- 阅读 九年级 的下一篇文献作品
- Кулъяулык (Кыскартып бирелә)
🕙 3-分钟读取
Күлтәгин Истәлегенә Куелган Таштагы Кече Язмадан Үрнәкләр
总字数为 342
唯一单词总数为 256
42.9 个单词位于 2000 个最常用单词中
53.7 个单词位于 5000 个最常用单词中
59.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
Тәңри тәг тәңридә балмыш
тәрк билгә каган бу өдкә олуртым
сабымын төкәти эшидгил
улайу инийигуним огланым бирики огузым будунум
биридә шад — апыт бәгләр
йырайа таргат буйирук бәгләр
тогыз огуз бәгләри будуны
бу сабымын әдгути әшид
катыгды тыңла.
Тәңрегә охшаган, Тәңре тудырган
Төркинең зирәк каһаны, бу тәхеттә утырам.
Мин әйткәннәрнең барысын да тыңлагыз.
Тугыз-угыз кешеләре,
Минем сүзне игътибар белән тыңлагыз,
Аңларга тырышыгыз.
Алда — кояш чыгышына кадәр,
Уңда — көн уртасына кадәр,
Артта — көн батышына кадәр,
Сулда — төн уртасына кадәр
Яшәүче бар халык миңа буйсына.
Аларның тормышын мин җайга салдым.
Әтүкән халкының үзенә лаеклы хөкемдары юк иде,
Әтүкән халкы кабиләләрен берләштереп була иде.
Ләкин алар, табгачлар күршесенә урнашып,
Табгачлар белән элемтәгә керделәр.
Алтын, көмеш, хәмер, ефәк өләшкән
Табгач халкының теле татлы,
Ефәге йомшак иде.
Татлы теле, йомшак ефәге белән
Ул башка халыкларны үз ягына аударды.
Юньле, акыллы кешеләрне,
Юньле, батыр кешеләрне табгач халкы
Үз ягына аудара алмады.
Кабиләләре, хәтта туганнары ялгышканда да,
Алар төрки канунга тугрылыклы булып калдылар.
Татлы сүзгә, йомшак ефәккә алданып,
Син, төрки халкы, харап булдың.
Юньсез кешеләр сезгә мондый үгет бирделәр:
«Бездән ерак яшәүчеләргә начар бүләк бирәләр,
Безгә якын яшәүчеләргә яхшы бүләк бирәләр».
Наданнар, бу сүзләрне тыңлап,
Табгач җирләренә якын урнашып,
Күпләп харап булдыгыз.
Бу илгә барсаң,
Төрки халкы, син һәлак булырсың.
Әтүкән җирендә яшәсәң,
Бу якка сәүдә кәрваннары гына озатсаң,
Бер хәсрәтсез яшәрсең.
Әтүкән, җиреңнән купмасаң,
Син башка кабилалар белән мәңге тату яшәр идең.
Төрки халкы, син киләчәк турында уйламыйсың,
Бүген туйганчы ашасаң, иртәгә ач каласынны белмисең.
Син үзеңне бергә җыйган каһанның сузләренә
Колак салмаганга күрә, төрле урынга күчеп Иорден,
Тәмам арыдың, йончыдың.
Тәңре рәхим-шәфкать күрсәтте,
Үземнең дә бәхетем бар икән:
Мин каһан тәхетенә утырдым.
Тәхеткә утыру белән мин ярлы халыкның
Барысын да бергә җыйдым.
Хәерчеләрне бай иттем,
Аз халыкны күп иттем.
Минем бу сүзләремдә ялган бармы?
Төркинең бәкләре һәм халкы, сүземне тыңлагыз!
Кабиләләрне ничек берләштерергә кирәклеген
Мин монда ташка чокып яздым.
Ялгышу нәтиҗәсендә таркалачагыгызны әйтеп тә
Мин монда чокып яздым.
Тәхеткә тугрылыклы бәкләр,
Сезнең ялгыша торган гадәтегез бар бит!
Мин мәңгелек таш һәйкәл ясаттым,
Табгач каһаныннан сорап, таш кисүчеләр чакырттым.
Алар ташны язып тутырдылар.
Мин әйткәннәрнең бер сүзен дә үзгәртмәделәр.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 九年级 的下一篇文献作品
- Кулъяулык (Кыскартып бирелә)