйтүн булмаса, мин сиңа гашыйк булыр идем, сине дә гашыйк итәр идем…
  — Мине гашыйк иттерәсе юк, мин сиңа күптән гашыйк инде.
  — Шулаймы? Ә нигә бу хакта әйтми йөрисең?
  — Әйттем… Төшеңдә әйттем.
  — Ә хәзер өнемдә дә әйттең. Рәхмәт, Нәби.
  — Нәрсә өчен?
  — Яратуың өчен.
  — Сиңа да рәхмәт.
  — Ни өчен?
  — Шушы дөньяда, тормышта булганың өчен.
  Шул вакыт палатага күтәренеп табибә хатын килеп керде. Рухия аның белән таныш инде. Әминә исемле ул… Аның баласы да бар…
  — Рухия бит әле? Хәлләрең ничек, акыллым? Аруракмы? Әйдәле тикшереп карыйк. Ә син, егеткәй, бар чыгып тор, ял ит. Болай да көн буе, төн буе утырып чыктың. Соңрак килерсең, яме. Хәзер сөйгәнең беркая да китмәс. Шулаймы, Рухия? Китмисеңме?
  Таныш табибә сүзләреннән Рухия берни дә аңламады. Бигрәк тә “көн”, “төн”, “сөйгәнең” дигән сүзләр зиһенен бутап ташладылар… Нәби чыгып киткәч тә озак кына сорарга кыенсынып ятты ул. Түзмәде Әминә, берьюлы берничә укол кадап, коралларын җыештыра башлагач, кыенсынып кына сорап куйды:
  — Ә нигә ул төне буе утырды?
  — Кем?
  — Нәби… Бая шулай дидең бит…
  — Ә аны әйтәсеңме?.. Кичә сине ул китереп тапшырды бит… Шуннан бирле саклап утырды, мескен. ЖәлӘләдем шул. Ярата ул сине, нык ярата…
  — Кичә? Мине кичә китерделәрмени?
  — Кичә шул.
  — Минем башка кирпеч төшмәдемени?
  Ниһаять, Әминәнең аңына барып җитте. Ул бөтен эшен калдырды да, сак гына атлап, Рухия янына килде, түшәк читенә утырды, авыруның кулын алды.
  — Бәй, син берни дә белмисеңмени, Рухия акыллым?
  — Мин нәрсә белергә тиеш соң?
  — Башыңа кирпеч төшкәч, син чынлап та бездә, менә шушы урында ятып чыктың. Аннары бер айлап өйдә яшәдең. Кичә тагын китерделәр. Башыңда җәрәхәт бар иде. Элекке егетең кыйнаган, дип сөйләделәр. Шушысы, Нәби исемлесе кереп коткарган. Теге явыз сине мәсӘхәрәләргә уйлаганда йолып алган, үзен дә нык кына тәпәләгән. Боларны миңа Мәрзия апа сөйләде. Ул да килгән иде, кичкә җылы аш китерәм, дип кайтып китте…
  — Ә Миләүшә кайда? Исәнме ул? — Рухия аңын югалтып егылган Миләүшәне бик тиз исенә төшерде.
  — Исән-исән, нәрсә булсын аңа. Күрше палатада ята. Ә сине харап итә язган бәндәне милиция алып киткән. Син аны ташла, юньле кеше булып чыкмаган ул... Бөтен тарих шул. Боларны белми идеңмени?
  — Юк… белми идем… Төш кенә дип уйладым бит мин боларны… Аһ!.. Аһ…
  — Йә, Рухия, тынычлан, бетеренмә. Иң начары артта калды. Аның каравы синең хәзер Нәби дустың бар. Мәрзия апа Нәбиулла ди. Син шуңа сыен… Бик әйбәт, ипле кешегә охшаган ул…
  — Нәби… Илче… Ә син беләсеңме, Әминә, “Нәби” нәрсә дигәнне белдерә?
  — Һи, беләм, ник белмәскә. Әбекәй гел сөйли иде… Нәби ул — пәйгамбәр, Алла илчесе, Ходай вәкиле, ди иде…
  — Чынлапмы?
  — Чынлап-чынлап… Ышанмасаң, килгәч, Мәрзия ападан сорарсың. Ул белә дә белә инде. Ә нигә ул сиңа? “Нәби”нең нинди мәгънә белдерүе бик мөһиммени?
  — Бик мөһим… Ул… ул — минем бәхетем. Минем өчен генә, миңа гына атап җибәрелгән кеше. Кеше генә түгел, илче, изге зат…
  — Мин моңа бик шат. Һәр кешенең шундый кешесе буладыр инде. Син бик бәхетле, Рухия. Син кешеләрнең уйларын укыйсың, начарны, яхшыны таныйсың…
  — Юк, Әминә, мин хәзер кеше күңеленә керә алмыйм инде, аларның уйларын да танымыйм. Болар минем үткәндәге тормышымда, төшемдә калдылар…
  — Чынлапмы? Син хәзер күрәзәлек итмисеңмени? Өйдә калган Алмазның елаганын-еламагынын да тоймыйсыңмы?
  — Юк, тоймыйм. Миңа бу кирәк тә түгел. Әйбәт кешене болай да танып була, явызлык та шундук беленә… Мин инде үз кешемне таптым, шуңа күрә күрәзәлекнең кирәге юк…
  — Табуын таптың, ә күңелеңдә сагыш бетмәгән әле…
  Ялгызы калгач, Рухия тагын бер мәртәбә башыннан үткәннәрен исенә төшереп, күңеленнән кичереп, уйланып чыкты. Мәрзия карчык аны шулай йокылы-уяу хәлендә килеп тапты. Дәшми-нитми генә урын-җирләрен рәтләде, җылы шулпа каптырды, аннары озак итеп дога укыды.
  Беренче булып Рухия сүз башлады:
  — Мәрзия апа, нигә минем белән генә була мондый хәлләр? Нигә мин? Нигә башкалар түгел?
  — Ходай Тәгалә сине сайлаган икән инде, димәк, сине ярата ул…
  — Беләсеңме, мин Галәм Рухы белән сөйләштем. Ул мине аңлады. Нәби хакында әйтте…
  — Беләм, кызым, беләм… Һәр кешегә бер мәртәбә килә ул…
  — Сиңа да килдеме?
  — Килде…
  — Шуннан? Бәхетле булдыңмы соң?
  — И бала-бала… Син бәхет турында сорыйсың. Сугыш вакыты иде. Рух атаган кешем яуга чыгып китте. Көттем. Сугыш беткәнче көттем. Сугыштан соң да көттем. Көтеп-көтеп тә өметемне өзгәч, кияүгә чыктым. Күп тә тормады, бәхетем кайтып төште. Тоткынлыкта булган икән. Шуңа соңарган. Минем тормышта икәнемне белгәч, читкә чыгып китте. Балам булмады. Май-анабыз миннән бер бала кызганды. Үпкәләп тә булмый — ул ниятләгән бәхетне көтеп ала алмадым бит. Шуңа рәнҗегәндер инде… Хәзер сугыш юк, синең бәхетең күз алдында… Үрелеп алырга гына иренмә…
  — Артык якын шул, Мәрзия апа, үреләсе дә аласы… Үзе кереп торгач, нинди бәхет була инде ул?
  — Бәхет сиңа үзе керә димәс идем мин, кызым.
  — Анысы дөрес. Ике мәртәбә үлеп терелдем бит мин бәхетемә җиткәнче. Һәм менә мин бәхетле… Ә күңелем сөенми, күңелемдә шом бар, борчу бар…
  — Димәк, әле син бәхетеңне табып бетермәгәнсең. Шуңа шулай ул…
  — Их, Мәрзия апа, белсәң иде, ничек кыен икән бу дөньяда гади кеше булып яшәү?! Мин бит илаһи дөнья ишеген ачып карадым. Аннан кайтканнар бәхетле була белми микән әллә?
  — Ә син инде бәхетле, кызым. Син бәхетеңнән бозылып барасың. Тизрәк кияүгә чыгарга кирәк сиңа.
  — Мин дә шулай димен бит, Нәби кайчан килә димен?
  — Син бит күрәзәче, үзең бел!..
  — Ә минем күрәзәче буласым килми. Бәхет үзе килеп табарга тиеш мине.
  Сүзгә дә, повестька да соңгы ноктаны Мәрзия карчык куйды:
  — Көтеп алынган бәхет кадерлерәк шул…
  Февраль, 2003
  
  
  
  ҖАНБАЛЫК
   Бөтен тереклек Яратучыга табына,
   хәтта судагы балыклар да…
   Хәдис
  Газиз картка бүген бәхет елмайды — иртә таңнан төшкә кадәр бер балык та тота алмаган иде, кайтырга җыенганда гына, терсәк буе кәрәкә эләкте. Күәш күлендә мондый зур балыкның булганы да юк. Ә Газиз картка эләкте. Менә бит нидә хикмәт! Ялтырап ярга килеп төшкән балыкка карап, бераз аптырап та торды ул. Аптырарлык та шул. Гадәттә, кармакка эләгеп чыккан балык җан-фәрманга кабат суга төшәргә тырыша: бәргәләнә-бәргәләнә ярны кыйный, шулай сикеренә-сикеренә, күл ягын чамалый… Әле бер генә балыкның да суны яр башы белән бутаганы юк, суның исен сизәләр, рухын тоялар диярсең…
  Ә менә Газиз картның балыгы килеп төшкән җиреннән кыймшанмады да, кузгалмый ятты да ятты… Балыкчы карт, иелеп: “Нинди сәер хәл соң бу, нинди сәер җан?” — диеп, балыкны әйләндереп-әйләндереп карый башлады. Тере… Әнә бит саңакларын ничек киереп ача… Авызын бөрештереп куйган. Әллә сөйләшә инде, хәерсез?! Ә күзләре… Күзләре бөтенләй дә кешеләрнеке кебек. Кеше күзе башка җан ияләреннән аерыла бит ул. Ныклабрак игътибар итсәң, кеше күзеннән җан карап тора. Рух. Ул рух ниндиме? Төрле чакта төрлечә күренә ул. Әмма бер нәрсә аермачык чагыла кеше күзләрендә — моң, сагыш… Ниндидер авыр, газаплы тойгы. Хәтта кайгы… Кеше күзендә һәрвакыт борчу була, гамь була. Газиз карт тоткан балык күзләрендә дә кешедә генә була торган сагыш һәм гамь бар иде…
  Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады, Ходай мәрхәмәте белән эләккән балыкны сулы чиләӘгенә салып, кармакларына яңа җим эләргә тотынды. “Тукта инде, балык эләгә башлады бит, тагын бераз гына утырыйм”, — дип, ул кайту ниятеннән баш тартты, күңелен, уйларын тагын Күәш күленең салмак дулкынланышына көйләде…
  Ләкин, кармагын суга ташлап, аяк астындагы чирәм түмгәккә утыргач та, тиз генә тынычлана алмады карт. “Сәер балык бу… Күзе сәер… Үзе сәер… Ә җаны? Җаны бигрәк тә сәер…”
  Чынлап та, гомер буе балыкка йөреп, Күәштә мондый балыкның күренгәне юк иде бугай. Берәү күрсә: “Кит аннан, бу кадәр зур кәрәкә буламыни?!” — диячәк. Ышанмаячак. Күрсә дә ышанмаячак. Бездә бит кеше шулай: күргәненә ышанмый. Күрмәгән әйберенә ышана… Шулай да бик сәер булды әле бу, ай-һай сәер…
  Гомумән, бүген көне дә сәер… Төне дә сәер булды. Төше дә… Әнә шул төш булмаса, балык артыннан хәер эстәп йөрмәс тә иде. Соңгы елда авырулардан мантый алмады ул. Әле тегесе, әле монысы чабуыннан тартып түшәккә ега… Төннәр буе сызланып чыккан чаклары күп булды. Кайчакта кайсы җире авыртканын да белми кала. ФронтӘтагы кебек. Якында гына бомба шартлый. Җир, кубарылып, баштанаяк күмеп ташлый. Бөтен тән сызлый, ә бер җирендә яра-җәрәхәт юк…
  Төше чынлап та сәер иде. Балыклар турында иде. Дөресрәге, ул үзе балык иде. Имеш, ул су астында… Рәхәтләнеп йөзеп йөри! Башка балыклар белән уйнап ала… Менә бервакыт өстән җим төште. Дөресе: җим кидертелгән кармак төште. Газиз шундук уйлап алды: “Ә, шулаймы әле? Беләм мин сезнең халыкны! Эләктермәкче буласыз… Тоттырды ди абзагыз…” Шулай диде дә, әй лә, балыклар сөйләшә димени, шулай уйлады да теге кармакка бер каткан тамыр кисәге эләктереп җибәрде… Җимле кармак тагын төште, су төбендә чүп-чар беткәнмени — Газиз аңа тагын үлән кисәге такты…
  Шулай шактый вакыт азаплады ул өстәге балыкчыны. Бервакыт кармак төшмәс булды. Аның каравы якында гына ниндидер балкыш барлыкка килде. Йолдыз! Кояш! Кечкенә генә кояш. Су астында да кояш булыр икән! Балык — Газиз, үзе дә сизмәстән, шул кояшка таба йөзеп китте. Бик матур иде шул, якты иде, нурлы иде, серле иде бу балкыш…
  Шулай харап булды ул. Аны җемелдәвек лампа белән бергә су өстенә сөзеп чыгардылар. Балыкчыны шундук танып алды. Бу зат — ул үзе иде…
  Ничек уянганын да хәтерләми. Тыны, сулышы кысылды бугай. Шулай булмыйни… Кайсы балыкның җир һавасын сулап яшәгәне бар соң?!
  Нәрсә бу? Нинди фал? Бик озак уйланып ятты Газиз. Җаны тәненнән аерылган кебек булды. Әллә үләме? СоңӘгы сәгате сугып ятамы? Алай дисәң, соңгы вакытта әле әйбәтләнеп киткән иде ләса… Әллә?.. Кайчан да булса кубарылып, очып киткән җаны кабат тәненә кайтырга маташамы? Ни генә булмасын, бик серле һәм мәгънәле төш бу. Серле һәм мәгънәле фал…
  Газиз карт быел беренче мәртәбә балыкка барырга булды. Нәрсәдер ачыкланыр кебек иде аңа бу баруында. Һәм менә ул — әкияттән, төштән килеп кергән балык… Сәер һәм серле фал… Ләкин ул картның зиһенен бөтенләй саташтырып, бутап ташлады…
  Тын гына йокымсырап яткан тымызык су өсте үзе дә әкияттән иңгән бер күренешне хәтерләтә иде.
  Шушы күл буенда үсте Газиз. Шушында туды. Шушында үлде… Кабат туды…
  Болай булган. Җәйнең бер матур көнендә әле тәпи дә йөрмәгән Газизне, бала арбасына утыртып, күл яры буенда калдырганнар. Гаилә кешеләренең олысы-кечесе якындагы чирәмлектә “тирес сугып”, кышка ягулык хәстәрләп йөри икән. Шул вакыт күл өстендә бер балык сикереп уйный башлаган. Бу могҗизаи хәлне өлкәннәр дә искә алганнар. Искә алмаслыкмыни — су йөзлегендә очып-очып уйный, ди, бу балык, Газиз яткан арбадан ерак та түгел, ди. Хәтта арба көймәсендәге баланы үрелеп карарга теләгән кебек кылана, ди…
  Газиз дә аны шундук күреп ала. Бала булса да, ул да кеше бит. Күзләре бар, зиһене бар дигәндәй… Үзенчә сөйләнә-сөйләнә, нәни генә кулларын алга сузып, су өстендә сикереп уйнап йөргән балыкны тотып алмакчы була. Кая ул тоту!
  Менә шунда сәер хәлләр башлана да инде. Сабый, үрелеп, алга таба омтылган бервакытта, аның арбасы янтаеп китә дә, өлкәннәр исләрен җыеп өлгергәнче, ярдан тәгәрәп төшә дә башлый, бераздан шапылдап суга барып та чума… Газиз арбасы-ние белән су эчендә юк та була. Өлкәннәр килеп җиткәндә, тагын бер мәртәбә күл өстендә күренеп кала әле ул. Аннары инде бөтенләй төпкә төшеп китә…
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。