- 阅读 11年级 的下一篇文献作品
- Мәхәббәттән Җырлар Кала (Кыскартып алынды)
🕥 35-分钟读取
Колыма Хикәяләре - 08
总字数为 4513
唯一单词总数为 2468
29.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
43.2 个单词位于 5000 个最常用单词中
51.3 个单词位于 8000 个最常用单词中
Беренче ташкын! Сөенү ташкыны! Монда әле акыл баш була алмый. Монда әле йөгәнсез, тезгенсез хисләр! Хисләр! Хисләр! Башкача мөмкин дә түгел бит. Ярты елга якын кешене күрми, бер кеше белән сөйләшми ләхеттә яткан кешеләр алдында кинәт ишекләр ачылсын да, кинәт бу хәтле халык белән очраш. Бу могҗиза түгелме? Монда инде үлчәү юк, кем күпме һәм ничек кычкыра ала — кычкыра, кочаклый, үбә һәм тыела алмый елый.
Ә менә без, биш дус, бер-беребезне кочаклаганбыз да һич аерыла алмыйбыз. Тәннәребезне капшыйбыз — бу безме? Без түгелме?
Гений, тамагын кырып, көр тавыш белән җырлап җибәрде:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән Коллар һәм ачлар дөньясы...
Шау-шу тынды. Бөтен коридор бары бер җыр — «Интернациональны җырлый башлады.
17
Төрмә ишегалдына чыгуга — башыбызга таш төшкәндәй булды. Тавыш-тын бетте, йөзләр караңгыланды. Башлар иелде. Әле бер генә минут элек балкыган, канатланган өмет сүнде. Кара болыт каплады безнең күкне. Арестант! Мескен арестант. Син нинди беркатлы сабый! Вакытсыз ачылган камера ишеге дә синең өчең ирек капкасы булып тоелды, ашыгып-ярсып, ирек җырлары
җырлый башладың. Канатланып оча да башлаган идең...
Ә хәзер? Хәзер алдыңда — ачы хакыйкать: калын таш стеналар. Чәнечкеле тимерчыбыклар. Манаралар. Мылтыгын кулыннан төшерми, туктаусыз әйләнеп-карап торучы сакчылар, һәм һау-һаулап өрүче этләр.
— Утырыгыз.
Баскан җиребезгә утырдык.
Мәйдан уртасында берничә өстәл. Өстәл өстендә өем- өем папка-формулярлар. Өстәл артында урындыкларга утырган, басып торган, арлы-бирле йөгергән түрәләр.
— Өченче кат, каптеркага!
Бер төркем тоткын торып, төп корпус янындагы кечерәк бер таш йортка таба атладык. Зур таш келәтнең бер почмагында тау булып эреле-ваклы капчыклар ята. һәрберсендә бирка. Биркага камера һәм мәхбүснең шифры — хуҗаның «исеме» язылган.
— Бишәр-бишәр кереп, биштәрләрегезне алыгыз,— диде келәт башлыгы.
Чират белән актара башладык. Үткән көзне төрмәгә килеп төшкәч, үзебезнең сәләмәләрне салып, капчыкларга тутырган идек. Аларны монда өйгәннәр икән. Чират миңа да җитте: әллә ничә йөзләгән капчыкларны арлы-бирле ташлый торгач, йөз алтмыш сигез саны сугылган кечерәк кенә биштәр дә килеп чыкты. Кирәге чамалы. Алыгыз дигәч кенә алам. Анда рәтле бернәрсә дә юк.
Шулай да, иске булса да, моннан бер ел элек өстеңдә булган әйберләрне күрү кызык бит. Ул киемнәрнең яна чагы, киеп куанган чак искә төшә. Мин дә, келәтнең икенче бер почмагына китеп, башкалар белән бергә биштәремне актара башладым. Менә күн тужурка. Мин аны Печән базарыннан «Дуэль» повесте гонорарына биш йөз сумга алган идем. Ул сап-сары, ялт-йолт итеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәч, Зәйтүнә: «Бу тужурка сиңа бик килешә»,— дигән иде.
Нигә әле аны искә алам, хәерсез? Гимнастерка, чалбар сатып алынмаган — гаскәрдә узган еллар истәлеге. Ә итек? Нинди әйбәт хром кунычлы иде. Солдат итеген сүттереп, яңадан тектергән идем. Үзе аякларга таман кысмый да, буш та түгел — галифе чалбар белән бик килешә иде. Зәйтүнә белән танцыга йөргәндә — бигрәк тә. Фу, тагын Зәйтүнә! Хәзер итекнең кунычлары җәелеп ята — үрә бастырып тотканда, балтырлар шешкәч, телеп алганнар иде бит...
Чү, шул итекләр эчендә ниндидер кәгазьләр. Берсен күтәреп селкедем — теге кәгазьләр коелды. Хатлар,
Мөгаен, өйдән килгәннәрдер! Бирергә өлгермәгән булганнардыр. Куанып, ашыгып беренче хатны кулга алып, адресын карауга, хәлсезләнеп идәнгә чүктем. Үземнең хат! Әтигә язган хат. Ашыгып икенче итекне селеккәләдем. Аннан да хатлар төште. Минем хатлар! Кыш буенча язылган, җавап китерергә тиешле хатлар!
— Ибраһим, кара әле, синең биштәрдә хатлар бармы?— диде артымда капчыгын актарып маташкан Гений.— Мин... мин... Зифадан хат көтәм...
Ул арада башка иптәшләр дә биштәрләрен күтәреп килделәр — чырайлары сытылган.
— Ичмасам яндырсалар, белмәс идек, көтәр идек... Ә монда, иң әшәке рәвештә мыскыл итеп, үз хатыңны бер елдан соң кулыңа тоттыралар! — диде Мәхмүт, ярсып.
18
Башта гомуми камераларга ябылган мәхбүсләрне егер- мешәр-егермешәр кешедән машиналарга утыртып озата башладылар. Кая? Билгесез. Әмма тоткын тоя: монда, төрмә мәйданында, барысы да диярлек яшь-таза халык. Димәк, каядыр эшкә җибәрәләр.
— Бер кешелек таш капчыкта утырганнан, җир казыганым артык,— диде Мәхмүт, этап икәнен сизгәч.
Мин дә, башкалар да бу фикергә кушылдык. Чыннан да, дүрт стена арасында тилмерүгә караганда, саф һавада, кешеләр белән бергә эшләүгә ни җитә. Әйдә, җәһәннәм чокырына җибәрсәләр дә җибәрсеннәр, тик кире ялгызак камерасына гына бикләмәсеннәр.
Төшке баландадан соң «одиночник»ларны төйи башладылар. Безгә аеруча хөрмәт — «кара козгын» машинасы. Ичмасам киткәндә Тубыл шәһәрен күреп калырбыз дигән идек, ул өмет тә өзелде...
Июнь башы иде. Сибәләп кенә яңгыр явып үтте. Бераз чыландык. Әмма яңгырдан соң кояш чыкты, һава юылып, яктырып китте. Саф һава. Бигрәк тә тынчу камерадан соң, ул безгә — җофар исле. Ә шәһәр өстендә аллы- гөлле тасма булып сузылган салават күпере. Аны күрмәгәнгә инде ике елдан артыктыр. Нинди гүзәл син, нинди тылсымлы син, бөек сөенеч күпере! Менә шушы күпер буйлап Күкчәтау далаларына хәтле китәсе дә китәсе иде.
— Тиз! Тизрәк машиналарга!
Иң соңгы булып килгән унбиш «одиночник»ны йөк машиналарына утырта башладылар. Мөгаен, безгә «кара козгын» җитмәгән. Аңа үпкәләмәдек.
Менә нинди икән син Тубыл — Русия арестантларының пайтәхете — декабристлар, Петрашевичлар интеккән шәһәр.
Без утырган зиндан артта кала бара. Ул тау өстендә икән, Казан Кремленә охшаган — биек таш стена белән уратылган. Эчтә — зур-зур корпуслар, хәтта гөмбәзле, алтын тәреле чиркәү! Машинабыз таудан төшеп, Тубылның зур урамыннан бара. Берәр, икешәр катлы агач өйләр. Нәкъ Күкчәтау шикелле. Тик минем туган шәһәрем тау итәгендә утыра, ә Тубыл—Иртеш буенда. Иртеш хәзер, биектән караганда, ука тасма булып ялтырый.
Урамның ике ягында, капка төпләрендә халык — картлар, яшьләр, бала-чага. Күрәсең, бөтен Тубыл халкы тоткыннарны озатырга чыккан. Шау-шу юк. Тынлык. Халык зур бер дикъкзть белән сөзеп, безнең машиналарга, йөзләргә карый, кемнедер эзләгән кебек, күреп калырга тырышкан кебек карыйлар, озаталар алар безне... Безнең күзләр дә аларда. Әнә алда — чаттагы өйнең ишеге төбендә, баскычта бер кыз басып тора. Зәңгәр күлмәктән, зәңгәр яулык-кыекчадан. йөрәгем дерт итеп китте. Ул да... ул да... Нәкъ шушындый күлмәктән күренә иде бит. Менә ул уң кулын маңгаена, каш өстенә канатландырды — карый. Җентекләп, текәлеп карый сыман...
Машина якынлашканнан-якынлаша бара. Минем бар игътибарым шушы сынга бирелде. Ул түгелме?! Ул! Ул! Я алла, чак кына кычкырып җибәрмәдем «хуш, хуш!» дип. Менә безнең карашлар очрашты. Кыз башындагы зәңгәр кыекчасын йолкып алып селкеде. Машина аны тузан белән күмеп узды...
Пристаньга киһеп туктадык. Безне ниндидер бер иске, кара майга буялып беткән баржаның трюмына төшерделәр. Озакламый, чайкалып, баржа кузгалды, безне каядыр алып киттеләр. Трюм эче тып-тын булып калды. Без дә уйга чумдык.
— Син безне кая, нинди язмышка алып барасың, Себеркең бөек чал елгасы Иртеш? Кая?
Кояш баеганда
Кайвакыт анда челпәрәмә килеп кыйралган салават күперенең хәрабәләре балкый. Кайвакыт ниндидер бихисап зур тылсымлы кала ялкынланып ала. Ә кайвакыт...
Ничек кенә булмасын, һәр көнне кояш үзенә хас бер тантана белән байый. Әмма бу тантанада һәрвакыт нйЯ-
дидер олы бер сагышның шәүләсе ята. Нинди сагыш икән ул? Мөгаен, аерылышудыр, һичшиксез, шулайдыр. Чыннан да, аерылышудан да газаплырак сагыш бармы икән бу дөньяда? Бармы икән?
Кояш, көнозын иркен күктә йөзеп, җир шарын яктырта, җылыта, аны зөбәрҗәт яшел үсемлекләр белән, аллы- гөлле чәчәкләр белән бизи. Ә аннары? Аннары ул, җир шарын ташлап, каядыр еракка — офык артындагы мохит- кә китә. Бата. Югала. Менә шуның өчен, ахрысы, кояш, офыкка Якынлашкан саен, аерылышу минутлары җитә барган саен, сүрәнләнә, моңаеп кызара башлый.
— Шәфәкъ елый, хәерлегә генә булсын инде,— ди торган иде мәрхүмә әнкәм, кояш баеган якка карап, дога укый-укый.
Мин үзем дә бала чактан ук кояшны озатып калырга яратам. Озак, бик озак торам мин ул сагышлы тантананы карап. Уйга чумам. Бигрәк тә, нахак рәвештә тоткынга эләккәч, кояш белән бергә баеган, еракта калган гомер искә төшә, һәм эчтән генә «Зәңгәр шәл» көен шыңшыйм. Кычкырып җырларга тавышым юк.
Ал яулык, зәңгәр шәл, Үтә гомерем бигрәк жәл...
Менә хәзер дә нәкъ шундый шәфәкъ баеган сагышлы чак иде. Әмма, кояш сүрелсә дә, вагон эчендәге эсселек сүрелми. Киресенчә, көнозын кояш күзендә кызып барган вагон, хәзер үзенең бар кызуын эчкә өрә һәм шуның өчен монда, чамасыз ягылган кара мунчадагы төсле, эссе, тынчу. Вагонның ике ягына корылган аслы-өсле сәкеләрдә билдән ялангач кырык мәхбүс лычма тир эчендә. Җитмәсә, вагон ярыкларыннан тузан тула. Сулыш алып булмый. Тоткыннарның күбесе — урын тапканнары, сәкеләрен ташлап, идәндә ауный. Мин дә идәндә, ишек кырыенда, бозга ташланган балык төсле чәбәләнәм.
Шулай җәфаланып ятканда, өске сәндерәдән кемдер кычкырып җибәрде:
— Байкал! Байкал!
Салкынча, дымсу җил кагылды. Вагон эче җиләсләнеп китте. Барыбыз да сикереп торып, тимер рәшәткә белән челтәрләнгән форточкаларга өерелдек. Бу ни бу? Башта үз күзләребезгә үзебез ышанмыйча, имәнеп калдык — могҗиза. Чыннан да могҗиза — алсу дулкыннар. Биек таш кыятаулар итәгеннән бормаланып барган эшелон алдында — офыкта алсу дулкыннар чайкала. Алар вакыт-ва- кыт күтәрелеп, ишелеп, офыкның үзен күмеп китәләр, ал-
тын хәрабәләрне юалар. Аннан кире чигенәләр, тагын янып яткан тылсымлы кала өстенә үреләләр...
Без, сихерләнгән кебек, тәрәзә рәшәткәсенә ябышканбыз, бу гаҗәп күренештән күзләребезне ала алмыйбыз. Алдан тау итәге буйлан борылып барган паровоз да, хәтта аның өстендәге бөркелеп барган төтен-толымнар да алсу; янып, һаман-һаман кызара бара... Паровоз ашыга, көнчыгышка — бөек Тын океанга ашыга. Йөге авыр. Алтмышлап вагон, диләр. Бары алда һәм койрыкта гына яшел пассажир вагоннары. Анда эшелон сакчылары. Уртада — ишекләре зур-зур йозаклар белән бикләнгән, тәрәзәләре чәнечкеле тимерчыбыклар белән капланган, мал-туар ташый торган кызыл вагоннар. Ул вагоннарның һәрберсендә кырыклап тоткын. Менә шушы җанлы йөкне паровоз ашыгып, ыңкылдап Владивостокка таба тарта һәм канлы офыкка керә бара.
Паровоз сузып кычкыртты. Байкал өсте шыңлап китте. Бераздан гудок тавышы кире кайтты.
__ Ту-ту-ту-у...
Мөгаен, Байкал ярындагы таш кыяларга сугылып кире чигенде бу тавыш. Ә паровоз һаман ашыга, көнчыгышка ашыга. Вагон тәгәрмәчләре тык-тык, тык-тык итә. Буферлар чыңлап китә. Вагон чайкала. Без бер-беребезгә сугылабыз.
Менә инде унҗиде тәүлек без бу күчмә төрмәдә чайкалабыз, какланабыз һәм каядыр ашыгабыз. Кая? Безнең өчен билгесез. Мөгаен, Владивостокка. Ә аннан? Ходай белсен.
Безне, Тубылдан сайлап алынган яшьләрне, тазаларны, иске бер баржа трюмына тутырдылар да, Иртеш буйлап Омскига китерделәр. Андагы озату төрмәсендә бер атна тоткач, бик ашыгыч рәвештә шушы эшелонга төяп алып киттеләр.
Июнь ае, яңгыр юк. Вагоннар иртә таңнан кичке шә- фәкъка хәтле кояш астында. Юлда коры паек — илле грамм икмәк һәм бер порция — ике йөз грамм чамасы горбуша кисәге бирәләр. Бу балык үзе чи тоз. Ашыйсы килүгә түзә алмыйча, алуга кимереп куясың, аннан соң ул су сорый башлый. Эшелон зур станцияләрдә генә туктый. Конвой башлыгының кәефе яхшы булса, һәр вагоннан ике кеше төшереп, икешәр чиләк су алдыра. Ә инде аның кәефе кырылган булса — вагон ишекләре ачылмый. Сусау түгел — җаның чыксын. Менә шуның өчен, суга эләксәң, аерыла алмыйсың — кайнаганмы, кайнамаганмы — аны уйларга вакыт юк. Соңыннан дизентерия башлана. Бикле вагонда дизентерияне күз алдына китереп карагыз...
По диким степям Забайкалья, Где золото роют в горах, Бродяга, судьбу проклиная, Тащился с сумой на плечах.
Йомшак баритон тавыш, йөрәк тавышы. Ул акрын, бик аркын башланды. Бер урыннан икенче урынга күчү, тәрәзә кырые өчен тавышлану-сүгенү кинәт тукталды. Вагон эче тып-тын булып калды. Анда бар мон, йөрәктән тулып ташыган сагыну моны, сагыш дулкынланды:
Бежал из тюрьмы темной ночью, В тюрьме он за правду страдал. Идти дальше нет уже мочи. Перед ним растилался Байкал...
Бу Василь Шевченко җырлый. Гаҗәп киң, көр тавышлы егет ул. Баеп барган шәфәкъка — Байкал күленең алсу дулкыннарына тәрәзә кырыеннан караган да моңлана... Мин аның белән баржада — Тубылдан Омскига күчкәндә таныштым. Карар күзгә дә бик килешле, баһадир бәдәнле егет — киң җилкәле, тулы гәүдәле. Ашыкмыйча, акрын, ышанычлы адымнар белән атлап йөри. Холкы да кыяфәтенә тиң, тыныч-салмак — бервакытта да кызып китми, үлчәп кенә сөйләшә. Ачуланмый да. Үзе миңа кордаш. Срсты да минеке төсле «бер катушка, биш тагылма» — ун ел төрмә, биш ел мәхрүмлек.
— Арестка хәтле Украинада комсомол өлкә комитеты секретаре булып эшләгән идем,— ди, күңеле ташыганда ачылып китеп.— Үзем инде ничек тә түзәм, күпчелек белән бергә. Ә менә әнкәй... Ул бу кайгыга, бу мәсхәрәгә түзә алмас. Бердәнбер улы — халык дошманы...— Василь авыр сулый.— Ул үзе — Постышев белән бергә подпольеда эшләгән революционерка. Әти гражданнар сугышында һәлак булды... Ярар! — Кинәт ул, уянып киткәндәй, башын чайкый, авыр уйларны чәчеп ташларга тырыша, ахрысы, җырга күчә: — Әйдә, булмаса, комсомол көннәрне искә төшереп алыйк!
Бүген дә «Наталка-Полтавка» ариясеннән үзенең иң яраткан комсомол җыры «Саубуллашу»га күчте. Аны башкалар да күтәреп алды. Бу вагонда барыбыз да диярлек яшьләр, комсомолецлар:
Уходили, расставились,
Покидая тихий край.
«Ты мне что-нибудь, родная, На прощанье пожелай».
Җыр үсте, күтәрелде, канатланды. Бу җыр тәэсирендә үзебезнең арестант икәнебезне дә, бикләнгән тимерчыбыклар белән уратылган вагонда билгесез җиргә баруыбызмы да оныттык. Яңадан үзебезнең дәртле комсомол чагыбызга кайттык — бертавыштан җырны гөрләттек:
И родная отвечала:
«Я желаю всей душой,— Если смерти, то — мгновенной, Если раны — небольшой».
Без күп булсак та, барыбызның тавышын күмеп, Ва- сильнең көчле баритоны яңгырый — ул канатланып күтәрелә, үсә һәм йөрәкләрне дерелдәтеп, еракка-еракка сузыла, сүнеп барган шәфәкъка, Байкалның алсу дулкыннарына үрелә. Бу җыр яңгыраган минутлар — Василь өчен дә, башкалар өчен дә — иң изге минутлар. Барлык кайгы, хәсрәтләр онытыла. Бары тик җыр, бары тик аның тылсымлы канатлары. Алар безне еракта калган яшьлеккә — комсомол учакларына алып очалар.
— Так-ток!
— Так-ток!
Ике яклап ике каен чукмар белән вагон стеналарына суга башладылар. Без җырга мавыгып, поездның станциягә килеп туктаганын да сизмәгәнбез. Беренче чукмар сугуына, җыр очланмыйча өзелде. Шундук ишек ачылып китте — вагонга Чыпчык сикереп менде. Ул — бу эшелонны озата баручы конвой башлыгы — тәбәнәк, ябык. Әмма шундый җитез — чыпчык кебек очып-кунып кына йөри. Хәзер ул очып түгел, атылып менде. Нечкә иреннәре каты кысылган, күгәргән. Чырае сытылган, күзләре ялт-йолт итә.
— Уңга!
Без уң як сәкегә өерелдек.
— Сулга!
Без, ашыгып, бер-беребезне таптый-изә сул сәкегә тыгызландык.
— Тиз-тиз!
Чыпчык кулындагы резина таяк белән кырыйда калганнарны яра башлады.
— Өскә! Өскә!
Өстә инде урын юк. Менгән берсе авып төшә. Ә резина камчы һаман чож-чож килә.
— Күзлегем...— Ардалион елап, кычкырып идәнгә ташланды.
— Мә сиңа күзлек! — Чыпчык сикереп күзлек өстенә басты, пыяла чәлпәрәмә килде.— Контр! — Камчы Арда- лионның аркасына төште. Ул сыгылып идәнгә ауды.
— Уңга!
— Сулга!
— Тиз-тиз, контр-еланнар!
Чыпчык безне шулай бер уңга, бер сулга куып, бнк озак азаплады. Үзе кызарды, карлыкты, тиргә батты. Ахырда күгәреп, сөйли алмас хәлгә килде. Ә без инде бөтенләй хәлдән тайдык, кузгалырлык чама калмады, тагын арлы- бирле кумаса гына ярар иде.
— Шәп җырлыйсыз, Байкал шыплап торды. Ха-ха!
Без аптырап калдык, әллә мактый, әллә сүгенә. Нигә бу иблисчә көлү!
— Җырны башлаучы кем? Тавышы бик әйбәт икән.
Вагон шып тынды. Бу инде хәтәр сорау иде. Мондый мактауга җавап бирмәү хәерлерәк булыр.
— Гражданин начальник,— безнең арада Иркутск төрмәсеннән генә кушылган бер бурят егете бар иде, ул елмаеп алга басты: — О, безнең староста булдыра, опера артистыннан һич тә ким түгел.
— Мин үзем дә шулай уйлыйм,— диде Чыпчык, чак кына авызын кыйшайтып һәм шундук елан булып ысылдады.— Яле, опера артисты, монда кил әле.
— Мине әйтәсезме, гражданин начальник?
— Сине, сине! Ишеккә якынрак кил әле.
һау-һаулап эт өргән тавыш ишетелде. Ул арада эт җитәкләгән ике солдат-конвоир безнең вагон каршысына килеп туктады. Ике тапкыр кыңгырау чыңлады.
— Тиз бул, староста.
Василь ишеккә якынлаша килеп, каршысына басарга да өлгермәде, Чыпчык сикереп, ике куллап аның яңагына сукты:
— Россияне агитировать итү җитмәгән, инде тайгага тотындыңмы?
Василь чайкалды, әмма егылмады. Моны күргән Чыпчык аны башыннан этеп җибәрде. Кемдер кул сузды, тотып калырга омтылды — булмады. Василь бар салмаклыгы белән ишектән перронга барып төште.
Этләр абалап аның өстенә ташланды. Ул арада Чыпчык та сикереп төште. Вагонның ишеген тартыл яптылар.
— Ту-туу!
Паровоз сузып кычкыртты. Поезд кузгалды. Кояш кызарып баеган иде инде.
Бер йотым су
1
— Даң-доң! Даң-доң!
Baxta каршындагы баганага элеп куелган рельс кисәгенә сугалар.
— Даң-доң! Даң-доң!
Уянырга.
Сикереп тордым — ник кенә күзләремне ачыйм. Аңгы- миңге киләм, башым сыгылып-сыгылып китә. Керфекләрне кузгатып булмый, әйтерсең, җилем белән ябыштырганнар.
— Әйдә инде, ни мыштырдыйсың? — Мәхмүт кулымны тотып өстерәп китте.— Әнә безнең рота тезелеп тә ята.
Бер-ике генә атладым, ниндидер ташка абынып егылдым, күзләремнән утлар чәчрәде. Ниһаять, йокым ачылды. Сикереп торып йөгердем — сафка килеп бастым.
Эңгер-меңгер. Таң алды караңгысы. Шуның өчен арлы- бирле йөгергән кешеләр шәүлә булып кына уза. Салкынча. Тора-торгач, телгә килдем.
— Мәхмүт, нигә бу хәтле иртә торгыздылар?
Монда күпме ятарга була? Юлга.
— Кая?
— Кая булсын, алтын казырга.
— Димәк, Колымага. Шәп.
Мәхмүт тамагын кырып куйды — тынычсызлана. Мин төшенмәдем — нигә бу җәһәннәм оясыннан ычкынуга куанмый? Владивосток шәһәренең Икенче елга районындагы озату лагерена килүебезгә инде өч ай тула бит.
— Лагерьда ашау да яхшырак булыр.
— Булыр! — Мәхмүт тагын тамагын кырды.— Әһе-әһе— Баргач күрерсең.
...Капка алдында зур мәйдан. Менә шунда рота-рота тезелгән мәхбүсләрнең кайсыберсе җилкәсенә биштәр аскан, кайсы чемодан, әрҗә күтәргән — юлга әзерләр. Бөтен мәйдан лык тулган. Бер буш урын калмаган. Әйтерсең, походка әзерләнгән гаскәр. Тик киемнәр генә чуар — кайсы пальтодан, кайсы костюмнан, кайсы күлмәкчән. Ара-тирә хәрби кием кигәннәр дә күренә. Тик якаларындагы петлицалар гына сүтеп алынган — урыннары яшәреп, гимнастеркаларның элекке төсләрен әйтеп торалар. Хәзер инде алар уңган, билгесез төскә кергән.
Башка төрмә-лагерьларда колонна дип атыйлар иде. Монда, Владивосток озату пунктында, нигәдер хәрби бүленеш — рота, отряд. Паек өләшер өчен җайлангандыр, бәлки. Ротада ике йөз, отрядта — мең тоткын. Ә монда хәзер ничә отряд! Хода үзе белсен, һәркөн алмашыну бара — берничә отряд төньякка китсә, эчке Россиядән яңалары өстәлеп тора.
Ә бүген ниндидер бихисап зур кәрван җыйнала. Лагерьның яртысыннан артыгы кузгалгандыр, мөгаен.
Шак-шок! Нәрсә шакылдый дип борылсам, Мәхмүт чакма белән ут «эзли» икән — шак-шок!
— Булды... кулга ут кабынды, көйрәт.
Мин дә бушлат кесәсенә үк яшерелгән «кәҗә сыйрагын» ипләп алып, төзәтеп көйрәттем, суырдым. Нигәдер чәчәдем — йөткерә башладым.
— Мә.
Мәхмүт әйтеп бетергәнне дә көтмәде—«кәҗә сыйрагын» ашыгып авызына капты. Башкалар түземсезлек белән аңа үрелделәр — тәмәке төтенен исни башладылар.
Өстәлләр дә җитәрлек иде, өстәл артындагы түрәләр дә аз түгел иде, әмма меңләгән тоткынны чишендереп, аның сәләмәләрен капшап, формулярын дөресләп, тикшереп, лагерьдан конвойга тапшырганчы, кояш түбәгә күтәрелде.
Инде август ахыры иде. Кояш сүрәнләнер вакыт. Әмма монда, Ерак Көнчыгышта, кояш якын икән. Нәкъ бездәге җәй кояшы төсле кыздыра, пешерә. Башта без моңа сөенгән идек, чөнки төн салкынча булып, яхшы ук калтыратты. Беренче нурларда рәхәтләнеп җылындык. Ә соңрак...
Өстәвенә тагын бер җәфа.
Лагерь администрациясе безне — юлга чыгучы мәхбүсләрне тукланудан төшергән. Ә яңа түрә — конвой башлыгы, бер урынга алып барып япканчы, тоткыннарның ашау- эчүе белән кызыксынмый. Ә соң без кая барабыз? Безне кая дыңгычлап тутырырлар? Әйтмиләр.
Шулай да тоткын төпченә, иснәнә һәм ахырында ни дә булса сизә. Менә безнең арада да хәбәр таралды.
— Имеш, портта «Джурма» исемле бик зур океан корабы тора, ди. Безне шул корабка төяп алып китәчәкләр. Кая? Берәүләр Сахалинга, ди. Икенчеләр әйтүенчә — Камчаткага. Димәк, ни булса да диңгезгә, океанга. Ичмасам, бер рәхәтләнеп дөнья гизәбез икән. Минем бит әле океан корабларында йөзгәнем юк. Нинди икән ул Бөек Тын океан?
Ә шулай да ашыйсы килә, эч борып-борып ала, кычкырып куя.
2
Лагерь үзенең вышкалары, чәнечкеле тимер чыбыкка уралган биек коймалары белән артта калды. Колонна — ун мең тоткын эреле-ваклы сопкалар арасындагы тар юлдан портка таба агыла — очы-кырые юк.
Тирә-якта җәяүле, атлы конвой, этләр. Алда һәм колоннаның артында, ачык йөк машиналарында пулеметлар.
— Таралмагыз!
— Сөйләшмәгез!
— Тизрәк, тизрәк атла, йолкыш!
Ак сакаллы, күзлекле, бик зыялы чырайлы бер карт чёмодан күтәргән, үзе аксый. Ул башта бездән алда иде. Инде кала-кала артка чыкты. Элеккегә караганда да ныграк аксый башлады.
— Тизрәк бул, кемгә әйтәм, картлач!
Конвоир арттан килеп, мылтыгының приклады белән төртеп кычкырды:
— Атла, контр!
Карт абынып барып егылды. Кулыннан чемоданы ычкынып тәгәрәде, ачылды — китаплар чәчелде...
— Тиз-тиз!
Без үрдән түбән төшеп киттек.
Кояш кыздыра. Шабыр тиргә баттык. Ярый еле бездә чемодан, авыр капчыклар юк. Юкса...
— Ибраһим, кара әле.
— Нәрсәне?
— Әнә юл читенә кара,— ди Ардалион,— әрәм калгая дөнья.
Чыннан да,, юл кырые чуп-чуар: чемоданнар, капчыя- лар, әрҗәләр, кием-салым, одеял, кружка чәйнекләр. Ташлыйлар...
Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Бөркү. Тузан. Эчәсе килә. Тел авызга сыймый. Иреннәр чатнаган. Ичмасам төкерек тә җыелмый.
Эчәсе килә.
Инде юл читендә, чемоданнар арасында егылып калган тоткыннар да очрый башлады. Аларны этләр сөйри...
Әле менеп, әле төшеп сопкалар арасыннан бара торгач, кинәт бер урамга килеп чыктык.
Агачтан салынган бер катлы өйләр. Белмим, әллә инде бу Владивостокның бер бистәсе, әллә шәһәргә якын бер поселок. Хәзер бөтен халык, карты-яше урамда, капка төбенә, ачык өйалдына чыгып басканнар. Бала-чагалар койма өстендә, кайбер «батырраклары» өй түбәсенә, морҗа янына урнашканнар. Безне күзәтәләр. Тып-тын, бер тавыш юк. Яшьләр кызыксынып, картраклар борчылып — жәлләп карый.
Урамга килеп керүгә, конвой атлары безне ике яклап кысрыклый башлады. Җәяүле конвойлар, атарга әзерләнеп, мылтыкларын кулга алды.
Кояш инде ерак сопкалар артына тәгәри башласа да, кызу кимеми. Урамга кергәч, тузан тагын да артты. Бигрәк тә атлы конвой бертуктаусыз әле алга, әле артка чаба. Тынчу. Сулыш алып булмый. Инде тәндә тирләрлек тир дә калмады, ахрысы. Аркада ап-ак тоз. Авызда, иреннәрдә тоз. Аяклар көчкә-көчкә генә атлый.
— Тиз-тиз!
һау-һау абалап этләр өскә ташлана.
Капка төпләрендә җыелган халык, колонна якынлашуга хәрәкәткә килде—кайсы күмәч, кайсы колбаса, кайсы алма ташлый. Сафлар бозылды. Кемдер алга чыкты. Кемдер иелеп аста калды.
— Бух-бух!
Бер-ике тапкыр мылтыктан аттылар, мөгаен, халыкны куркытыр өчен, һавага.
Атлы конвой шашынып чаба башлады. Кемнедер ка- гып-егып, кемнедер таптап уздылар.
Тагын: бах-бух!
Ә мин төштәге кебек кенә киләм — күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә. Күз алдымдагы су я елга булып ташый, я күл булып чайкала. Мин шуларга омтылам... Якынлашуга, алар юк була. Су! Бер генә йотым су! Иреннәрне генә чылатсаң да, хәл керер иде...
Күпме килдек? Тагын күпме барасы бар? Кайда ул шомлы «Джурма»? Беркем белми.
— Тиз-тиз! Сузылмагыз.
— һау-һау!
Мин саф кырыенда барам. Конвой нигәдер арттарак калды. Алда, мин барган якта, почмакта — ике катлы йорт. Өйалды сарыга буялган. Аның баскычында кызыл кыекча бөркәнгән бер хатын басып тора — узучыларны бик җентекләп карый. Кемнедер эзләгән сыман. Менә анын карашы миңа төште. Күзләребез очрашты. Мин соңгы көчемне җыеп башымны күтәрдем, авызымны ачтым һәм. кулым белән ишарәләп, ишетелер-ишетелмәс эндәштем:
— Су, су...
Хатын башын иде дә өйалдының ачык ишегеннән йөгереп эчкә кереп китте. Без инде бу өйне узып барабыз Бу хатын чыкмас, чыкса да өлгермәс, дип пошынган идем, нәкъ өйалды турысыннан атлаганда, теге хатын йөгерен чыгып, миңа бер чүмеч мәлдер тулы су сузды...
Салкын су! Мәлдер су! Бөтен тәнем рәхәтләнеп китте — егәрләнеп кулымны суздым. Бер чүмеч су минем кулымда. Туйганчы, туйганчы...
Чүмечне авызыма китерергә дә өлгермәдем, аркама Приклад белән китереп тондырдылар. Теге хатын акырып елап ишектән кереп югалды. Чүмеч кулымнан очып КИТ- те. Миң баскыч төбендәге ташка барып мәтәлдем...
Тын океанда
1
Ниһаять, Владивосток портыннан кузгалуның икенче тәүлегендә, Лаперуза бугазын үтеп, безнең «Джурма» корабы Тын океан киңлегенә чыкты. Япон утраулары күгелҗем томанга төренеп артта калдылар. Курс — Магадан.
Гаҗәп, икән ул океан — очы да юк, кырые да юк. Әллә кая офыкка барып тоташа да юк була. Аерып та булмый: әллә күк ишелеп океан өстенә төшкән, әллә инде океан үзе җиде кат күккә күтәрелгән. Җәйрәп яткан күм-күк мохит — шылт та итми, тып-тын. Кичкә авышып барган кызгылт кояш, үзе шушы мохит кочагына ташланып, аның яшькелт күкрәгендә чайкала. Салкынча, тоз төсле һава. Трюмның сасы, тынчу һавасыннан соң, без йотлыгып сулыйбыз.
— Әй, сасыклар, нәрсә шаккаттыгыз? — Борт буенча арлы-бирле йөргән сакчы солдат, әллә тик торудан ирегеп, әллә инде түрәләр алдында яхшатланып, кычкыра һәм кулындагы мылтыгының затворын ачып-ябып безне куркыта башлады.— Тизрәк! Парашагызны аударыгыз да марш трюмга!
Николай белән мин юри, Тын океанны күрик дип, чираттан тыш параша чыгарырга алынган идек. Ике колагыннан каен таяк уздырылган, кара май белән майланган зур мичкә параша белән лыкма тулы, трюмның биек баскычыннан көч-хәл күтәреп мендек. Авыр, сасы. Уңайсыз. Баскыч тар һәм текә. Трюмның авызына җитеп, инде чыгарабыз дигәндә генә, мичкә тайчанып китеп өстемә төшә язды, ярый әле аякны терәп калдым — уң аяк кысылды, параша чайкалып өстемә түгелде.
Хәзер, шул хәтәрдән соң, аз гына ял итә — тирә-якны тамаша кыла идек. Конвоир ялны бүлде.
— Тиз! Тиз!
Кая тиз — акрынлап та көчкә илтәбез. Борт әйләнәсе чәнечкеле тимерчыбык белән уратылып алынган. Койрык якта бер мәйданчык эшләнгән. Шунда күтәрелеп, тимерчыбык аша парашаны аударырга кирәк.
Бая парашаның сасы сыекчасы өстемә генә түгел, хәтта битемә чәчрәгән булган — юынып алырга иде. Мохит хәтле Мохит өстендә барабыз — бит юарлык су юк.
Җил исте — тоз исе сасы параша исен алып китте... Без парашаны площадкага күтәреп аудардык...
2
Менә без Тын океан уртасында. Кызык та, куркыныч та... Бортның теге ягында — балыклар, китлар, акулалар һәм башка диңгез җанварлары мыж килгән тозлы су, төпсез су, чиксез су... Ә бортның бу ягында тоткыннар мыж килә.
«Джурма»ның бихисап зур «карынында» — ун секция, һәр секциядә — бер отряд. Безнең секция — җиденче. Ул миңа Казандагы чиркәү-төрмәне хәтерләтә. Монда да нәкъ теге чиркәүдәге сыман биш катлы сәндерәләр. Монда да алар ике бүлектән: бер бүлектәге сәндерәләр борт буена тезелгән, икенче бүлек — уртада, юан терәүләргә калын- калын такталар түшәп эшләнгән. Бу уртадагы сәндерәләр дүрт яктан ачык — һава йөреп тора. Лампочкалар да алар каршысында — якты. Аларны «люкс» дип атадык. Ә безнеке — «тоз рәте». Чөнки безнең башлар бортка терәлгән. Анда һәрвакыт дымлы, тоз исе һәм якорь чинавы нервыга тия. Баш чатный, йөрәк дерт-дерт итеп китә. Без — «Казан бишлеге» — урыннан уңмадык. Ә «люкс»та көн дә уен, көн дә туй.
Менә хәзер дә «люкочылар пыр тузалар. Әнә бер Кызыл сакал аякларын бөкләп утырган да бер төркем ачык- авызларга мәзәкләр, әкиятләр сөйли. Хәзерге темасы — каз. Мөгаен, карны ачкан — корсагын тынычландырырга тырыша.
— Их, егетләр, каз ботының тәмлелекләре...
— Үзеңнең ашаганың бары соң?
— Юк, минем бабай күргән, бай ашап бетергән.
— Ха-ха! Менә сиңа калҗа!
— Их, мин хәзер берүзем бер казны йотар идем...
— Тукта! Ашыкма, үтен сытарсың да косарсың...
— Ха-ха-ха...
— Инде балык ашы турында сөйлә, аны сездә ничек хәзерлиләр?
— Өчле итеп. Андый ашны бер кашык капсаң, телеңне йотарсың. Ә ул, егетләр, менә ничек хәзерләнә...
Өстә, нәкъ лампочка астында карта сугалар. Алда булачак атналык пайкалар, баландалар «оча».
Түбәндә бер төркем украин җыр суза:
Распрягайте, хлопцы, кони...
3
Каядыр түбәнгә очтым, кинәт күтәрелдем — авып киттем. Бу нинди яман төш? Йокы аралаш уйлап-рәнҗеп тә өлгермәдем, башым белән бортка килеп сугылдым — күземнән утлар чәчелде.
Уяндым. Әмма һични төшенмим — бу ни хәл? Нигә мәтәлчек атам? Әйтерсең лә мине зур бер брезентка салганнар да арлы-бирле бәргәлиләр. Ашказаным бугазыма кнлә — укшыйм.
Тагын тәгәрәттеләр. Тагын башым белән бортка килеп терәлдем — башым чатнап, ярылып киткәндәй булды — аңымны югалттым. Тагын каядыр этеп җибәрделәр. Көч- хәл белән күзләремне ачтым. Бернәрсә күрмим, әллә үзе дөм-караңгы, әллә күзләрем күрми...
Буылып-буылып укшый башладым, косасы килә. Инде косам дигәндә генә әллә кая тәгәрәп китәм дә хәлсезләнәм.
Нәрсәләрдер чиный, шыгырдый, үкерә, шыңшый. Акыру. Бакыру. Кычкыру. Сүгенү. Җан тетрәткеч тавышлар. Үксү. Елау. Тагын чайкалып тәгәрәп китәм.
Чинап якорь чылбыры тартыла, күтәрелә, аннан кинәт нервларны өзеп, чинап төшеп китә.
Бөтен дөнья әйләнә—асты өскә килә. Әнә, трюм түшәменә эленгән, кызарып кына янган лампочка авып, түбән төшеп китә, аннан тагын күтәрелеп, утлы камчы булып чайкала.
Тагын укшыйм. Тәгәрим. Каршыдагы «люкс» шыгырдап безнең өскә килә — балкаларга терәлә. Аннан кинәт чайкалып икенче якка авыша. Сәндерәдәге тоткыннар терәүләргә ябышалар, бер-берсенә тотыналар, аннан тара- лып-тәгәрәп китәләр.
Терәүләр шыгырдый. Такталар бер алга үреләләр, бер шуышып артка чигенәләр. «Люкс» таган шикелле чайкала.
Кораб, чайкалып, тагын кырын ятты. Параша мичкәләре тәгәрәде. Кемнәрдер сәкеләрдән егылып төште.
Кораб турайды, аннан тагын бер гәүдәсе белән ниндидер упкынга төшеп китте.
Нәрсәдер чатнады, шартлады һәм күк күкрәгәндәй гөрселдәп ауды. Коточкыч тавышлар колакны ярды.
4
Ниһаять, күзләремне ачтым. Бөтен тән ут яна. Баш чатный. Авызда тәмсез тәм. Кузгалырга тырышам, булмый. Әйтерсең лә әгъзалар таралган—җыеп ала алмыйм.
Кайда соң мин? Капшанам. Астымда — су, пычрак су. Могаен, параша түгелгән... Ыңгырашкан, ләгънәтле сүгенгән тавышлар.
Шулай да, мин кайда ятам соң? Капшанам. Тимер Идән. Тимер стена. Кораб чайкалмый. Нигә чайкалмый ул?
Кинәт югарыдан якты төште. Мөгаен, люкны ачтылар. Баскычтан кемнәрдер төшә, сөйләшәләр.
— Барысын да, барысын да палубага.
— Кая?
— Балкаларны, такталарны котельняга.
— Ә үлеләрне?
— Борын ягына, берәмләп ташлагыз! Әүвәл формулярлар белән тикшерергә кирәк.
— Яралыларны?
— «Джурма» бит кызыл хач корабы түгел, ята бир* сеннәр.
— Параша мичкәләре җимерелеп беткән.
— Трюмны чистарткач, складтан икенче мичкәләр алырсыз... Я, әйдә, ауган терәүләрне күтәрә башлагыз.
— А... а... башымны... кыстыгыз...
— Әйдә, әйдә, тарт.
— Кулым, кулым...
Тагын акыру, бакыру, сүгенү, елау башланды. Палубадан төшүчеләр терәүләрне, такталарны суыра, каера, күтәрә башладылар.
— А... аякны сындырдыгыз...
— Кабахәтләр...
— Тиз! Тиз!
Яңа төшендем, мин сәке астында, идәндә — трюм төбендә ятам икән. Шторм тынган. Ә «люкс»? Яңа күрдем — «люкс» юк. Андагы тоткыннар да юк. «Люкс» урынында ар* кылы-торкылы өелгән-ишелгән терәүләр, такталар; изел* гәп, кысылган, асылынып калган мәетләр... Ыңгырашу, Акыру. Сүгенү, һәм команда;

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
下一个 - Колыма Хикәяләре - 09
- 零件
- Колыма Хикәяләре - 01
- Колыма Хикәяләре - 02
- Колыма Хикәяләре - 03
- Колыма Хикәяләре - 04
- Колыма Хикәяләре - 05
- Колыма Хикәяләре - 06
- Колыма Хикәяләре - 07
- Колыма Хикәяләре - 08
- Колыма Хикәяләре - 09
- Колыма Хикәяләре - 10
- Колыма Хикәяләре - 11
- Колыма Хикәяләре - 12
- Колыма Хикәяләре - 13
- Колыма Хикәяләре - 14
- Колыма Хикәяләре - 15
- Колыма Хикәяләре - 16