🕙 1-分钟读取

Көчек - Рабит Батулла

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 170
唯一单词总数为 135
55.4 个单词位于 2000 个最常用单词中
65.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
68.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
  Кырлай авылы - Габдуллаҗанның күңелендә иң тирән әз калдырган авылдыр, мөгаен. Аның яңа атасы Сәгьдиулла белән яңа анасы Зөһрә, ике апасы Сабира белән Саҗидә, җуелмаслык булып, хәтердә сакланачак.
  Апуш бу юлы да ата-анасыннан унды. Аның атасы сабыр, олпат, юк-барга тавыш чыгармас, каралты-курасын яхшы тота торган хәлле кеше иде. Анасы Зөһрә дә - тормыш алып бара торган, булган хатын, апаларын әйткән дә юк, кышын бәйләм бәйләү, җәйләрен мал-туар карауда аларга чыккан кеше булмады.
  Атасы Сәгъди абзый Габдуллаҗанны бик ярата, аны кыерсыттырмый. Ә менә анасы Зөһрә, ире күрмәгәндә генә, үги улын еш битәрли, тәпәләп тә ала, хәтта каты-каты кыйнаштыргалый да. Юкса Габдулланың җәзага тартырлык яманлык та кылганы юк.
  Күрше авылдан ул кап-кара көчек алып кайткан иде. Анасы:
  - Үзең ашыйсы ипиеңне шул эткә сала барырсың, миндә артык ипи юк! - дип кычкырды.
  Атасы яклашмаган булса, Зөһрә хатын аны тукмап ташлый иде, көчекне, типкәләп, урамга куа иде.
  - Калсын! - диде атасы сабыр гына. - Калсын көчек! Сабый балага бер юаныч булыр. Ашарга җитәр аңа, барыбер күрше әтләре казларга салганны ашап чыгып китә.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。