- 阅读 11年级 的下一篇文献作品
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 34-分钟读取
Колыма Хикәяләре - 12
总字数为 4468
唯一单词总数为 2572
29.1 个单词位于 2000 个最常用单词中
42.8 个单词位于 5000 个最常用单词中
49.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
— Монда бит барысы да диярлек «илле сигезләр», нахакка гаепләнгән кешеләр. Җитмәсә, шундый фаҗигагә дучарлар: кайсы аксак, кайсы чулак. Шуңа күрә мин алар- ның эчке газаплануларын, фаҗигале хәлләрен оныттырырга тырыштым...
Менә бит ул кеше ничек. Халык азатлыгы өчен көрәшә. Сөрелә. Аннары, ниһаять, иркен, азат тормыш башлыйм дигәндә, тагын нахак бәлагә дучар була. Шулай да кешелеген югалтмый.
Ә мин шикләндем, шөбһәләндем һәм Георгий Стоянов- ны «чагучы» дип каһәрләдем.
Иртәнге обходтан соң күршем, бер аксактан култык таяклары сорап алып, баш врач хозурына кңтте. Уф алла, пи генә булыр икән инде? Рөхсәт итәрме? Итсә генә ярар иде! Ә аягым, үч иткән кебек, әллә инде тынь^сызланган- га, сулык-сулык итеп сызлый, чәнчә. Тышта исә күз ачкы- сыз буран. Баш очындагы тәрәзәдән суык өрә, дер-дер ки- ләм. Көтәм. Ишек ачылмый. Ичмасам, агач аяк белән булса да, туган илгә, Күкчәтау далаларына кайтырга, ялгыз атамны, дус-ишләрне күрергә насыйп булсын иде. Ниһаять, ишек ачылды — әүвәле култык таяклары, аннан Карасакал күренде... Нинди хәбәр алып килә икән күршем? Йөрәк дөп-дөп итә. Аяк сикереп-сикереп китә, әйтерсең лә кыздырылган инә чәнчәләр. Так-ток. Так-ток! Таяклар якынлаша... Күршемнең йөзе караңгы. Күзләре миңа карамый.
Димәк, баш врач күршемә минем аякны ампутацияләргә рөхсәт итмәгән... Бу өмет тә челпәрәмә килеп ватылды.
Икенче көнне Магаданнан ике хәрби кеше — мөгаен, Гулаг (лагерьларның Баш идарәсе) вәкилләре килеп, безнең санбаракны карап, шахтадагы авария турында сорашып йөрделәр. Алар Георгий Стоянов янында тукталып озак кына сөйләштеләр. Күрәсең, аны электән беләләр.
Менә шушы комиссия рөхсәте белән, Георгий миңа ампутация ясарга әзерләнә башлады.
Георгий санитар Тимка белән дә уртак тел тапты. Ул үзенең ярдәмчесен чакырып килде.
Иң элек алар операция бүлмәсендәге барлык әйберне— өстәл, урындык, шкаф, кушеткаларны чыгарып, бүлмәне эссе су белән юып, стеналарын пешекләп чыктылар. Ә Георгий үзе ашханәдән зур бер бак алдырып, барак уртасындагы плитә өстенә куйды да, су салып, операция вакытында кия торган киемнәрен, җәймә-салфеткаларны кайната башлады. Гаҗәп! Безнең баш врач андый эш белән мәшәкатьләнеп маташмый, бер урынга дүрт-биш авыруны яткырып тураклый бирә иде. Ә бу! Ул гынамы?, Иң әһәмиятлесе — шкафны тазарткан вакытта аскы шүрлектән ике шешә хлороформ да таптылар. Этикеткалары гына төшкән булган. Ә бит «хлороформ юк» дип, уяу килеш, тере тәнне пычак белән тунап, пычкы белән кисте, мәлгунь. Икенче тапкыр аягымны кискәндә, авызыма капкан чүпрәкне чәйнәп, үземне кушеткага бәйләгән каешларны өзеп, һуштан язган идем ич... Ә хлороформ шунда шкаф эчендә генә аунап яткан булган.
Бак төне буе бокыр-бокыр кайнады. Георгий плитә белән ике арада әйләнде — эш коралларын кайнатты, урын- җиргә дезинфекция ясады.
Өченче көнне иртәнге баландадан соң Тимка белән Петро мине култыклап операция бүлмәсенә китерделәр. Шаккаттым, бүлмә яктырып, киңәеп киткән, һавасы да бүтән, җиңел.
— Бәхетең бар икән,— дип, Георгий мине көлеп каршылады.— Менә, берүзеңә туп-тулы шешә. Ипләп кенә ят әле. Менә шулай. Аяк-кулыңны бәйләп маташмыйбыз. Бу масканы борыныңа салыйк... Иснә, иснә, башыңны боргалама! Сана: бер, ике...
Борынга йөзләгән кырмыскалар керәмени. Кычыттыра, тончыктыра...
— Сана, сана! Өч-дүрт...
— Өч... дүрт... алты... — башым әйләнә, каядыр китеп барам,— ун... егерме... егерме... Артык саный алмадым, онытылдым.
Ниндидер тирән диңгездә йөзәм. Яр — ерак. Мин хәл- сезләнәм. Кулларым күтәрелми. Чумып-чумып китәм. Батам. Батам! Коткарыгыз!
Көч-хәл белән күзләремне ачтым, бөтен нәрсә әйләнә.
— Уян! Уян! Операция бетте инде. Озак йокларга ярамый.— Авырттырмыйча гына, шап-шап итеп яңакларыма сугалар.
Ниһаять, күзләремне ачтым. Бүлмә, каршымда торган ак халатлы Георгий Стоянов әйләнеп китте, кушеткага ябыштым.
— Мә, аз гына ром йот.
Кушетка кырында, идәндәге ләгәндә, ярты сыйрагым ята.
— Ярар, борчылмагыз. Мин тездән унбиш сантиметр калдырдым. Озын да түгел, кыска да түгел, һәрбер протезга ятышлы. Стандарт протез сезгә нәкъ булачак. Әле йөгереп йөрерсез.
Санитарлар мине култыклап урыныма алып барып салдылар. Изрәп йоклап киткәнмен. Ул көнне Георгий тагын өч тоткынга ампутация ясаган.
Бер атнада аягымның ярасы бөтәйде. Мине гомуми баракка чыгардылар. Георгий баракның ишек төбенә хәтле аксый-аксый озата килде. Хушлашканда, кулларымны каты кысып:
— Кайгырма! Хаклык бер көнне килер,— дип, соңгы тапкыр кочагына алды.
Менә инде ничә дистә ел бер сыйрагым Колыма җирендә, мәңгелек туңда ята. Ничә дистә ел протезда йөрим, Киселгән урында бер шеш, яра юк! һәр көнне иртән то* рып протез кия башлагач:
— Мең рәхмәт сиңа, ерактагы дус!—дип, мин Георгий Стояновны искә алам.
Аны — кара сакаллы күршемне күрәсе, кочаклыйсы, рәхмәт, мең рәхмәт әйтәсе иде. Берничә тапкыр Болгариягә, Софиягә хат язып, аны эзләргә дә җилкенгән идем. Әмма булмый. Артык четерекле, уңайсыз җирдә очраштык шул без аның белән...
Әмма Георгий Стоянов мәңге минем күңел түремнән китмәс.
Ике очрашу
Ике мичне дә тоткыннар, сукыр чебен төсле, өерелеп- сырып алган. Кайсысы күшеккән, өшегән бармакларын тырпайтып, пешә язып мичкә үрелә. Кайсысы пимасын, чолгауларын киптерә. Кайберәүләре, шыр ялангач калып, күлмәк-ыштанын кыздыра — «куйларын» коя. Алар мич өстендә шытыр-шытыр килеп шартлый, көек исе тарала. Шунда ук эреле-ваклы консерв банкалары бокырдый — чәй кайный. Берсе куя, икенчесе ала. Берсе кулын пешерә— түгә. Бу оча, сүгенү, шау-шу тарала.
— Яле, контрлар, юл бирегез!
Ванька-Козгын! Колга буй. Тузган кара бөдрә чәч. Карчыга күзләр. Баракның старостасы. Чегән. Яшь. Бәлки теге Корольнең улыдыр? Ул мичкә якынлашканда юл бирергә өлгермәгәннәрне шундук тибеп очырды. Козгын, гөнаһ шомлыгы, мич янында күлмәген кыздырып торган ап- ак сакаллы картка — рус әдәбияты профессоры Перевер- зевка бәрелеп, болай да дерелдәп кенә торган гәүдәне аударды. Көйгән ит исе аңкыды. Ярый әле профессорны шундук тартып алдылар... Мескен карт кычкыра да алмый — ыңгыраша гына. Сәкегә сузып салып, көйгән төшенә боз куйдылар.
Ванька-Козгын мич өстендәге барлык банкаларны арлы-бирле этеп төшерде дә үзенең өч литрлы кастрюлен куйды. Өстәмә баланда, ботка! Аңа ашханәдән махсус рәвештә җибәрәләр — түрә!
Чатырның аргы очындагы түбән сәкедә (тамчы тама торган өстәге сәндерәдә — политиклар) бер төркем блатной, өсләренә одеял ябынып, карта суга—паекка, баландага, тоткын «мундир»ына. Уен — изге. Отылучы вәгъдәләшкән вакытта бурычын түләргә тиеш. Юкса!
Кичә әнә шул карта уйнаучылар рәтендәге түбән сәкегә кыйшайган идем. Мин баракта «штатный» әкиятче. Блатнойлар әкият тыңларга ярата. Шуның өчен миңа аеруча хөрмәт, өстәмә бер чүмеч баланда — әкият сөйләгән кичләрдә анда-санда түбән сәкедә йокларга да рөхсәт. Казан төрмәсендәге карцер онытылды — тамак тәмугка кертә. Бервакыт, кемдер бик каты төртеп-этеп җибәргәнгә уянып, җиргә барып төштем. Чатырда идән юк, тоткынга такта әрәм итәләрме соң, ул әле прииска кирәк-ярагына да җитми. Аңгы-миңге ятам. Шунда нәрсәдер шак итте. Гырылдый башлады. Көч-хәл аягүрә бастым. Карауга, чәчләрем үрә торды. Сулыш алудан туктадым. Сәкедә — киселгән баш! Муеныннан ургылып кан ага. Калай күзләр миңа кадалган. Гришка-Чыпчык бит бу!
Оттырган унбиш паегын вакытында китермәгән.
Ә Ванька-Козгын, бернәрсә дә булмаган сыман, кан тамып торган беләк озынлыгы пычагын Гришка-Чыпчыкның бушлатына сөртте-сөртте дә, итек кунычына кыстырып, ниндидер табор көен сызгыра-сызгыра, баракның икенче башына китте.
Бүген мин Гриша яткан җирдә ятам — урын киңәйде... Төшкә кермәсә ярар иде. Инде керсә дә, кермәсә дә — керфекләр йомыла, арылган, аяк-кулны җыеп алып булмый. Иртә караңгыдан кара кичкә хәтле забойда, чатнап торган суыкта-челләдә, алтын юу сезонына участоклар әзерлибез бит.
Көнозын туңган тән хәзер мич кызуында да җылына алмый. Бушлатны баштан ук уранып, калач булып бөкләндем.
йокы аралаш ниндидер шау-шу колакка керде. Әүвәле колагымны яба төшеп икенче якка әйләндем — шау-шу тынмый. Тагын борылдым.
— Магаданнан этап килде!
Безнең Линкольн приискасы Магаданнан мең чакрым ераклыкта. Этап безнең өчен зур сөенеч — яңа тоткыннар өстәлә. Этап килгәндә нинди генә мәхбүс йоклап ята ала! Мин дә йокылы-уяулы күзләремне ачтым. Чатыр ишегеннән ишелеп суык керә. Томан. Шау-шу. Бернәрсә дә күренми — йокы баса, тагын күзләрне йомдым, яңа гына җылына башладым бит. «Ярар, иртәгә дә күрермен әле». Әмма тавышлары колакта. Сөйләшәләр. Кычкыралар. Әле өске, әле түбәнге сәкедән урын эзләп тыкшыналар — егылып төшәләр. Сүгенүләр. Кычкырулар. Димәк, контрлар өстәлгән, уголовниклар килсә, урын сорап тормый, үзләре «хуҗалар»ны өстерәп төшерә.
Менә минем яныма да берсе килеп тыкшынды. Озын коры сөяк — шалдыр-гөлдер. Үзе суык, әйтерсең лә чатыр артындагы шыплап каткан каен яргагын китереп салдылар. Аягым белән этеп җибәрдем, чигенде, тавышланмады, кысылыбрак ятты. Мин йоклап киттем.
Тагы күзәтченең карлыккан тавышы:
— Этапныкылар, тышка чыгыгыз!
Тагын ыгы-зыгы. Эт өргән тавышлар. Сүгенү. Тагын ишелеп кергән суык! Каһәр генә төшсен, яңа гына җылынып, йоклап киткән идем, тагын бүлделәр.
Ә ишек төбендә инде конвой башлыгы барактан чыгар алдыннан этапчыларның «гамәл дәфтәрләрен» укый.
— Петров Иван Иванович — илле сигез, унынчы.
— Пятница Миколь Кузьмич — илле сигез, унҗиденче.
Димәк, аларны яңа конвой санап-тикшереп ала.
— Тизрәк кыймылдагыз, тизрәк!
— Петров!..
— Мутин Мохтар!..
Күршем ишетелер-ишетелмәс кенә җавап бирде:
— Мин!
— Тизрәк! Авызыңны фәлән итим, йокыңны ачармын, күтәрел!
Янымдагы тоткын сикереп торды, ыңгырашты. Сәкедән шуып төште.
— Тизрәк! Формуляр!
— Мухин Мохтар, илле сигезенче статья, ... пункт, ун ел төрмә...
— Чык әйдә!
«Мохтар! Мушн!» Яшен суккандай, аңгы-миңге булып киттем. Аннан, сикереп торып, ишеккә таба йөгердем.
— Син кая кузгалдың, үләксә!?
Кемдер яңагыма сугып җибәрде — йокым ачылды. Алдымда— конвой башлыгы, кулында бер кочак формуляр. Ул ачулы карады да чыгып китте.
Ишек ябылды. Йозак шалтырады.
...Мең тугыз йөз утызынчы еллар. Казан педагогия техникумында укып йөргән студент чагым: стипендия унбиш сум. Шуңа ашыйбыз, шуңа киенәбез, шуңа күңел ачабыз.
газета-журналлар яздырабыз, комсомолга, МОПРга 10, «Бетсен наданлык!» җәмгыятенә һәм башкаларга взнослар түлибез. Дөресен әйткәндә, тамак хәле әллә ни артык түгел иде.
Ә кәеф һәрвакыт күтәренке'
Борынны төшермибез — көн дә уен, көн дә — туй. Кайсыдыр «булачак шагыйрь» үз шигырьләрен әле язарга өл- гермәгәнлектән, Тукайныкын җайлаштырган, без, карын ачса, күмәкләшеп шуны җырлыйбыз:
Фәгыйләтен, фәгыйләтен, фәгыйләт, Әй, бу студент халкының күңле шат!
Лекцияләрне тыңлау җәфасыннан котылу белән, без — егет-җилкенчәк — кышын печән базарына, «Көфер почмагына» барабыз да утын кисәргә-ярырга ялланабыз, җәен пристаньга төшеп баржалар бушатабыз. Кавын-карбыз килгәндә бигрәк күңелле — корсак шартларга җитешә. Менә шул «өстәмә керем» походыннан арып-талып, өстерәлеп тулай торакка кайтып егылганда гына, сөенечле хәбәр:
— Академия театрында — «Отелло»!
— Отелло ролендә — Мохтар ага Мутин!
Әфсен өрделәрме — арулар, йокылар әллә кая кача. Икмәк алырга дип саклап йөргән соңгы тиеннәрне җыябыз да (кызлар-шефлар да безнең җилкәдә, ярлы булсак та — егет) галеркага билет алабыз. Әгәр инде бөтен курска җитәрлек акча җыелмаса да, кайгы юк, хәйләсен табабыз. Бер өлешебез, күбесенчә кызлар, алдан билет белән кереп, беренче пәрдәләрне карый, аннары тәнәфестә контрамаркаларны безгә — көтеп торучыларга чыгарып бирәләр. Без инде соңгы пәрдәләрне карыйбыз. Теләк — Мохтар ага Мутинның Отеллоны уйнавын күрү. Без ге- нәме? Бөтен Казан шулай ашкына. Мохтар ага исеме афишаларда күренү белән, театр кассасында билет калмый.
Залда ут сүнә. Авыр бәрхет чаршаулар акрын гына ачыла.
Замок, йокы бүлмәсе. Көмеш шәмдәлләрдә берничә генә шәм яна. Ярым караңгылык. Түрдә атлас чыбылдыклар белән капланган карават. Анда, күпереп торган мамык түшәк-мендәрләргә күмелеп, ак ефәк юрган ябынып гүзәл Дездемона йоклый.
Кинәт шәмнәр калтыранып, кызгылт телләре сузылып- тибрәнеп китә. Бүлмә эче тагын да караңгылана төшә. Ишек ачыла. Бүлмәгә ашыгып Отелло — Мутин керә. Көч һәм гайрәт ташып торган мәһабәт гәүдә. Сокланырлык килеш-килбәт. Ул Флоренция дәүләтенең дан һәм шөһрәткә күмелгән атаклы генералы.
Иң авыр, куркыныч сугышларда да каушауны белмәгән менә шушы кеше хәзер үзенә үзе урын таба алмый газаплана. Ул бөек һәм мескен хәзер үзенең мөкатдәс гыйшкы алдында. Генерал акыллы һәм кызу канлы мавр- хыянәтче Ягоның мәкерле хәйләсе белән агуланган. Ул яна! Анда — бөек саф мәхәббәт һәм дәһшәтле нәфрәт! Өермә! Давыл! Тайфун! Ә Дездемона, сабыйлар гамь- сезлеге белән, рәхәтләнеп, һичбер хәвеф-хәтәр сизмичә, онытылып йоклый.
— Син нинди пакь һәм гүзәл... (Отелло иелеп Дездемонаны үбә.) Әмма... өзелгән роза кебек суларга-шиңәргә тиешсең хәзер.
— Отелло, бу синме? — Нинди ышанулы, назлы тавыш.
Отелло сискәнеп китә, гүя аны кара елан чага.
— Әйе, кадерлем...— тавыш калтырана. Отелло иңрәп күтәрелә. Аның йөрәгендә хәзер ике ут — мәхәббәт һәм нәфрәт. Отелло үз-үзе белән көрәшә. Кем кемне?! Мәхәббәтме? Нәфрәтме?
— Минем бердәнбер гөнаһым — сиңа булган керсез мәхәббәтем...
— О, юк! Юк!
Мәкер белән агуланган, күзләре тонган Отелло, бу илаһи тавышка чыдый алмый, тулып-ташып Дездемонага ташлана һәм үзенең саф, изге мәхәббәтенә кул суза...
Зал, сулыш алудан туктап, тетрәнә.
Ә инде явыз хыянәтче Ягоның җинаяте фаш булгач, Дездемонаның илаһи мәхәббәте үзенең бар сафлыгы белән яңадан ачылгач, Отелло соңгы көчен югалтып егыла.
Ул әле исән. Әмма Дездемонаның самими мәхәббәтеннән башка яшәү аңа нигә? Нигә?!
Йөрәкләр тибүдән туктый... һәм, бары озак вакыт үтеп акылын җыйгач кына, тамашачылар шашынып, тыела ал-, мыйча Мохтар ага Мутинны алкышлыйлар...
Менә шушы бөек артист, гали җан, татар халкының даны һәм сөенече — бүген арестант. Колыманың җан тетрәткеч зәмһәрир суыгында этап белән куылып, бер при- искадан икенчесенә сөрелә, Ни өчен?
Мин үксеп елап урыныма килеп егылдым. Вахта алдында һаман әле шау-шу — конвоирларның ачулы әмерләре, сүгенүләре һәм өстерелгән этләрнең абалап өрүе.
Ә мин һаман әле тыела алмыйм, үземне үзем тиргим, үкенеп өзгәләнәм. Ул бит минем янымда гына ятты. Нигә инде сикереп торып исәнләшмәдем, кулларын кысмадым? Кайдан килә? Кая бара? Авырмыймы? Ул, мөгаен, шушы араларда гына материктан килгәндер. Казанда нинди яңалык бар икән? Минем Казаннан китүемә-аерылуыма инде дүртенче ел бара бит — их, сорашасы, сөйләшәсе иде...
Урыннан-сәкедән сикереп торып йөгерәсе — Мохтар аганы куып җитеп кочаклыйсы килә. Мескен күңел, юкка гына талпынасың бит! Чатыр ишегендә ат башы хәтле йозак. Аннан ары чәнечкеле тимер чыбыклар, манаралар, мылтыклар, пулеметлар, этләр. Ә шулай да... Син кайда, Мохтар ага? Кайда син?
Бу очрашылмаган очрашудан соң ике елга якын вакыт үтте. Колыма һәм Индигирка елгалары инде ике тапкыр, аз гына вакытка булса да — июнь, июль, август айларында өсләрендәге калын боз катламнарын салып, ачылып, ниһаять, башка елгалар кебек тулып, ташып агып, улакларда алтын юдылар, «соргылт-кызыл тараканнар» — самородокларны чайкадылар. Ә тоткыннар һәр көн, һәр ай берсеннән-берсе өметлерәк хәбәрләр тыңлады. Тиздән моңа хәтле ишетелмәгән бик зур амнистия була икән, илле сигезләрнең барысын да азат итәләр икән...
Әмма һәр көн таң караңгысыннан вахта каршындагы өрлеккә эленгән чаңга сугалар:
— Даң-доң! Даң-доң!
Уяну. Вахта. Конвой. Тентү. Карцер һәм... тагын этап. Өмет. Ышану. Көтү. Мәхбүс шулар белән яши дә, мескен.
Менә шулай михнәт чиккәндә, ниһаять, мин агач аякка калып, инвалидлар колоннасына килеп эләктем.
Инвалидлар колонна-лагере Магаданнан егерме өч чакрымда. Шуның өчен «Егерме өченче колонна» дип йөртәләр икән аны.
Бу лагерьда ике зона. Берсе — эшче зона, анда аз-маз кузгала, әле ни дә булса майтара ала торган инвалидлар тупланган. Икенчесе — гарип-горабалар, сукырлар, аяк- кулсызлар.
Мине турыдан-туры беренче зонага керттеләр. Монысы да бәхет — эшләсәң, үлмисең. Мин кәрзин үрүчеләр бригадасында эшли башладым.
Бу зона зур, монда ширпотреб цехлары — мебель, савыт-саба, уенчык, карават ясыйлар. Талчыбыктан кәнәфи, урындык, чемодан, тартмалар һәм кәрзиннәр үрәләр. Бу соңгысы миңа бигрәк тә ошады — төрле төстәге бизәкләр төшереп үрелгән кәрзиннәр — түгәрәк, озынча, капкачлы, капкачсыз,— уенчык диярсең, шундый матурлар.
Беренче бригада — уголовниклар, аллага шөкер, алар- ның аяккуллары исән-сау, конвойсыз да зонадан чыгып йөри алалар. Аларга ышаныч зур — Колыма буеннан талчыбык кисеп, аркалап алып кайталар.
Без бу талчыбыкның кабыгын сыдырабыз, каезлыйбыз. Аннан аны зур казаннарга салып кайнатабыз. Ул ныгый, үргәндә дә чатнамый, йомшый, сыгылмалы була. Талчыбыклар «пешеп» өлгергәч, алып бераз саркытабыз да төрле төстәге буяу изелгән казаннарга төшереп манабыз. Кайсы кызыл, кайсы яшел, кайсы күк төскә керә. Буялган талчыбыклар цехта бераз киптерелә. Менә шуннан соң гына алар эшкә файдаланыла — салават күпере төсләре белән балкыган нәфис кәрзиннәргә әверелә.
Мин килеп кушылган кәрзинчеләр бригадасында илле тоткын-инвалид. Барысы да «илле сигезләр». Бригадир Максим Максимович минем төсле үк агач аяк. Инде чәчләре агарган, түгәрәк йөзле, ягымлы кеше. Ачуланмый. Сүгенми. Сабыр. Лагерьда андый кеше бик сирәк очрый. Кулга алынганчы ул Киев хәрби округында дивизия комиссары булып хезмәт иткән, гражданнар сугышында Ковпак белән бергә сугышкан карт командир, большевик диләр үзен.
— Кәрзин үрү төбеннән башлана. Без дә шуннан башлап өйрәник, яле, әнә теге нечкәрәк талчыбыкларны бир әле,— дип, Максим Максимович мине үз янына утыртып һөнәренә өйрәтә башлады.
Ниһаять, монда эшли башлауның беренче якшәмбесендә, Колымага килгәннән бирле өч елда беренче тапкыр ял иттем, төшке баландага хәтле йокладым. Үземә- үзем ышанмыйм, көпә-көндез сәкедә аунап ятам. Кызык.
Төшке аштан соң мин дә, башкалар кебек, палатка артына кояшта кызынырга чыктым.
Май. Кояш ярыйсы ук югары күтәрелгән, кыш көннәрендәге кебек офык тирәсендә генә әйләнми. Дөрес, монда әле, материктагы кебек, агачлар яфрак ярып, сиреньнәр шау чәчәктә утырмый. Кар көртләре яңа гына челтәрләнә. Юл читләрендә, тау итәкләрендә әле беренче гөрләвекләр генә... Шулай да яз! Күңелдә — яз!
Зона ике кат чәнечкеле тимер чыбык белән уратылып алынган, һәр почмакта — манара. Анда кулына мылтык тоткан солдат ялт-йолт каранып-күзәтеп тора. Әгәр инде алай-болай берәр тоткын тимерчыбыкка якынлаша башласа, хәзер затворын арлы-бирле йөртеп кычкыра;
— Якын килмә! Атам!
Сул якта эштән чыкканнар зонасы. Арада чәнечкеле тимерчыбык койма һәм манара. Арырак — вахта. Анда бер төркем конвойчылар капка төбендәге өстәлдә домино уйный.
— Әй, карагыз әле,— дип кычкырып җибәрде кемдер,— әнә, кыр казлары килә.
Аптырап, тавыш килгән якка борылдым, Колымага нинди кыр казлары килсен ди. Зона аръягындагы үрдән, бер-бер артлы нәкъ кыр казл!ры төсле тезелешеп, бер төркем гарип-гораба төшеп кил»; бөкрәйгәннәр, көчкә- көчкә атлыйлар, җилкәләренд» коры-сары каен ботаклары. Нишлисең, Колымада май аенда да мич ягарга кирәк!
Бу инде гарип-тоткыннарның әле бераз кыймылдый ала торганнары — зонаны утын белән тәэмин итүче бригада.
«Кыр казлары»ның алды инде зонага җитте. Озын шинель кигән колга буйлы вахтер, уголовник кулындагы наряд кенәгәсенә карандаш белән билге ясап, кычкыра, вахта капкасыннан кертә:
— Иванов, уз!
— Базарбаев, уз!
— Пятница, уз!
Алпан-тилпән килеп, үз аякларына үзләре сөртенеп, утынчылар уза. Төркемнең иң соңында ава-түнә килгән озын, ябык бер инвалид, вахта капкасына да җитә алмыйча, абынып егылды. Артта тартылып-уйнаклап килгән овчарка, бәе бушауга, бер генә сикереп, җирдә яткан теге утынчының өстенә ыргылды һәм талый башлады.
— Ха-ха! Ха-ха!
— Шайтан, әйдә, каезла шул контрны.
— Ха-ха, хи-хи-хи! — арттан килгән конвойчылар, туктап калып, бу тамашаны карап көлә башладылар.
Бушлаттан мамык оча, әйтерсең лә кар ява.
Теге мескен бөгелеп башын яшерә. Овчарка, шуны сизгәндәй, утынчының башындагы иске бүреген йолкып алды. Овчарка бүрекне йолыккалап ертканда, бер конвойчы килеп теге мескенне тибә-тибә тарткалады:
— Тор, тор, контр! Зонага кергәч иркәләнерсең.
— Әй, Мутин! — Бу яктан вахтер кычкыра-сүгенә баш- лады,—...фәлән итим, тагын комедия башлыйсынмы? Мин сиңа хәзер театрны күрсәтермен. Тиз йөгер, бригаданы көттермә!
«Мутин! Мохтар ага!» Мин чәчрәп урынымнан тордым— агач аяк төртелеп, авып киттем. Тагын тордым. Ж,ан тавышыма кычкыра башладым:
— Мутин! Мохтар ага!
Ашыгып вахтага таба атладым (каһәр төшкере агач аяк атлаган саен сөртенә).
Мохтар ага инде үз зоналарының капкасыннан узган, утынын ташлаган иде.
— Мохтар ага!
Ул минем тавышны ишетте ахрысы, борылды, калты- раулы зәгыйфь тавыш:
— Сез кем? Кайдан? — дип инәлде.
— Мин... Мин... Казаннан.
— Зона яныннан кит!
Мохтар ага зонага кергән иде инде, тагын теге овчарка аның өстенә ташланды. Манарада мылтык шартлады. Минем сул җилкәм көеп китте.
Ун көн карцерда утырганнан соң, мине, качарга хәзерләнүдә гаепләп, тикшерүгә хәтле, бөтенләй гарипләр зонасына күчерделәр. Ә теге көнне манарадан атылган пуля җилкәмне тырнап кына үткән иде, ярам ун көндә төзәлде.
Зонага керүгә, вахтердан: «Мутин Мохтар кайда?» —-. дип сорадым.
Ул кулын селтәде.
— Ишетмәдеңмени, ул артистка инде әллә кайчан «агач бушлат» кигезделәр ләбаса.
Сандугач
1
Берәр җирдә Алябьевның «Сандугач» көен җырлауларын ишетсәм, һәрвакыт туктап уйга чумам. Бик еракта калган, әрәм үткән гомер һәм якын бер дустым искә төшә. Бу тылсымлы көйне ишеткәндә ничек аны сагынмаска! Мпн бит аны тар юл, тайгак кичүдә — лагерьда очраткан идем. Киң күңелле, юмарт, кулыннан гөл түгелеп тора торган гаҗәп кеше иде ул. Ә тавышы? Үзе көр, үзе моңлы. Ул җырлаганда Федор Иванович Шаляпин җырлый диярсең.
Соңыннан, төрмәдән котылгач, эзләп карадым. Ул ике елдан соң азат ителергә тиеш иде. Әйтүенә караганда, Новгород шәһәренә, карт анасы янына кайтырга тиеш иде. Шәһәр милиция бүлегенә яздым. «Андый кеше бездә исәптә юк» дигән җавап килде.
Аннары Мәскәү радио студиясенә: «Фәлән кеше Алябьевның «Сандугач» көен бик яратып җырлый иде. Менә шул дустыма музыкаль сәлам рәвешендә «Сандугач» көен берәр күренекле җырчы башкаруында тапшырсагыз иде» дип хат язган идем. Бүген эштән кайткач, радиоалгычны куюга, исем китте. Үтенечемә җавап рәвешендә «Сандугач» җыры. Бүлмәдә аның яраткан көе-җыры яңгырый!-
...1945 елның октябрь ахыры иде. Трасса төзү колонналарындагы тоткыннарны ашыгыч рәвештә каядыр күчерә, алып китә башладылар. Чират безгә — инвалидлар колоннасына да җитте. Җыен аяксыз-кулсызларны вагоннарга төяп, башта Тайшет шәһәренә, станциядә өч көн тотканнан соң, аннары Маршинск озату төрмәсенә китереп тутырдылар. Шуннан Марлаг бүлекләренә бүлеп-бүлеп җибәрү башланды. Мин бүтән «илле сигез»ләр белән «Анти- бес»ка барып эләктем.
Антибес! Кызык! Шайтаннарга, җеннәргә каршы дигән сүз буладыр инде.
Юкка гына гаҗәпләнмәгәнмен икән бу сәер исемгә. Дөресендә дә, бу исем җисеменә бик тә муафыйк икән. Моңа без Антибеска килеп кергән беренче төндә үк ышандык.
Маршинскидан иртә чыксак та, лагерьга кичкә таба гына килеп җиттек.
Беренче күбек кар — тездән батып атлыйбыз. Өстәвенә, лагерьга якынлаша башлагач, җил кузгалды. Буран. Көчкә килеп җиттек. Чәнечкеле тимер чыбык белән ике кат уратылган зур лагерь. Манаралар. Вахта, агачтан салынган кечкенә алачык. Тимер морҗадан төтен күтәрелә. Димәк, анда җылы. Без вахта янына килеп туктауга, куыштан лагерь түрәләре килеп чыкты:
— Беренче саф, алга! Киемнәрегезне салыгыз!
Суык. Җил. Ә монда чишенергә кирәк. Зонага куркыныч әйбер алып кермәсеннәр, янәсе. Чишенү, киенү, формулярларны тикшерү, санау — бер генә түгел, берничә тапкыр. Чөнки тапшыручы конвой башлыгы да, алучы лагерь башлыгы да бер-берсенә ышанмыйлар, һәрберсе үз бармагы белән тоткыннарның күкрәгенә төртә-төртә саный.
Ниһаять, зонага, баракка кердек. Монда инде җылынырбыз дигән идек, кайда ул, зәмһәрир суыгы. Баракта бер генә бөтен тәрәзә юк. Барысын ватып-җимереп бетергәннәр. Аптырагач, тәрәзәне юк-бар белән томалап, кар белән күмдек.
Бу эш безне бераз җылытты. Шул җылыны югалтмыйк дип, баракка кергәч, барыбыз да түбәнге сәкеләргә берберебезгә тыгызланып яттык. Арылган, йоклап та киткәнбез.
Кемдер иягемә сукты, сискәнеп уяндым.
— Акчаң кайда?
— Нинди акча?
— Менә нинди акча! — Борын төбендә генә пычак ялтырады.— Тизрәк!
Аңгы-миңге килеп башымны күтәрүем булды, сугып ектылар.
— Бушлатын ал!
— Полундра!
Барак ут кабынгандай дерт итеп кузгалды.
— Уголовниклар!
Ул арада ишектән кулларына таяк, төрле тимер кисәкләре, ясалма пычаклар, кистәннәр тоткан тагын бер төркем акырып килеп керде.
— Полундра!
— Контрларны из!
Ыгы-зыгы. Шау-шу. Сүгенү. Шатыр-шотыр сәке такталары кубарыла башлады.
— Син нишләп торасың?! — Кемдер арттан килеп төртеп алды,— Әйдә, мичне җимер!
Ул шундук иелеп мичнең капкачын суырып алды да якынлашып килгән пычаклы бер уголовникның башына сукты. Теге акырып егылды. Мин мичне сүтә башладым. Тузан, көл, корым. Кирпечләрне биреп торам, арттан килгәннәр аны алып, ишек төбенә өелгән уголовникларга ыргыталар. Беренче һөҗүм кире кагылды — барак уртасына үтә алмадылар, кире чигенделәр. Әмма безнең көч тә кими бара, мич сүтелеп, кирпечләре атылып бетте. Сәке такталары да җитәрлек түгел. Күпләр буш кул белән калды. Ә тегеләр яшьләр, тазалар. Өстәвенә, алдан ук сугышырга әзерләнеп, коралланып кергәннәр.
Икенче һөҗүм башланды. Без, сәке такталарыннан баррикада ясап, бер почмакка өелдек. Уголовниклар тагын да ныграк котырды, күзләрен кан баскан.
— Контрларны сыт!
Тагын пычаклар, кистәннәр ялтырады. Без ташлаган кирпечләр кире үзебезнең башка төшә башлады. Берничә уголовник инде баррикада өстенә үрмәләп, пычакларын янарга тотынды. Без хәлдән таябыз. Күпләр яраланган... Нишләргә? Әгәр алар өстенлек алса, барыбызны да суеп чыгачаклар. Нишләргә, көч-хәл белән такталарны тотабыз.
— Иптәшләр! — калын, көчле бас, барлык шау-шуны, акыруны басып, баракны дер селкетте.— Курыкмагыз. алга!
Баррикада алдына калын каен такта күтәргән берәү тезләнеп йөреп килеп чыкты да, тактасы белән, печән чапкандагы кебек, арлы-бирле селти-суга башлады. Никадәр гайрәт! Никадәр көч! Тактага туры килгән уголовникның берсе дә басып кала алмый, мәтәлеп, тәгәрәп китә. Ә теге, тезе белән йөргән ике аяксыз кеше, бер куркусыз алга бара. Моны күреп, без дә күтәрелдек. Тагын акыру-бакы- ру, сүгенү, пычак, кистән, такта уйный башлады. Җәһәннәм!
2
Сугыш иртәнгә хәтле барды. Әле без уголовникларны кудык, әле алар безне кысрыклады. Әгәр бу сугыш тагын беразга сузылса, без инде җиңеләчәк һәм бандитлар башбаштаклыгына дучар булачак идек. Бәхеткә, уяту чаны тынар-тынмас, баракка бер отделение солдат белән конвой башлыгы килеп керде.
Солдатлар приклад белән сугып егып ике якны аерып, унлап тоткынның кулларына богау салып, типкәләп, өстерәп алып чыгып киттеләр.
Барак тынды.
Безнең яктан дүрт мәхбүс үлгән икән, аларны санитарлар носилкага салып моргка алып китте. Җиңел яралылар үзләре медпунктка өстерәлде. Авыр яралылар калды: кайсы җирдә, кайсы сәкедә. Алар белән маташырга вакыт та юк, мөмкинлек тә юк иде. Мин, аллага шөкер, җиңел котылдым, сул күз күгәргән, уң кулда пычак ярасы. Күлмәк җиңен ертып кысып бәйләгән идем, сызлавы басылгандай булды.
Уголовникларның югалтуы ни хәтле булгандыр, билгесез. Алар үлекләрен дә, яралыларын да чыгарып, үз баракларына алып китәргә өлгергәннәр. Менә шулай итеп, без Антибес лагере белән таныштык.
Өч-дүрт көн баракны төзәтү, сәкеләрне җәю, тәрәзәләрне кую, ишекләрне рәтләү, тазарту, юу белән үтте. Баракка бераз торак төсе керде. Әмма мичне яңадан сала алмадык, ичмасам бер бөтен кирпеч калсачы. Колосник- лар, ишекләр, япкычлар берсе бер калмаган, ватылып, кыйралып беткән.
Вахтадан ике тимер мичкә бирделәр. Аларны алып килеп, баракның ике башына урынлаштырдык та морҗалар куйдык. Мичкәләрнең бер як төпләрен тиштек.
Мич әзер!
Утын да җитәрлек, теге сугышта кыйралып, эштән чыккан сәке такталарын, ишек яңакларын арлы-бирле ярып, кисеп, мичкә тутырдык. Мич дөрләп янып китте. Беренче тапкыр баракка җылы төште.
— Яле, яшьти, миңа да урын калдыр,— дип, калын бас гөрелдәде.
Карасам, берәү мүкәләп сәкегә менеп маташа. Бер аягы балтырдан киселгән, икенчесенә иске тун җиңе кидерел- гән, өстерәлеп килә. Башы иске бер чүпрәк белән уралган, кан сирпеп тора. Күзләр күм-күк. Авыз ерылган...
— Әй, кызык та булды соң сабан туе, ә?
Бу кем? Абайлабрак карасам, теге баррикадада такта белән селтәнеп уголовникларны пыр туздырган батыр.
Почмаккарак кысылып, урын бирдем.
— Әйдә, менә монда сузыл, кысылып ятсак җылырак булыр.
3
Яңа күршем мина әллә ни кысынкылык күрсәтми, комачауламый, киресенчә, файдасы тия.
— Мин Маслов Валентин Валентинович. Илле сигезенче статья, ...пункт, ун ел төрмә,— дип таныштырды ул үзен.
— Ул унлыкны кайда эләктердең? — дим.
Авызы тагын ерыла... Әллә нинди җилбәзәк сыман. Әллә инде шөрепләре тулы түгел...
— Котелоктан,— ди.
Мин гаҗәпләнәм.
— Ничек котелоктан? Ул чумар түгел бит.
— Нәкъ менә өстенә бастың... Чумар эченнән килеп чыкты.
— Тукта әле, Валентин, сөйләсәң рәтләп сөйлә, башны катырма! Чумар белән ун ел арасында байтак аерма бар.
— Алайса тыңла,— ул койрыгы белән шуышып минем янга елышты.— Волхов юнәлешендә, бер һөҗүмдә мине яхшы ук теттеләр, дүрт ярчык берьюлы килеп утырды. Өчесе аякка, берсе кулга. Кулныкы зарарсыз, санбатта ук алып ташладылар. Ә менә аяктагылар яхшы ук алама булды. Сул аякны чәлтердән кисәргә туры килде. Ә уң аяктагысы әллә кая эчкә кереп киткән, табанда, бастырмый.
— Син бит госпитальдә булырга тиеш.
— Ә мине кайдан дисең — госпитальдән.
— Ә нигә монда?
— Әйттем бит.— Ул тагын авызын киң ерып елмайды.
Бу үзе эре бәдәнле адәм, баш зур, колаклар салынып тора. Утыргач, аның янында мин — бүкән янындагы түмгәк төсле генә. Әмма, шундый баһадир гәүдәле булуына карамастан, сабый балалардай беркатлы, ачык. Ак күңелле, ачуланмый. Ә инде бер кузгалса, теге көндәге сыман, аны инде бер кеше тыя алМый.
— Озын сүзнең кыскасы, госпитальдә бик начар ашата башладылар. Иң ачу килгәне — санитарларның комсызлыгы... Дежурныйлар күрә бит... Безгә дигән ит-майны кухняда үзләре бүлеп ашыйлар. Ә безгә чумар урынына коры су, баланда. Беркөнне иртәнге обходта госпиталь башлыгына әйтеп салмыйммы: «Лев Абрамович, безне эттән яман ашаталар. Санитарларыгыз урлый». Иптәш кара көеп китте, бер сүз әйтмәде. Икенче көнне мине трибунал хөкем итте, контрреволюцион үгет өчен ун ел төрмә. Ярар! — Ул, койрыгы белән шуышып, сәкедән төшә дэ башлады. Озын, табагач кулларына култык таякларына таянган сыман таянып, бер күтәрелеп, бер төшеп, барактан чыгып та китте.
һәркөн шулай, иртәнге тикшерүдән соң, кайвакытта баланданы да көтмичә, шуып төшеп китә дә суга баткандай югала. Аннан бары кичке тикшерү вакытында гына кайта. Кая олага ул — ходай үзе белә. Әллә урлашып йөри инде?
4
— Яле, күрше, колагың шешкән идеме, мә тот,—ул, әле сәкегә менмәс борын ук, бияләй хәтле зур күн янчыгын ыргытты.— Рәхәтлән, кәгазе дә бар.
Янчыкның җебен тартып, авызын ачуга, төчкереп җибәрдем.
— Әп-течи...
— Менә-менә, андый-мондый гына махорка түгел, марҗа чылатып үстергән, әче җимеш.— Менә «кәҗә сыйрагы» төреп өлгермәдем, янчык кулдан-кулга сәке, барак буенча китте. Валентин ике табагач кулларына таянды да сикереп сәкегә утырды.
— Ничек, тәмлеме марҗа җиләге?
— Тфү...— Мин чәчәлим, күзләрдән яшь ага.
Янчык кире кайтты. Буп-буш, күзгә кырып салырлык бөртеге дә калмаган тәмәкенең...
Тәмәке белән генә түгел, ара-тирә икмәк паеклары, алып кайтып та сыйлый Валентин. Ә бүген, сәкегә утыруга, куеныннан бер пар менә дигән өр-яңа хром итекләр чыгарды.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
下一个 - Колыма Хикәяләре - 13
- 零件
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16